Шәһри Казан

Данир Сабировның әнисе Флүзә ханым: «Минем өчен иң авыры – балаларымны өйдә калдырып, дүртәр тәүлеккә эшкә китү иде»

Флүзә ханым – танылган артист, шоумен, җырчы һәм биюче Данир Сабировның әнисе. Бик гади һәм тыйнак. Өч ир бала үстереп, аларны олы тормышка озаткан. Азнакайда район үзәгендә яши. Гомер буе пешекче булып эшләгән, бүген дә Сәламәтләндерү үзәгендә хезмәт куя.

– Флүзә апа, әңгәмәне Данир дөньяга килгән көннәр башлыйк әле. Мөгаен, ул көн хәтерегездәдер?!
– Аны ничек онытасың инде?.. Коми республикасының Ухта шәһәрендә яши идек. Әтисе Исламбай – хәрби, армиядән соң контракт буенча хезмәт итәргә шунда калган. Мин техникумнан соң практика үтәргә дип киттем дә шунда эшкә урнаштым. Ухтада таныштык та кавыштык. Авырга уздым. Әмма баламны Азнакайда, әниләр янына кайтып табасым килде. Эшләребезне төгәлләп, юлга чыгып киттек.

Сыктывкар аша Бөгелмәгә самолет белән кайтабыз. Билем авырта башлады. Бөерләремә салкын тигән икән дип кенә уйлыйм. Яшь вакыт, беренче бала – тулгаклар башланган дип башка да килми! Кинәт кенә авыртып ала да, аннары тына. Авыртуга юл буе түзеп кайттым. Самолет белән Бөгелмәгә төштек тә, аннан попутка белән, Азнакайга киттек. Машиналар бик йөрми. Район үзәге янындагы авылга җәяүләп атларга булдык. Кыш, буран котыра. Сумкалар да бик авыр иде. Элек бит әйбер юк заман: үзенчә күчтәнәчен дә төягәнбез, күрәсең, чүпрәк-чапрагын да алганбыз. Шул килеш, авылга җәяү кайтып җиттек. Кайтып җитәрәк, борылышта гына машина очрады. Нишләп шунда Азнакайдагы туганнарда куна калмаганбыздыр, хәзер генә аптырыйм. Югыйсә, туганнар бар иде.

Әниләр янында рәхәт, күптән күрешмәгән, сөйләшмәгән... Әмма бил авыртуы туктамый. Исламбай минем билгә куярга грелка әзерләп йөри. Без бит әле һаман салкын тигән дип уйлыйбыз. Авыртулар көчәя һәм ешрак кабатланганны күргәч, әни: «Кызым, син бит хәзер бәбилисең! «Скорый» чакырырга кирәк», – диде. Ә мин шундук китәргә әзер түгел идем. Әнине бер ел күрмәдем, янында буласым килде. «Иркенләп мунча керим әле, иртәгә барырмын», – дидем. Әмма мин теләгәнчә булмады: «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп тә алды, бала тудыру йортына бару белән, Данир туды. Шулай итеп, Данир самолетта туа язды.
Әниләр янында ике ай вакыт тордыкмы икән, киттек яшәгән урыныбызга – Ухтага. Янәсе, үз почмагыбызга кайтабыз. Анда «военный городок»та вакытлыча безгә бирелгән ике бүлмәле фатирыбыз бар иде.

– Себер якларында озак яшәдегезме?
– Юк. Эштә кыскартулар башланды да, аннан китәргә мәҗбүр булдык. Исламбайның безне үзенең туган ягына – Үзбәкстанга алып кайтасы килде. Яз ахырында шунда киттек. Бару белән, мин ресторанга пешекче булып урнаштым. Чыдап булмаслык эссе иде. Юеш чүпрәк бөркәнеп, хәл ала идем. Әмма юеш чүпрәк тиз арада кибеп тә бетә. Өч ай интектек, бик кызу булды. Исламбай үзенә эш таба алмады, мин эссегә түзмәдем һәм без Азнакайга кайтып киттек.

Башта туган авылым Сәпәйдә яшәдек, аннары безгә тулай торактан бүлмә бирделәр дә, Азнакайның үзенә күченеп килдек. Ул бер бүлмәгә ничек сөенгәнне белсәгез?! Шул вакыт өчен дүрт почмак зур бәхет иде. Балалар мәктәпне тәмамлаганчы шунда яшәдек, аннан гына социаль программа буенча фатир алдык. Тулай торакта яшәгәнгә Данир бик кыенсынды. Кызлар белән йөргәндә аеруча. Кызлар янында: «Хәзер өйгә кереп чыгам», – дип, апалар фатирына кереп, шулай алдап йөргән ул.

– Данир концертларыннан беләбез: сез пешекче булып эшлисез.
– Әйе, бу минем эшем дә, хобби да. Аш-суны бик яратам.

– «Коронное блюдо»гыз нинди?
– Коймактыр. Балалар килсә дә шуны сорый, эштәге кызлар да. Ә болай күп төрле ризык пешерәм, мин өчен ул эш тә түгел. Бәлешне төреп мичкә куяр өчен ярты сәгать вакыт җитә.

– Ә хәзер улыгыз турында. Кечкенә Данирда булачак артистны күрә идегезме?
– Әтием баянда уйнаганын яраткач, Данирны да баянга бирәсем килде. Әмма аның бер дә йөрисе килмәде. «Мин үлгәч ташларсың», – дип кыстап йөрттем. Баян белән беррәттән, хореография түгәрәгенә дә йөрде. Менә анысына яратып йөри иде, укытучысы да мактап торды. Бервакыт Исламбайга Үзбәкстанга китәргә туры килде, мин берүзем балалар белән калдым. Акча юк. Ике түгәрәккә дә йөртә алмыйм, дип, баянны гына калдырдым. Хореография укытучысы безне югалтып, үзе эзләп тапты. «Аңа бит Аллаһыдан талант бирелгән, аңа шөгыльләнергә кирәк», – диде ул. Матди хәлләребез авыррак икәнен аңлаткач, ул җитәкчегә керде. Ничектер җаен таптылар һәм Данир күпмедер вакыт бушка шөгыльләнде. Шул чакта безнең хәлебезне аңлаган өчен аларга мең рәхмәт.

Ә менә мәктәптә хәлләр ул кадәр яхшы түгел иде. Өй эшен беркайчан да эшләмәде, аны эшләргә вакыты да юк иде. «Дүрт»ле билгеләренә укыды, «өч»ле алса, бик борчыла иде. Аларның сыйныф җитәкчеләре дә: «Легенда буласы баланың язмышын бозасыз», – дип, башка укытучылар янында Данирны яклады. Данирны укытучылары ярата иде. Ул һәрберсенә сүзен дә таба иде. «Шундый матур күлмәк кигәнсез», – дип булса да, күңелләрен күрде.
Зур артист итеп күз алдына китермәсәм дә, барыбер иҗат юлын сайлавын сизә идем. Заводларда, станок артында эшли торган кеше түгел ул, аның фикер йөртүе дә башкача, тормышка карашы да...

– Данир быелгы концерт сезонында хатыны Миләүшә белән сезне таныштыру тарихын сәхнәләштерде. Танышу чынлап та шулай булдымы?
– Юк, бөтенләй дә алай булмады. Мин килдем Казанга, Данир укуда иде. Мине Миләүшә каршы алды. Ул мине шундук әнисе янына алып китмәкче иде, әмма мин: «Яшь вакытта йөргән кызлар күп була», – дип, ризалашмадым. Данир яшәгән фатирга кайтып чәй эчтек. Миләүшәне мин шундук ошаттым: тышкы кыяфәте дә матур, эчке дөньясы да. Бик матур, итагатьле сөйләшә ул. Мин аларга шул көнне: «Озак йөрмәгез, өйләнешегез», – дидем.
Әле бит Данир, беләсезме, ничек җәфалый иде (көлә)... Гел үзеннән олырак кызлар белән йөрде. 10, хәтта 15 яшькә өлкәнрәкләр белән. Күрәсең шуңа да, Миләүшәне күрү белән ошатканмындыр. Яшьләрендә дә аерма зур түгел, Миләүшә өч яшькә генә кечерәк.
Танышканда сизәм, Миләүшә бик борчыла. Аны аңларга да була, бала гына бит әле ул, аңа 18 яшь. Әмма бернигә карамастан, бик тиз уртак тел табып, матур итеп сөйләшеп утырдык.

Реклама

– Данирның «эчендәге – тышында», мөгаен, сездән серләре дә булмагандыр.
– Әйе, без аның белән ахирәтләр кебек. Кызлар озатканда да серләре булмый иде. Кайтып барысын да сөйли, киңәшләшә иде. Әле дә шулай. Бер-ике көн сөйләшми торсак: «Хәтерлисезме, сезнең Данир исемле улыгыз бар», – дип шаяртып үзе шалтырата.

– Өч ул тәрбияләгәнсез. Мөгаен, кыз бала турында да хыяллангансыздыр.
– Әлбәттә. Өч малай тугач, инде кыз туасына өмет өзелде. Шул вакыт иптәшем белән интернаттан кыз бала алмакчы булдык. Документларны җыеп тапшырдык. Әлмәткә барып, үзебезгә аласы кызны да карап йөрдек әле. Тик ул үзе генә булмады, апасы да бар икәне ачыклангач, ике баланы да алырга батырчылык итмәдек. Аннан соң Назыр улыбыз өйләнәм дип кайтты да, туй мәшәкатьләре белән мәш килдек. Озак үтми, оныгыбыз туды. Шуның белән кыз бала турындагы хыял онытылды. Өч малай үстергән булсам, хәзер ике киленем, дүрт кыз бала оныгым бар.

– Данирның тәүге концертын хәтерлисезме?
– Азнакайда булды ул, 2012 елның 9 февраль көнне. Тын да алмый утырдым инде. Сүзен онытса нишләр инде дип бик борчылдым. Өч ел рәттән шулай булды, ә аннары аңа ышана башладым. Нинди генә хәл булса да, чыгу юлын таба дип, рәхәтләнеп концерт карый башладым. Тәүге концертына ул барлык укытучыларын да чакырган иде. Аларның фикере дә аның өчен бик мөһим булды.

Концертларны, туйларны ул аңарчы да алып бара иде. Назыр өйләнгәндә, тамада Данир булды. Акча юк, ничек тә җаен китерергә тырышабыз: акчага алып баручылар чакыра алмадык. Мәҗлесләр алып баруны Данир энекәшенең туеннан башлады. Тәүге тапкыр булса да, эшен бик оста башкарган иде.

– Флүзә ханым, үзегезне: «Мин – көчле», – дип әйтә аласызмы?
– Әйе, мин беркайчан да бирешмәскә, куйган максатыма ирешергә тырышам.
Тормыш сынамады да түгел, төрле авыр чаклар булды. Әмма аларны төшенкелеккә бирелмичә уздырырга тырыштык. Минем өчен иң авыры – балаларымны өйдә калдырып, дүртәр тәүлеккә эшкә китү иде. Алар да юксына, мин дә борчылам.
Аннары, Данирның депрессия чоры безнең өчен аеруча авыр булды. Ике елга якын интекте балам. Ул вакытта атна саен Казанга йөри идем. Миләүшә аның белән арый иде. Авыр иде, Данирга гына карау да авыр иде. Һәм аңа берничек тә ярдәм итә алмавыңны белү тагы да авыррак булды. Мин традицион медицина яклы идем, ә Миләүшә белән әбисе психологларга, өшкерүче әбиләргә йөртергә тырышты. Шуның аркасында безнең арада аңлашылмаучанлыклар да туган иде. Әмма нәтиҗәдә традицион медицина көчсез булып чыкты. Хастаханәдә ятты, ә анда нәрсә: дару биреп йоклаттылар да, ә уянгач – барыбер, күңел халәте шул ук кала иде.

Үзем мин атеист кеше, беркайчан да өшкерүчеләргә, күрәзәчеләргә ышанмадым. Әмма Данир ярдәмне шул өшкерүче ападан гына күрде. Рухи төшенкелекне, күрәсең, шулай дәвалау хәерлерәктер. Мин инде аны Азнакайга алып кайтып китмәкче идем. Минем янда булыр, үземнең таныш табибларыма йөртермен дип уйлаган идем.
Данир холкы буенча миңа охшаган, әмма минем ул кадәр депрессиягә бирелгәнем булмады. Бертуган сеңлем асылынып үлде. Ул, еш кына: «Яшисем килми минем», – дип әйтә иде. Мин аны шундук ачуланырга тотына идем. Депрессия белән авырганын кем белгән инде?! Элек бит андый терминнар кулланып сөйләшү дә юк иде. Вакытында шуны аңлаган булсак, гомерен саклап та кала алган булыр идек.

– Флүзә апа, әңгәмәбезне тәмамлап, бәлки әйтәсе сүзләрегез дә бардыр?
– Данир – минем иң зур горурлыгым. Бу кадәр үрләр яулар дип һич кенә дә уйламаган идем. Бүген балаларымның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшим. Ел саен ялга җибәрәләр, чит илгә дә берничә тапкыр бардым. Кечкенә чагында җәяү йөрү үзәгенә үткән, ахры: «Әни, мин сиңа, үскәч, машина алып бирәм», – дип әйтә иде. Һәм биш ел элек «Матиз» машинасы алып бирде, әле дә шунда рәхәтләнеп җилдерәм. Һәр әти-әнигә шундый хөрмәт күреп яшәүләрен телим.

Улымның талантын күреп алып, яратканнары өчен халыкка рәхмәтлемен. Аннары, әйтәсе килгәнем шул: сәхнәдә иң мөһиме – талант. Акча кирәк, диләр. Юк. Акча белән генә халыкны озак вакыт алдап йөреп булмый. Данирны сәхнәгә чыгарырга безнең бернинди «блат» та, миллионнар да булмады. Үз тырышлыгы белән теләгәненә иреште.

– Ихлас җавапларыгыз өчен зур рәхмәт. Бу көннәрдә туган көнегезне дә каршы аласыз икән. Гомер бәйрәмегез белән! Балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, имин, матур тормышта яшәргә язсын!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (8)
Осталось символов:
  • 30 июнь 2019 - 18:35
    Без имени
    Салам флуда мин накия без синен белан бакировада ял иттек яз кетэм
  • 30 июнь 2019 - 17:16
    Без имени
    Рэхмэт
  • 30 июнь 2019 - 14:13
    Без имени
    Искиткеч энгэмэ!!!! Шулкадэр матур итеп сойлисез,чын кунелдэн!!!! Сэламэтлек сезгэ,балаларынызнын игелеген куреп яшэгез!!!
  • 29 июнь 2019 - 22:51
    Без имени
    Флузэ ханым сез бик бэхетле эни.Данирнын концертын яратып карыйбыз.унышлар хэр вакыт юлдаш булсын.гаилэ бэхете телибез.хэр-бер эти-эни балаларынын унышларына соенеп,кадер ,хормэттэ яшэргэ язсын.🙏🙏🙏
  • 29 июнь 2019 - 21:51
    Без имени
    Данир, башкача эниенне куркытма! Энилэр бит алар бала очен озелэ торган кешелэр!!
  • 24 июнь 2019 - 18:37
    Без имени
    Рэхэт кешелэрнен энгэмэсен дэ уку бик рэхэт.яратып укыдым.рэхмэт.
  • 23 июнь 2019 - 11:25
    Без имени
    Супер😍
  • 22 июнь 2019 - 23:24
    Без имени
    Бэхетле ананын бэхетле баласы Данир. Бик жылы энгэмэ, Флузэ ханымга зур рэхмэт шундый бала тэрбиялэгэн очен.