Шәһри Казан

Гаеп атта да, тәртәдә дә

11 ел дәвамында Россиядә Финанс министрлыгын җитәкләгән (2000-2011) Алексей Кудрин фикеренчә, узган ел азагында илдә икътисади үсеш темплары акрынаюга тышкы факторлар йогынты ясаса, агымдагы ел башында моңа эчке факторлар сәбәп булган. «Хөкүмәт эшчәнлегендә төп юнәлеш сәнәгатебезне нефтькә бәйлелектән арындыру булырга тиеш, ләкин кайбер чаралар күрелүгә карамастан, мондый борылыш ясалмады», -...

Реклама

11 ел дәвамында Россиядә Финанс министрлыгын җитәкләгән (2000-2011) Алексей Кудрин фикеренчә, узган ел азагында илдә икътисади үсеш темплары акрынаюга тышкы факторлар йогынты ясаса, агымдагы ел башында моңа эчке факторлар сәбәп булган. «Хөкүмәт эшчәнлегендә төп юнәлеш сәнәгатебезне нефтькә бәйлелектән арындыру булырга тиеш, ләкин кайбер чаралар күрелүгә карамастан, мондый борылыш ясалмады», - дип белдерә ул. Аның искәртүенчә, кече бизнес үсешендәге проблемалар да киртә тудыра. Узган ел иминият взносы күләме арту кече предприятиеләренең ябылуына, «күләгә»гә китүенә сәбәп булган. Әлегәчә ил күләмендә бу проблема ахыргача хәл ителмәгән. Экс-министр шулай ук федераль үзәккә кайбер чыгым һәм керемнәрен үзәкләштерүдән китеп, аларны төбәкләргә бирергә кирәк, дип саный. «Нәтиҗәле эшчәнлек өчен бу бик мөһим. Алар да үзләрен иркенрәк хис итәрләр иде», - ди Кудрин. Элеккеге финанс министры, илдә хезмәт хакы үсеше темпларының хезмәт җитештерүчәнлегеннән алда үсүе дәвам иткәндә, алга таба да икътисади үсеш кимеячәк, ди. Аның белдерүенчә, башта хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә, аның артыннан инде хезмәт хакын арттырырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: