16+

KAZANSUMMIT 2016: Татарстанга хәер-фатихалы акча киләчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышын "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим" дип башлады. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Коръән аятләре укып, дога кылды.

KAZANSUMMIT 2016: Татарстанга хәер-фатихалы акча киләчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышын "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим" дип башлады. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Коръән аятләре укып, дога кылды.

Казанда 20 майда "Дөнья икътисадының яңа архитектурасы: Россиядә Ислам хезмәттәшлек оешмасы финанс индустрисен үстерү мөмкинлекләре" конференциясе әнә шундый гаҗәеп күренеш белән ачылды. "Россия-ислам дөньясы: KazanSummit 2016" кысаларында үткәрелгән әлеге чарада илле илнең тышкы эшләре министрлыклары вәкилләре, галимнәр, дин әһелләре һәм эшкуарлар катнашты.

- Россия Президенты Владимир Путин мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Аның кушуы буенча мин "Россия-ислам дөньясы" стратегик эшләр алып бару төркемен җитәклим, - дип сөйләде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Ислам хезмәттәшлек оешмасы белән икътисади һәм гуманитар өлкәдә эшчәнлек алып бару - Татарстанның төп юнәлешләреннән берсе. Дөньяда ислам банкингы елына 15-20 процент белән үсештә. Ислам банкингының Ирландиядә, Люксембургта, Бөекбританиядә проектларны уңышлы гамәлгә ашыруы хезмәттәшлек финанс инструментларына Көнбатышта да ихтыяҗ булуын күрсәтә.

Президент әйтеп үткәнчә, Россиядә әле ислам банкингы колач алмаган, ләкин кызыксыну зур. Казанда ике ай элек Татарстан диния нәзарәте белән "Татфондбанк" теләктәшлегендә Хезмәттәшлек банкингы үзәге ачылды. Республикада берничә компания ислам финанславына нигезләнеп эшчәнлек оештыра инде. Ислам банкингы кредитлардан процентлар "каезлауга" түгел, ә хезмәттәшлек нигезләренә корылган.
- Халыкка әлегә ислам банкингы турында мәгълүмат җитми, законнар һәм норматив документлар мәсәләсе дә хәл ителмәгән. Россия Үзәк Банкы мәсәләне өйрәнә. Татарстан хезмәттәшлеккә ачык, чит илләр инвесторларына ислам банкингы принципларына корылган проектларын гамәлгә ашыруда булышырга әзер, - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясе Федераль Советы рәисе урынбасары Евгений Бушмин, Россиядә 25 миллион мөселман яшәвен искәртеп, ислам банкингының клиентларга кытлык кичермәячәген әйтте.
Ислам үсеш банкы ислам финанс хезмәтләре департаментының әйдәүче белгече Хасиб Сиддыйки, Ислам хезмәттәшлек оешмасы кабинеты генераль директоры Юсыф Усаймин хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading