Шәһри Казан

Канаты ук булмаса да, механизмы бар

Берничә еллар элек Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсен илдә композит материаллардан очкыч канатларын җитештерүче төп предприятие итеп күрергә теләгәннәр иде. Тик соңрак, «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» җитәкчелеге карарын үзгәртеп, канат җыю производствосын Ульяновскида җәелдерү яхшырак булыр, дигән фикергә килде. Монда, күрәсең, Казан заводының финанс тотрыклылыгы һ.б. бәйле кайбер проблемалар роль уйнаган.

Реклама

Ә Казанның үзендә очкыч канатлары өчен композит материаллар һәм полимерлардан механизмнар җитештереләчәк. Казан авиация-җитештерү берләшмәсенең үзендә түгел, ә аның элеккеге агрегат механизациясе һәм интерьерлар цехы эшләгән бинага урнашкан «КАПО-Композит» заводында. Бинаны «АэроКомпозит» җәмгыяте яңа производство өчен сатып алган булган. Хәзер корпус тулысынча реконструкцияләнгән, өстәп янкорма төзелгән. Июль ахыры-август башларында биредә «Сухой Суперджит-100» (SSJ-100) очкычы канаты өчен композит эшләнмәләрнең беренче тәҗрибә партиясе «табадан төшәчәк».
Мәгълүм ки, бүген илнең авиасәнәгать тармагында яңа буын очкычлар җитештерүдә югары технологияләргә нигезләнгән композит материалларга зур урын бирелә. Алар, белгәнебезчә, конструкция массасын җиңеләйтүгә һәм ныклыгын арттыруга хезмәт итә. «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» илдә перспективалы очкычлар җитештерүдә композит материаллардан канатлар эшләү технологияләренә йөз тотарга булды. Әлеге инновацияле проектны гамәлгә ашыру өчен, 2008 елда махсус «АэроКомпозит» ЯАҖ төзелгән, җәмгыять составында полимер, композицион материаллардан детальләр, канат элементлары җитештерү буенча заводлар төзү турында да карар ителгән иде. 2010 елда шундый ике заводның берсен Ульяновскиның «Авиастар-СП» предприятиесе территориясендә, икенчесен «Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе» территориясендә оештырырга дигән фикергә килделәр. Бу заводларның икесе дә аерым юридик затлар, югарыда аталган предприятиеләргә карамый. Ульяновскидагы завод инфузияле ысул нигезендә конструкцияләр производствосына һәм композит материаллардан очкыч канатларын тулысынча җыюга исәпләнсә, «КАПО-Композит»та канат тулысынча җыелмаячак, ә урта магистральдәге МС-21 һәм «Сухой Суперджит-100» очкычлары, шулай ук А-380, Боинг-777, 767, 787 өчен автоклав ысулы (югары басым астында) белән композицион детальләрнең киң спектры җитештереләчәк. «КАПО-Композит»ның генераль директоры Андрей Князев белдерүенчә, Казан мәйданы кечерәк үлчәмдәге агрегатлар җитештерүгә исәпләнгән. Шуңа да ул Ульяновскидагы производство мәйданыннан 3 тапкырга диярлек кечерәк.
Казан заводы быел июль азагы-август башларында «Сухой Суперджит-100» очкычлары өчен канат көйләү җайланмаларын һәм самолетның очыш барышында балансын, идарә ителешен көйләргә ярдәм итүче аэродинамик өслекләрнең сынау вариантларын чыгара башлаячак, үрнәкләр ел ахырына кадәр сыналачак. Ә киләсе елның беренче кварталында агрегатларның тәүге серияле комплектлары дөнья күрәчәк. Комплектка барлыгы сигез деталь: һава тормозлары, очкыч канатын көйләүче эчке һәм тышкы механизмнар (закрылки), интерцепторлар, элерон, биеклек руле, юнәлеш руле һ.б. керә.
2014 елда предприятие елына шундый 24 агрегат комплекты эшләү куәтенә чыгарга ниятли. «Киләсе елда без МС-21 очкычы өчен агрегатларның серияле производствосына да керешергә һәм елына шундый 24 комплект җитештерү дәрәҗәсенә чыгарга ниятлибез», - ди генераль директор. 2014 елда Австриянең FACC AG фирмасы заказы буенча А-380, Боинг-777, 767, 787 очкычлары өчен дә композит механизмнар производствосын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Киләчәктә предприятиенең җитештерү куәте елына 100 агрегат комплекты эшләү дәрәҗәсенә чыгарга тиеш.
Хәзергә производствоны эшләтеп җибәрүгә әзерләү барышында биредә 90 кеше мәшгуль булса, ел ахырына кадәр бу сан 200гә якынлашырга тиеш. Алга таба биредә эшләүчеләр саны ике тапкырга артачак.
Перспективада производствоны диверсификацияләү нияте бар, «КАПО-Композит» җитәкчелеге үзебезнең автомобиль сәнәгате өчен дә композит механизмнар җитештерү теләге булуын яшерми.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: