16+

Йомырка бәясе апрельгә кадәр үсәргә мөмкин

Төрле реформалар аша узып чыныгу үткән россиялеләрне куллану базарында теге яки бу товарларга бәяләр күтәрелү белән әллә ни гаҗәпләндереп булмый. Бәяләр күтәреләчәк, дигән хәбәр таралу белән, ярмадыр, токмачтыр, шырпыдыр, ондыр, тоздыр ише товарларны күпләп запаска алып кую инде каныбызга сеңгән. Яшелчә, җиләк-җимеш кебек бәяләре сезонга карап үзгәргән продукция белән дә...

Йомырка бәясе апрельгә кадәр үсәргә мөмкин

Төрле реформалар аша узып чыныгу үткән россиялеләрне куллану базарында теге яки бу товарларга бәяләр күтәрелү белән әллә ни гаҗәпләндереп булмый. Бәяләр күтәреләчәк, дигән хәбәр таралу белән, ярмадыр, токмачтыр, шырпыдыр, ондыр, тоздыр ише товарларны күпләп запаска алып кую инде каныбызга сеңгән. Яшелчә, җиләк-җимеш кебек бәяләре сезонга карап үзгәргән продукция белән дә...

Тик менә куллану кәрзинебездә төп урын алып торган продуктларның берсе - тавык йомыркасының соңгы берничә айда кыйммәтләнә баруы безнең мантыйк өчен аңлауга кыен бирелә. Моңа кадәр йомырка Пасха араларында гына кыйммәтләнә иде.
Йомырка бәясенең зур тизлекләр белән өскә күтәрелүе илнең төрле өлкәләрендә җәнҗаллар чыгуга да китерде, күзәтү органнары да чаралар күреләчәген ышандырды, тик бәяләр үсеше дәвам итә. Статистика буенча федераль хезмәтнең (Росстат) рәсми мәгълүматларына караганда, йомырка бәяләренең зур үсеше октябрьгә туры килә. Узган айда әлеге диетик продуктның бәясе 18,2 процентка арткан. Татарстан да бәяләр үсешеннән чыгарылма түгел. Татарстанстатның атналык бәяләр мониторингы моны яхшы раслый. Ноябрь башыннан ай уртасына кадәр республиканың сәүдә нокталарында йомырка бәясе якынча 4,5 процентка күтәрелгән. Ноябрь башында аның дистәсе кулланучыга уртача 51 сум 61 тиеннән тәкъдим ителсә, ноябрь уртасында аның уртача бәясе 53 сум 91 тиен булды. Сүз уртача бәя турында гына бара әле. Йомырканың сортына карап бәясенең никадәр аерылуын барыбыз да белә.
Бу вазгыятьнең тууына кем гаепле? Сорау әлегә ачык килеш кала. Сәүдә нокталары йомырка бәяләре күтәрелүне җитештерүчеләргә сылтый. Алар йомырка җитештерүчеләрнең быел сентябрь аенда әлеге продуктны сатып җибәрү бәясен 50-60 процентка күтәрүен, нәтиҗәдә, аның сәүдә нокталарында бәяләре күтәрелүе турында искәртә. Тәэмин итүчеләр сәүдә челтәрләренә бәяләрнең үзгәреше хакында атна саен җиткереп тора. Җитештерүчеләр, йомырка бәяләре үсешенә ашлык һәм катнаш азык бәяләренең күтәрелүе йогынты ясады, дип аңлата. Газга, электр энергиясенә, коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту да үз төзәтмәләрен кертте, дип тә өсти. Янәсе, кошчылык фабрикалары болай да рентабельлек чигендә генә яши, чыгымнар арту аларны тагын да кыенрак хәлдә калдыра.
Кошчылык фабрикалары белгечләре аңлатуынча, йомырканың үзкыйммәтендә ашлыкның өлеше чама белән 60-70 процент тәшкил итә. 2010 ел йомгаклары буенча, рентабельлек, ягъни икътисади нәтиҗәлелек күрсәткече 13,8 процент тәшкил итсә, 2012 елда ул 14,7 процент булган. 2013 ел ахырына исә 2,5 процентка калырга мөмкин. Икътисади нәтиҗәлелеге минуска төшкән предприятиеләр дә бар. Белгечләр 2014 елның апреленә кадәр ваклап сатуда йомырка бәяләренең тагын 10-15 процентка үсешен фаразлый.
Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров та йомырка бәяләре үсешенең төп сәбәпләренең берсен катнаш азыкның кыйммәтләнүе белән бәйли. Шул ук вакытта ул, бигрәк тә зур бәяләр үсеше күзәтелгән төбәкләрдә Монополиягә каршы федераль хезмәткә тикшерү өчен җирлек бар, дип саный. Ягъни бу җитештерүчеләрнең монополиягә каршы законнарны бозып, сүз берләшеп, бәяләрне махсус күтәрүе түгелме? «Катнаш азык кыйммәтләнү йомырка бәясен дистәләрчә процентка күтәрүне аклый алмый. Шуңа күрә аерым төбәкләрне тикшерергә булдык», - дип аңлата ул.
Билгеле булганча, күптән түгел РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте тавык йомыркасы бәяләренең зур тизлектә үсеше сәбәпләрен тикшерү буенча эш башлануын хәбәр итте. Әлеге хезмәт вәкилләре бәяләрнең кулланучыга килеп җиткәнче кайсы этапта үсешен ачыклауны максат итеп куя: күпләп сатып алу челтәрендәме йә булмаса ваклап сату челтәрендәме? Федераль хезмәт вәкилләре тикшерүнең күпмегә кадәр дәвам итәчәген әлегә төгәл әйтә алмый. Бары беренче нәтиҗәләрнең бер айдан соң игълан ителәчәге мәгълүм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading