16+

Рубль курсының йомшаруы ел тренды булырга мөмкин

Узган атнада евроның рубльгә карата рәсми курсы 47 сум чиген узып, тарихи максимумына җитте. Үсеш әле дә булса дәвам итә һәм бүген инде ул 48 сумга якынлаша. Россиянең милли валютасы долларга карата да позицияләреннән чигенә бара. АКШ доллары курсының рубльгә карата максималь күрсәткече моннан 5 ел элек - 2009 елның...

Бүген долларның рәсми курсы 35 сумга якынлаша инде. Белгечләр моны Россия милли валютасы курсына тышкы тискәре факторлар йогынтысы һәм Россия Үзәк банкының тирбәлүчән валюта курсына күчү адымнары белән бәйләп аңлата.
Кайбер экспертлар, рубльнең көчсезләнүе 2014 елның тренды булырга мөмкин, диләр. Алар, илнең түләү балансы начараю инфляция үсешен тоткарларга комачауларга, яшәү дәрәҗәсе төшүгә, эшсезлек артуга китерергә мөмкин, дип кисәтә.
Үзәк банкның тирбәлүчән валюта курсына күчү сәясәте тарафдары булган Россия финанс министры Антон Силуанов исә рубльнең көчсезләнә башлавында проблема күрми. «Агымдагы ел башыннан рубль курсының якынча 3,6 процентка төшүен күрәбез, бу күп түгел», - дип белдерде ул. Министр валюта базарындагы вазгыятьне, беренчедән, АКШның монетар сәясәте, икътисадлары үсештә булган илләрдән, шул исәптән Россиядән дә, капитал китү белән аңлата. «Икенчедән, Россия Үзәк банкының тирбәлүчән валюта курсына күчү сәясәте бик дөрес. Ул курсны ясалма тотып тору ихтыяҗы чыкмасын, курсны сыгылмалы итү өчен кирәк», - дип аңлата Силуанов.
Евро һәм доллар курсының сизелерлек үсүе туристлык юлламаларының бәясе кыйммәтләнүгә һәм аларга булган сорауның кимүенә китерергә мөмкин, дип саный туроператорлар. Шул ук вакытта туристлык индустриясе вәкилләре валюта курсы үсүнең ялга акча туплау өчен күп нәрсәне экономияләргә мәҗбүр россиялеләр өчен генә баш бәласенә әйләнергә мөмкин булуын искәртә. Алар фикеренчә, уртача керемле яки югары керемле туристларны доллар яки евроның кыйммәтләнүе әллә ни куркытмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading