– Руслан, көз көне алмагач һәм башка агачлардан коелган яфракларны нишләтергә кирәк, алар ашлама була аламы?
– Мин яфракларны җыеп яндыру ягында. Аларда, гадәттә, гөмбәчек авыруы кутыр (парша) була. Җир белән казып куйсаң, ул шул авыру белән туфракта кала дигән сүз. Бакча читенә өеп куйсаң, анда тычканнар ияләшергә мөмкин. Иң яхшысы – яндыру.
– Коелган черек алмаларны да яндырасымы?
– Черек алма коелган саен, аны җыеп барыгыз. Җирдәге алманың корты чыгып, кабат агач кәүсәсе буйлап үрмәли, башка алмаларны тишеп керә. Бактерияле авырулар белән зарарланган алмалар да була. Коңгыртланып килгән урында ак кутырлар барлыкка килгән алманы күргәнегез бардыр. Аларны бакчадан бөтенләй чыгарып ату җаен карагыз, чөнки алмадагы спора, бактерияләр алмагачны зарарлый.
– Химик препаратлар кулланмыйча гына яхшы уңыш алып буламы?
– Күп кенә бакчачылар тирес куллана, аның составын беркем дә белми, анда каты корт (проволочник), башка корткычлар булырга мөмкин. Тирес дөрес сакланмаган булса, анда азот та юк, димәк, ашлама булуында шик бар. Ә химик препаратны дөрес итеп куллансаң, аңардан куркырга кирәкми. Нормадан арттырып һәм еш кулланырга кирәкми. Яз көне һәм көз көне куллана торган химик препаратлар бар, аларны да бутамаска кирәк, чөнки составлары төрле. Тирес урынына бакчага сидератлар чәчегез. Бигрәк тә арыш чәчү. Ул җирне органик матдәгә баета. Сидератларны белеп кулланырга кирәк. Әйтик, киләсе елга кәбестә утыртасы урынга горчица утыртмагыз, чөнки икесе дә әвернә чәчәклеләргә карый.
– Җимеш агачлары һәм куакларының ботакларын да кисеп калдырырга кирәктер?
– Аларның карт, авыру билгеләре күренгән ботакларын кисәбез, яшьләрен калдырабыз. Кура җиләгенең озын ботакларын да бераз кыскартабыз. Аннары, кар басып сындырмас өчен, бәйләп куябыз. Аны беренче кар яуганчы эшләргә кирәк, кар явып алса да куркыныч түгел, бәйләргә өлгерәсез. Мин үзем агачларны кыш көне генә, ун градус салкын булганда кисәм, чөнки алар өй артындагы бакчада үсә. Вакыт булганда, җай белән кисәм.
– Агачларны көздән утыртыргамы, әллә язга калдырыргамы?
– Җимеш агачын язын утыртырга кирәк дип саныйм. Көздән утыртып калдырсаң, тамыры ныгып калмаска мөмкин, чөнки көзнең ничек киләсен белеп булмый. Кыш көне өшүе дә ихтимал. Аларны питомникларда көз көне үк казып алалар, язын да сез шуларны ук сатып алачаксыз. Әмма аларда агачларны саклау мөмкинлеге зур. Куакларны көздән дә утыртырга була.
– Агач кәүсәләрен көздән акшарлау дөресме?
– Дөрес кенә түгел, кирәк тә. Күпләр аны яз көне матурлык өчен эшли, гомумән, кәүсәне акшарлау шуның өчен генә кирәк дип уйлый. Көздән акшарлау мәҗбүри. Корткычлардан да, кояш нурларыннан да саклау өчен кирәк. Яшь агачларга тычканнар ияләшә, кайбер бакчачылар куяннардан зарлана. Мин акшарга каен дегете һәм ветеринариядә кулланыла торган АСД-2 яки АСД-3 препаратын кушам. Алардан бик сасы ис килә һәм тычканнар агачка якын да килми. Акшар урынына махсус буяу да куллана башладым. Аны бакчачылык товарлары кибетләрендә саталар. Акшар яңгырларда юылырга мөмкин, ә буяу язга кадәр саклана. Буяуга да дегет белән әйтеп киткән препаратны кушам.
– Куак төпләренә ашлама кертәсе буламы?
– Калийлы ашлама кертегез. Бер аш кашыгы калий сульфатын (калий сернокислый) ун литрлы суга салып эретәсез һәм сибәсез. Моны август ахырында ук сибәргә була. Өлгермәгән кеше сентябрьдә сибә.
– Җимеш агачлары, куакларга көз көне су сибү мәҗбүриме?
– Көз коры килсә, сибәргә кирәк. Дым җитмәсә, туфрак ярыла, кыш көне анда суык үтә һәм тамырларга зыян килә. Без, яз көне агач тирәли су сибәр өчен, чокырчык ясыйбыз. Аны кышка тигезләп калдырыгыз, чөнки шунда су җыелып торачак, ул агач өчен зыянлы.
Комментарийлар