16+

Алимент түләүдән махсус хәрби операциядә катнашу да азат итми

Кайберәүләр: «Бала үскәч, алимент түләмәсәң дә була», – дип улына, кызына 18 яшь тулганны көтә.

Алимент түләүдән махсус хәрби операциядә катнашу да азат итми

Кайберәүләр: «Бала үскәч, алимент түләмәсәң дә була», – дип улына, кызына 18 яшь тулганны көтә.

Алимент түләмәүчеләргә кагылышлы проблемага суд приставлары гына түгел, Татарстан хөкүмәте дә зур игътибар бирә. Үз балаларына бурычлылар белән көрәшнең иң үтемле ысуллары турында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкару эшен (исполнительное производство) оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин  белән сөйләштек.

Алиментны ничек түләттерергә?

– Алимент түләтүдә нинди органнар белән хезмәттәшлек итәсез?
–  Алимент акчаларын кайтару – суд приставларының мөһим бурычы. Бу эш прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ идарәсе, кеше, бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллек, башка оешмалар белән берлектә алып барыла. Әлеге мәсьәләне Татарстан Рәисе дә үз контроленә алды.  Шулай ук алимент түләмәүчеләрнең машиналары исәпкә куелган. Юл иминлеге инспекторлары кизү вакытында шик¬ле машина күрсәләр, безгә хәбәр итәләр, автомобильне туктатып, алимент түләмәүчене ачыклыйлар. Шул рәвешле балаларына бурычлы кешеләр белән көрәштә канун тарафыннан рөхсәт ителгән барлык алымнар да кулланыла. Ел саен республикада «Балаң барлыгын исеңә төшер – алимент түлә» дигән акция үткәрелә. Төп максат – алимент түләмәү өчен җаваплылык каралганны аңлату, түләнмәгән алиментларны кайтарырга өндәү. Әлеге акция алимент түләмәүчеләр санын аз булса да киметер дип уйлыйбыз. 

2004 ел башыннан алимент түләү буенча 19400 башкарма эш исәпләнә. 

– Аларның саны артамы әллә кимиме?
– Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2024 елда башкару эшләренең саны кими.

– Алимент түләмәүченең гомуми портретын билгеләсәк? 
– Кагыйдә буларак, 30-42 яшьләрдәге ир-атлар. Аларның яртысының диярлек керемнәре рәсми рәвештә теркәлмәгән. Кайберләре әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән, тәртипсез тормыш алып баручылар.
Суд приставлары алимент түләмәүчеләр белән канун тарафыннан рөхсәт ителгән бар алымнарны да файдалана. Бурыч 10 мең сумнан арткан очракта, ил чиген чыгу тыела. Шулай ук транспорт чаралары белән идарә итүне тыярга да мөмкиннәр. Алимент акчаларын хезмәт хакларыннан, пенсиядән дә тотып калалар.

– Алимент буенча бурычны исәпләү нинди тәртиптә башкарыла? Вакытында түләнмәгән бурыч өчен дәгъвачы процентлар таләп итә аламы?
– Алиментлар буенча исәпләү суд нигезендә йә нотариаль килешү буенча күрсәтелгән алимент күләменнән чыгып исәпләнә. Бурыч күләме бурычлының хезмәт хакына бәйле. Әгәр дә бурычлы эшләми, эшсезлек буенча мәшгульлек үзәгендә исәптә тормый, ягъни рәсми кереме юк икән, ул очракта бурыч Россиядәге уртача хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә. Алимент күләме – бер балага хезмәт хакының дүрттән бер, ике балага – өчтән бер, өч һәм аннан күбрәк балага яртысын тәшкил итә. Эшләмәүчеләр өчен алимент түләүләре Россиядәге уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә, андый очракта кешеләрнең бурычлары күбрәк җыела, чөнки Россия буенча уртача хезмәт хакы Татарстандагыга караганда зуррак. Алиментлар күләме түләү турында килешү белән бурычлы кешенең хезмәт хакы яисә башка кереме күләменнән чыгып билгеләнә. Алимент күләмен үзгәртү өчен, түләттерүче як судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Гаиләнең матди хәлен игътибарга алып, суд аны йә арттыра, йә киметә ала.
Башкарма производство буенча акча тотып калу күләменең дә үз чиге бар: барлык чыгымнарны да исәпкә алып, аның күләме 70 проценттан артмаска тиеш. Узган еллар өчен алимент өч ел кысаларында алынырга мөмкин. Вакытында түләнмәгән алиментка килгәндә, бурычлы кеше һәр көн өчен түләнмәгән алимент күләменең уннан бер процентын түләргә тиеш. Аны алу өчен судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бурычлының гаилә һәм матди ягын исәпкә алган хәлдә, суд тарафыннан аның күләме киметелергә дә мөмкин.

– Әйтик, балага хәзер 10 яшь, ә әти-әнисе аңа 3 яшь булганда аерылышкан, ди. Узган еллар өчен алимент таләп итеп буламы? Әти кешенең алимент түләүдән баш тартуын ничек исбатларга?
– Алимент түләүләре судка мөрәҗәгать иткәннән соң билгеләнә. Алимент судка мөрәҗәгать иткән вакыттан билгеләнә. Әгәр суд моңарчы да каршы тарафтан акча алу өчен чаралар күрелүен, тик алимент түләргә тиешле затның моннан баш тартып, читләшеп йөрүен ачыклый алса, мөрәҗәгать иткәннән алдагы өч ел өчен дә алимент түләттерергә мөмкин. 

– Суд приставлары хезмәтенә ничек мөрәҗәгать итәргә? Нинди документлар җыярга кирәк? 
– Башкарма эшне кузгату турындагы гариза белән бергә бурычлы кешенең яшәү урынындагы суд приставлары бүлегенә тапшырыла. Дәгъвачы анда бурычлының эш урыны, милке яки яшәү урынын алыштыруы турында да хәбәр итәргә мөмкин. 

– Суд приставлары алимент түләмәүчегә эш эзләүдә ярдәм итә аламы? 
–  Бурычлы беркайда да эшләмәсә, суд приставы-башкаручы әлеге затка алга таба эшкә урнашу сыйфатында исәпкә басу өчен мәшгульлек үзәгенә юллама бирә.
Конституциядә гражданның хезмәткә хокукы беркетелгән һәм мондый юнәлеш мәҗбүри үтәү чарасы була алмый. Бурычлы шәхсән үзе мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә.

– Алимент түләмәү өчен нинди җаваплылык каралган? 
– Бу, беренче чиратта, бурычлы кешеләрнең хезмәт хакыннан һәм банкта булган акчаларыннан тотып калу; бурычлы кешеләрнең шәхси милкенә арест салу; күчемле һәм күчемсез милекне теркәүне тыю; транспорт белән идарә итү хокукын һәм Россия чигеннән чыгу хокукын чикләү; административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту.
Кеше каядыр барырга җыенса, алдан, бер атнадан да ким булмаган вакыт эчендә, суд приставлары идарәсенең рәсми сайтында яки хезмәтнең мобиль кушымтасында бурычлары булу яки булмавын тикшерергә киңәш итәбез. Бурычы барлыгы турында кайчак чит илгә чыкканда гына беленә, шуңа алдан кайгыртсагыз яхшырак. 
Һәр җомга саен алимент түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн кабул итү үткәрелә. Баш идарә җитәкчелеге гражданнарга консультация бирә. Онлайн кабул итүнең үзенчәлеге шунда ки, баш идарәдә гариза бирүчеләрнең мәсьәләләрен хәл итүне кабул итүгә гариза биргәннән соң башлыйлар. Баш идарә аппараты хезмәткәрләре гариза бирүчеләрнең башкарма эшләрен өйрәнә, ә инде кабул итүдә үк детальләр төгәлләнә, гариза бирүчеләргә кабул ителгән чаралар турында хәбәр итәләр.

– Кайберәүләр: «Бала үскәч, алимент түләмәсәң дә була», – дип улына, кызына 18 яшь тулганны көтә. 
– Канун нигезендә, түләнмәгән алиментларны бала 18 яшь тулганнан соң да сорарга хокуклы.  18 яшь тулгач, алимент суммасы артудан туктый. Тик җыелган бурыч беркая да югалмый. Дөрес, балигъ булган бала үзе алименттан баш тарта ала.

– Әгәр дә кеше, әйтик, сәламәтлеге чикле булу аркасында, алиментын түли алмый икән, аңа берәр ташлама каралганмы?
– Алимент түләмәү өчен җитди сәбәп булырга тиеш. Әйтик, авыру яки эшкә яраксыз булу; хезмәт хакы түләнми торган, банк сумманы тоткарлап яки хаталы итеп күчергән очраклар; армиягә чакырылу. Алимент күләмен судка шикаять биреп дәгъваларга була. Әгәр кеше алиментка мохтаҗ кеше белән яшәсә дә, ул үзенең алиментын түләүдән азат ителми. Кеше ирегеннән мәхрүм ителгән булса да, аны алимент түләүдән азат итмиләр. Бу очракта суд алиментчыны түләнә торган эшкә җәлеп итүләрен, ул эштән сәбәпсез баш тартмадымы икәнлеген тикшерә.
Алимент түләргә тиешле затның балаларына яки ярдәмгә мохтаҗ әти-әнисенә акчаны махсус рәвештә кимрәк түләве ачыкланган очракта, аны административ җаваплылыкка тарталар.

 Кызганыч, хатын-кызлар арасында да «күке» әниләр очрый. Аларның саны 2 меңгә якын. Шундый “әниләр” арасында 30-42 яшьлекләр өстенлек итә. Алимент түләмәүчеләр арасында хәтта 66 яшеннән узганнар да бар. 
Ун мең сумнан артык алимент бурычы булса, чил илгә чыгармыйлар.

СОРАУ-ҖАВАП: 
– Ирем белән аерылышканда, кызыма 2 яшь кенә иде. Ә хәзер аңа 18. Элекке иремнең алимент буенча бурычы да шактый җыелды. Ничәмә тапкыр суд приставларына мөрәҗәгать иткәнем булды. Ләкин аны таба алмадылар. Танышларым аша белештем, әллә махсус, әллә чынлап та, элекке ирем Мәскәү якларына китеп вахта ысулы белән эшләгән. Рәсми түгел. Кызымны берүзем аякка бастырдым, күптән түгел иремнең үлеме турында хәбәр иттеләр. Юристым милек мәсъәләсен хәл итте. Элекке иремнең фатиры калган булган, аны кызым һәм аның сеңлесенә бүлделәр. Ә менә җыелган бурычны түләттереп булырмы икән?
Алсу, Казаннан. 
– Алиментчы вафат булса да, әти тиешле кешенең мирасына хуҗа табылса, бала алимент акчасыннан мәхрүм калмаячак. Бу очракта суд приставлары нотариуска запрос җибәрә. Варислыкка бер кеше дә кермәсә, суд башкарма эшне туктата. Мирас берәр кешегә калдырылган очракта, вариска милек белән бергә бурычлар да күчә, дигән сүз. 
Җыелган әҗәтләр күп булса, машинага арест салына. Шулай ук ул көнкүреш техникасына да салынырга мөмкин. Ләкин көндәлек кирәк-яракларга арест салынмый. Мирасны кабул иткән кешенең милек белән хушлашасы килмәячәк, әлбәттә. Аңа ун көн вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә җыелган әҗәтне каплый алмаса, милек сатуга куела. 
– Ирем белән язылышмыйча гына яшәдек. Дүрт яшьлек улыбыз бар. Балага бер яшь булганда, юлларыбыз аерылды. Улыбызга үз исемен бирсә дә, баланың туу турындагы таныклыгында әти турындагы мәгьлүмат турысында сызык тора. Мин иремне алиментка бирә аламмы? 
Рузиля, Казаннан. 
– Туу турындагы таныклыкта баланың әтисе бар дип күрсәтелгән икән, алиментка бирүдә проблема килеп тумаячак. Ә менә таныклыкта әтисе язылмаган икән, хәл катлаулана. Мондый очракта, юридик термин белән әйткәндә, «установление отцовства» процессын үтәргә кирәк булачак, ягъни балаларның әтиләрен законлы рәвештә билгеләргә туры киләчәк. Аннары алимент түләүне суд аша хәл итәргә мөмкин.
– Балага гына түгел, әни кеше үзе өчен дә алиментка бирә ала икән, дип ишеткән идем. Бу дөресме?
Исемем редакция өчен генә.
– Әгәр дә әни бала ялында икән, балага өч яшь тулганчы үзе өчен дә ирен алиментка бирә ала. Эшләргә вакытлыча мөмкинлеге булмау аркасында, ул декретта чакта алиментка мохтаҗ. Дөрес, бу акча бары суд карары нигезендә генә билгеләнә.

///Җинаять эше татулаштырган
Питрәч районында яшәүче бер ир суд карары нигезендә, балигъ булмаган кызын тәрбияләү өчен ай саен барлык төр хезмәт хакының (кеременең) 1 ⁄ 4 өлеше күләмендә акча түләргә тиеш була. Шуңа да карамастан, гаепләнүче алимент түләүдән кача, баласына матди ярдәм күрсәтми. Соңрак аны хокук сакчылары административ җаваплылыкка тарталар. Ш. исемле гражданин мәҗбүри эшләрдә дә эшли, әмма бурычын түләүдән тайчана. Ахыр чиктә, суд приставы - башкаручы ваемсыз атага җинаять эше ачылуы турында хәбәр итә.  Бурычлы кеше суд утырышы алдыннан ук банк бүлекчәсенә юнәлә, анда алимент буенча 381 мең сум күләмендә җыелган бурычын түли.  Судта исә элекке хатыны белән сөйләшә. Соңрак, дәгьвачы хатын хөкемдарга ире белән татулашуы турында хәбәр итә. Судья җинаять эшен туктата, ә пристав, дәгьва белдерүченең гаризасы нигезендә, башкарма производствоны яба.

/// Хатын – кызлар да түли
Нурлатта бер хатын 300 мең сум күләмендә алимент түләмәү сәбәпле җәзага тартылган. Суд гаепләнүчегә 10 ай төзәтү эшләре билгеләгән, дип хәбәр итә өлкән прокурор ярдәмчесе Руслан Галиев. Әлеге хатын-кыз балигъ булмаган баласына берничә тапкыр алиментын түләмәгән өчен хөкем ителгән. Ачыкланганча, әлеге ханым үз балаларына 300 мең сум күләмендә алимент түләмичә йөргән.
Суд гаепләнүчегә 10 ай төзәтү эшләре һәм хезмәт хакының сигез процентын тотып калу җәзасын билгеләгән.

/// МХОда катнашу да азат итми
Аксубай районында яшәүче ир 605 мең сум күләмендә алимент бурычы туплаган. Соңрак ул махсус хәрби операция зонасына киткән.
Чираттагы ялга кайткач, әлеге хәрби Аксубай районы суд приставларына килә һәм җыелган бөтен бурычын түли.

ӨЗЕМТӘ: 
  Алимент түләү буенча бурычлары булган мобилизацияләнүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга килгәндә канунда искәрмә каралган. Мондый түләүләргә башкару эшен туктату кагылмый.  Шуңа күрә махсус хәрби операциядә катнашучылар (мобилизацияләнгәннәр дә, үзиреклекләр дә) алимент түләргә бурычлы. 
    Әгәр  алиментлар буенча башкару эше моңа кадәр ир-атның эшләгән урынында булса һәм акчаларны бухгалтер күчерсә, хәзер алиментчының җитәкчесе суд приставы-башкаручыга ирнең керем чыганагының үзгәрүе турында хәбәр итәргә тиеш. Суд приставы башкару эшен,  алимент тотып калыр өчен, Оборона министрлыгының исәпләү үзәгенә җибәрергә тиеш. Алимент буенча бурычлы ир моңарчы эшләмәгән, ә башкару эше суд приставында булса, хокук сакчысы бурычлыны эзли һәм ир-атның хезмәт итү урыны турында мәгълүмат пәйда булу белән документларны, алимент тотып калу өчен, Оборона министрлыгына юллый.
    Бурычлы ирнең элекке хатыны балалар әтисенең махсус операция зонасында булуын төгәл белсә,  ул бу хакта суд приставына, әйтик, “дәүләт хезмәтләре” (Госуслуги) аша үзе дә хәбәр итә ала.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading