Дәниф Шәрәфетдиновның көчле тавышы барыбызга да таныш. Күпләргә ул Хәния Фәрхи белән башкарган дуэтлар аша якын. Аның яңгырап торган тавышын беркемнеке белән дә бутап булмый. Әйе, ул шундый үзенчәлекле... Язмышы да башкаларныкына охшаш түгел...
Тулы исеме: Дәниф Данил улы Шәрәфетдинов.
Туган көне: 19 апрель 1975 ел.
Туган җире: Актаныш районы, Киров авылы.
Гаилә хәле: өйләнгән, хатыны – Зәринә, балалары – Динар, Диана.
Яраткан ризыгы: барлык хәләл ашлар.
Тормыш девизы: «Булганына шөкер итеп!»
– Дәниф, тамашачы сезне берникадәр югалтып торды. Сәламәтлегегез турында да начар хәбәрләр ишетелде. Сәхнәдән китүнең сәбәпләре дә шул булдымы?
– Әйе, үз вакытында «Бәйрәм» төркемендә Хәния Фәрхи белән җырлап, халык алдында танылу яуладым. Берничә ел сәхнәдә булганнан соң югалдым. Дөресен генә әйткәндә, хезмәт хакы җитеп бетми иде. Ул акчага гаиләне ашату, ниндидер материаль теләкләрне үтәү, югары уку йортында белем алу барып чыкмый иде, шуңа күрә Себер якларына эшкә киттем. Нижневартовск шәһәрендә ярты ел эшләгәннән соң, Татарстанга кабат әйләнеп кайттым. Себер салкыннарына чыдый алмадым. Кызганычка, безнең организм андый шартларга ияләнмәгән. Кайткач, бер табибтан икенчесенә йөгердем. Диагнозны озак куя алмадылар. «Бәйрәм» ансамблендә эшли башлаганчы, юл һәлакәтенә очраган идем. Берничә елдан соң гына умыртка сөягемдә өч җәрәхәт таптылар. Шул һәлакәт сәламәтлегемә зур йогынты ясаган булган, тик аны вакытында сизмәгәнмен.
– «Урын өстендә генә ята, йөри алмый», – дип, халыкның сөйләвендә хаклык булган, димәк.
– Әйе, өйдән өч ел бөтенләй дә чыга алмадым. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң әйбәтләнгән кебек идем. Тикшеренүләр үттем, аны-моны тапмадылар. Белмим, дөрес дәваламау нәтиҗәсе булдымы, әллә инде авариягә кадәр дә булганмы... «Бехтерев авыруы» дигән куркыныч диагноз куйдылар. Хәзер аена бер тапкыр кыйммәтле укол ясатып торам. Җил-бураннар булганда, атмосфера басымы тотрыклы булмаса, авырракка туры килә, ике ампула да эшләтәм. Аягымда йөреп торгач, зарланмыйм. Нинди авыртулар кичергәнемне берүзем генә беләм. Әмма бернигә карамастан, якыннарымның күңеле булсын, аларга авыр булмасын дип, һәрвакыт яшәргә тырыштым. Янымда терәк-таяныч булган әти-әнием, хатыным, балаларым тормышка кабат кайтарды.
Инде бар да җайлашып, әйбәтләнеп кенә килгән кебек идем, күзләр сукырая башлады. Күз алдым томаланып, күрү сәләтем югалып бара. Август аенда операция ясатырга иде. Шул операциягә зур өметләр баглап торам.
Бүгенге көндә авылларда концертлар куябыз. Заллар шыгрым тула дип әйтә алмыйм, 30 кешегә генә дә концерт куйган чаклар була. Шуннан бераз акча керә, аранжировкалар ясыйм, берникадәр пенсиям дә бар. Даруга җиткерәм дип әйтәсем килә. «Дәваланырга акча бирегез әле», – дип ярдәм сорамыйм. Гомумән, ярдәм сорап йөри торган кеше түгел мин. Ир-атка бу килешми дә.
Чаллы артистларына рәхмәтлемен. Сул ягым параличланып, хәлем бөтенләй начарлангач, хәйрия концерты куеп, алар матди ярдәм күрсәтте. Мине зарлана икән димәгез. Бар да яхшы. Бераз аксабрак торсам да, сәхнәгә чыгып баскач, барлык сызлаулар да онытыла.
– Гаиләм – иң зур терәгем, дисез. Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде.
– Тормыш иптәшем Зәринә балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. Улым Казанда укый, музыка колледжының II курсын тәмамлады. Диана кызым медицинаны сайлады, ул да колледжда белем ала. Булачак һөнәрләрен үзләре хәл итә, ә мин бары тик үз киңәшләремне генә бирәм.
Хатыным гел янымда булды. 20 елдан артык бергә гомер итәбез. Әлбәттә, савыт-саба ватылмый тормый, тавыш та чыга... Ачуланышмый, дус кына яшибез дигән гаиләләрне аңламыйм, алар алдыйлар төсле. Тормыш булгач, барысы да була. Гел генә дә аңлашып бетеп булмый. Гадәттә, хатын-кыз горур була, бик гафу үтенеп бармый. Хатынмы, минме – кем генә гаепле булса да, башымны ия белдем. Кулга-кул тотынып, күзгә-күз карап сөйләшкәннән соң, гаилә өстендәге болытлар шундук тарала.
Элек гастрольләрдә йөргән чакта ул миннән көнләшә иде. Ә аннары – мин аны. Мин бик көнчел кеше, дөньяда миннән дә көнчелрәк кеше юктыр ул. Кайчак күңел түрендәге кыллар шакылдап куя... Күрсәтмәскә тырышсам да, читтән сизеләдер инде ул.
Мин хатынымнан гына көнләшәм, ә көнчелек, кеше әйберенә кызыгу кебек сыйфат хас түгел. «Эх, ул әйбер миндә дә булсын иде», – дип, беркайчан да әйткәнем юк.
– Дуслык төшенчәсенә карашыгыз нинди? Чын дусларыгыз бармы?
– Җилкәмә авырлыклар төшкәндә, алар бик сыналды. Дистәләгән дуслардан бары тик берсе генә калды. «Парацетамол булса да кертеп чыгыгыз әле», – дип сораганда, 100 төрле сәбәп табып, төрле якка качтылар. Аякка басып, радиоларда интервьюлар биреп, җырларым яңгырый башлагач, «Брат, син кайда?» – дип шалтыратырга тотындылар. Тик минем генә алар белән хәзер аралашасым килми.
Әйтәм бит, бары тик бер дустым калды. Илдар һәрчак янымда. Йөри алмаган чакларда да ул мине урамга алып чыкты, һәрвакыт янымда булды, ярдәмен кызганмады.
«Хәниянең телефоны җавап бирми...»
– «Бәйрәм» ансамблендә эшләгән еллар сагындырамы?
– Үткәннәрне сагына торган гадәтем юк. Әле бит Виталий Агапов, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллина белән дә эшләп йөрдем. Әлбәттә, ул елларны хәтергә төшерәм, әмма юксынып түгел. «Хәния Фәрхи белән шул шәһәрләрдә булдык бит әле», – дип уйлап куям.
«Бәйрәм»дә эшләгән еллар күңелле дә, җаваплы да иде. Төркем булгач, барыбыз да бер төрле фикерләргә, бер вакытта йокларга ятарга, бер вакытта уянырга тиеш... Җитәкчебез Гәбделхәй бик таләпчән кеше иде. Телисең-теләмисеңме – эшеңә карата җитди булырга кирәк. Ансамбль барлыкка килеп, халыкка таныла башлаган еллар иде бит, ә ул тагы да җаваплылык өсти. Бөтен төркемгә – бер җиңел машина, башка бер әйбер дә юк. Илгиз Закиров, Фәрит Әхсәнов, Радик Нигъмәтҗанов, Фәрит Миннибаевлар белән эшләү – зур бәхет иде ул.
Ул елларда Хәния Фәрхинең тәүге альбомы – «Онытылыр димә»не әзерләгән идек. Анда акча турында уйлау бөтенләй юк иде, бирелеп, студиядә куна калып эшләдек. Һәм, миңа калса, ул иң отышлы альбомнарның берсе булды. Профессиональ күзлектән карасаң да, анда бар да дөрес, ничек кирәк – шулай. Хәзер бит альбомнар бик җиңел һәм тиз эшләнә. Җырчы кичтән җыр ятлый да икенче көнне студиягә барып яздыра. «Обкатка» дигән әйбер юк. Ә җырны еллар буе сәхнәдә җырлап, соңыннан студиягә барып яздырсаң, ул бөтенләй башкача яңгыраячак.
– Ул елларда сезнең белән булган берәр кызыклы хәлне сөйли аласызмы?
– Сезонның соңгы тамашасы артистлар телендә «яшел концерт» дип атала. Ул концертта артистлар бер-берсен шаярта, программаның үзгәреп китүе дә бар, әмма тамашачы моны сизмәскә тиеш. «Стамбул» дигән җырны башкарганда, режиссер сүзе буенча, кара күзлек киеп җырларга тиешмен. Синтезатор өстендә торган күзлекне алып кидем, әмма бер әйбер дә күрмим. Җырларга, сәхнәдә селкенергә кирәк. Тамашачыга сиздерми, күзлекне салып карадым: анда кара изолента беркетелгән. Изолентаны тиз генә куптардым да күзлекне киеп куйдым, җырлавымны дәвам итәм, әмма барыбер бер нәрсә дә күрмим. Селкенмичә, бер урында гына басып җырладым. Баксаң, Урал Рәшитов мине шулай шаярткан. Изолента гына түгел, күзлекнең пыяласын кара маркер белән буяган да булган.
Урал – бик күңелле кеше ул. Бергә эшләгәндә озак сөйләшеп утыра идек. «Бәйрәм» ансамбленә, шундый зур шәхесләр белән очраштырганы өчен, аеруча рәхмәтлемен.
– Миңа калса, Хәния Фәрхинең иң уңышлы дуэтлары – сезнең белән башкарылганнары.
– Дуэтларга карата мин бик җитди карашта. Аны бит теләсә кем белән җырлап булмый. Дуэтта бер кеше икенчесен ишетеп җырларга тиеш. Бу эшкә алынгансың икән, аны җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Дуэтны өстән-өстән тиз генә яздырып булмый. Дуэт башкарыйк әле, дип, әле дә шалтыратучылар бар. Әмма алынмыйм, авыр эш ул.
Уңышлы дуэтның сере гади – Хәния апаның тавышына комачауламыйча, кушылып җырлау. Дуэтта хатын-кыз белән ир-ат җырлый икән, ирләр югары яки түбән ноталарны хатын-кыз тавышын басмыйча, әмма үзләрен дә ишеттерерлек итеп җырлый алырга тиешләр. Дуэтның аранжировкасын Хәния апаның тавышына эшлиләр иде, мин соңыннан иярә идем.
– Хәния Фәрхинең ачуланган чаклары була идеме?
– Юк. Ул андый кеше түгел иде. Кайчак кәефе булмый иде. Сәхнәгә кәефсез чыга да... Бер-беребезгә карап дуэт җырлаганда, мин күзләрне акайтып карый идем дә, ул көлеп җибәрә. Шуннан соң кәефе күтәрелә иде.
Хәния ападагы иң матур сыйфатларның берсе – ул беркайчан да «уратып» йөрми, әйтергә теләгәнен шундук йөзеңә карап әйтә иде. Уйлаган эшен, планнарын җиренә җиткереп эшли иде. Кайчак ул әйткәннәр фантастика булып тоела, моны тормышка ашырырлык кебек түгел иде. Күпмедер вакыт үткәннән соң карыйсың, ул инде теләгәненә ирешкән! Аннары, чын күңелдән көлә белә иде. Берәр кызык булса, бөтен дөньясын онытып көлә иде.
Аның үлеменә ышану кыен булды. Ниндидер шаяру булды дип кабул иттем. Берничә кат шалтыраттым. Шалтыраттым... Әмма телефонга җавап бирүче булмады.
«Ә мин түзәм!»
– Иңнәрегезгә авырлыклар төшкәннән соң, тормышка карашыгыз үзгәрдеме?
– Тормышка караш әллә кайчан ук үзгәрде инде. V сыйныфтан соң, Миңгол Галиев тәкъдиме буенча, Казанга укырга киттем. Шул елларда зурайдым, акыл тупладым дип әйтә алам. Тик Казанда озак яши алмадым. Авылны сагынып кире кайттым. Тик шулай да бу – балачакның бер этабы, аерым бер мәктәбе булып калды.
Тормышка караш тәрбиядән дә тора. Әни, һәрчак: «Кеше арасында булырга, яшәргә тырышырга кирәк», – дип үстерде. Нишлисең, Ходай синең тәкъдиреңә шулай язган икән... Аллаһы Тәгалә бит үзенең сөйгәннәренә генә авырлыклар җибәрә. Авырлыклары белән беррәттән, җиңеп чыгарга көчен дә бирә.
Ә безнең халык кызык: яңгыр яуса да, җил чыкса да зарлана. Һәрвакыт зарлана. Һәм һәрвакыт кемдер гаепле. Гомер буе кеше гаепләп яшәгәннәр бар. Кызганыч.
Ә мин түзәм. Миңа ничек кенә авыр булса да, якыннарыма җиңел булсын. Алар борчылып яшәмәсен иде!
Комментарийлар
1
0
Искиткеч матур тавышлы жырчы сез. Аллахы тэгалэ сезгэ тазалык бирсен, йа раббым ?????? Арчага килегез концерт белэн. ??
0
0
1
0
Сезнен тавыш бик узенчэлекле, истэ калырлык. Сезгэ хэм гаилэгезгэ саулык-иминлек телим. Ижатыгыз безгэ шатлык бирэ. Жырлагыз. Концертларыгызны котеп калабыз
0
0
2
0
Бик ярата идем тавышынны,сине кабат рэхэтлэнеп тынладым.Хэния
0
0
1
0
Дэниф энем саулык телим сина гаилене ! Бетенесе де эйбет була, бирешме!!!
0
0
4
0
Саулык телим узегезгэ ?
0
0