Шәһри Казан

Икътисад үсеше акрынаю ипотека базары үсешен тоткарлый алмаган

Илдә икътисадның гомуми үсеш темплары акрынаюга карамастан, ипотека базары динамик үсеш күрсәтә. Ипотека торак кредитлавы агентлыгының (АИЖК) 2013 елның узган ун ае нәтиҗәләренә багышланган хисабы шул хакта сөйли. Аннан күренгәнчә, шушы чорда бирелгән кредитларның гомуми суммасы 1 трлн сумнан артып киткән.

Реклама

Мәсәлән, быел октябрь аенда Россиядә ипотека кредитлары, узган елның шул чорына караганда, 1,2 тапкырга күбрәк бирелгән. Ягъни моны 136,2 млрд сумлык 81678 кредит дип аңларга кирәк. Ә узган ун ай эчендә барлыгы 1 трлн 42 млрд сумлык 639 меңнән артык ипотека кредитлары бирелгән. Экспертлар фаразларына караганда, ипотека базары үсеше ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. 2013 ел нәтиҗәләре буенча, бирелгән кредитларның гомуми суммасы 1 трлн 300 млрд сумнан артып китәр дип көтелә. Скептиклар шулай да, торак базары бу тенденциягә иярә алмас, ул торак кредитлавының үсеш перспективаларын беркадәр какшатырга мөмкин, дип кисәтә.
АИЖК белгечләре быел Россиядә ипотеканың яхшы үсеш динамикасы бирүен кредит ставкасы төшүгә бәйләп аңлата. Агымдагы елның III кварталында ипотека кредиты ставкасы, I квартал белән чагыштырганда, 0,5 процентка кимегән (12,9 проценттан 12,4 процентка калган). Агентлык аналитигы Михаил Гольдберг динамик үсешне соңгы ярты елда банкларның заемчыларга булган таләпләрне беркадәр йомшарта төшүе белән дә бәйли. Беренчел взнос күләменең киметелүе, керемне 2-НДФЛ формасындагы белешмә буенча түгел, ә банк формасы буенча раслый торган кредит тәкъдимнәре арту шул хакта сөйли.
Кредит оешмаларында таләпләрнең йомшара төшүенә базардагы көндәшлек этәргән. «Банклар бу адымга клиентлар даирәсен киңәйтү өчен бара. Җитди кризис чыга калганда, ул вакытында түләнмәгән бурычлар җыелуга китерәчәк», -дип кисәтә Михаил Гольдберг. Аның сүзләренә караганда, әлегә ипотека кредитлары буенча вакытында түләнмәгән бурычларның өлеше зур түгел. Икътисади вазгыять кинәт начараеп, эшсезлек үсә башласа, ипотека портфеленең сыйфаты начараерга мөмкин. Шуңа, аның сүзләренә караганда, аерым кредитлау оешмалары дәрәҗәсендә дә, тулаем ипотека базарында да рисклар белән идарәгә игътибарны арттырырга кирәк. Ипотека кредитлары тәкъдим итүче банклар фаразлары да Ипотека торак кредитлавы агентлыгыныкыннан аерылмый. Алар раславынча, Россиядә ипотека портфеленең еллык үсеш темплары 20-25 процент тәшкил итәчәк һәм 2016 елга 5 трлн сумга якынлашачак. Ничек кенә булмасын, хәзергә фатирны озак ел түләп булса да кредитка сатып алу аны арендалап яшәүгә караганда файдалырак. Кагыйдә буларак, ипотека кредитларына эконом класстагы йортлардан бер һәм ике бүлмәле фатирлар сатып алучылар бигрәк тә еш мөрәҗәгать итә икән. Гражданнар бу торакларны үзләре яшәү өчен генә түгел, аны башкаларга арендага биреп акча эшләү һәм алга таба кыйммәтрәккә сату нияте белән дә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: