16+

Ялган акциз маркасы ясаучыны ялган акча ясаучыга тиңлиләр

Россиядә ялган акциз маркасы ясаучыларга җәзаны катгыйландыруга кагылышлы канун проектының Дәүләт Думасы каравына юллануы мәгълүм булды. Документның авторы, депутат Виктор Звагельский аларны ялган акча ясаучыларга тиңләргә чакыра. Проект халык ышанычлыларында хуплау таба калганда, әлеге төр мошенникларга 8 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Бу җәзага 1 млн сумга...

Гамәлдәге законнар нигезендә, әлеге төр җинаять кылучыларга 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф, 3 елдан 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Әмма Виктор Звагельский искәртүенчә, чынбарлыкта гаеплеләр тиешле җәзасын алмый. Штраф түләп котыла да кабат элекке кәсебенә керешә.
Белгәнебезчә, бөтен дөньяда акциз маркалары ялган алкоголь һәм тәмәке продукциясе әйләнешенә каршы көрәш формасы буларак файдаланыла. Закон проекты авторы Звагельский ялган маркалар тагылган сыйфатсыз эчемлекләр кеше сәламәтлегенә дә, ил икътисадына да зур зыян сала, дип чаң суга. Шуңа күрә ул РФ Җинаять кодексының кайбер маддәләренә төзәтмә һәм өстәмәләр кертергә тәкъдим итә.
Намуслы җитештерүчеләр һәм легаль базарны тәэмин итүчеләр ялган продукция ясаучы һәм сатучыларга җәзаны катгыйландыру кирәклеген инде күптәннән күтәреп килә. «Закон кабул ителсә, ул контрафакт продукция белән көрәштә үтемле чара булыр иде», - дип фикер йөртә алар. Законның, кабул ителгәндә дә, кәгазьдә генә калачагына ышанучылар да бар. Әлеге фикер тарафдарлары башта ялган продукцияне тикшерү механизмнарын камилләштерү кирәклеген искәртә. «Җәза гына катгыйлана булып чыга, ә ялган продукцияне бер үк кешеләр шул ук җиһазлар белән тикшерүен дәвам итәчәк. Бүгенгедән чыгып караганда, моны ни дәрәҗәдә нәтиҗәле башкарулары шик уята», - ди алар.
Бездә законнарның камил булмавын аларның үтәлмәве компенсацияли, дигән иде бер җәмәгать эшлеклесе. Бу очракта да хәтта гади кулланучы күзлегеннән караганда да әле бик күп кытыршылыклар булуы сизелә. Бәлки ул бераз куркытып алу чарасы буларак уйланадыр? Бу хәбәр мошенникларны да, алкоголь һәм тәмәке продукциясе белән сәүдә итүче нокталарны да сагаерга мәҗбүр итми калмагандыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading