16+

Фуат Әбүбәкеров: «Миннән дә бәхетле кешене табып карагыз!»

Ул, чын татарларга хас булганча, мине театр ишек төбеннән үк каршы алды һәм без бүлмәсенә таба атладык. Аннан, кадерле кунакларга куя торган сыйларын өстәлгә тезеп, чәй янына дәште. Бар да кунак көткән татарларга хас үзенчәлекләр. Сыйлары гына аның Үзбәкстанда үсүенә ишарәли.

Фуат Әбүбәкеров: «Миннән дә бәхетле кешене табып карагыз!»

Ул, чын татарларга хас булганча, мине театр ишек төбеннән үк каршы алды һәм без бүлмәсенә таба атладык. Аннан, кадерле кунакларга куя торган сыйларын өстәлгә тезеп, чәй янына дәште. Бар да кунак көткән татарларга хас үзенчәлекләр. Сыйлары гына аның Үзбәкстанда үсүенә ишарәли.

Өстәлдә әстерхан чикләвеге, искиткеч сусыл һәм баллы йөзем, хөрмәләр... Мондый йөземне әле Казанда ашаганым юк иде. «Танышым «өстәл астыннан» гына сатып бирә. Таҗикстанда үзе үстерә, киптерә, аннары монда алып килеп сата», – ди Фуат абый. 

Әти хыялы артыннан

...Фуат Әбүбәкеровны театрга йөргән һәр кеше беләдер, миңа калса. Кечерәк кенә буйлы, җыйнак гәүдәле, һәрчак чиста-пөхтә киенгән һәм искиткеч профессиональ композитор, дирижер. Андыйлар хакында музыканы тоя, аның тәмен белә, диләр. Өстәвенә, ул театрда алыштыргысыз кеше дә. Андыйлар булмый инде, диярсез. Әмма бу шулай! Без сөйләшеп утырган арада гына да Фуат абый янына йомыш белән дистәгә якын кеше кергәндер. Әмма аның җавабы бер булды: «Кунагым бар, бушауга керәм». 

Ышанасызмы, юкмы – Татарстанның иң танылган дирижеры быел 75 яшьлеген билгеләп уза. 

– Безнең театрда мәрәсим һәм юбилейларны һәрчак зурлап уздыралар. Шуңа да, телисеңме-теләмисеңме, бәйрәм итәргә туры килә. Халык артисты булгач, баш тартасы да килми. Театрда үземне яраталар дип әйтә алам, – ди Фуат абый. 

Ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 1964 елдан бирле эшли. Театрда барлык спектакльләрнең музыкаль бизәлеше дә аның аша үтә диярлек. Әле күпләрегез белмидер, Фуат Әбүбәкеров спектакльләргә генә түгел, күңел өчен дә җырлар яза. Габдулла Тукайның «Әйт әле, күбәләк» шигыренә язылган җыр да аныкы. 

Ул беркайчан да җырларын акчага сатмый. 

– Берсендә җырчы кызлар җырымны сорарга килгән һәм ничә сум дип сорыйлар. Сез нәрсә, балакайларым, җырлагыз гына, мин әйтәм. Юк инде, без бит унар меңгә сатып алабыз, диләр. Ничек инде җырны сатасың? Фонограммасы булса, анысын да биреп җибәрәм. Аннан килеп композиторлар үземә, ник алай бирәсең дип, шелтә белдерә, – ди Фуат абый.
Тик мондый дәрәҗәләргә ирешкәнче аңа бер пот тоз ашарга, бик күп бормалы юллар узарга туры килә. Шулай да композитор: 

– Миннән дә бәхетле кешене табып карагыз! Әтием беренче профессиональ виолончелист. Ул Салих Сәйдәшев белән эшләгән, танылган кеше. Дуслары бик күп иде. Холкы бик әйбәт, тик бераз күп сүзле булган, күрәсең. Шуңа да аңа дуслары 1937 елда Казаннан китеп торырга киңәш иткән. Әти күп уйламаган, әнине култыклаган да, мәчеткә кереп никах укытып, Үзбәкстанга киткән. Әмма гомер буе кире кайтырга хыялланып яшәде, – ди. 

Әбүбәкеровлар гаиләсендә алты бала дөньяга килгән. Аларның барысы да музыкаль белем ала. Монда, билгеле инде, әтиләренең тәэсире булмый калмый. Чөнки ул музыка училищесында белем бирә, нота белмәгән үзбәкләр белән театрда эшли, үзе дә көйләр иҗат итә. 

Сугыш вакытында бөек композиторларның шактые Мәскәүдән Үзбәкстан якларына күченеп китә. Шуңа да Фуат Әбүбәкеровка да скрипкада өйрәнергә бик җиңел була, чөнки аңа хәтта профессорларда белем алырга туры килә. 

Фуат абыйның әтисе Хамит ага бер генә баласының булса да Казанга кайтып, ул йөргән урамнарда йөрүе хакында хыяллана. 

– Әти: «Эх, улым, Казанга кайтып, мин йөргән урамнан йөрсәң, мин кергән театрның бусагасыннан атлап керсәң... Анда беренче катта шундый матур паркет җәелгән, аның өстеннән шыгыр-шыгыр йөрсәң иде», – дия иде. Әмма минем театрда уйнап, шундый дәрәҗәле исемнәргә ирешәчәгем аның башына да килмәгәндер. 

Хамит ага үзе бик нык хыялланса да, анда төзегән тормышын, милләттәшләрен ташлап китәргә батырчылык итми. Тик балаларына ныклы тәрбия бирә. Моны мин Фуат абыйга карап әйтә алам. Аның кадәр итагатьле, әдәпле кешене минем әле күргәнем юк. 

«Братская могила»дан качтым»
Әтисенең дуслары Фуат абыйга Казанга килгәч ярдәм итә, аны ташламый. Билгеле инде, әти-әнисенең тәрбиясе дә үзенекен итә. Хәтта Фуат абыйдан профессор Нотан Брауде, тартасыңмы, эчәсеңме, дип сорагач, булачак артист бик нык гаҗәпләнә. Сүз уңаеннан, беренче тапкыр ул аракыны туенда гына эчеп карый. Тулай торакта яшәсә дә, «тормыш ялтыравыклары»на кызыкмый, бозылмый. 

Әтисенең өметләрен аклау өчен Фуат абый көненә 5-6шар сәгать скрипкада шөгыльләнә. Бу эшкә ул бик җаваплы карый. 
Консерваторияне «5»легә генә тәмамлагач, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли башлый. Музыкантлар ул оркестрны үзара «братская могила» дип атап йөртә. Чөнки сәхнәдәге бөтен тузан, пудралар оркестр утырган чокырга төшә. Тик Фуат абый аннан «кача». 

– Укып бетергәннән соң безгә өч ел эшләргә кирәк иде. Шуннан соң гына диплом бирәләр. Минем консерваториядә калу мөмкинлеге дә бар иде. Әмма Нәҗиб Җиһанов мине театрга «тыкты». Әти миңа хатта «тешеңне кысып булса да түз», дип язды. Түзмәдем. Бер коньяк алдым да, инспектордан «обходной» битен имзалатып, киттем. Чөнки мине академия театрына Рәшидә апа Җиһаншина чакырган иде. Өстәвенә, фатир бирергә дә вәгъдә итте.

...Ә Фуат абый гаиләсе белән ул вакытта кунакханәдә тора. Бер елдан соң Әбүбәкеровлар гаиләсе фатирлы була. 
Тик моңа кадәр аңа Нәҗиб Җиһановтан шактый гына «эләгә», гәрчә Хамит ага белән Нәҗиб Җиһанов бергә укый, хәтта бер бүлмәдә яши. 

– Нәҗиб Җиһанов үзе сөйли иде. Кышын салкында бүлмәдә торырлык булмый. Беркөнне форточкадагы тишекне әтинең чалбары белән каплый торган булганнар, икенче көнне – Җиһановныкы белән. Йоклаганда да, чиратлашып, рояль өстендә йоклаганнар. Бертуганнар кебек булганнар дияргә була. Әмма миңа ул: «Мин сине зур музыкадан изолировать итәм», – дип, опера театрында эшләтергә теләде, – ди Фуат Әбүбәкеров. 
1969 елда гади скрипкачы булып хезмәт юлын башлаган Фуат Әбүбәкеров 1972 елда музыка бүлеге мөдире итеп билгеләнә һәм шул гомердән алып оркестр белән идарә итә башлый. 

Ике тәкә башы
Хатыны белән Фуат абыйны консерватория таныштыра. Биш ел дуслашып йөргәннән соң, гаилә коралар. Хатыны турында ачылып сөйләмәсә дә, аның виолончельдә бик яхшы уйнавын яшерми. 

– Дирижеры бар, ул әле 90 яшькә кадәр дә уйнарга мөмкин. Ике тәкә бер казанга сыймый, әмма юл бирергә тырышам. Без гел үзара «ярыштык». Әгәр ул «5»ле ала икән, минем билге түбәнрәк булырга тиеш түгел иде, – ди композитор, шаяртып. 
Хатынының бик намуслы, беркайчан да ялганга бармаячагын да, уңайсыз хәлдә калдырмаганын да искәртә. 

Идеаль җитәкче
Фуат Әбүбәкеров кебек җитәкче хакында хыялланырга гына буладыр. Ул музыкантларын эш урынында утырырга мәҗбүр итми. 

– Алар бит барысы да югары белемле кешеләр. Театрда хезмәт хакының әллә ни югары булмавы сер түгел. Шуңа да аларны кирәк вакытта гына чакырып алам һәм аларга тулысынча ышанам. Алар да моны тоя, белә. Оркестрда сигез кеше. Барысы да үз ноталарын белә. Кәпрәеп йөрсәң, булмый инде ул. Үземне әллә нинди зур дирижер итеп борын күтәреп йөрмим. Марсель (Марсель Сәлимҗанов. – Л.Л.) миңа: «Фуат, бу филармония түгел, шуңа бик маташма», – диде. 

Фуат абыйны үз эшенең остасы да, фанаты да дияргә була. Эшен яратмаган кеше «Әлдермештән Әлмәндәрне» – 600, «Сүнгән йолдызларны» – 700, «Диләфрүзгә дүрт кияү»не – 500 тапкыр, «Гөргери кияүләре»н 1978 елдан алып карый алыр идеме икән? Шаяртып ул хәтта: «Мин хәзер суфлер булып та эшли алам», – ди. 

– Драматурглар кайвакыт дусларча гына зарланып ала. Минемчә, драматургиядә иң югары ноктада Туфан Миңнуллин тора. Марсель, Туфан, Шәүкәт (Шәүкәт Биктимеров. – Л.Л.) белән театрның алтын чорында эшләвем мине бик бәхетле итә. Яраткан, яхшы спектакльләр хакында сөйләгәндә, селәгәйләр ага башлый хәтта. Җырсыз спектакль була алмый. Кеше театрдан нәрсә дә булса көйләп чыгып китәргә тиеш. Хәзерге концерттан көйләп чыгып булмый, чөнки бөтен җырлар да бертөрле, – ди ул. 

Аның фикеренчә, театрда барысын да яратырга кирәк. Җыештыручыны да. «Әгәр дә аның белән исәнләшеп, аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, дисәм, телем төшеп калмый бит. Җыештыручыга да, актерга да бер җылы сүз кирәк», – ди Фуат абый. 

Ноябрь уртасында Фуат Әбүбәкеров Г.Камал театрында зурлап юбилей кичәсен уздырачак. Әгәр дә аның шәхси тормышы, иҗаты хакында беләсегез килә икән, дирижер сезне кунакка чакырып кала. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading