16+

Татарстанлылар диңгез ярларын шифаханәгә алмаштыра башлаган

Яңа елга аяк басу белән, халык җәйге ялларны кайда һәм ничегрәк уздырырга дип баш ватарга керешә. Ел буе көтеп алынган ялларын шәһәр янындагы бакчаларында яки авылда җиләк җыеп, чүп утап кына уздырырга теләмәүчеләр бераз финанс маясы да туплаган булса, диңгез ярларына юллама кайгырта башлый. Соңгы елларда россиялеләр арасында берничә ай...

Татарстанлылар диңгез ярларын шифаханәгә алмаштыра башлаган

Яңа елга аяк басу белән, халык җәйге ялларны кайда һәм ничегрәк уздырырга дип баш ватарга керешә. Ел буе көтеп алынган ялларын шәһәр янындагы бакчаларында яки авылда җиләк җыеп, чүп утап кына уздырырга теләмәүчеләр бераз финанс маясы да туплаган булса, диңгез ярларына юллама кайгырта башлый. Соңгы елларда россиялеләр арасында берничә ай...

Мәсәлән, быел Төркиягә юлламалар, узган елга караганда, 10-15 процентка кыйммәтрәк тора. ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов аңлатуынча, кыйммәтләнү төрек ярларының Россия туристлары арасында һаман да зур популярлык казануына бәйле. Чит илгә ял итәргә чыгучыларның 60 проценты нәкъ менә Төркияне сайлый. Соңгы арада биредә булган чуалышлар да бу илгә мәхәббәтләре көчле булган россиялеләрне туктатмаячак. Аннан да хәтәррәк вазгыять булган илләргә дә безнекеләр курыкмыйча бара тора. Быел Европа илләренә турлар да беркадәр кыйммәтләнгән, ә отельләрдә тору бәяләре былтыргы дәрәҗәдә калган. Турпакетның артуына пассажирларны очкычларда ташу чыгымнары үсү йогынты ясаган. Узган ел Татарстаннан чит илләргә чыгучы туристлар агымы үсеше 10 процент күләмендә фаразланса да, аннан азрак булган. «Казаннан халыкара юнәлешләргә туры авиарейслар саны артуын күздә тотып, быел бу юнәлештә туристлар агымы үсеше 10 процент булыр дип уйлыйбыз», - ди ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты.
Әмма ялга беркадәр акча туплый алучыларның барысы да диңгез ярларына яки чит илләрнең истәлекле урыннары белән танышырга бара дигән сүз түгел әле бу. Соңгы елларда Россия, шул исәптән, Татарстан туристлары арасында яңа тенденция - халыкара юнәлешләрдән әкренләп илебездәге ял базаларына, шифаханә-курортларга һәм эчке турлар ягына авышу күзәтелә башлаган. «Кешеләр хәзер совет чорындагы кебек шифаханә-курортларда сәламәтлеген ныгытуга өстенлек бирә башлады», - ди Рамил Мифтахов. Быел Казанда Универсиада елы булуын исәпкә алганда, Татарстанның үзенә дә туристларның зур агымы көтелә. Соңгы елларда республикага туристлар агымының тотрыклы үсеше саклана, ул уртача 12 процентны тәшкил итә. 2011 елда, мәсәлән, безнең кунакханәләргә урнаштырылган туристлар саны 1 млн 277 мең булган. Моңа өстәп, 400 меңгә якын экскурсант килгән. 2012 ел йомгаклары буенча үсеш 12 проценттан артыграк. Быел да 12 процент чиген узачагына шикләнмиләр. «Шулай да быел Татарстанга туристлар агымы үсешен күзалларга әлегә кыенрак», - дип саный Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы вәкиле Екатерина Барабанова. Универсиадага киләчәк экскурсантлар саны билгеле булса да, Универсиададан соң башкалага киләчәк туристлар саны турында әле әйтеп булмый. «Казан юбилее елында халыкның зур өлеше бәйрәм чараларыннан соң килде. 2005 елның сентябрь-октябрь айларында һәм 2006 ел дәвамында башкалага туристлар бик күп агылды. Быел да шулай булыр дип көтәбез. Кунаклар кабул итү буенча эшләүче компанияләр билгеләп узуынча, хәзер Универсиададан соңгы чорга - август, сентябрь айларына заявкалар алына», - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading