16+

Фәридә Төхфәтуллина-Вәлиәхмәтова: “27 яшемдә әтисез калдым”

“Манзара”, “Сиңа миннән сәлам”, “Гаилә учагы” тапшырулары аша тамашачылар күңелен кереп калган ТНВ каналы алып баручысы Фәридә Төхфәтуллина башка шәхесләр турында бик күп сөйли.

Фәридә Төхфәтуллина-Вәлиәхмәтова: “27 яшемдә әтисез калдым”

“Манзара”, “Сиңа миннән сәлам”, “Гаилә учагы” тапшырулары аша тамашачылар күңелен кереп калган ТНВ каналы алып баручысы Фәридә Төхфәтуллина башка шәхесләр турында бик күп сөйли.

Ә без алып баручының үзенең язмышына күзәтү ясарга булдык. 

- Мәктәп елларыгыз җиңелләрдән булмаган. Сыйныфташларыгыз хәтта сезне кыйнаган да. Аларга  бер дә җавап бирмәдегезме?
- Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыдым. Алдынгылар рәтендә идем, бөтен олимпиада, бәйгеләрдә катнаштым. Уку буенча бар да яхшы, тик сыйныфташ кызлар белән мөнәсәбәтләр начар иде.  Минем белән мәктәптә булганнарны хәзерге көннәргә күчереп карасак, ул кызларның ата-аналары суд юлыннан кайтып кермәс иде.  Аллаһ Тәгаләгә бик рәхмәтлемен, чөнки остазларым бик яхшы булды. География укытучым Венера апа: “Синең тормышыңда мондый хәлләр күп булыр әле. Син гади генә бала түгел. Барысын да артта калдырырга өйрән. Син якты киләчәгеңә карап яшәргә тиеш”, - дип әйтте. Башка сыйныфлар һәм сыйныфташ егетләр белән аралаштым, аларның минем яклы булуы ул вакытта сынмаска ярдәм иткәндер. Футбол бик оста уйный идем, голларны яхшы керттем. Гомумән, егетләр белән уртак тел тизрәк таба идем. Мәктәп елларында сыйныфташларым арасыннан: “Менә бу минем дус кызым”, - дип әйтердәй кешем булмады. Әмма моның уңай ягы да бардыр. Иң якын дустым һәрвакыт әнием иде. Ул гомер буе җитәкче урыннарда эшләде, колхозда баш бухгалтер вазифасын үтәде. Директорга әни бер генә җөмлә әйтте: “Үзегез хәл итәсезме яки мин хәл итимме?”. Әлбәттә, бу хәл район күләменә чыкса, бик зур гауга купкан булыр иде. Сыйныфташ кызларның әти-әниләре килеп гафу үтенде. Тик арада мөнәсәбәтләр барыбер җайланмады, кытыршылык калды. 

- Бу хәлдән соң, ул кызларның тагын да ачулары көчәйгәндер?
- Аларның ачуларына бөтенләй игътибар итмәдем. Баш ташлап, төшенкелеккә бирелгәнемне хәтерләмим. Кечкенәдән әти-әни, дәү әни тарафыннан күңелгә салынган Аллаһ Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышану да булышкандыр. 

- Ташка аш белән ат диләр. Тик ташка таш белән җавап бирергә теләгән чаклар да күп була. Сез үзегез өчен нык тора торган кешеме?
- Тормыш - бумеранг. Кешегә таш белән атасыңмы, аш белән атасыңмы алдан уйларга кирәк, бигрәк тә таш белән атканда. Синең кылган гамәлләрең бүген түгел, ә балаларыңа әйләнеп кайтырга мөмкин. Әни гомер буе: “Таш белән атканга, аш белән ат”, - дигән шигар белән яши. Бәлки, начар сыйфатымдыр, миңа этлек эшләгән кешеләр, ахыр чиктә барыбер ярдәм сорап киләләр. Бер генә тапкыр: “Син миңа ярдәм иткән кебек ярдәм итәргәме әллә инде үземчә булышыйммы?” - дидем. Күп очракта кешеләр нинди генә үтенеч белән килсәләр дә, көчемнән килгәнне эшләргә тырышам. 

- Язмыш сезне әтиегезнең авыруы белән дә сынаган. Әтиегез инсульттан соң озак яшәдеме?
- Әнинең 50 яшьлек юбилеен үткәрдек, өй салырга дип фундамент әйләндереп алган идек, шул елны әтигә инсульт булды. Табиблар уңай фаразлар бирмәде: аяклары йөрмәс булачак диделәр. Әмма Аллаһ Тәгалә әтигә гомер биргән. Ике айдан соң аягын өстерәп булса да, йөрерлек хәлгә килде. Сөйләшә алмаса да зиһене, акылы, фикере ачык иде. Рәсем ясап булса да барысын да аңлатты. 4 ел ярым яшәде әле. Әтинең вафатыннан соң, дәү әни белән булган хәлләрдән эзлеклелек таптым. Дәү әни (әнисенең әнисе) паралич сугып, урын өстенә калгач, шәһәр фатирына күченергә теләмәде. Шул вакытта әти: “Әбиегез шушы авылда яшәгән, димәк, без карыйбыз”, - диде. Мин  9-10 яшьлек бала гына идем, китап та укыйсы, уенга да чыгасы килә. Әни эштә, әти дә эшкә бара, моңа өстәп дәү әнине дә карый. Бервакыт дәү әнигә: “Минем өй эшләрен эшлисе дә бар әле”, - дип катырак әйтеп ташлаганмын. Бу сүзләрне әти ишетеп алып, кара-каршы утыртып: “Башта дәү әниеңнең сүзен тыңлыйсың, аннан соң гына үз эшләреңне эшләрсең”, - дигәне истә. Дәү әни әти белән бик килешеп тордылар, бер-берсен хөрмәт иттеләр. Паралич сукканнан соң, дәү әни 4 ел ярым яшәде. Әтигә дә инде өзелә дигәч тә, Аллаһ Тәгалә шуның кадәр үк гомер биргән. Кияүгә чыктым, йортны салып бетердек. Әти оныгын күреп калырга да җитеште. 27 яшемдә әтисез калдым. Миңа хәзер дә әти җитми, утырып сөйләшәсе, серләшәсе килә. Инсульт булыр алдыннан, әнинең юбилеенда әти мине җырлатырга теләде: “Икенче юбилейда җырларбыз әле”, - дидем. Насыйп булмады, бу хәл һаман күңелемне борчый.

Дәвамы бар. Әңгәмәнең тулы варианты "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында басылды. 

Язмага реакция белдерегез

4

3

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Фәридәне бөтен татар халкы ярата, ихтирам итә!!!!!

    Мөһим

    loading