16+

«Көндәшлеккә сәләтле көчле ягыбыз ул – кешеләр»

Рөстәм Миңнеханов Париж белән көрәшү, кеше капиталы һәм нефть киләчәге турында «Рөстәм Миңнеханов белән 5 кич» тапшырулар циклының чираттагысы - Түбән Камада «ТАНЕКО» комплексында булды. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия 1» телеканалы алып баручысы Сергей Брилев һәм НТР медиахолдингы баш мөхәррире Наталья Рәҗәп-Алиева сорауларына җавап бирде. Сергей...

«Көндәшлеккә сәләтле көчле ягыбыз ул – кешеләр»

Рөстәм Миңнеханов Париж белән көрәшү, кеше капиталы һәм нефть киләчәге турында «Рөстәм Миңнеханов белән 5 кич» тапшырулар циклының чираттагысы - Түбән Камада «ТАНЕКО» комплексында булды. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия 1» телеканалы алып баручысы Сергей Брилев һәм НТР медиахолдингы баш мөхәррире Наталья Рәҗәп-Алиева сорауларына җавап бирде. Сергей...


Рөстәм Миңнеханов Париж белән көрәшү, кеше капиталы һәм нефть киләчәге турында


«Рөстәм Миңнеханов белән 5 кич» тапшырулар циклының чираттагысы - Түбән Камада «ТАНЕКО» комплексында булды. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия 1» телеканалы алып баручысы Сергей Брилев һәм НТР медиахолдингы баш мөхәррире Наталья Рәҗәп-Алиева сорауларына җавап бирде.


Сергей Брилев: - Рөстәм Нургалиевич, күптән түгел генә Бразилиядән кайттыгыз, анда Казан WorldSkills уздыру хокукын яулады. Казанга һәм Россия­гә бу ни өчен кирәк?
- Дөрес төзәттегез, бу Казан гына түгел, Россиягә кирәк. Ә уздыру урыны дип Казан билгеләнде. Бу ил җитәкчелеге, шәхсән Президент Владимир Владимирович Путинның зур ышаныч белдерү билгесе. Ул WorldSkills делегациясен Кремльдә кабул итеп, Россиянең әйдәп баручы илләр белән көндәшлеккә чыгу нияте барлыгын белдергән иде.


С.Б.: - Көндәшләрегез Париж һәм Шарлеруа иде.
- Әйе. Көндәшләр бик җитди: Франция һәм Бельгия иде, бу юлы 57 ил тавыш бирде. 29 тавыш җыярга кирәк иде, ә дөньяда безнең илгә карата нинди иҗтимагый-сәяси фон тудырылганын сез бик әйбәт беләсез. Шуңа да карамастан, без җиңдек. Дөрес, беренче турда 1 тавыш җитмәде, 28не җыйдык. Парижга 24 тавыш иде, бельгиялеләрнеке - 5.


С.Б.: - Франция җиңәргә мөмкин иде...

- Әйе, алар җиңәргә мөмкин иде. Без бер ярты сәгатьләп кие­ренке халәттә булдык, көттек, әмма биш тавышның өчесен Россиягә бирделәр. Бу безнең тавыш бирәчәк илләр белән максатчан хезмәтебез нәтиҗәсе дип уйлыйм. Әлбәттә, ил җитәкчелеге, заявка комиссиясе рәисе Ольга Голодец ярдәмен дә тойдык. «Росатом» җитәкчесе Сергей Кириенко да безнең белән булды, чиксез теләктәшлек күрсәтте.


С.Б.: - Эшче һөнәрләр...
- Бүген бу безнең икътисад өчен мөһим. Анда бит косметологтан башлап, IT хезмәткәрләргә кадәр ярыша, бу үзенә күрә эшче һөнәрләр олимпиадасы. Ил өчен дә зур уңыш. Ки­ләсе чемпионат Әбу-Дабида узачак, аннан соң барысы да Казанга киләчәкләр. Теләсә нинди вакыйга берәр юнәлештә үсеш, динамика бирә. Бу чемпионатка, менә, заманча җитди күргәзмә мәйданы калкып чыгачак, чемпионат шунда узачак. Ул безнең республика, Идел буе округы өчен кирәкле, әһәмиятле комплекс булыр дип уйлыйм.

Наталья Рәҗәп-Алиева: - Минем күтәрелгән теманы дәвам итәсем килә. Түбән Кама - сәнәгать шәһәре бит, Татарстанның нефть химиясе, нефть эшкәртү үзәге. Инде артык тыйнакланып тормыйча, хәтта Россия үзәге дә дияргә була. Кризиска бәйле рәвештә бездә, әлбәттә, киләчәктә нәрсә булачак дигән курку-шөбһә бар. Бүген аягыбызда нык басып торабыз, иртәгәгесе көн дә шундый булсын иде.
- Түбән Кама Россиянең эре нефть химиясе үзәге булды, бар һәм булачак. Чөнки без тормышка ашыра торган, шул исәптән Кама сәнәгать кластерын үстерү программасы да бу мәйданга таяна. «Түбәнкаманефтехим», әйтик, Россиядә генә түгел, Көнчыгыш Европада эре каучук җитештерүче. Ел саен диярлек ул кулланылышка берәр яңа завод тапшыра. Бу, бердән, компания­нең үсеше турында сөйли. Әле бит 2000 еллар башында гына ул мономерлар, җитештерү чималы гына чыгарды. Без шуларны сатып, Россиягә бүген инде үзебез җитештерә торган продуктларны алып кайта идек. Бездә полиэтилен да, АБС-пластик та, полистирол да, полипропилен да юк иде. Бүген болар барысы да үзебезнеке, әмма моның өчен акча, бина, корылмалар, менә бу комплекслардан тыш дөньякүләм дәрәҗәдәге белгечләр дә кирәк. Монда квалификацияле белгечләр тупланган. Бу безнең өстенлекле ягыбыз. Дөрес, без илдә эшче һөнәрләр әзерләү белән бәйле күп нәрсәне югалттык. Барысы да институтларга киттеләр...

С.Б.: - Барысы да юрист булып чыктылар.
- Әйе, ә кайда һәм ­ничек белем алып чыкканлыгы аңла­шылып та бетмәгән ул юристларга ихтыяҗ юк. Ни өчен без WorldSkills белән кызыксындык? Чөнки нефтьтән, башка өстенлекле якларыбыздан кала, безнең көндәшлеккә сәләтле тагын бер көчле ягыбыз ул - кешеләр. Кеше капиталы. Ресурс үзәге төзү турында карар кабул иттек. Ел саен бишне төзибез. Бу дәүләт учреждениесе генә түгел, эре товар җитештерүчеләр белән берлектә тормышка ашырыла торган проект.

С.Б.: - Ягъни дәүләт ­белем бирә, ә предприятиеләр - тәҗ­рибә, шулаймы?
- Юк, юк, тәҗрибә генә түгел. Алар методологиясен бирәләр. Укыталар. Алар, беренче чиратта, үзләренә производствода нинди белгеч кирәк- шундый техник задание дә әзерлиләр. Без дуаль белем бирүнең яңа формаларын кулланабыз: уку да, эш тә. Ресурс үзәгендә белем алган белгеч җитештерүдә эшләргә 100 процент әзер булып чыга. Ә бездә гадәттә ничек килеп чыга: кеше укый, производствога килгәч исә яңабаштан диярлек белгеч буларак формалаша.

С.Б.: - Рөстәм Нургалиевич, үземнең Әшәлче эксперименталь нефть ятмаларына бару­ымны хәтерлим. Әмма безнең күз алдында Татарстанда, мөгаен, 30 елдан Россиянең бөтен нефть тармагын көтә торган хәл булды: нефть күкертлерәк, тагын да авыррак, тагын да үзлерәккә әйләнде. Җиңел нефть чоры уза. Киләчәктә нефть белән нәрсә булачак соң?
- Бик дөрес сорау. Без нефть табуның соң стадиясендә торабыз һәм, әлбәттә, аның сыйфаты, чыгару мөмкинлекләре катлаулана бара. Татарстан белән 30 елдан нәрсә булачак? Әгәр бүгенге технологияләр кулланылса, Татарстан белән 30 елдан бар да әйбәт булачак. 10-20 ел элек андый технологияләр юк иде. Бүген, әгәр классик нефтьне алсак, якынча бер миллиард тонна чыгарырлык запас бар. Әмма белгечләр бәяләмәсе буенча, бездә 2 тоннадан 7 тоннага кадәр битумлы нефть бар. Шул ук белгечләр әйтүенчә, миллиард тонналап сланец нефте бар. Сез Әшәлчедә битумлы нефть ятмаларын күргәнсез, анда нефть пар һәм җылылык кулланып чыгарыла, шул нефтьне сыекландырабыз.

С.Б.: - Әйе, ул пластилин кебек.
- Беләсезме, барысы да 2004-2005 елларда башланды. Без «Татнефть» белгечләре белән Канадага бардык, анда битумлы нефть чыгаралар. Бездә дә шундый нефть алу теләге туды. Партнерлар эзли башладык. Россиядә андый технология юк иде, шуңа Көнбатыштан эзләдек. Кызганычка, омтылышыбыз без теләгән нәтиҗәне бирмәде. Барысының да безнең белән дуслашасы килде, әмма барысы да битумлы, авыр нефтьтән кала безнең ресурсларны үз балансларына алыр­га теләде. Шуңа фәнни ресурсларны эшкә җиктек. 2011 елдан соң гына да, әгәр ялгышмасам, безнең белгечләр, «Татнефть» галимнәре 100дән артык патент уйлап тапты. Моннан тыш безнең технологик җиһаз юк иде. Классик бораулау станоклары башка мәсьәләне хәл итә, алар вертикаль скважина ясыйлар. Монда исә - горизонталь. Зарар юк, без югалып калмадык,эшли белүче осталарны таптык. Бу катлаулы юл иде, тик без аны үттек. Бүген бернинди дә проблема юк. Инде егермедән артык авыш бораулау җайланмасы бар, чит илдән алу мөмкин түгел, кыйммәт тә иде. Аннан икеме, өчнеме алып куйдык куюын. Безнең машина төзүчеләр бүген мондый бораулау станокларын үзләре ясый, эш тә оештырылган. Инде хәзер без тәүлегенә 1000-1100 тонна шундый нефть табабыз, ә 2018 елга елына 2 миллион тоннага чыгу бурычын куйдык. Бу нишләп Татарстанда килеп чыкты? Беренчедән, үз технологияләребезне булдырдык. Икенчедән, әлеге алым катлаулы һәм чыгымлы булганлыктан, нефтькә ташламалар ясаучы төзәтмәләр кертеп ирештек. Ягъни экспорт пошлиналарының үз ташламалы күрсәткечләре бар. Нәтиҗәдә, без көндәшлеккә сәләтле булабыз. Күләмне алга таба да арттыра алыр идек, бу дәүләт өчен бик табышлы. Менә шуңа күрә без Россия хөкүмәте, Финанс һәм Энергетика министрлыкларына һәрбер нефть ятмасының 10 еллык ташламалы чоры булсын дип мөрәҗәгать иттек. Әйе, бүген зур инвестицияләр кирәк, шуннан башка андый нефтьне чыгарып булмый.

С.Б.: - Ялгышмасам, бу таш­лама 2022 елга кадәр гамәлдә?
- Әйе.

С.Б.: - Ә сез шуннан соң ун ел телисез?
- Һәр нефть ятмасына 10 ел дибез. Монда аңлау бар, чөнки бу бик отышлы, бу - ресурс базасы да, салым кертемнәре дә, эш урыннары да. Сланец нефтенә килгәндә, ул Америкада гына түгел, бездә дә бар: Баулы нефть ятмасы. Сланец нефте табу буенча, ул безнең тәҗрибә урыны. Гомумән, без сланец нефте буенча да, битумлы нефть буенча да Россиянең Табигый ресурслар министрлыгы белән килешү төзедек, ике полигонда яңа технологияләрне камилләштерәчәкбез. Ә инде икътисади максатчанлыкка килгәндә, фонтан булган җирдә нефть, әлбәттә, фонтан алымы белән табыла...

С.Б.: - Уйлап торасы да юк.
- Әйе, бу очракта уйлап торасы юк. Тик без инде яңа мәйданнар турында сөйлибез, бу шельф, Арк­тика. Бу да бик чыгымлы. Салым салу системасын сыгылмалы итү мөһим, моны федераль хөкүмәт эшли дә инде. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: дәүләт ярдәменнән башка бу сорауларны хәл итеп булмый. Бүген бу эшкә теләктәшлек күрсәтелергә тиеш. Шунда ук салым алырга түгел, ул салым базасын булдыру мөмкинлеге бирергә кирәк. Ышанам: Татарстан 30 елдан да, 50 елдан да, 100 елдан соң да нефть чыгарачак. Ни генә булмасын, булган ресурс мөмкинлекләре алга таба да монда яшәгән халыкка хезмәт итәргә тиеш.

Н.Р.-А.: - Кризиска карамас­тан, ел саен нидер төзелә, ачыла. Әмма бу күпмедер дәрәҗәдә экологиягә дә йогынты ясый, шуның белән түбәнкамалыларда борчу уята. Экологик сәясәт нидән гыйбарәт?
-Түбән Кама безнең өчен әлегә экологик яктан иң катлаулы участок. Ел саен биредә экологик йөкләмәне киметергә мөмкинлек бирүче төрле программалар да кабул итәбез, чишелешен дә табабыз. Бер проект та нигезле экологик экспертизасыз тормышка ашырылмый. Менә хәзер «ТАНЕКО» буенча да, «Түбәнкаманефтехим», «Түбәнкамашина» буенча да шундый ук җитди эш алып барыла. Соңгы 7-8 ел эчендә монда калдыклар 50 процентка кимеде. Элеккеге производстволарда кайбер проблемалар бар барын, тик алар да яңартыла. Бүген без Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин белән чистарту корылмалары проекты турында сөйләштек. Бу экологик вазгыятьне күпкә яхшыртачак.

С.Б.: - Ә шәһәрдә нәрсә җитми?
- Әгәр 20 ел элек бу инәдән-җептән төшкән шәһәр булса, бүген аның хәл итәргә кирәкле авырт­кан җирләре дә бар. Шәһәргә 50 яшь тула, ул олыгая. Әгәр элегрәк бу яңа шәһәр дип сокланган булсак, хәзер инде бөтен шәһәрләргә хас проблемалар калкып чыга.

Н.Р.-А.: - Сүз уңаеннан, без яхшы юллар гына теләмибез, бу табигый. Безгә рәхәтләнеп ял итәрлек урыннар да кирәк. Күбрәк скверлар, парклар... Тү­бән Камада бу җитәрлек түгел. Шәһәрнең 50 еллыгына бәлкем матур сквер бүләк итү планлаштырыладыр?
- Бу ел республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде, киләсе елда сусаклагыч зоналарга җитди игътибар бирәчәкбез. Айдар Рәисович та, мин дә, балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә спорт белән шөгыльләнерлек урыннар кирәк дип уйлыйбыз. 50 еллыкка әзерлек буенча да аерым эш алып барылачак. Бу эштә шәһәр халкы да, биредә эшләүче предприятие җитәкчеләре дә актив катнашыр дип өметләнәм. Әлбәттә, шәһәргә үзегез дә бара ала торган, кунакларны да чакыра ала торган бик матур парк кирәк. Безгә культурабызны, менталитетны үзгәртергә кирәк. Парк ул спорт, аралашу урыны булырга тиеш.

Н.Р.-А.: - Рәхмәт!

С.Б.: - Рөстәм Нургалиевич, Казандагы Спортның су төрләре чемпионатыннан тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз әле. Өметләрегез акландымы?
- Минем өметләр һәрвакыт аклана. Иң мөһиме - чемпионатны безгә ышанып тапшырган кешеләрнең ышанычын акладык, ягъни ил җитәкчелегенең. Һәм, әлбәттә, кунакларыбызның - Халыкара йөзү федерациясенең бәясе мөһим. ФИНА президенты Маглионе әфәнде Казандагы чемпионат Халыкара йөзү федерациясе тарихында иң яхшысы булды дип берничә тапкыр билгеләп үтте. Без үзебез дә спорт чараларының ничек үтүен берничә мәртәбә күзәттек. Спорт корылмалары 85-90 процентка тулган иде. Ә финал уеннарында алма төшәр урын да юк иде, шыгрым тулы булды. 27 метрдан сикерү ярышлары - хай-дайвингны күрсәгез икән! Иманым камил: Казанның, Казан Кремленең бөтен матурлыгын күрсәткән суга сикерү корылмалары урнаштырылган урынны дөньяда башка бер җирдә дә табып булмый. Беренче тапкыр футбол стадионы су спорты чаралары өчен үзгәртеп корылды. Ике зур бассейн урнаштырдык.

Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы бик уңышлы чыгыш ясады дип саныйм. Россиянең көчле йөзү мәктәбе булырга тиеш. Без кытайлыларга, американнарга, итальяннарга юл куябыз әле. Үз стандартларыбызны яңадан карап чыгасы һәм тагын да җитдирәк максатлар куясы бар. Чемпионат безгә йомшак якларыбызны күрсәтте, шул исәптән Татарстанның йөзү федерациясенең дә. Чемпионаттан алынган тәҗрибәбезне файдаланачакбыз. Һәм, әлбәттә, шәһәрне, кешеләрне, волонтерларны әзерләгәндә, зур тәҗрибә аласың. Казанда дөнья чемпионатын уздыру хокукы бирелүенә бик канәгатьбез. Әле бит тарихта беренче тапкыр ике чемпионат кушылды: «Мастерс» категориясе дә узды. Чемпионат тәмамлану белән мин Сан-Паулуга очтым, ә анда WorldSkills делегатлары җыелган бүлмәдә спорт тапшыруы бара иде, бездәге чемпионатны күрсәтәләр. Бөтен җирдә Россия, Казан дип язылган. Бу бик күңелле.

С.Б.: - Моннан да яхшырак рек­ламаны уйлап та табып булмый иде.
- Әлбәттә! Чемпионатның уңышлы үтүе ул - уңай кайтаваз. Казандагы 2013 елгы җәйге Универсиада да, Сочидагы 2014 елгы кышкы Олимпиада да Россия файдасына булды. 2019 елда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукы өчен Париж белән көрәшү җиңел булмады. Ни ди­сәң дә, ­Париж Париж инде ул. Тик нәтиҗә - безнең файдага!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading