16+

Вак эшмәкәрлекне «салым яллары» көтә

Шәхси эшмәкәрләрнең хәлләре мөшкел бүген. Дәүләт ягыннан туктаусыз басым, хөкүмәтнең ул эшчәнлекнең «чиста» булуына һаман да шик белән каравы, шәхси эшмәкәрлек бизнесын алып баруга карата законнарның үзгәреп һәм гел яңа күрсәтмәләр барлыкка килеп торуы, салымнарның һәм иҗтимагый фондларга түләүләрнең туктаусыз югарыга таба үрмәләве «ИП»ларның массакүләм ябылуларына китерә.

Вак эшмәкәрлекне «салым яллары» көтә

Шәхси эшмәкәрләрнең хәлләре мөшкел бүген. Дәүләт ягыннан туктаусыз басым, хөкүмәтнең ул эшчәнлекнең «чиста» булуына һаман да шик белән каравы, шәхси эшмәкәрлек бизнесын алып баруга карата законнарның үзгәреп һәм гел яңа күрсәтмәләр барлыкка килеп торуы, салымнарның һәм иҗтимагый фондларга түләүләрнең туктаусыз югарыга таба үрмәләве «ИП»ларның массакүләм ябылуларына китерә.

Шәхси эшмәкәрләр 2013 ел башына кадәр үзләренә дәүләт тәкъдим иткән «уенның» барлык кагыйдәләре белән исәпләшеп, аларның күбесенә мәҗбүри рәвештә яраклашып булса да түзәләр, чыдыйлар иде әле. Ә быелдан иҗтимагый фондларга түләүләрнең кинәттән ике мәртәбәгә артып куюы күпләрнең бизнесын какшатты. Эшмәкәрләрнең керемнәренә бәйсез рәвештә түләнелергә тиешле, 2010 елны 12 мең чамасы, 2011дә 16 меңнән артык булган, 2012 елда 17 меңнең аръягына чыккан әлеге түләү быел 35664 сумны тәшкил итте бит. Ягъни, 4 кварталга бүлеп исәпләгәндә, шәхси эшмәкәрләр өч ай саен «тир түгеп» эшләп тапкан газиз керемнәренең 9 меңгә якынын түләүләргә тота башларга мәҗбүр булдылар. Эшмәкәрлек диңгезендә күптән йөзеп йөрүче «бизнес акулалары» өчен бу тугыз мең гомуми керемнән кечкенә чеметем генә булса, тезләнгән хәлдән аякка әле күтәрелеп кенә килгән шәхси эшмәкәрләрне яңа үзгәреш сазлыкка кертеп батырды. Шул сәбәпле, бу ел бизнесларны күпләп ябу белән башланып китте.
2010 елдан башлап теркәлгән «ИП»лар саны болай да кимү ягына таба бара иде инде. Бу күрсәткечкә дә аңлатманы кире пропорциональлек закончалыгы китереп чыгара, ягъни түләүләр арта, димәк, эшмәкәрләр саны кими бара. Быел түләүләрнең шулай кинәттән артып китүе исә 485000 эшмәкәрне эшчәнлекләреннән баш тартырга мәҗбүр итте.
«ИП»ның кадерен белик
«ИП», башка икътисади эшчәнлек төрләре кебек үк, беренче чиратта, дәүләт өчен казнага салымнар түләп баруы ягыннан файдалы. Дәүләт, үзенең файдасына һәр кеременнән өлеш чыгарып баручы шәхси эшмәкәрлекне башыннан гына сыйпап торасы урынга, никтер аның сукмагына яңадан-яңа киртәләр әзерләп кенә тора.
Уйлап карасаң, дәүләт белән шәхси эшмәкәрлек арасындагы үзара мөнәсәбәт формасы 90 нчы елларда чәчәк аткан «группировкалар»ның эш йөртү схемасыннан ерак китмәгән. Ул вакытта эшмәкәрләр, «түбә» куйганнары өчен, оешкан җинаятьчел төркемнәргә керемнәренең өлешләрен биреп барганнар. Әлбәттә, ул чорда да салымнар салынган, әмма алар хәзерге кебек «тешли торган» булмаган. Хәзер исә җинаятьчел төркемнәр урынына дәүләт килгән кебек килеп чыга. Ул да бит ил эчендә эшчәнлек алып барырга рөхсәт биргән өчен җыя салымнарны.
Салым инспекторлары бу схемада җинаятьчел төркемнәрнең башлыклары рольләрен үти кебек. 90 нчы елларда өлеш чыгарырга теләмәгән яки аны вакытында түләмәгән эшмәкәрнең эш урынына рэкетирлар бәреп кергән кебек, хәзер дә, салымнарны түләү белән соңласа, эшмәкәргә «кунакка» шунда ук салым инспекциясе килеп төшә. Дөрес, хәзер элеккеге канлы ысуллар юк инде, барысы да законнар ярдәмендә җайга салына. Әмма законны корал була алмый дип кем әйтә әле? Рэкет заманында кулына пистолет тотып бәреп кергән җинаятьчедән эшмәкәр ничек куркып торса, хәзер дә ул култык астына федераль законнар җыентыгын кыстырып кергән салым инспекторыннан шулай ук өркеп тора. Тагын шунысы да бар: рэкетир белән «түбә куйганы» өчен түләүнең күләме, аның вакытларын кичектерү, аны продукция белән бирү мөмкинлекләре турында сүз йөртеп, килешеп булса, законга каршы барып булмый. Салымнарның һәм иҗтимагый түләүләрнең күләмен, срокларын закон ничек билгеләсә, эшмәкәр ул күрсәтмәләрне шулай тулысынча һәм вакытында үтәргә бурычлы. Хәзер түләүләрнең югары сикерүенә каршы да ул берни эшли алмый.
Салымнарны елдан-ел арттыра-арттыра, хөкүмәт вак эшмәкәрлекнең язмышы мәсьәләсендә бик нык кайгыруы турында сөйли. «ИП»ларга ярдәм итәргә, төрле ташламалар ясарга кирәклеге хакында депутатлар утырышларында, түгәрәк өстәлләр артында еш әйтелә, әмма никтер алар сүздә генә кала, ә гамәлдә шәхси эшмәкәрнең хәл-әхвәле торган саен авырлаша гына бара. Хөкүмәт алар каршына таба адым ясамый түгел анысы, кабул ителгән законнар арасында эшмәкәрләрне азмы-күпме шатландыра торганнары да бар. Әмма «ИП»ның тормышындагы тискәре үзгәрешләр белән чагыштырганда, уңайлары чак сизелерлек кенә шул. Мисал өчен, эшмәкәрләрнең тормышын җиңеләйтү өчен, быел салымнар түләү урынына патент сатып алу һәм Пенсия фондына түләүне квартал тәмамланганчы башкарсаң, салымнан азат ителү мөмкинлекләре гамәлгә кертелде. Әмма бу чаралар гына сазлыкка батып баручы шәхси эшмәкәрлекне коткарырга сәләтле түгел. Дәүләт аңа саз төбенә китәргә дә ирек бирми, әмма шул ук вакытта ул аны баткаклыктан тартып чыгарырга да җыенмый төсле.
Дәүләт ярдәменнән ташламас
Вак эшмәкәрләр өчен түләүләрне 2013 ел башыннан 35 меңгә күтәрүне хөкүмәтнең иҗтимагый блогы тәкъдим иткән иде. «Деловая Россия» белән «Опора России» эшмәкәрләр берләшмәләре ул чараның кызганыч нәтиҗәләргә китерәчәген кисәтүләренә һәм аның ярты миллионлап шәхси эшмәкәрне эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр итәчәген фаразлауларына карамастан, 2012 елда әлеге тәкъдимне хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев хуплап чыкты. Хәзер фаразларның юш килүен күргәч, Медведев та хатасын таныды һәм икенче ел башына «ИП»ларның ирекләрен арттыра торган яңа закон проекты әзерләргә әмер бирде.
Шәхси эшмәкәргә ярдәм кулы сузу ысуллары тәкъдимнәренең күпме һәм нинди булулары билгесез, Медведевның да, күпчелек министрлыкларның күңелләренә хуш килгәне Бөтенроссия халык фронтының идеясе булып чыккан. Инде 40 меңнән артык эшмәкәрнең имзаларын җыюга ирешкән бу проект бизнесларын беренче тапкыр теркәгән эшмәкәрләрне ике елга салымнардан азат итүне алга сөрә. Нәтиҗәдә, киләсе ел башыннан «ИП»лар өчен «ике еллык салым яллары» закон проекты кабул ителер һәм гамәлгә кертелер, дигән зур ышаныч бар.
Әмма «ләкин»нәр дә бар. Бу сөенечле хәбәрне беренче тапкыр ишетүгә, икътисадка һәм эшмәкәрлеккә аз гына булса да катнашы булган һәркем, идея чынга ашырыла калса, барысы да шома гына үтмәячәге һәм аның күпсанлы бәхәсләр тудырачагы турында уйлап куйгандыр. Ник дигәндә, закон яңа «ИП» ачучыларны әлеге мохиттә күптән кайнашучыларга караганда өстенлерәк итеп куя килеп чыга бит. Моңа кадәр, аеруча да быел гына теркәлергә өлгергән шәхси эшмәкәрләрне аңлап була, чөнки алар квартал саен эшләп тапкан акчаларының өлешен намуслы рәвештә дәүләт казнасына күчереп барган, ә кемнәргәдер «бушлай сыр» тәтеячәк. Тиздән көн кадагына эленәчәк яңа закон турында сөйләшүләр әлеге хәлдән чыгу юлын эзләп тапмаса, низаг кубасын көт тә тор.
Яңа законның җитешсезлекләре бу гына түгел. Хәзер аны әзерләүчеләр шәхси эшмәкәрләрнең аны намуссыз рәвештә үз файдаларына куллана башлаячакларына да борчыла. Ягъни, аларның фикеренчә, эшмәкәрләр «ИП»ларын хисаптан төшереп, ел башыннан башка кеше исеменнән яңаларын ачып куярга һәм тыныч кына шул ук эшчәнлекләрен дәвам итәргә мөмкиннәр. Алар бик дөрес чаң суга, бу ситуация ихтимал гына түгел, ул һичшиксез булачак. Артык тапкырлар әлеге яңалык колакларына керүгә, әллә ни керем китермәгән «ИП»ларын ябып, хәзер үк законның кабул ителәчәген көтәргә утырганнардыр инде. Шуңа күрә, хөкүмәт чиновниклары, бүген беркемне дә үпкәләтмәс һәм алдакчылыкка юл куймас өчен, «ярыклар» калдырмаслык һәм бөтен яктан килгән камил закон проекты әзерләү белән мәшгуль.
«Ике еллык салым яллары» законы гамәлгә кертелсә, дәүләт шәхси эшмәкәрләргә авыр чакларда башка шундый ысуллар белән ярдәм кулы сузып торса, бәлки, ниһаять, «ИП» баткаклыктан чыгар иде. Вак эшмәкәрлекне бүген салымнар түгел, башка төр түләүләрнең «үрле-кырлы сикерүе» харап итә, ди белгечләр. Әгәр дә дәүләт файдасына түләнә торган чыгымнарның күләме шулай кинәттән артып китсә, эре һәм урта эшмәкәрлек аны банктан кредит алып каплый ала, ә вак эшмәкәр барысына да әйләнештәге акчаны тотарга мәҗбүр. Нәтиҗәдә, аның эшчәнлеге чыгымнарны каплый алмый башлый һәм ул эшен туктатырга мәҗбүр була. Дәүләт, «ИП»ларның бүгенге хөрти хәлен аңлап, аларны ярдәмсез калдырмаган очракта гына, вак эшмәкәрлекнең кояшы киләчәктә янә аяз күктә балкый алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading