«Татфондбанк» клиентларына иминият кертемнәрен 26 декабрьдән «Саклык банкы», «ВТБ-24», «Россельхозбанк», «ФК Открытие» һәм «АК БАРС» банклары аша алырга мөмкин булачак дип хәбәр иткән идек. Кичә «Татфондбанк» белән бәйле соңгы яңалыклар билгеле булды.
Әлеге банкта 1 миллион 400 мең сумга кадәр акчалары булганнарга борчыласы юк, әлеге акчалар иминиятләштерелә һәм тиздән клиентлар аларны билгеләнгән биш агент-банк аша алачак. Шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар белән дә барысы да уңай хәл ителер кебек. Татарстан Президенты хөкүмәткә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чараларын күрү турында йөкләмә биргән иде. Бу уңайдан, Татарстан икътисад министры Артем Здунов «Татфондбанк»та акчаларын саклаган эшмәкәрләр белән очрашты. Әлеге чарада банклар вәкилләре дә катнашкан. Эшмәкәрләрне борчыган күп сораулар чишелешләрен тапкан.
Артем Здунов әйтүенчә, эшмәкәрләр белән берлектә махсус эш төркеме булдырылачак. Эшмәкәрләр үз ликвидлыкларын саклап калсын өчен, ташламалы шартларда финанслау фондыннан микрокредитлар, микрозаймнар алу мөмкинлеге дә булдырылачак. Зур күләмдәге займнарга килгәндә, «АК БАРС» БАНК белән «ВТБ 24» банкы кредитлар бирергә теләк белдергән.
- Безнең аерым төр категория эшмәкәрләр бар. Декабрь азагында аларның эшчеләргә хезмәт хакы түләргә, бурычлылар исемлегенә эләкмәс өчен, салымнарны вакытында түләргә кирәк. Шуңа да салым буенча аерым комиссия эшли, - ди министр Артем Здунов.
Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов та «Татфондбанк»та акчалары калган эшмәкәрләр белән очрашып, аларга ярдәм итү мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Керемнәрне иминиятләштерү ассоциациясе исә оператив эш нәтиҗәләре күрсәтә. Гадәттә, акчаларны кире кайтару процессы 2-3 айга сузыла торган булган. Бу юлы исә, республикадагы банклар системасын җайга салу максатында, эшне тиз тотканнар. Акчаларны 26 декабрьдән биш агент-банкта берьюлы кайтара башлаячаклар.
«Финам-Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Руслан Жуков («Татар-информ»га биргән аңлатмасыннан):
- Якын арада «Татфондбанк» белән вакытлыча идарә итүче хакимият банкта ревизия уздырачак. Нәтиҗәләр буенча, банкның язмышын хәл итәчәкләр. Минемчә, «Татфондбанк»ның санациягә, ягъни банкротлыктан котылырга өмете бар.
Кичә «Татфондбанк» һәм операцияләр эшчәнлеге туктатылган банклар клиентлары өчен «кайнар линия» эшли башлады. (843) 524-90-90 номеры буенча иртәнге сигездән кичке сигезгә (31 декабрьдә дә) шалтыратырга мөмкин. Сорауларга Федераль салым хезмәте, Россия Пенсия фонды, Социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аларның ведомство структуралары җавап бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар