Шәһри Казан

Доллар тудырган хәлләр: нигә тормыш дәрәҗәбез Дәҗҗал күзе төшерелгән яшел кәгазьгә бәйле?

Бер карашка, доллар турында гәп куерту, курсның үсүе яки түбән тәгәрәве безгә, гади халыкка, кирәкми дә кебек, «Банкка салынган долларларым юк, байлар кайгырсын» дигәнне еш ишетергә була. Әмма бу беренче карашка гына шулай, теләсәк-теләмәсәк тә, тормыш дәрәҗәбез шул Дәҗҗал күзе төшерелгән яшел кәгазьгә бәйле ләбаса.

Реклама

АКШка моннан ни файда һәм ул аңа ничек ирешә? Бу хакта Маркс күптән инде үзенең «Капитал»ында язып калдырган: «Өстәмә бәя түгел, ә шуны үз кулыңа төшерү файда китерә». АКШның максаты - башка дәүләтләрнең икътисад системасына долларны кертү. Ягъни аның акчасы башкаларның икътисадында әйләнә һәм аларның табышына АКШ хуҗа була. Гадирәк мисал: бензин сатучы аның октан санын киметә, нәтиҗәдә, сыйфатсыз ягулык белән кулланучының машинасы ватыла, аның чыгымнары арта, ә ягулык сатучы барыбер табышлы булып кала. АКШның эшләү системасы да шундый: долларны кертеп, чит дәүләт валютасының «октан санын» киметә. Нәтиҗәдә бәяләр арта, инфляция һ.б. Кыскасы, үзендә доллар саклаган һәрбер дәүләт АКШка икътисадын тапшыра, ә аңа ихтыяҗ булгач, ул үсә генә бара.
Бүгенге сәяси-икътисади вазгыятьтә доллар курсына төгәл бәя бирүе авыр. 2014 елда аның кинәт үсеп китүен Сочи Олимпиадасы белән бәйләделәр һәм экспертлар аны рубльга карата тотрыкланачак дип белдергән иде. Әмма бу хәл күзәтелмәде, киресенчә, Украинадагы хәлләр рубльны тагын да хәлсезләндерде. Көнбатыш санкцияләреннән соң 1998 елгы хәлләр кабатланыр дип көтүчеләр булды. Башкалар белән чагыштырганда (мисал өчен, Аргентина икътисады җимерелде, Греция, Италия, Испания кебек илләр күптән кредитка яши), Россиянең икътисади хәле алай куркыныч түгел. Илдә финанс һәм производство запаслары бар, белгәнебезчә, нефть һәм газ күп, аларга бәя күтәрелә. Белгечләр әйтүенчә, долларга карата рубль чагыштырмача арзанайса да, хөкүмәт финанс реформалары үткәрергә дучар булырлык дәрәҗәгә җитмәячәк.

Билгеле, долларның кыйммәтләнүен Олимпиада һәм Украинага гына бәйләү дөрес түгел. Санкцияләр нәтиҗәсе буларак, сату-алу катлаулана һәм бу импорт товарларының кыйммәтләнүенә китерә. Банкларга акча салу күләме кими. Бер-бер артлы банкларның ябылып торуы халыкта шик уята һәм алар акчаларын банкларда сакларга курка. Моның нәтиҗәсе буларак, банкларда капитал кими һәм икътисади активлык түбәнәя. Эшмәкәрләр һәм гади гражданнар, рубльнең арзанаюын күреп, валюта сатып алырга омтыла.
Долларның кыйммәтләнүе Россия икътисадына зыян салуы бәхәссез, курсны стабильләштерү һәм инфляцияне булдырмау өчен, өстәмә чыгымнар таләп ителә, әмма икенче яктан, курсның үсә баруы файда да китерергә мөмкин икән. Әйтик, импортның кимүе җирле җитештерүчәнлекне арттыра, бу исә икътисадны үстерә. Экспортның кимүе аның тышкы базарда күпләп җыелуына һәм арзанаюына китерә. Халык реаль активларга күбрәк игътибар бирә: күчемсез милек, җир, алтын, чимал, акцияләр һ.б. сатып ала - бу шулай ук илнең икътисадына уңай тәэсир ясый. Доллар белән бергә евро да кыйммәтләнә, бу үз чиратында Евросоюз дәүләтләренә инвестицияләр кертергә мөмкинлек тудыра.

Күргәнебезчә, доллар курсының артуын бер яклап кына бәяләп булмый: уңай яклары белән бергә тискәре яклары да җитәрлек. Гади россиялегә нәрсә яный:
инфляция. Товарларның һәм хезмәтләрнең кыйммәтләнүе акча янчыгына сизелерлек бәрергә мөмкин;
кредит ставкаларының артуы. Үзләренең чыгымнарын банклар кредит алучылар исәбенә капларга тырышачак;
күчемсез милекнең кыйммәтләнүе. Квадрат метрлар белән бергә җир дә кыйммәтләнә. Бәяләр гадәттә елга өч тапкыр күтәрелә: көз башында, Яңа елдан соң һәм май бәйрәмнәре алдыннан;
салымнарның артуы. Бу - иң җиңел юл, бик күп дәүләтләр бюджет чыгымнарын шул ысул белән каплый.
Белгечләр фикеренчә, бу чорда күпләп доллар сатып алырга кирәкми, ул кинәт түбән төшеп китәргә дә мөмкин. Валюта базары тотрыксыз булганда, күчемсез милек сатып алырга яки банкта рубльдә сакларга киңәш ителә. Валютада сакларга теләүчеләр акчаларын өч өлешкә бүлеп, аны доллар, евро һәм үсеп килүче өченче ил акчасында, мәсәлән, йену (Япония) яки юаньда (Кытай) саклаганда ышанычлырак булачак диләр финанс экспертлары.

Астролог Джуна исә (доллар курсы турында әйтмәсә дә), Көнбатыш санкцияләре һәм Россиянең изоляцияләнүе безнең өчен файдага гына, 2017 елда кризис чигенәчәк, тормыш дәрәҗәсе рәтләнәчәк дигән булган. Астролог бу сынаулар безгә өстән җибәрелгән һәм ул һәрбер россияленең күзен ачарга, иң мөһиме матди байлык түгел, ә рухи байлык булуын аңларга ярдәм итәчәк дип ышандырган. Агымдагы елның җәе узып бара кебек урамда, күп тә калмаган икән, түзәбез инде, рухи яктан бай булып...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: