16+

Мәскәүнең баш архитекторы Казанны үзгәртмәкче

Россия башкаласында узган ел Мәскәү елгасы буйларын төзекләндерү проекты старт алган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында, 2016 ел республикада да сулыклар зонасын үстерү елы шигаре астында узачак. Шунлыктан, Мәскәү шәһәре баш архитекторы Сергей Кузнецовның елга һәм күл тирәләрен төзекләндерүгә кагылышлы лекциясе Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентларында зур кызыксыну тудырды. -...

Россия башкаласында узган ел Мәскәү елгасы буйларын төзекләндерү проекты старт алган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында, 2016 ел республикада да сулыклар зонасын үстерү елы шигаре астында узачак.

Шунлыктан, Мәскәү шәһәре баш архитекторы Сергей Кузнецовның елга һәм күл тирәләрен төзекләндерүгә кагылышлы лекциясе Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентларында зур кызыксыну тудырды.

- Лондонда Темза елгасын шәһәргә яраклаштыруга 1950 елда ук керешкәннәр, - диде Сергей Кузнецов. - Безнең шәһәрләрдә елга буйларына, гадәттә, ниндидер заводлар, складлар урнашкан яки чүп өемнәре түгү урынына әверелдерелгән. Мәскәүнең ун мең гектар җире елга һәм күлләргә тоташкан. Хәзер башкала тормышын суга бәйләү буенча колачлы проектлар гамәлгә ашырыла: елга һәм күл буйларында кешеләр өчен ял парклары ясала.

Мәскәү шәһәре баш архитекторы Казанның киләчәк төзелешләрендә Идел, Казансу елгасы, Кабан күлләре буйларының колачлы проектларга җирлек булуын ассызыклады.

- Казанга 2009 елдан башлап бик еш киләм, Универсиада спорт корылмаларын төзүдә катнаштым. Спортның су төрләре сараен проектлауда Италия архитекторлары да эшләде. Әлеге бина дөньяда агач материалы иң күп кулланылып төзелгән затлы корылмаларның берсе. Казан - дәрәҗәле шәһәр, - диде Сергей Кузнецов.

Татарстан Президенты киңәшчесе Наталья Фишман Казансу һәм Кабан күлләре буйларын төзекләндерү, шулай ук Җиңү паркындагы сазлыкны ял зонасы итеп үзгәртү буенча проектлар барлыгын хәбәр итте. Казанда елга һәм күл буйларын төзекләндерү халыкара конкурс проектларына нигезләнеп башкарылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading