16+

Алинә Давыдова: “Туй да ясамадык, ЗАГСка да бармадык”

Яшь җырчы Алинә Давыдова күпләр өчен таныш. Хәзер инде ул мөстәкыйль артист. Алинә үз сүзен, уй-фикерләрен әйтергә курыкмый торган кеше булып истә калды.

Алинә Давыдова: “Туй да ясамадык, ЗАГСка да бармадык”

Яшь җырчы Алинә Давыдова күпләр өчен таныш. Хәзер инде ул мөстәкыйль артист. Алинә үз сүзен, уй-фикерләрен әйтергә курыкмый торган кеше булып истә калды.

- Алинә, ялгышмасам, әниең җырчы булуыңны теләмәгән. Аның күңелен ничек йомшарттың?
- Йолдызнамә буенча мин кәҗәмөгез, шуңа күрә үз сүземдә торырга яратам. Холкым әтинекенә күбрәк охшагандыр, икебез дә туры сүзле, үткен, һәрвакыт куйган максатларына ирешә. Дөресен генә әйткәндә, әти сәнгатьне бик ярата, авылда беренче егетләрнең берсе булган. Баянда да уйнаган, җырлаган да. Бәлкем, аның да кайчандыр сәхнәгә чыгасы килгәндер. Мин бит 3 яшемнән үк сәхнәдә, шуңа күрә әти минем иҗат белән кызыксынуымы күргәч, бик шатланды. Һәрьяклап ярдәм итеп торды. Әнинең борчылуларын да аңлыйм, әлбәттә. Артист тормышы җиңелләрдән түгел, әле бит ныклы гаилә төзергә дә кирәк. Шулай да безнең гаиләдә әти баш булгач, әни аның сүзләренә колак салгандыр. Әнием мине бик ярата, кайсы ана үз баласына каршы тора алсын инде. Сайлаган һөнәремне кабул итте, хәзер чыгышларым белән бик горурланалар. 

- Балачагың нинди иде? Сине бай гаиләдән, дип әйтүчеләр дә бар. Дөресме?
- Энем белән өстебез бөтен, тамагыбыз һәрвакыт тук булды. Бәлкем, бу, чыннан да, байлыктыр. Әти-әниләрнең тормышы җиңел генә бармаган, әлбәттә. Элек фатирга акча белән түләү булмаган бит, әти-әни фатир өчен  капчык-капчык бәрәңге, ит, йомырка алып килгәннәр. Хәтта әти фатирлы булыр өчен урам себерүчесе булып та эшләгән. Ул безнең өчен, гаиләсе өчен тырышып яшәде һәм яши дә. Әни өчен әти һәрвакыт таяныч булды. Чын ир-ат ул! Мин аның белән бик горурланам. Хәзер күп кенә ирләргә, нишләптер, шундый ныклык җитми төсле. Тәрбиягә килгәндә безнең әти бик таләпчән иде. Аның бер карашыннан да куркып тордык. Яшүсмер вакытта кич белән урамга чыгар өчен әтидән куркып кына сорый идек. Әле чыгарга рөхсәт булырмы, билгесез. Шулай да тормышыма зарлана алмыйм, чөнки үземне бик бәхетле дип саныйм. 

- Катнаш гаиләдә туып-үскәнсең икән. Әтиең - керәшен, әниең - татар. Олы көнгә йомыркалар буяп, Корбан гаетенә сарык чалулар булдымы?
- Балачагым нәкъ шулай узды. Бу яктан әтигә тагын бер кат рәхмәтлемен. Гаилә башлыгы буларак, ул бит безне чукындырабыз дип тә әйтә ала иде. Әти ике дингә дә хөрмәт белән, тигез карый. Ул чиркәүгә дә, мәчеткә дә кереп сәдакә бирә ала. “Аллаһ - бер, аңа юллар гына төрле”, - ди ул. 

- Син үзең кайсы динне якынрак күрәсең?
- Мин күбрәк әни ягына, ислам диненә тартылам. Шул ук вакытта керәшен булуым белән горурланам. Керәшен җырларын яратып башкарам, тавышымда да керәшенчә бормалар бар. Сәхнәгә дә тамаксалар киеп чыгарга яратам. Мин, гомумән, беркемне  дә аермыйм.

- Катнаш гаиләләр турында әдәбияттә дә әсәрләр күп. Тормышта да, диннәр төрле булганга кавышмыйча калганнар бихисап...
- Иң мөһиме - бер-береңне аңлау, ишетү, юл куя белүдер. Әгәр дә ике кеше бер-берсен аерып тора икән, бу ярату түгел бит. Әти белән әни арасындагы мәхәббәт, хөрмәт һәрвакыт күз алдымда, шуңа күрә барысы да кешеләрнең үзләреннән генә тора. Ике кеше арасында чын ярату булса, яшәп буладыр. 

-  Синең тормышыңда шундый чын мәхәббәт бармы соң?
- Әйе, мин кияүдә. Тормыш иптәшем белән никах укыттык. Туй да ясамадык, ЗАГСка да бармадык. Минем өчен никах укыту мөһимрәк.

- Иреңә туй ясау турында күз дә кысмыйсыңмы? Күпләрнең ак күлмәк киясе килә бит. 
- Әлбәттә, туй күлмәге киясе килә. “Туй күлмәген кияр өчен булса да, язылышыр идем”, - дип шаяртам (көлә). Язылышу темасына сөйләшкәнебез бар, икебез дә риза. Соңгы арада кулыбыз гына җитми әле, гел эштә. Быел кәбисә елы булгач, ярамый диләр. Бәлкем, икенче елга язылышырбыз.

- Ирең белән дә Салават Зәкиевич ярдәмендә танышкансыз бугай. Ул аның концерт эшләре белән шөгыльләнә дип беләм. Беренче очрашуыгыз турында сөйлә әле.
- Дөресен генә әйткәндә, мин аны хәтерләмим. Марсель бик тыйнак, тыныч кеше ул. Ничек аралаша башлавыбызны да төгәл әйтә алмыйм. Уйнап кына сөйләшә идек, аннан инде арабызда хисләр булуын сизеп алдык. Озак кына очрашып йөрдек. Ул мине чәчәккә күмде, шундый тәрбияле, итәгатьле булуы җәлеп итте. Марсельнең тәкъдим ясавын бер дә көтмәгән идем. Бу шундый тыныч кына үтеп китте, мин дә аңа ышангач, ризалаштым.

- Ирең синең идеалыңмы?
- Тулысынча туры килә, ул минем кешем. Аның белән күңелем тыныч. Әлбәттә, мөнәсәбәтләрдә кытыршы яклар да була, шулай да без алар өстендә эшлибез. Аның белән аңлашырга мөмкин, бик сабыр. Мин үзем кызып та китә алам. Күп вакытта, ирем мине психолог кебек тынычландыра. Гомумән, икебез дә бер-беребезгә охшаган. Без тыныч кешеләр дип әйтә алам.  Марсель җаваплы кеше. Беркайчан соңга калмый, һәркем белән уртак тел таба белә. Мин аңа - сөйгәнем, ул миңа - сөеклем дип дәшә. Концертлардан соң гына кайтып кергәч, миңа көч җыяр өчен йокларга кирәк. Ә Марсель икебез бер өстәл янына утырып иртәнге аш ашаганны ярата. Ирем бик зирәк, барыбер миңа уянырга сәбәп тапты: вакыты-вакыты белән иртәнге ашларны әзерли башлады. Ничек инде уянмыйсың, бу да бит игътибар, ярату билгесе. 

-  Алинә, син көнчеме?
- Ситуациясенә караптыр. Әгәр ир-ат башка кеше белән көне-төне сөйләшә икән, шикләнергә җирлек бардыр. “Хәзер кайтам”, - дип әйтеп, бөтенләй телефонын алмыйча югалса да, уйланырга мөмкин. Безнең мөнәсәбәтләребезнең нигезендә ышаныч ята. Ирем дә, мин дә бер-беребезнең кайда, нәрсә эшләвен бик яхшы беләбез. Аллаһка шөкер, көнләшерлек сәбәпләр булмады әле, булмасын да.

- Салават шәкерте дип беләм. Остазың сине нәрсә өчен сүгә иде?
- “Җырларга өйрәтегез әле шуны”, - дия иде. Мин Салават Зәкиевич  курсына Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятен тәмамлап  килдем. Көллияттә фортепианога кушылып, академ тавыш белән микрофонсыз гына җырладык, шуңа күрә мәдәният институтына килгәндә микрофонны да дөрес тота белми идем. Кереш имтиханнары вакытында Салават Зәкиевич эстрада җырын башкарырга кушты. Тыңлаганнан соң: “Менә бит тембрың матур, монда ит бар”, - дип әйтеп куйды (тавышның көчле булуын шулай да аңлаталар). Салават Зәкиевич төркемендә бэк-вокалда 4 сезон җырладым. Альфред абый миңа җырлар да иҗат итте. Алар белән бер сәхнәдә басып торуым белән шундый горурландым. Гастрольләрдә йөргәндә төп репетициябез тәмамлангач, вакыт калса, үземнең җырларны җырлый идем. Ничек кенә җырлап карасам да, килеп чыкмый инде. Салават абый ишекне дөбертәтеп ябып чыгып китә иде. “Җырларга өйрәтегез инде шуны”, - дигән булган. Үпкәләмәсәм дә, аның сүзләре уйландыра иде. Тик үз юлымнан чигенмәдем, “барыбер эстрадада булачакмын”, - дип эчтән генә кабатлап тордым. 

- Салават Зәкиевичның яраткан шәкертләре бар. Син алар рәтендәме?
- Әле генә керә башладым. Салават абыйның 35нче сезон концертында керәшен җырлары белән катнашкан идем. Шуннан соң: “Менә бу синеке, молодец”, - диде. Ул минем икенче әтием кебек. Хәзер инде ул миңа аерым артист итеп кебек карый. 

- Сине “Ямьле” төркеме солисткасы буларак та белүчеләр бар. Төркемнең составы берничә тапкыр алышынды. Син дә киттең, сәбәбе нәрсәдә?
- Төркемнең составы еш алышыну - шулай ук уйландырадыр. Мин һәрвакыт: “Төркемнән кала үземнең иҗатым белән дә шөгыльләнәчәкмен”, - дидем. Әлбәттә, төркемдә эшлисең икән, төркем беренче урында булырга тиеш. Бу яктан бәлки, минем дә хатам бардыр. Дөресен әйткәндә, үземнең карьерама да, төркемгә дә тигез карарга тырыштым. Мин кызларның таләпләрен дә аңлый идем, тик шул ук вакытта үз-үземә хыянәт итәсем дә килмәде. Без бер-беребезне ишетми башладык кебек. Төркемдә 5 ел эшләдем. Мин кызларга бик рәхмәтле, алар белән артист тормышының нинди булуын күрдем. Хәзер безгә аралашмыйча тору бәлки, хәерле булыр. Әзрәк уйланырга вакыт кирәк. Минем өчен, концертларда чыгыш ясау да мөһим. Миңа сәхнәдә рәхәт, концертка 50 кеше килсә дә, чыгып җырлаячакмын. Кызларга да концерт оештырырга тәкъдим иткән идем, тик бу идея чынга аша алмады. Барыбер, коллективта эшләү кыенрактыр, чөнки һәркемне җыярга кирәк. 

- Банкетларга да күп йөргәнсездер. Ир-атлардан гына торган төркемнәр чакырганы булдымы?
- Әйе, булды. Тик чыгыш ясауга бернинди каршылыклар да булмады. Барысы да тәртипле узды, Аллаһка шөкер. Фотога төшкәндә дә: “Сезне кочакларга мөмкинме?” - дип сорыйлар, бу бик дөрес сүзләр дип уйлыйм, чөнки һәркемнең шәхси чикләре бар. 

- Алинә, чибәрлегеңә күз тимәсен. Әллә матурлык уколларын да ясатасың?
- Бернинди пластик операция, матурлык уколлары ясатканым юк. Каш, керфек ясатканым гына бар. Биткә крем, маска гына кулланам. Кайбер пластика ясаган кешеләргә карыйм да, якыннан йөзләре бөтенләй үзгәргән кебек тоела. Бер тапкыр пластика ясатып караган кешенең барыбер тагын үзендә нәрсәдер үзгәртү теләге барлыкка киләдер. Матурлык уколларының да зыяны бар бит. Мин массаж һәм тирене тукландыра торган косметика яклы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading