Шәһри Казан

Сыйфат өчен сатып алучы да җаваплы

Контрафакт базарының хакыйкатьтәге масштабларын сатып алучы да, товар җитештерүче дә күзаллап бетерә алмый. Әлеге төр ялган продукциянең Россия икътисадына салган зыяны 100 млрд сумнан артып китә, ди белгечләр. Товарның ялганмы, түгелме икәнлеген күп вакыт гади күзгә аеру кыенрак. Шулай да сатып алучы бик игътибарлы булганда, мондый күңелсезлеккә юлыгудан сакланырга була.

Белгечләр кулланучы арасында контрафактка кагылышлы иң еш очрый торган ялгыш фикерләрдән сакланырга куша.
1.Кешедә эшем юк,миңа кагылмый бит.
Контрафакт товар алып алданган сатып алучылар турында газеталардан, интернет сәхифәләреннән укып, телевизион сюжетлар караганнан соң, гыйбрәт аласы урынга, шулай дип уйлап куючылар да җитәрлек. Әмма тирә-ягыбызга игътибарлырак карасак, көнкүрешебездә ялган товарлар белән адым саен очрашуыбызны аңлар идек. Рәсми мәгълүматларга караганда, куллану базарындагы туклану продуктларының, парфюмериянең, косметика һәм көнкүреш химиясенең 30 процентка якыны, балалар өчен товарларның чама белән яртысы контрафакт продукция. Ягъни балалар өчен тәкъдим ителүче һәр ике киемнең яки уенчыкның берсе иминлек кагыйдәләренә җавап бирми булып чыга. Сәүдә нокталарында тәкъдим ителә торган һәр ике-өч пар аяк киеменең берсе тартмада күрсәтелгән җитештерүчегә һәм илгә туры килми. Шулай булгач, сыйфатын да беркем гарантияләми.
2. Кыйммәтле товарлар контрафакт була алмый.
Чыннан да, товарны ышанычлы кибетләрдә тәкъдим ителгән танылган брендлар арасыннан сайлаганда, аның ялган аналогына юлыгу рискы түбәнрәк. Тик мондый кибетләр дә 100 процентлы гарантия бирми, чөнки кыйммәтле товарның ялган аналогын эшләү күпкә файдалырак, ул табышны берничә тапкырга арттырырга ярдәм итә.
3. Контрафактның нинди зыяны булсын?
Яхшы яктан уйларга тырышканда да, контрафактның сатып алучыны алдау икәнен онытырга ярамый. Ә иң зыянлысы - аның сәламәтлеккә куркыныч тудыруы. Товар сатып алганда, төргәктәге мәгълүматның дөреслегенә ышанасыбыз килә. Төргәктәге язуларның товарның характеристикасына туры килмәве бер бәла булса, легаль булмаган товарларның сыйфатсыз булып сәламәтлеккә зарар салуы икенче бәла. Шундый даруларга юлыгу ихтималы турында хәтта уйларга да куркыныч.
4. Арзан товарларның ялган аналогларын эшләмиләр.
Монысы да ялгыш фикер. Контрафакт нәкъ менә арзанлы халык куллануы товарлары арасында еш таралган да инде. Бу юлга баручылар бик гади принциптан чыгып эш итә: бәясенә кызыккан сатып алучы арзан товарларны җентекләп тикшереп тормаячак.
5. Товар ялганмы, чынмы, мин бит аны барыбер тикшерә алмыйм.
Болай уйлаучылар бер яктан хаклы. Товарның ялганмы, түгелме икәнен күп вакыт гади күз белән аеруы кыен, моны, махсус җиһазлар кулланып, профессионаллар гына тикшерә ала. Шулай да сатып алучы мондый рискны киметүгә үзеннән өлеш кертә ала, дип саный белгечләр. Җитештерүчеләрнең интернеттагы сайтына кереп, товар турында тулы мәгълүмат алырга була, шундагы телефонга шалтыратып яки электрон адрес буенча язып, җитештерүче белән элемтәгә керергә, сатып аласы товарың турында социаль челтәрләрдә сораштырырга кирәк. Шөкер, замана мөмкинлекләре моның өчен җитәрлек.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: