16+

Кытайлар китте, үзебезнекеләр килде...

Шәһәр транспорты турында сүз чыктымы, тукмакның авыр башы халык телендә «кызыл драконнар» дип аталган Кытайдан кайтарылган автобусларга төшә иде. Һава пычрату да, аварияләрдә дә, хәтта бөкеләрдә дә аларны гаепләдек. Хәзер инде Казаныбыз урамнарында «кытай»ларны сирәк күрәбез, безгә хезмәтне үзебезнең «НефАЗ»лар, «МАЗ»лар күрсәтә. 4 нче ПАТП җитәкчесе Наил САДРИЕВ исә «кытай»ларга...

Кытайлар китте, үзебезнекеләр килде...

Шәһәр транспорты турында сүз чыктымы, тукмакның авыр башы халык телендә «кызыл драконнар» дип аталган Кытайдан кайтарылган автобусларга төшә иде. Һава пычрату да, аварияләрдә дә, хәтта бөкеләрдә дә аларны гаепләдек. Хәзер инде Казаныбыз урамнарында «кытай»ларны сирәк күрәбез, безгә хезмәтне үзебезнең «НефАЗ»лар, «МАЗ»лар күрсәтә. 4 нче ПАТП җитәкчесе Наил САДРИЕВ исә «кытай»ларга...

- Кытайдан кайтарылган ул автобуслар үз вакытында безгә нык ярдәм итте. Алар чоры өчен катлаулы мәсьәләнең чишелеше булды дияргә кирәк. Элек замандагы «ПАЗ»ларны искә төшерик, алар бик уңайлы идеме?! Һәр чор үз таләпләрен куя. Бүген без инде механика белән идарә итә торган автобуслардан китеп, автоматка күчәбез. Чөнки шәһәр урамында хәрәкәт бик тыгыз, бөкеләрдә туктый-туктый барганда, автобусларның коробкалары тиз ватыла. Яңа транспорт системасы нигезендә, бүгенге көнгә автобусларның 50 проценты яңартылды, 73 данә «МАЗ», «НефАЗ» автобусларын кайтарттык. Безнең 4 нче ПАТП хезмәт күрсәткән бер генә маршрутта берничә Кытай автобусы калып килә. Иске автобусларның бер өлеше - якынча илледән артыгы башка шәһәрләргә сатылды. Мәсәлән, Саратовта - 26, Әлмәттә - 10, кайбер шәһәрләрдә бездән киткән 2шәр автобус хезмәт күрсәтә. Аларның моторлары «НефАЗ»га туры килә, без аларның күпмесендер сүттек, киләчәктә запас частьлар буларак файдаланачакбыз.
- Шәһәр транспорты турында сүз башлыйбыз икән, һич кенә дә бөкеләрне «читләтеп китеп» булмый. Меңләгән халыкка транспорт хезмәте күрсәтүче оешма буларак, сезне бу мәсьәләдә иң күп каһәрләнүче һәм зыян күрүче дияргә була. Бер яктан - пассажирлар канәгатьсезлеге, икенчедән планны үтәп табыш алырга да кирәк.
- Соңгы елларда шәһәр юлларын төзү, төзекләндерү искитмәле зур колач белән бара. Без киләчәктә Казаныбызда юллар һәркайсыбыз өчен уңайлы булыр дип, зур өметләр белән көтәбез һәм ышанабыз. Ә бүгенге хәлебез чыннан да катлаулырак. Иң беренче чиратта, шоферлар җитми. Шәһәр буйлап хәрәкәт итү шул кадәр авыр ки, күпләр моңа түзә алмыйлар. Күп еллар бергә эшләгән өлкән буын шоферларыбыз, минем янга кереп, гафу үтенеп, эштән киттеләр. Мин аларны аңлыйм, төзелешләр беткәч, кире кайтырлар әле дигән өметтә калам. Без, әлбәттә, зарланып кул кушырып утырмыйбыз, якындагы шәһәр һәм районнарга, күршедәге Мари Эл, Удмуртия һәм Чуашстанга барып белдерүләр бирәбез, халык белән очрашабыз, эшкә чакырабыз. Читтән килүчеләр өчен тулай торакны төзекләндереп куйдык.
- 2013 елның 1 гыйнварына Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләрнең саны 233 меңгә җитә дип белдерделәр. Алар арасында сезгә килергә теләк белдерүчеләр юкмы?
- Эшсезләр күп, тик эшләргә теләүчеләре юк. Элек кеше беркайда да эшләмәсә, «тунеядец» дип аталып, унбиш көнгә кулга алына иде, бүген исә эшсезлек буенча пособие алып тора. Базарлар ябыла башлагач, анда эшләгән хатын-кызларны үзебезгә кондукторлар итеп чакырдык. Берәр көн килеп эшләп карадылар да киттеләр.
- Бер карасаң, кондукторлар бик усал кебек, тагын уйлыйсың да фикер үзгәрә: автобуска мең төрле кеше керә-чыга, һәркайсының үз холкы, этеш, төртеш... Бу газап өчен күпме түләнә инде.
- Шоферларның уртача хезмәт хакы 30 мең сум булса, кондукторларныкы - 18 мең сум. Артыграк смена чыгалар икән, егермедән артыкны алалар. Транспорт карталарының кулланышка керүе эшне күпмедер җиңеләйтте. Бүгенге көндә халыкның 75 проценты түләүне транспорт карталары белән башкара. Башка шәһәрләр белән чагыштырганда, бу бик күпкә югары.
- Наил Җәмилович, Сезнең хыялдагы шәһәр транспорты нинди ул?
- Хыяллар акрынлап чынбарлыкка әверелергә тиеш, дигән принцип белән эшлибез. Зур җиңүләр кечкенә уңышлардан тора. Безнең шоферларыбыз менә өч ел инде махсус киемнән йөриләр, автобусларның һәркайсына стендлар-мәгълүмат такталары куелган, автоинформаторлар тукталышларны өч телдә игълан итәләр. Һәрбер автобус соңгы рейстан кайтканнан соң, юылып, гаражга куела. Икедә дә, өчтә дә әле безнең мойка эшли, әлбәттә инде, моны махсус кешеләр башкара, шоферлар бу вакытта ял итә. Шул ук транспорт карталары да уңайлылык түгелме?! Автобуслар өчен махсус полосалар бүленеп куелу да матур яңалык. Әле барлык юл чишелешләре, күперләр дә төзелеп бетсә...
Наил Җәмилович киләчәкне шундый матур итеп тасвирлады, маршрут автобусына билет бәяләре артуны да сөенеп кабул иттем бугай әле. Артса соң, аның каравы киләчәктә шоферларның һәм кондукторларның хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге туар һәм алар безгә карата җылырак мөгамәләдә булырлар. Моның өчен өстәп бер сум гына түләрсең!

Кайда ничек?
Бүгенге көндә Казан шәһәр маршрутларында хезмәт күрсәтер өчен 532 машина йөртүче җитми. Шәһәрнең пассажир транспорты предприятиеләрендә 6500дән артык кеше эшли, шул исәптән 2300ләп машина йөртүче. 2012 елда эшсезләр рәтендә исәптә торучы бер генә казанлы да машина йөртүче булып эшкә урнашырга теләмәгән. Казанда машина йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы - 28,8, Самарада - 42, Санкт-Петербургта 48 мең сум тирәсе, Мәскәүдә исә ул 64,7 мең сум тәшкил итә.
Билет бәяләренә килсәк, Казанда ул башка шәһәрләргә караганда югарырак түгел. Түбән Новгородта - 20, Екатеринбургта - 23, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта - 25 сум. Новосибирск, Чиләбе һәм Уфа шәһәрләрендә маршрут автобусларына билет бәяләре түбәнрәк дип санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading