16+

Татарстанның 90 миллиард сум түләү бурычы бар

Хөкүмәт йортында 17 декабрьдә Татарстанның Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм Федераль казна идарәсенең уртак коллегиясе булды. 

Татарстанның 90 миллиард сум түләү бурычы бар

Хөкүмәт йортында 17 декабрьдә Татарстанның Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм Федераль казна идарәсенең уртак коллегиясе булды. 

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия финанс министры Антон Силуанов, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Россия федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев катнашты.

Миңнеханов санап күрсәтте

 - Татарстанның быел тулаем төбәк продукты 3,2 триллион сумны тәшкил итәчәк. Без тулаем төбәк продуктының үсеше 103,8 процент булыр дип уйлыйбыз. Абсолют сан-бу 3,2 триллион сум. Сәнәгать җитештерү индексы 108,3 процент булыр. Саннарда ул-3,765 триллион сум,-дип, саннар санап башлады үзенең кереш сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе әйткәнчә, төзелештә башкарылган күләмнәр 3,1 процентка артырга тиеш. Төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр 660-670 миллиард сумга җитәчәк. 

- Бу күрсәткечләр пандемиядән соң икътисадның җанлана баруы нәтиҗәсе, - диде Рөстәм Миңнеханов.
 Ләкин, барлык предприятиеләр дә тулысынча тернәкләнмәгән. Статистика мәгълүматларына караганда, әлегә 23 процент оешма табышлы эшли алмый. Предприятиеләрнең һәм оешмаларның республика бюджетна 7,9 миллиард сум бурычы бар. Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларының тырышлыгында әлеге бурычның инде 859 миллион сумга кимегәнлеген дә искәртте.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәре 414 миллиард сум булыр дип фаразлана. Татарстанның 2022 елга бюджеты кабул ителгән инде. 

- Ул - киеренке. Бездә дефицит - 24 миллиард сум. Аны безгә резервлар хисабына капларга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләргә бюджетларын 20 декабрьгә кадәр формалаштырып бетерергә чакырды. Шул ук вакытта ул муниципалитетларга бюджетларын “дефицит” белән хисапламаска кушты. Татарстанның киләсе елга республика бюджеты болай да 24 миллиард сум дефицитлы, аның өстенә 90 миллиард сум кредит бурычы бар.
 
Кредит “кәнфит” түгел шул

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин федераль бюджеттан элек бирелгән кредитларны яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга юнәлтү буенча эшләр алып барылуын әйтте.

- 20 миллиард сум кредитны яңа инвестиция проектына юнәлтүне өйрәндек. Бу очракта яңа салым түләүләре керә башлаячак, элеккеге кредит бурычларын каплау мөмкинлеге туачак, - диде ул.

Радик Гайзатуллин Универсиада-2013 корылмалары төзелешенә алынган бюджет кредитларының 73 миллиард сумын кичерү (гамәлдән чыгару) мөмкинлегенә дә өметләнә.

Силуанов сулышны иркенәйтте

Россия финанс министры Антон Силуанов “бурычларыгызны киметәбез” дип әйтмәсә дә, шактый мактап һәм ышандырып сөйләде. Мәсәлән, ул ил төбәкләренең 2020 елгы социаль-икътисади күрсәткечләрендә Татарстанның бишенче урында торуын әйтте. Бу Мәскәү белән Санкт-Петербургны исәпләп санамаган очракта. Республика инвестицияләр җәлеп итүдә-икенче, тормыш дәрәҗәсе күрсәткечендә-дүртенче.

"Финанс эшчәнлегендә Татарстан Идел буе федераль округында-беренче, ә Россия буенча алдынгылар рәтендә”, - дип рейтинг белән таныштырып чыкты Антон Силуанов. Торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү фонды, “Дом. РФ”, Внешэкономбанк чыганакларыннан файдалану да төбәк үсешенә өстәмә мөмкинлек тудырачак, дип киңәш бирде ул.

- Ил иминлеге фондыннан икътисадка, тарихта күрелмәгәнчә, 2,5 триллион сум юнәлтелә. Бу акчалардан республикада алып барыла торган юл төзелешләренә дә өлеш чыгачак. Мәскәү-Казан автомобиль юлы төзелеше- беренчел әһәмияттә. Алга таба бу юл Екатеринбургка кадәр дәвам итәчәк. Бәяләрнең артуына, юл озынлыгы үсүенә һәм киңәюенә, янәшә инфраструктура төзелешләренең күбәюенә карамастан, барысы да билгеләнгән вакытка башкарылачак, - диде Антон Силуанов.

Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомобиль юлын 2024 елга тәмамлау бурычы куелган.

Рөстәм Миңнеханов шунда “Шәле- юлы төзелеше,..”дип, сүз катуга, Антон Силуанов үзе үк “Баулы” дип, проекттан хәбәрдар булганлыгын сиздерде. Сүз Шәле-Баулы автомобиль юлы төзелеше турында.
 -Бу-федераль бюджет. Без биредә Рөстәм Нургалиевич алдында үзебезгә зур йөкләмә алдык, аны үтибез,-диде Антон Силуанов. 

Коллегия утырышында катнашучылар Силуановны алкышлап хуплады.

- Киләсе елда инфраструктура үсешенә ярдәм буенча бик зур чаралар күздә тотыла. Мәсәлән, яңа инфраструктура кредиты. Татарстан Республикасы кредитлар җәлеп итү эшчәнлегендә әйдаманнарның берсе. Әлеге кредитларның беренче траншыннан 10 миллиард сумнан артыграк акча төбәккә киләчәк,-диде Антон Силуанов. Һәм үзенең чыгышын тәмамлап:” Татарстан бюджеты тәртиптә, барысы да тотрыклы, салым керемнәренең үсешен күрәбез. Республиканың керемнәре үсеше күрсәткече Россиянең уртача күрсәткеченнән югары”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов республика һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашырудагы, пандемия шартларында эшкуарлыкны үстерүдә һәм заказлар белән тәэмин итүдәге ярдәме өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, шулай ук Россия Хөкүмәтенә рәхмәт әйтте.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading