16+

Гаджетлар очыш кагыйдәләрен үзгәртә

Британиянең British Airways авиакомпаниясе, Европада беренче булып, пассажирларына очкыч һавага күтәрелеп киткәндә һәм төшкәндә смартфоннардан, ноутбуклар һәм гаджетлардан файдаланырга рөхсәт итте. Ләкин әле бу алардан шалтыратырга яки интернетка тоташырга ярый дигән сүз түгел. Әлеге ике операциягә тыю сакланып кала.

Европаның очышларны көйләүче агентлыгы кагыйдәләре буенча, моңа кадәр гаджетларны очкыч җир өстеннән билгеле бер биеклектә булганда гына куллану рөхсәт ителде. Моннан соң, самолет биеклек җыйганда яки биеклеген киметә башлаганда да, электрон җайланмаларны «очыш» режимына куеп, аннан музыка тыңларга, фильм карарга, китап укырга ярый булып чыга. Кагыйдәләрнең йомшаруы хәзер самолет бортындагы пассажирларга гаджетларыннан ярты сәгать озаграк файдалану мөмкинлеге бирә. Дөрес, Британия авиакомпаниясенең бу яңалыгы гамәлгә керсен өчен, аның башта очышларны көйләүче җирле оешмалар тарафыннан хуплануы кирәк. Быел октябрь ахырларында Американың Гражданнар авиациясе буенча федераль идарәсе дә авиапассажирларга очкыч күтәрелеп китә һәм төшә башлаган вакытта шәхси электрон җайланмаларыннан өлешчә файдаланырга рөхсәт биргән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading