Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
– Фирдүс, 35 яшьне, авыз тутырып, юбилей дип әйтергә дә әллә ничегрәк дип әйтимме соң...
– 35 яшьне, авыз тутырып, юбилей дип әйтәм, чөнки 40 яшьне уздырып булмый. 45 – ир-атлар яше түгел. 50гә кадәр кем яши, кем яшәми. Менә безнең әти 45 яшендә үлде. Бүген аны әни белән бергәләп әллә нинди илләргә җибәрер, сый-нигъмәтләрдән авыз иттерер, кадер-хөрмәттә яшәтер, шушы матур концертларны күрсәтер идем. Кызганыч, ул аларның берсен дә күрә алмады. Авылда җырлаган вакытларымны күргәч тә, сөенеченнән елый иде. Ә 55, 60 яшьтә минем җырлау-җырламавым кемгә кирәк инде? Шуңа күрә бу минем өчен бик зур мәгънәгә ия юбилей иде. 19 яшьтән мәдәният өлкәсендә эшләргә тотынган идем, директор урынбасары булып та, районның мәдәният йорты башлыгы булып та эшләдем. Дөресен әйтәм, 35 яшькә кадәрге эшләрем буенча нинди нәтиҗә ясыйсым килде, мин аларның барысын да сәхнәдә күрсәттем. Һәм ул уңышлы булды.
– Шушы еллар эчендә булган табышларың һәм югалтуларың дип нәрсәләрне әйтер идең?
– Тормышта оту да, отылу да, югалтулар белән бергә табышлар да була, әмма отылу-югалтуларга карап кына тукталып калырга кирәкми. Мин үземне бик бәхетле ир-ат дип саныйм, чөнки теләгән теләкләремнең барысы да тормышка ашты. Хәзер инде Аллаһы Тәгаләдән: «Булганны саклап калырга иде», – дип телим. Кемдер мине «йолдызланды», баеды ди, ләкин мине якыннан белүчеләр андый сүз әйтмәс. Дөрес, мин үзем дә усал шул. Кирәген турыга бәреп әйтәм.
– Әйе, вакыт-вакыт сине горурлыкта, тәкәбберлектә, кайвакыт хәтта дорфалыкта да гаепләүләрен ишетергә туры килә. Кешеләрне еш үпкәләтәсеңме?
– Мин бит туры сүземне кеше үпкәләтер өчен әйтмим.
– Шулай да, турысын әйткән – туганына ярамаган, диләр.
– Туры сүз дигәндә, башка мәгънәне күз алдында тотам. Мин башта кешене сыныйм. Мәсәлән, ул сүзендә тормый икән – дәшми калам, ләкин икенче юлы үземә мөрәҗәгать иткәндә, теге вакытны искә төшерәм. Аннан соң, әгәр кеше мине алдаса, йөзенә туры бәреп әйтәм, чөнки минем иң яратмаганым – ялган.
– Синең өчен гафу үтенү җиңел биреләме?
– Әгәр мин дөрес булмасам, гафу үтенәм. Минем дә бөтен кешенеке кебек үк кәефле дә, кәефсез дә чагым була. Мәсәлән, ресторанда ашап утырганда, кем дә булса яныма килеп: «Синең белән фотога төшәргә мөмкинме?» – дип сораса, миңа рәхәт. Ә инде арттан чыш-пыш сүз сөйләп, каш астыннан карап елмаеп утырса, ачуым чыга һәм бик дорфа итеп җавап бирергә мөмкинмен.
– Бервакыт син: «Дусларыма чакыру билеты биргәнем юк», – дип әйткән идең. Бу чыннан да шулаймы?
– Дөрес, мин бер дустыма да концертыма чакыру билеты биргәнем юк. Кем мине хөрмәт итә, ул сатып ала. Азнакайда да, Нурлатта да дусларым күп. Анда да биргәнем юк. Мин бит бер генә дусның да кибетенә кереп, бушка әйбер сорамыйм, чөнки ул аның ипие икәнен беләм. Ул да кибет тоткан өчен түли, гаиләсен ашата. Минем концертка 20-30 кеше бушка керсә, төркемдә эшләгән ундүрт кешегә хезмәт хакы ничек түләргә? Концерт, сәхнә – җырчының эш урыны. Дөрес, юбилей концертыма, 120 билет алып, иң якын дусларымны чакырдым. Шулай да концертымны күрергә теләүчеләр арасында күп балалы, акчага мохтаҗ, авыру кешеләр булса, аларны бушка кертәм. Ә кесә тулы акчасы була торып, концертка билет сорап, мескенләнеп йөргән кешеләрне яратмыйм. Мужик кеше мескенләнеп йөрергә тиеш түгел. Ул акча эшләргә, гаиләсен матди яктан тәэмин итәргә тиеш. Шәхсән үзем, нинди генә эштә эшләсәм дә, югалып калмас идем дип уйлыйм. Мин профессионал массаж ясаучы да, электрик та, автосервиста да эшләдем. Ә диванда телефонда уйнап яткан ир-атларны яратмыйм. Шуңа күрә төркемдә дә бу яктан катгый тәртип куелган. Аракы эчкән, гаиләләре була торып, кызлар-егетләр белән танышкан кешеләргә минем төркемдә урын юк.
– Фирдүс, хәзерге вакытта син тамашачыга алтынчы сезон программаңны тәкъдим итәсең. Шушы вакыт эчендә репертуарыңа, эстрадага булган карашың үзгәреш кичердеме?
– Үзгәрде. Беренчедән, үзем үзгәрдем, җитдиләндем. «Килде-китте» сүз сөйләмичә дә, халыкны көлдереп, концертны бик матур итеп үткәреп булуына инандым. Зур сәхнәгә аяк атлаган елларда «эч китә» торган монологлар, билдән түбән мәзәкләр өчен йөрәк әрни, күңелдә ниндидер бер каршылык бар иде. Хәзер, киресенчә, фәлсәфи темаларга, мәгънәле җырларга, матур юморга өстенлек биргәч, үземнең дә җаным тыныч. Шундый рәхәт. Шулай да үземнең харизманы да югалтырга тырышмыйм. Үз өстемдә бик эшлим. Җырлар язам. Үзең иҗат иткән җырны халыкка җиткерү дә башка төрле. Ана кеше йөрәгеннән өзелеп төшкән баласын ничек кадерли, алар да миңа шулай кадерле. Җырларны сатып та алам. Программаларны үзем утырып яздырам. Яңалыкка омтылам, шуңа күрә безнең концерт программалары бер-берсен кабатламый. Без хәзер акрын гына популярлыкка ирештек. Беләсеңме, урамда барганда еш кына: «Братан, син бит безнеке!» – диләр. Бу минем өчен зур мәгънәгә ия сүз. Менә шушы «безнең Тямай!» дигән сүзне мин хәзер акларга тиеш. «Тямай үзгәрде, ул безнеке түгел инде», – дигән сүз булмасын иде. Минем җырларның кайберләре тарихка кереп калды инде дип әйтә алам.
– Фирдүс, син еш кына теге яки бу ситуацияләргә, вакыйгаларга булган карашыңны курыкмыйча җиткерәсең. Авыл, район клублары эшчәнлегенә карата да шактый кискен фикерләр әйттең. Бу синең кебек – халык алдында булган кешегә куркыныч та булуы мөмкин бит. Син чыннан да шундый кыю, батырмы, әллә әлеге дә баягы теге мишәрлек, кызу канлылык тынгы бирмиме?
– Күз алдыңа китер әле, Түбән Нурлатның 400 урынлык клубы 20 ел төзекләндерелә. Шуңа йөрәк бик әрни. Әгәр анда концертлар оештырсалар, бөтен бәйрәмне уздырырга үз көчемне кертер идем. Клуб – халыкның җыела торган бер урыны. Бүгенге көндә директор үзе идән юа, үзе гармун уйный, үзе бәйрәм оештыра, чөнки районнан акча бирмиләр. Кайбер районга баргач (мәсәлән, Арча, Азнакай, Саба), якты йөз белән каршы алалар, чәйләрен куялар. Дөрес, чәйне без үзебез дә алып киләбез. Эш анда түгел, тик беләсеңме ничек рәхәт! Мондый мөнәсәбәтне күргәч, канатланып кайтып китәбез. Ә кайбер директорлар: «Акча эшләргә килгән. Эшләсен дә китсен», – дигән позициядә тора. Бар нәрсә дә кешелеклелеккә бәйле. «Тямаевны чакырмагыз, ул акчаны каерып ала», – дигән сүзләр дә җиткерәләр. Ник алай булсын. Кешечә сөйләшсәләр, без дә кешечә инде...
– Ялгышмасам, концертларга халык күп йөри хәзер.
– Ююк, җырчыларына һәм районына карап кына. Концертка йөрү буенча бүген Арча беренче урында тора. Мин генә әле шушы көннәрдә биш көн рәттән тулы заллар белән концерт куйдым. Шулай ук Балтач, Буа, Апас, Азнакайда халык күп йөри. Бу мәсьәләдә иң авыры – Бөгелмә.
– Хәзер шәхсән үзегез «минуска» китеп эшләмисездер инде?
– Булгалый. Без бит зур авылларда, районнарда эшлибез. Кайбычта, мәсәлән, 250 урынга исәпләнгән зал. Билетны 350 сумнан дип алсак та, минуска китә, ләкин аңа карап кына әлеге районга бармый калмыйбыз. Әйткәнемчә, төркемдә 14 кеше. Җиде тонналык техника, 2,5 тонна аппарат кына йөри бездә. Күптән түгел генә лизингка зур йөк машинасы алдык. Процентсыз. Мин, мөселман буларак, алтын кияргә һәм процентка алырга яратмыйм бит. (Көлә. – Авт.) Зур суммада бурычым бар дип борчылмыйм анысы. Ходай саулыктан аермасын. Апрельгә кадәр 80 концерт алдым. Аена 25шәр тамаша туры килә. Киемнәр тектерәбез, рекламага күп китә. Нидер эшләр өчен гел акча кирәк. Беләсеңме, Зөһрә, мин берара акча буенча да, йолдызлык буенча да бозыла башлаган идем. Аннары нык кына утырып уйладым. Нинди генә хәрәкәт ясасам да, ахырдан «дөрес эшләдемме» дип уйлый торган гадәтем бар. Чынлыкта мин – хисчән кеше. Юктан гына шатланам, аздан да кәеф төшәргә мөмкин. Чынлап торып үпкәләтсәләр, бик нык кайгырам. Күңелемә авыр алам. Гарьләнеп күздән яшь чыкканын хатын бер генә күрде, чөнки мин аны күрсәтергә тырышмыйм. Минем проблемаларны, борчылуларны ул белергә тиеш түгел. Ир-ат күңелендә ат йөрәге кадәр сер сакланырга тиеш.
– Фирдүс, синең танышларың, дусларың бик күп. Хезмәттәшләрең арасында да хөрмәтең зур. Концерттан соң теләге булган бер генә тамашачыны да игътибарыңнан читтә калдырмыйча, барысы белән дә фотога төшәсең, аралашасың. Хатының Резидә бер дә көнләмимени?
– Юк. Ул, киресенчә, шатлана гына, чөнки мине яратмасалар, иҗатым үләчәген бик яхшы аңлый. Сүз кушучылар юк түгел анысы. Хисләрен ачыктан-ачык әйтүчеләр дә бар. Мин, 30 яшьтә генә өйләнгән кеше буларак, күрәсен күрдем, йөрисен йөрдем дигәндәй... Тормышта кеше үзен ничек дөрес итеп куя, аның тормышы да шулай барачак. Эше дә, гаиләсе дә дөрес була.
– Син нинди әти?
– Усал. Таләпчән. Йомшак. Малай мине сагына, уйный, ләкин киреләнгән чакларында каеш та эләгергә мөмкин. Бала әтисеннән дә курыкмагач, ничек була инде ул? Бүген аның бөтен әйбере бар. Ә үскәч бит бик авыр булачак. Шуңа күрә улымның чын ир-ат булып үсүен телим. Мин Раянны орышканда, Резидә эндәшми, чөнки беребез шелтәләгәндә, икенчебез якласа, баланы аеру була. Хатын-кызны чәчәк кебек кадерләргә, яратырга кирәк. Ә ир-ат чәчәк түгел. Ул гаиләдә дә, тормышта да үз тәртибен урнаштырып, барысын да матур гына алып барырга тиеш.
– Кайвакыт мин концертка баргач, тамашачы аеруча алкышларга күмгән, яраткан җырчыга карыйм да: «Баласына булган шулкадәрле халык мәхәббәтен күреп, бу минутларда әнисе ни уйлый, нинди хисләр кичерә икән?» – дип уйлыйм. Әгәр әниеңне шәхсән белсәм, аңа да шушы ук сорауны бирер идем.
– Горурланадыр дип уйлыйм. Юбилей концертымда әни елап утырды. Без гаиләдә өч бала үстек. Мин – уртанчысы. Авылга сирәгрәк кайткач, әни мине сагынып көтеп ала. Аш-суга бик оста кеше, безне дә туй табыны корып каршылый һәм өстәл янына утырта да күзен дә алмый карап утыра. Тизрәк китәргә туры килсә: «Иии улым, күрми дә калдым инде сине», – ди. «Ташлап китмә, әнкәй» җырын җырлаганда, шушы сүзләре искә төшә дә бәгырьне телә. Гомумән, мин Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле, чөнки бүген ул миңа сынау да, дәрәҗә дә бирә. Иң мөһиме: кайгы-хәсрәтләр генә күрергә язмасын.
Комментарийлар
3
0
Фирдус сезгя бик зур ряхмят шундый жырларыгыз эчен.эниегезне хэрмятляу эчен..
0
0
2
1
Жмот
0
0
1
1
Ботен фикерлэрен дорес бит тулке
0
0
1
0
Артык мактанасын
0
0
0
0
фәүзия.яратабыз.иҗади уңышлар
0
0