16+

Россия нефть табуда рекорд куйды

Илебез «кара алтын» чыгаруда, 1990 еллар башындагы бик яхшы күрсәткечләрне дә уздырып, еллык яңа рекорд куйды. 2013 елда Россиядә нефть чыгару күләме, 2012 елга караганда, 4,5 млн тоннага артып, 523,2 млн тонна тәшкил иткән.

РФ ягулык һәм энергетика министры Александр Новак аңлатуынча, үсешне тәэмин итүдә салымнарга кагылышлы федераль кануннарга авыр ятмалардан нефть чыгаруны стимуллаштыруга кагылышлы төзәтмәләр кертелү дә сизелерлек роль уйнаган. Соңгы елларда Россиядә «кара алтын» чыгару күләменең тотрыклы үсешен углеводород чималына дөнья базарындагы уңайлы бәяләр дә тәэмин итә. Югары бәяләр компанияләрне нефть ятмаларын үзләштерүгә күбрәк инвестицияләр салуга этәрә. 2009 елдан бирле нефтьнең бер барреле 90 доллардан да арзанайганы юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading