Шәһри Казан

Кушылумы, йотылумы?

Шушы көннәрдә «Туполев» ААҖнең, Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе (КАПО) кушылуын исәпкә алып, үзгәртеп корылачагы тәгаен мәгълүм булды. Моннан 5 ел элек «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» составына кергән бу ике предприятиене кушу ихтималы турындагы сүзләр соңгы елларда еш кузгатыла иде инде. Бу очракта безне данлыклы Казан заводының язмышы борчый. Аның өчен...

Реклама

«Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» составындагы проектлаучы һәм җитештерүче предприятиеләрдән «бердәм организм» төзү процессы берничә елдан бирле бара. Мәсәлән, Комсомольск-на-Амуре һәм Новосибирскидагы авиация заводлары «Сухой» холдингына кертелде, «МиГ» Россия очкычлар төзү корпорациясе»н «Иркут» корпорациясе»нә куштылар. Бу тагын шул Көнбатыш үрнәгенә иярү инде. Airbus һәм Boeing компанияләренең проектлаучы белән җитештерүчене туплаган бердәм комплекс булып яшәвен беләбез.
Мондый берләшү проектлаучының җитештерүче белән турыдан-туры эшләве ягыннан отышлы. Тик техник мәсьәләләрдә үзен акласа да, ул кушылган предприятиенең мөстәкыйльлеген югалтуы белән тәмамлана, ди белгечләр. КАПО бу очракта «Туполев» конструкторлык бюросы заказларын гына үтәүче булып калырга мөмкин.
Моннан берничә ел элек бу күңелсез фаразларны КАПОның элекке генераль директоры Наил Хәйруллин да яңгыраткан иде. «Берләштерелгән корпорация составында булу КАПОның мөстәкыйльлеген аңлатмаса да, аның үз юридик статусы бар иде. Әгәр ул башка предприятиегә кушыла икән, завод мөстәкыйльлеген бөтенләй югалта, цех структурасы гына булып калачак. Казан заводы, төрле проектлау ысулларын кулланып, Ту очкычларын да, Ил очкычларын да җитештерде, «Туполев» җәмгыяте белән дә, «Ильюшин» белән дә хезмәттәшлек итте. «Туполев»ка кушылганда, без, алар нинди карар кабул итәр икән, дип көтеп яшәргә тиеш булачакбыз. Димәк, башка конструкторлык бюросы белән эшли алмыйбыз булып чыга», - дигән иде.
Кушылу турында хәбәрләр чыкса да, ике предприятие җитәкчелеге тарафыннан әлегә рәсми комментарийлар бирелмәде. Бүгенгә шунысы гына мәгълүм: КАПОның хокуклары һәм бурычлары «Туполев»ка күчә, Казан предприятиесе аның бүлекчәсе ролендә генә кала.
«Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» президенты Михаил Погосян әле элегрәк кушылуның авиапредприятиеләрнең җитештерүчәнлеген күтәрү өчен кирәклеген җиткергән иде. Аннары самолетлар дәүләт ихтыяҗлары өчен төзелгәнгә, заказчыга бердәм идарә структурасына мөрәҗәгать итү дә җайлырак булачак.
КАПО бүген кырыс чынбарлык шартларында яшәп калу өчен көрәш алып баручыны хәтерләтә. Кайчандыр илнең очкычлар төзүче эре предприятиеләреннән саналган Казан заводы хәзер самолетлар ремонтлаудан әллә ни ерак китә алганы юк. Бүген ул Ту-22 М3 һәм Ту-160 хәрби очкычларын капиталь төзекләндерүче төп база санала. Җитештерүче ролен югалтуы заказлар булмауга бәйле. Казан заводының бүгенге заказчылары - РФ Оборона министрлыгы, Россия Президентының эшләр идарәсе, Федераль иминлек хезмәте. Әмма дәүләт ихтыяҗлары өчен берәмтекләп чыгарыла торган бу очкычлар серияле җитештерүдә түгел. Конвейердан елына күп дигәндә ике Ту-214 очкычы чыга. Гражданнар авиациясе өчен судноларга заказлар бөтенләй юк. Эреле-ваклы авиакомпанияләрнең барысы да хәзер һава судноларын читтән сатып алуга өстенлек бирә.
«Туполев»ка килгәндә, конструкторлык җәмгыяте бүген Ту-204/214 очкычларын, хәрби авиацияне модернизацияләү мәсьәләләре, аерым төр йөк һәм региональ самолетлар проектын эшләү белән шөгыльләнә.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, бу ике компаниянең күрсәткечләре алга куйган максат-бурычларга җавап бирмәгән. Сату күләмнәре беркадәр артса да, шәхси капиталлары кимү дәвам иткән. Кушылу нәтиҗәсендә, биредә сату күләмен 3 тапкырга арттырырга ниятлиләр. Ә моңа саллы дәүләт заказы алганда гына ирешеп булачак. Хәрби самолетлар ремонты һәм модернизациясенә заказлар белән генә ерак китеп булмый, үсеш өчен серияле җитештерү кирәк. Менә монысы инде дәүләт сәясәтенә бәйле.
Хәтерләсәгез, моннан ике еллар элек Премьер-министр Дмитрий Медведев Татарстанга эш сәфәре вакытында Казанда Ан-70 хәрби-транспорт очкычы производствосын җайга салу планын җиткергән иде. Украинаның «Антонов» концернында проектланган очкычны серияләп җитештерүне җайга салу, Казан заводының «икенче сулышын» ачасы иде. 2020 елга кадәр Россия армиясенә шундый 60 самолет сатып алыначагын ышандырдылар. Тик әле узган ел ахырында ук Россия-Украина проектының киләчәге томанлы булуы ачыкланды. Күршеләр белән мөнәсәбәтләр катлауланганнан соң, хәзер ул куе томан пәрдәсе артында инде. Илдә гражданнар авиациясен үстерүгә дәүләт сәясәте үзгәрмәгәндә дә, бернинди уңышка өметләнеп булмаячак. Читтән самолетлар сатып алуны дәвам иткәндә, җитештерүче предприятиеләребез заказсыз утырачак, бу өлкәдә фәнни тикшеренүләргә ихтыяҗ булмаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: