Шәһри Казан

ЮЛДА ҺӘМ ЮЛДАН ЧИТТӘ

Юлда гомер тизрәк үтә, диләр берәүләр. Икенчеләр исә, озын юл күңелдәге уйларны тәртипкә китереп, хатирәләргә бирелү өчен менә дигән мөмкинлек, дип исәпли. Ә кемнәр өчендер юл, гомумән, көндәлек эш урыны. Бүген без соңгылары турында сөйләшербез. Моның сәбәбе дә бар, чөнки алдагы якшәмбедә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр.

- Автомобиль юллары - илнең транспорт системасында иң мөһим звено, аннан башка бер генә тармак та үзенең эшчәнлеген алып бара алмый, - ди Идел-Нократ федераль автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин. - Илнең һәм республиканың экономик, икътисади һәм социаль үсеше турыдан-туры юллар тармагының үсешенә, аның техник дәрәҗәсенә бәйле. 2012 елда безнең идарәгә федераль казнадан 10 млрд тан артыграк акча бүленеп бирелгән булса, шуның 6 миллиарды Татарстан өчен тотыла. (Идарә карамагында, Татарстаннан тыш, янәдән дүрт төбәк бар: Коми, Мари Эл, Удмуртия Республикасы һәм Киров өлкәсе. - З.Х.) Агымдагы елда 49 километр юлны беренче категориягә күчерү, 13 километр юлга капиталь, 208 км юлга агымдагы ремонт ясау бурычлары куелган иде. Без инде аларны үтәп бетереп киләбез. Нократ елгасы аркылы салына торган күпернең икенче чиратын төзү эшләре дә дәвам итә. Биш километр озынлыктагы юл электр линиясе сузып яктыртылды. Юл билгеләрен яңарту кебек эшләр даими алып барыла. Юлларда башкарылган барлык эшләрнең дә төп максаты - аларны куркынычсыз, хәрәкәтне уңайлы итү. Болар - автомобиль юлларының функциясен билгели торган төп күрсәткечләр.
Без күбрәк юлларны яңартып, заман таләпләренә туры килерлек итеп төзү турында сөйләшәбез, ләкин юлларның яхшы, төзек булуы гына бөтен мәсьәләләрне хәл итми икән шул.
Яхшы юллар һәлакәткә илтә?
Юлда булган хәвефләр, һәлакәтләр турында ишеткәч, бер мизгелгә җан өшеп, йөрәкне курку биләп ала, шулай да без янәдән юлга кузгалабыз. Ни гаҗәп, юллар яхшырак булган саен, һәлакәтләр саны арта, ди экспертлар. «Федераль юлларда булган ун авариянең икесендә генә теге яки бу дәрәҗәдә юл сәбәпче була», - диделәр миңа идарәдә. Мәсәлән, бозлавык яки юеш асфальт, ә калганында руль артында утыручылар гаепле. Аларның кагыйдәләрне үтәмәве, тизлекне арттырулары һәлакәтләргә китерә. Бу мәсьәләдә халык үзе нәрсә тәкъдим итә соң? «Росавтодор» әлеге уңайдан интернет-сораштыру алып бара. Нәтиҗәләргә күз салыйк: халыкның ике проценты трассалардагы тизлекне киметү яклы, унөч проценты, штраф күләмен арттырырга кирәк, дип исәпли, 32 процент юл читендә куелган камераларга басым ясауны кулай күрсә, 42 процент, машина йөртергә рөхсәт таныклыгы биргәндә, таләпләрне катгыйрак куярга кирәк, дип тәкъдим итә.
«Автомобиль юлларының сыйфатын яхшырту өчен, бик күп эшләр башкарыла, ләкин юлдагы куркынычсызлыкның уңай якка үзгәрүенә юл хезмәте оешмаларының көче белән генә ирешеп булмый. Юлда йөрүчеләрнең кагыйдәләрне үтәүләре, бер-берсен хөрмәт итүләре дә мөһим», - ди бу уңайдан Мөхәммәт Гатиятуллин.
Җәяүлеләр
Федераль трасса буенда урнашкан авылларда һәм бистәләрдә яшәүчеләргә зур тизлек белән йөрүче машиналар ташкыны куркыныч тудыра. Идел-Нократ федераль автомобиль юллары идарәсенең җәяүлеләрнең иминлеген кайгыртып башкарган күләмле эшләренең нәтиҗәләре куанычлы: соңгы вакытта җәяүлеләр катнашында булган һәлакәтләрең саны - биш, үлүчеләр саны егерме процентка кимегән. Һәр сан артында кеше гомере торганлыгын истә тотсак, бу саннарның кыйммәтен аңлау кыен булмас.
Уңайлы, файдалы булган һәр яңалыкны тормышка ашырырга тырышалар идарәдә. Әле күптән түгел генә кояштан һәм көн яктысыннан энергия алып эшли торган яктырткычларны федераль юл буендагы тукталышларга, җәяүлеләр юл аркылы чыга торган урыннарга урнаштырганнар. Мондый фонарьлар өчен махсус электр линиясе сузарга да кирәкми, чыгымнар да азрак тотыла.
Җәяүлеләр өчен зебраларны моңарчы без ак төстә генә күрергә гадәтләнгән булсак, шоферларның игътибарын җәлеп итү өчен, хәзер зур юлларда сары төсләр дә кулланыла башлаган.
Юл аркылы чыгу өчен махсус күперләр төзүгә зур игътибар бирелә, соңгысы озакламый Казан -Оренбург юлында төзелеп бетеп куллануга тапшырылачак. Кыскасы, автомобиль юллары идарәсенә җәяүлеләр дә үз кеше.
Юлдан тайпылсак...
Юлда йөрүнең үз кагыйдәләре булган кебек, юл читендә яшәүнең дә үз кануннары бар. Кафелар, кунакханәләр, ягулык салу станцияләре, пәрәмәч сатучылар, чәй эчертүчеләр... Саный китсәң, алар шактыйга җыела һәм бу төркемне юлдан читтәгеләр дип әйтү дә бик дөрес булмас. Аларның да федераль трассага урнашканнарын Идел-Нократ федераль автомобиль юллары идарәсе күзәтчелек итә. Идарә куйган таләпләрнең иң мөһиме - юл кырыенда урнашкан бу биналар автотранспорт хәрәкәтенә куркыныч тудырмаска тиешләр. Тиешсез урынга куелган гап-гади реклама щиты да һәлакәткә сәбәпче булырга мөмкин. Аны кире алдыру шактый зур мәшәкатьләр тудыра, күп вакыт сорый. Идел-Нократ федераль автомобиль юллар идарәсе карамагындагы 2191 км озынлыгындагы юлда 424 юл сервисы күрсәтү объекты урнашкан, шуның 334е - Татарстан җирлегендә. Озын-озак юлда баручылар өчен аларның булуы кирәк. Кыш көннәрендә зур йөк машиналары Казанга кичке уннан иртәнге алтыга хәтле генә кертеләләр, бу очракта да шәһәр читендә урнашкан тукталышлар ярдәмгә килә.
Россия Транспорт министрлыгы фаразлары буенча, 2015 елда шәхси транспорт белән сәяхәт итүчеләрнең саны 5 миллионга җитәчәк. Юлда йөрүчеләрнең куркынычсызлыгын һәм уңайлыгын кайгырту белән беррәттән, юл сервисы объектлары да югарырак дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш. Бу очракта, кискен генә үзгәрешләр ясарга ярамый, диделәр идарәдә. Һәрбер эшмәкәр кафесын яисә кунакханәсен үз мөмкинлегеннән чыгып кына заманча итеп үзгәртеп кора ала. Кискен рәвештә нәрсәдер таләп итү кайберәүләрнең бизнесына балта чабарга мөмкин.
Чүп кенә, ә мәшәкате зур
Дәүләт Думасында юл кырыена чүп ташлаучыларга карата чара күрү турында сүз алып баралар. Яңа канун яклау тапса, андыйлар штрафка тартылачак. Ә менә ул чүп ташлаучыны ничек күреп каласы - монысы үзе бер катлаулы мәсьәлә. Чит илләрдәге кебек, халык ярдәм итәргә тиеш, дигән фикер алга сөрелә. Димәк, үзебезнең алда барган машинаның тәрәзәсеннән чүп атканнарын күрсәк, тиешле урыннарга хәбәр итәргә тиеш булабыз. Ай-һай... Бүген исә авыл һәм бистә тирәсендәге юлларны мәктәп укучылары, бюджет хезмәткәрләре җыештыра. Зур трасса буйларын җаваплы оешмалар карый. Мин булган Идел-Нократ федераль автомобиль юллары идарәсе дә язгы чорда бер айга 600 тоннага кадәр чүп җыештырып түккән. Бер чорда телевидениедән реклама ролигы күрсәтелде, анда кешеләрнең әдәпсезлегеннән хәтта юл да «кызара». Кем белә, гел шулай тукый торсаң, файдасы тияр бәлки. Юл буеннан үзләре чүп җыйган балаларда өмет юк түгел, киләчәктә алар руль артына утырасы. Кыскасы, хәерлегә юрыйк.

Авыл юллары
- 2012 елда 62 авылга асфальт юл түшәү бурычы куелды. Шуның 33е федераль бюджеттан алынган субсидияләр хисабына башкарыла. Федераль бюджеттан бирелгән акчалар юлны авыл читенә хәтле төзүне генә күздә тота. Татарстан җитәкчелеге бу уңайдан яңа карар кабул итте һәм аның нигезендә, яңа юллар үзәк урамга урнашкан социаль биналарга хәтле сузыла.
- Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы 51дән алып 125кә хәтле кеше яши торган авылларның исемлеген булдырды. Исемлектә 214 авыл. 2015 елга хәтле бу авыллар да зур юл белән тоташтырылачак. Моның өчен барлыгы 505,9 километр озынлыгындагы юл төзергә кирәк булачак. Бу проект 4806,0 млн сумга төшә.
- 2011 елның июнендә республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы авылларны юллы итү проектын өйрәнү һәм аны тормышка ашыру буенча Бөтенроссия күләмендә семинар уздырды. Анда министрлык «Татарстанда авыл юлларын проектлаштыру» буенча яңа стандарт тәкъдим итте һәм ул РФ министрлыгы һәм форумда катнашучылар белән берлектә яклау тапты.
- «2011 елга һәм 2012-2013 план аралыгында федераль бюджет турында» дигән федераль закон нигезендә, Татарстан 111 авылны асфальт түшәлгән автомобиль юллары белән тоташтыру тәкъдимен кертте. Маршрутларның гомуми озынлыгы 252 км., финанслау күләме 4,1 млрд сум. Шуның 2,5 млрды - Федераль казнадан, 1,6 млрды исә Татарстан бюджетыннан бирелергә тиеш.

Материал республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге белән берлектә әзерләнде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: