Иске Татар бистәсе заманында Казанның иң матур урыннарыннан берсе булган. Төзек агач йортлар җимеш агачларының шау чәчәкләренә күмелеп утырган, чисталык-пөхтәлек хөкем сөргән.
XIX гасыр ахырында сәүдәгәр Борһанетдин Муллин да (Каюм Насыйри ур., 11) архитектор Пятницкий проекты буенча йорт төзетә. Агачтан күтәрелгән йорт һәм ян-ягында торган бизәкле капкалар бистәне тагын да ямьләндереп җибәргән. Борһанетдин Фәхретдин улы «Мәрҗани» мәчете төзелешенә булышкан, җәмгыяви-хәйрия чараларында ихластан катнашкан. Тарихи-мәдәни мирас һәйкәле булган сәүдәгәр Муллин йорты да 2008 елның октябрендә янып юкка чыкты.
Шөкер, әлеге нигезнең бәхете бар икән. Балтач районы эшкуары Рамил Фәйзуллин сәүдәгәр Муллин йортын кабаттан торгызырга ниятләгән. Эшләр 1917 елга кадәр төшерелгән фоторәсем буенча әзерләнгән сызымнарга нигезләнелеп башкарыла. Төзелеш эшләре белән Балтач районының Ушма авылы балта осталары мәшгуль. «Йорт та, ике капкасы да нәкъ элеккеге рәвешендә эшләнә», - диде бригадир Фәрхәт Мөбарәкшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар