16+

Киләсе елда ил төбәкләрендәге инвестиция мохитенең торышын бәяләүче рейтинг эшләячәк

РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга быелгы юлламасында да икътисади блок мөһим урынны алып торды. Андагы төп тезисларны искә төшереп үтәбез:

Киләсе елда ил төбәкләрендәге инвестиция мохитенең торышын бәяләүче рейтинг эшләячәк

РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга быелгы юлламасында да икътисади блок мөһим урынны алып торды. Андагы төп тезисларны искә төшереп үтәбез:

- Якындагы ике ел эчендә барлык дәрәҗәдәге бюджетлар программа принцибына күчәргә тиеш.
- Россия дөньякүләм икътисади кризис йогынтысын сизсә дә, ил икътисадының үсеш темплары акрынаю тышкы түгел, ә эчке сәбәпләргә бәйле.
- Россиядә интеллектуаль милек әйләнешеннән барлыкка килгән өстәмә кыйммәтның эчке тулай продукттагы өлеше 1 проценттан да кимрәк. Бу аз гына түгел, бик аз. АКШта бу күрсәткеч - 12, Германиядә - 7-8, ә күршедәге Финляндиядә 20 процентка җитә. Шуңа күрә, технологик платформалар конкрет нәтиҗәгә, патентлар һәм лицензияләр алуга, фәнни эшләнмәләрне практик кулланылышка кертүгә йөз тотарга тиеш.
- Икътисадны искергән, нәтиҗәсез, зарарлы технологияләрдән чистарту өчен, техник һәм экологик яктан җайга салуның заманча системасын төзергә кирәк. Бу - икътисад өчен бик катлаулы мәсьәлә. Хөкүмәт, бизнес даирә, Таможня берлегендәге коллегаларыбыз белән берлектә, бу эшне җәһәт башкарыр дип ышанам.
- Ил хакимияте, ил башлыгы алдында торган төп бурычларның берсе - чималга нигезләнмәгән экспортка ярдәм итү. Әлегә бу өлкәдә күп кенә административ киртәләр саклана. Экспортка рөхсәт алу өчен, 20 көннән артык вакыт китә. АКШта моңа - 6, Канада белән Көньяк Кореядә 8 көн вакыт җитә. Экспортка ярдәм буенча яңа эшләнәчәк җентекле чаралар планында әлеге мәсьәләләр исәпкә алынырга тиеш.
- Илнең барлык төбәкләре җитештерү, социаль, фән өлкәләрендә яңа гына эшләүче кече предприятиеләргә ике еллык салым каникуллары тәкъдим итә ала. Бу адым киләчәктә төбәкләр һәм җирле казналарга керәчәк өстәмә салымнар рәвешендә үзен аклаячак.
- Илдә бизнесны уңайлы алып бару өчен кирәкле булган норматив-хокукый база нигездә 2015 елга формалашып бетәргә тиеш. Инде киләсе елда ук Россия төбәкләрендәге инвестиция мохитенең торышын бәяләүче илкүләм рейтинг эшләтеп җибәреләчәк.
- Үз икътисади базаларын үстергән, эшлекле башлангычларга ярдәм иткән, яңа производстволар һәм эш урыннары булдыруга зур игътибар биргән төбәкләрне стимуллаштырырга тиешбез. Моның өчен, технопаркларда урнашкан предприятиеләрдән өч елда алынган салымнар төбәкләргә бюджетара трансфертлар рәвешендә кайтарылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading