16+

Баланы ничә яшьтә ортодонтка күрсәтергә кирәк?

Тешләрнең тигез, матур булуы нәселдән килә торган фактор.

Баланы ничә яшьтә ортодонтка күрсәтергә кирәк?

Тешләрнең тигез, матур булуы нәселдән килә торган фактор.

Табигатьттән тип-тигез тешләргә ия булу бик зур бәхет. Әмма бу бәхет һәркемгә дә елмаймый. Бүген бик күп балаларның тешләре дөрес формалашмый. Шулай да вакытында теш табибына мөрәҗәгать итү күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Балаларга үзенекедәй матур елмаю бүләк итүче ортодонт Зөлфирә Сәлахова белән теш һәм прикусны төзәтү ысуллары турында сөйләштек.

- Зөлфирә, Зәйнулловна, бүген бик күп балаларның тешләре дөрес үсми, прикусы дөрес формалашмый. Моның сәбәпләре нәрсәдә?
- Прикусның дөрес булмавы ул, күп очракта нәселдән килгән фактор. Шулай ук прикус төрле тышкы сәбәпләр аркасында дөрес формалашмаска мөмкин. Әйтик, борын сулышы бозылса, бала авыз белән сулый башлый. Бу алга таба өске теш казналыгының тараюына китерә. Шуңа күрә авыз аша сулауның сәбәбен табып, аны мөмкин кадәр тизрәк юк итәргә кирәк.  Шулай ук кариеслы сөт төшләре вакытында дәваланмаса, аларны вакытыннан алда алырга туры килә. Бу очракта янәшәдәге тешләр буш теш урынына таба күчә һәм алга таба даими тешләргә үсәргә урын җитми. Шуңа күрә сөт тешләре иртә алынган очракта, тешләрнең күчешен булдырмый торган ортодонтик җайланма куелса яхшы. Моннан тыш, ясалма тукланган сабыйлар, сосканы бер яшьтән соң суырган нәниләр, бармак суыру, каләм башларын кимерү, иренен, яңагын тешләү кебек начар гадәтләре булган балаларның да прикусы дөрес формалашмый. Чәйнәү йөкләнеше тиешле дәрәҗәдә булмаган очракта да, теш казналыгы кирәк кадәр үсми һәм тешләргә урын җитми башлый.

- Ортодонтка баланы ничә яшьтә күрсәтергә кирәк?
- Баланы беренче тапкыр өч яшь тирәсендә күрсәтсәң, бик яхшы. Әгәр дә барысы да тәртиптә, бернинди аномалияләр күзәтелми икән, ортодонтка яңадан алты-җиде яшьтә күренергә киңәш ителә.  Бүген әти-әниләрнең үз балаларына бик игътибарлы булуы сөендерә. Алар балаларын тиешле вакытта консультациягә алып килә. Әгәр дә ниндидер тайпылышлар күзәтелә икән, без аларны күзәтүгә алабыз һәм кирәк очракта пластинка кидертергә киңәш итәбез. Теш пластинкасын киертүнең иң кулай вакыты – сөт тешләре даими тешләргә алышыну чоры, 6-11 яшьләр арасы. Бу вакытта теш казналыгы бик актив үсештә була. Ә менә теш казналыгы формалашып беткәч, пластинкалар инде булышмый. Бу очракта брекет системалар кирәк булачак.

-  Прикусның дөрес булмавы эстетик матурлык мәсьәләсе генә түгел, сәламәтлеккә дә тискәре йогынтысы бар дип беләм. Бу нинди проблемалар тудырырга мөмкин?
- Бүген бик күп балалар прикуслары дөрес булмау, тешләре дөрес үсмәү проблемалары белән килә. Моны вакытында тотып алырга кирәк. Чөнки бу очракта, чыннан да, эстетик матурлык турында гына сүз бармый. Дөрес булмаган прикусның бөтен организмга тискәре йогынтылары бар. Мәсәлән, тешләргә йөкләнеш тигез төшмәү нәтиҗәсендә, теш эмале таушала, алар артык сизгерләнә. Аннары чигә-аскы теш казналыгы суставы белән проблемалар туарга мөмкин. Ризыкны тиешенчә чәйнәмәү ашкайнату системасы авырулары китереп чыгара. Прикусның дөрес булмавы сулышта тайпылышлар күзәтелүгә, ишетү сәләте кимүгә китерә, хәтта сын-гәүдә торышында да чагышыш табу ихтималы бар. 

-  Бүгенге көндә баланың тешләрен һәм прикусларын төзәтүнең нинди ысуллары бар?
- Хәзерге вакытта тешләрне һәм прикусны төзәтүнең вариантлары күп. Элеккеге зур җайсыз аппаратларның камилләштерелгән һәм җиңеләйтелгән альтернативалары бар. Тешләр алмашынган вакытта без салып була торган пластинкаларны кулланабыз. Чөнки алар ясалма рәвештә аскы яки өске теш казналыгын үстерергә булыша. Бик катлаулы очракларда пластинкалар профилактика максатыннан куела. Мондый балаларга алга таба дәвалануны брекетлар ярдәмендә дәвам итү кирәк булачак. Даими тешләрне алдыру таләп ителмәсен өчен алдан ук чаралар күрелергә тиеш.

- Элек балалар пластинка, брекетлар киеп йөрүдән ояла иде. Бүген мөнәсәбәтләре үзгәрдеме?
- Үзгәрде дә, үзгәрмәде дә дип әйтергә мөмкин. Брекетлар ярдәмендә ортодонтик дәвалану шактый кыйммәтле, шуңа күрә абруйлы санала. Аңлы фикер йөрткән, өлкәнрәк балалар моны яхшы белә һәм шуңа күрә аларда оялу дигән әйбер юк. Ә менә инде пластинкаларга килгәндә, мөнәсәбәт инде баланың үзеннән тора. Кайбер бала кечкенәдән “Миңа туры тешләр кирәк”, дип пластинкаларны рәхәтләнеп кия, ә кайберләре “Сөйләшкәндә мине классташлар аңламый”, “Мин оялам”, дип аны кияргә читенсенә. 

- Нигездә, тешләрне турайту өчен күпме вакыт таләп ителә? 
- Прикусны һәм тешләрне төзәтергә якынча 1,5-3 ел таләп ителә. Бу пациентның яшенә, организмның үзенчәлекләренә, нинди методика белән дәвалануга һәм аерым бер очракның катлаулыгына бәйле. Салына торган аппаратлар кулланылганда шулай ук пациентның дисциплиналылыгы зур әһәмияткә ия.

- Тешләрне турайтуга ирешкәннән соң, бу нәтиҗәне саклау өчен ниндидер кагыйдәләр үтәлергә тиешме?
- Тешләрне турайтканнан соң ретенцион период башлана. Бу вакытта тешләрнең дөрес торышын саклап калырга кирәк. Салып була һәм салынмый торган ретейнерлар бар. Салынмый торганы тимер чыбык формасында, тешнең эчке ягыннан ябыштырыла. Салына торганнар ул капы сыйфатында, аны башта һәр төнне киясе, аннары ике төнгә бер тапкырга кала.

- Бүген Татарстанда ортодонтия үсешен ничек бәяләр идегез? Яхшы тәҗрибәле ортодонтлар җитәрлекме?
- Ортодонтия юнәлеше көннән-көн алга бара, үсеш ала. Казанда гына да өч вуз ел саен ортодонтлар укытып чыгара, кафедрада бик тәҗрибәле профессорлар укыта. Алар үз белемнәрен яшьләр белән уртаклаша.

-Балага табиб сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә? Түләүле клиника һәм дәүләт поликлиникасында дәвалану арасында аерма бармы?
-  Дәүләт поликлиникасында салына торган пластинкалар гына бушлай куела, брекет системасы белән дәвалау ул инде түләүле. Пластинкаларны алсак, дәүләт учреждениесеме ул, түләүлеме – аерма артык зур түгел. Чөнки иң мөһиме аппарат конструкциясе. Аны табиб балада булган аномалиягә карап төзи, һәр пациентка индивидуаль эшләнә. Баланың үзендә яхшы нәтиҗәдә кызыксынуы бар икән, ул аппаратны киеп йөри икән, һичшиксез, уңышка ирешәчәк.

- Тешләр дөрес үссен, прикус дөрес формалашсын өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
- Алдан әйтеп киткәнчә, баланың дөрес сулыймы-юкмы икәнен тикшерергә, балаларның гигиенасын контрольгә алырга, кариес барлыкка килсә, шунда ук дәваларга кирәк. Шулай ук соскаларны вакытында ташлату, тешләргә актив чәйнәү йөкләнеше бирү – ит, кишер, алма кебек ризыкларны күбрәк чәйнәү, зарарлы гадәтләрдән арыну мөһим. Һәм, әлбәттә 5-6 яшьтә ортодонтка күреренгә онытмаска.

Фото: https://www.freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зульфира Зайнулловна

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зульфира Зайнулловна, рэхмэт информация очен

      Мөһим

      loading