Шәһри Казан

«Кабаланмаска! Паникага бирелмәскә!»

17 декабрьдә 16:27 сәгатьтә валюта курсы күрсәткечләре. Күпчелекнең колагына да ят булган «санкция­ләр» дигән сүз килеп керде башта әйләнешкә. Европа илләре, АКШ һәм кайбер берничә илнең Россиянең Кырымны үзенә кушуына җавабы иде бу. Икътисад­чылар билне ка­тырак кысып бу­арга киңәш бирде, җитәкче­ләр «бәхет булмас иде, бәхетсезлек булмаса» дип бәяләргә куштылар. Кибет...

Реклама

17 декабрьдә 16:27 сәгатьтә валюта курсы күрсәткечләре.

Күпчелекнең колагына да ят булган «санкция­ләр» дигән сүз килеп керде башта әйләнешкә. Европа илләре, АКШ һәм кайбер берничә илнең Россиянең Кырымны үзенә кушуына җавабы иде бу.

Икътисад­чылар билне ка­тырак кысып бу­арга киңәш бирде, җитәкче­ләр «бәхет булмас иде, бәхетсезлек булмаса» дип бәяләргә куштылар. Кибет киштәләре болай да чит ил товарлары белән шыплап тулган, әгәр дә импорт ­товарлар кертелми башласа, безнең продукциягә бәя күтәрелер һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләребез рәхәтләнеп яшәп китәр дип ышандырырга тырыштылар.

Санкцияләрдән соң, доллар курсы үсә башлады. Монысын да начар бәяләмәскә куштылар. Безнең долларыбыз да, евробыз да юк, безгә куркасы юк, дип юатты халыкның күпчелеге үзен.

Күпчелекнең саклык долларлары юк, әмма чит илгә ял итәргә чыгучылар, телиме-телә­миме, барыбер евро яки доллар сатып ала. Долларның хакы артуын иң башта үз җилкәсендә туристлык агентлары һәм аларның клиентлары татыды. Массакүләм рәвештә туроператорлар бөлгенлеккә чыга башлады, телевизор экраннарын чит илләрдәге аэропортларда «әсирлектә» калган туристлар тутырды.

Нефть бәясе төшә баш­лагач та, «бензин бәясе кимер» дип шатланучылар табылган иде. Әмма оптимистларның өметләре акланмады. Нефть бәясе арта, рубльнең сатып алу бәясе кими. Икътисадта барысы да бергә бәйләнгән, бер товарга бәя арту икенчесен дә артыннан өстери. Доллар бәясе күпмегә артыр, нефть бәясе күпмегә төшәр? Халык­ка нишләргә соң инде? Санкцияләргә бернинди катнашы булмаган бә­рәңге белән карабодайга бәя ник арта?! Җитәкчелек халыкка паникага бирелмәскә кушса да, бүген сүзне оптимист җитәкчеләргә түгел, вазгыятьне бал да май итеп күрсәтмәгән экспертларга бирергә булдык.

«Татарстан» журналының баш мөхәррир урынбасары Альберт Бикбов:
- Санкцияләргә һәм долларларга катнашы булмаган продуктларга да бәя артуга гаҗәпләнәсе юк. Белгечләр әйтүенчә, бездәге 70 процент продуктлар импортка бәйле. Валюта бәясе арту аларның бәясе артуга китерә. Икенчедән, икътисадтагы алыштыру һәм табыш эффектлары үзенең тәэсирен күрсәтә. Табыш кимегәндә, халык арзанлы ассортиментка һәм үзебезнең продукциягә күченә. Әмма ул аз, импорт товарларны үзебезнекеләр белән алыштыру процессы тиз генә барып чыкмый. Бездә җитештерелгән товарларны алучылар арту сәбәпле, аларга бәя дә арта.

Халыкка экономияли башларга, үзеңне сакчыл тормыш рәвешенә күнектерергә киңәш итәр идем. Бәхеткә, тәҗрибәбез бар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, инфляцияне йөгәнләү өчен еллар кирәк. Валюта сатып алуның нә­тиҗәсе бар, чөнки аңа инфляциянең йогынтысы юк. Ипотека һәм башка кредитлар алу акыллы фикер түгел, чөнки банклар аларның бәяләрен тиз арада югары күтәрәчәк һәм озак вакыт бирмичә торачак. Ипотека кредитлары бөтенләй юкка чыгарга да мөмкин - зур процентларны түләп бару мөмкин түгелгә әйләнәчәк. Булган эшеңне, вакытында хезмәт хакы түләнеп барылган эшне саклап калырга тырышырга кирәк. Чит илгә товар сатучы оешмаларда, бюджет, оборона комплексы өлкәсендә эшләргә тырышырга. Авыл хуҗалыгына игътибар итәргә.

Зәкия Шәфыйкова, «Элемтә» инвестицион компаниясе генераль директоры:
- 16 декабрьдә Россия Үзәк банкының ставканы 17%ка арттыруы һәм рубльнең кисәк аска тәгәрәве шартларында бу кайчан һәм нәрсә белән тәмамланачак дип фараз итүе бик авыр. Минемчә, рубльнең аска тәгәрәве тигезлек саклау ноктасына килеп җиткәч тукталачак. Стабильләшү һәм тигезлек саклау нефть бәяләреннән, санкцион сугышның дәвам итүеннән яки тукталуыннан һәм башка факторлардан тора. Россия Президенты, Үзәк банк һәм хөкүмәт вазгыятьне үзгәртү өчен нинди көч керткәнен күргәч, бу миндә, барысы да яхшы булыр, паника тукталыр, дигән фикер уята. Минемчә, иң акланган вакыт аралыгы - 2015 ел, доллар бәясе 60 сум.

Санкцияләргә, доллар курсына катнашы булмаган продуктларга бәя артуга аңлатма бар - намуссыз сатучылар, вазгыятьтән файдаланып, бәяләрне үзгәртәләр. Тулаем алганда, безнең авыл хуҗалыгы кредитларга батканны исәпкә алсак, бәяләр артуы да аңлашыла.

Ә халыкка киңәш биргәндә, Дмитрий Медведевка кушылып: «Кабаланмаска!» - диясем килә. Аеруча бүген! Паникага бирелмәскә! Безнең хәлләр 1998, 2008 елларда тагын да авыррак иде. Исән калдык бит! Әлбәттә, үзгәрми торган кредит ставкасы булган ипотека һәм автомобиль кредитларын алганнарга бу авырлыклар кагылмаячак. Бик авыр булачак, хезмәт хакы күтәрелмәячәк. Яңа рубль зонасында яшәргә ияләнәчәкбез.

Таһир Дәүләтшин, икътисад фәннәре кандидаты:
- Бу кризисның башлануына аптырарга кирәкми, кризис башланыр өчен барлык алшартлар бар иде. Ничә еллар буена илдә җитештерү өлкәсе эшләмәде, монополияләр диктаты булды, бары тик нефть саткан табышка гына яшәдек. Санкцияләр бу кризисның башлануын тизләтеп кенә җибәрде.

Нигә «Алтын башак», «Вамин» кебек корпорация­ләр бөлгенлеккә чыкты? Аларның бөлгенлеккә чыгуына бернинди санкция­ләрнең катнашы юк иде бит, аларны нәтиҗәсез икътисад бөлгенлеккә чыгарды. Кризиска алдан, 2008 ел кризисыннан соң ук әзерләнергә, җитештерү үсештә булсын, кече бизнес җитештерү белән шөгыльләнсен өчен шартлар тудырырга кирәк иде. Әмма бездә товар җитештерүгә стимул юк, салымнар югары, кече эшмәкәрлек башлыча сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли.

Санкцияләргә катнашы булмаган товарларга да бәяләр артуның берничә сәбәбе бар. Бездәге бәрәңгене сатучы кеше без йөргән үк кибетләргә йөри, шул ук товар­ларны сатып ала. Безнең өчен арткан бәяләр аның өчен дә арта, шушы шартларда ул үзенең чыгымнарын компенсацияләргә теләп, бәяләрне күтәрә. Психологик курку да роль уйный - башка товарларга артты бит дип тә бәяне арттыралар. Киләсе елда салымнар артачак дип тә куркытып куйдылар, эшмәкәрләр киләсе елда булачак бу чыгымнарын да сатып алучылар җилкәсенә сала.

Тулысынча без­неке булган азык-төлек юк та. Бәрәңгесе, ите безнеке булса да, аны җитештергәндә кулланыла торган машиналар чит илнеке. Импортны чикләгәч, безнең авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр баеп китәчәк диючеләргә шуны әйтә алам - баедылармы соң? Фермер ит җитештерә, аның итенә бәя арткан икән, ул сатып алган бензинга, ул сатып алган запчастьләргә дә бәя арта. Ике исәп - бер хисап. Шулай да, авылда терлек үстереп, ит сатып яшәүче кеше беркайчан да начар яшәмәде дип әйтә алам. Алар кисәк баеп та китмәячәк, тормышлары начарланмас та.

Доллар бәясе күтәрелү һәр кешенең тормышына йогынты ясый. Нефть бәяләре төшү нәтиҗәсендә, АКШта бензин бәясенең галлоны (4 литр) 3 доллар 80 центтан 3 долларга төште, андагы танышларым сөенеп шалтырата. АКШ - нефтьне сатып алучы ил, нефть бәясе төшү бензин бәясен дә төшерә. Ә без нефть сатучылар, чит илгә нефть сатудан керми калган табышны нефть эшкәртүчеләр халык җилкәсенә элеп куйдылар, шуңа да бензин бәяләре дә артты.

90 нчы елларда халык, бәяләр артуга чик булыр бит инде, дип яшәде, бүген булмаса, иртәгә бәя арту тукталыр дип көтте, әмма ул вакытта бәяләр меңнәрчә тапкырга күтәрелде... Бәяләр тагын да артыр дип уйлыйм. Нефть бәясенең - 40, рубльнең 120 сумга кадәр төшүе мөмкин дип саныйм. 1998 елгы кебек дефолт булыр дип уйламыйм, әмма кризис дәвам итсә, язын эре корпорацияләр бөлгенлеккә чыгарга мөмкин. Безнең илнең 750 миллиард долларлык бурычы бар, шуның 700 миллиарды - эре корпорацияләрнеке, калганы - дәүләтнеке. Дәүләтнең резервында исә 400 миллиард доллар бар, илнең бурычларын кап­лап бетерү өчен бу җитми. Кризис дәвам итеп, доллар курсы тагын да төшкән очракта, бу корпорацияләр кредитларын түли алмый башларга мөмкин. Ә инде илнең иң эре корпорацияләре бөлгенлеккә чыкса, аның нәтиҗәләре бөтен ил өчен бик аяныч булырга мөмкин.

Бу очракларда нишләргә? Әлегә кибетләрдә иске запаслар бар, акчасы булганнар чит ил оргтехникасын сатып алсын, автомобильләрен, телевизорларын алыштырсын... Яңа елдан соң аларга яңа бәяләр булачак. 20 мең доллар торган автомобильне алу өчен былтыр 640 мең сум кирәк булса, доллар бәясе ике тапкыр арткач, ике тапкырга күбрәк сумма кирәк була бит. Фатир сатып алырлык акчасы булганнарга фатир сатып алырга киңәш итәр идем, чөнки аларга бәя әллә ни артмады әле. Валюта сатып алырга киңәш итмим, чөнки бу илдәге вазгыятьнең начараюына, доллар бәясе артуга үзегездән өлеш кертү була. Бу кризис ил икътисадына, салым системасына фундаменталь үзгәрешләр кертүгә китерергә тиеш дип саныйм, шуларсыз илнең икътисадын савыктырып булмый.

Фото: Дамир Бәдриев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: