Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде.
Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.
Аның потенциалы тулысынча файдаланмаган кебек тоела.
– Илтөзәр абый, ничек хәлләрегез? Нинди яңалыкларыгыз бар?
– Яңалык дип әйтеп буламы икән аны: узган елның 12 февралендә Камал театрының кече залында “Киек каз юлы” дип аталган шигъри-музыкаль кичә күрсәтелде. Ул узган сезонда дүрт тапкыр уйналды. Бер генә мәртәбә булыр дип ниятләп башлаган идем. Әмма шигырьгә ихтыяҗ булуы күренде. Быел туктап тордык, чөнки зур эш башкардык – өч бүлектән торган “Мөхаҗирләр” спектакле чыкты. Мин анда инсценировка авторы буларак та, катлаулы рольләрнең берсендә уйнаучы буларак та катнаштым. Язга таба – 4 февральгә “Киек каз юлы”н кабат репертуарга куйдык. Калебем дә, башым да шушы кичәгә әзерлек белән мәшгуль. Шуңа күрә эш фонында яңалыклар күзгә әллә ни чалынмый.
– Быел ул кичәгә үзгәрешләр кертеләчәкме?
– Ул кичәнең һәрберсе үзгәреш белән уза. Анда нинди тамашачы килә – шул кимәлдәрәк бара.
– Ә сез кем килгәнен каян беләсез?
– Исәнләшкәч үк, тамашачы белән сөйләшеп куям: “Без сезнең белән кичә ахырына җылы бәйләнеш тоячакбыз. Сәгать ярым вакытны әрәм итмәс өчен, әйдәгез, кичә башында ук бер-беребезгә якынайыйк, бер-беребезне тойыйк. Монда җыелганбыз икән, безне шигърият берләштергән икән, барыбыз да бертөрлерәк кешеләр. Шуңа күрә читенсенмик, ахырда тоячак җылылык белән кичәне башлыйк”, – дип әйтәм. Кайбер тамашачы моны бик ачык, кайберсе тыйнаграк кабул итә. Яшьрәк аудитория дә булырга мөмкин. Кемнәрнедер фәнгә кагылышлы сораулар кызыксындыра. Әгәр аны тоеп алсам, шул теманы дәвам итәм. Ә төп тема мондый: ни өчен кайбер шигырьләрне беренче ике юлыннан ук тоеп аласың, кайбер әдәби әсәрләр, беренче ике битен укуга ук, сине тотып ала? Барысы да бер телдә язылган бит инде, хәрефләр дә шул ук. Аның сере нәрсәдә? Ниндидер фомуласы бармы? Аны фән аша тоеп булмыймы? Әйбәт әйбер килеп чыксын өчен нәрсә эшләргә? Нәрсә эшләмәскә?
Баксаң, бу серне безнең эрага кадәр үк греклар белгәннәр. Пифагор, Леонардо да Винчи, бөек математиклар формулаларын тотып алган. Әйтәләр бит: матур шигырь – бик күп үзгәрешле, катлаулы формуланың кыска чишелеше кебек. Менә без математика дибез дә куркабыз. Аз гына якынрак килсәң, аның бернинди куркынычы да юк. Максатым – коры шигырьләр турында гына түгел, менә шул әйберләр турында да уйлану һәм сөйләшү иде. Тамашычының нинди булуын бер шигырь укып исәнләшүдән аңлап, юнәлеш сайлыйм: фәнни якка басым ясаргамы, саф шигърият ягына китәргәме, әллә икесен дә бергә алып барыргамы? Гомумән, аралашырга теләгән кеше бармы?
– Димәк, сез оста психолог та?
– Әйе, мин психологка да укыдым. Андый-мондый ялтыравыклы диплом гына түгел, үзебезнең университетның кичке нигезле белемен алдым. Өстәмә бер ел. Кичке курсларга барып, күзгә күз карап. Идарә итү психологиясе буенча диплом якланган.
– “Киек каз юлы” идеясе ничек туды?
– Пандемия чорында ябылып яшәргә мәҗбүр булдык бит. Тик ятмас, бүлмәдә үз алдыма булса да укып йөрер өчен, күңелемә якын шигырьләрне ятлый башладым. Аннары шундый кичә ясарга теләк уянды.
Күңелгә хуш килгән шагыйрьләрнең бөтенесе да кермәде, әлбәттә. Шагыйрьләр үпкәли күрмәсен. Барысын да сәгать ярым эченә туплап булмый. Әлбәттә, ихтыяҗ булса, киләчәктә дә дәвам итәргә исәбем бар. Ә ихтыяҗ булмаганда, аларны үземә укып, ләззәтләнеп йөрим.
Әле анда шигырьләр генә түгел, шул шигырьләргә тиң җырлар да яңгырый. Рөстәм Яхин романсыннан башлап, чегән халык җырына кадәр. Бу эшне гаиләбез белән эшләдек. Хатыным Ләйсән Рәхимова җырчы буларак катнаша. Берничә шигырьдә дә чыгыш ясый.
Гамил Афзал, Мөдәрис Әгъләм, Ркаил Зәйдулла, Лена Шагыйрьҗан, яшьләрдән – Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах шигырьләре яңгырый. Хәтта башкорт, рус шагыйрьләренең дә шигырьләре кертелде.
– Илтөзәр абый, спектакльләргә җыр сүзләре дә язасыз. Алга таба шигърияттә дә ныклы адымнар ясарга исәбегез юкмы?
– Аны ояла-ояла гына эшлим, чөнки миңа: “Бик тиз һәм менә шулай кирәк. Шагыйрьләр дөрес язалар, әмма менә шушылайрак кирәк, дигәнне исәпкә алмыйлар. Ходай күңелләренә ничек сала, шул рәвешле бирәләр. Алар белән үзгәрешләр кертүе уңайсыз”, – дип, режиссерларыбыз миңа мөрәҗәгать итә. Мин исә театрга нәрсә, нинди үлчәмдә, ничегрәк кирәген беләм.
Илһам килгәннән чыдый алмаудан түгел, мәҗбүри рәвештә язам. Ул минем өчен тир түгеп, шахтада күмер чабуга тиң. Режиссерларның эшләрен җиңеләйтү максатыннан гына эшлим инде. Мин шигырьләрне укыйм, шагыйрьнең нинди булганын тоям. Үзләрен шагыйрь дип атаган кайбер кешеләрнең бик үк шагыйрь түгел икәнлеген дә күрәм. Шуңа күрә һәркем үз эше белән шөгыльләнсен иде.
– Шагыйрьләр шигырьләрен үзләре тоемлаганча гына укый. Профессиональ дәрәҗәдә түгел. Ә артист халкы кагыйдәләрне белеп эш итә. Шагыйрьләр башкаруындагы шигырьләрне тыңлый аласызмы?
– Артистларның барысы да диярлек шигырь укый беләм, дип уйлый. Әмма бөек артист булырга, ә шигырьне укый алмаска мөмкин. Үземне дә аның югары сортлы остасы дип әйтмим. Мин омтылам. Бөтен артистның да шигырь укуын тыңлыйсы килмәгән кебек, кайбер шагыйрьләрне тыңлаганга караганда укуы күңеллерәк. Үз шигырен үзе генә укый ала торган шагыйрьләр дә бар. Мәсәлән, Йолдыз Миңнуллина үзе укыган шигырьләре күпчелек очракта тизрәк аңлашыла кебек.
Эш бит басымда гына түгел. Басымнар икенчел. Иң беренче – фикере булырга тиеш. Аны тота алмасаң, басымны никадәр генә дөрес куеп укысаң да, шигырь яңгырамый. Дөрес уку өчен бер генә әйбер – нәрсә сөйләгәнеңне аңларга кирәк.
– Халык шигырьгә сусаган, димәк?
– Барыбер халыкның күнекмәгәнлеге сизелә. Килгән кеше канәгать китә. Кемнәрдер: “Әй, тагын шул инде. Чыгалар да укыйлар. Шигырь тыңлаган бар”, – дип, килми. “Киек каз юлы” кичәсенең башкачарак форматта икәнлеге күп кешегә әле барып җитми.
– Сез бик укымышлы кешегә охшаган. Нинди әдәбият белән кызыксынасыз?
– Миңа күбрәк эш белән бәйле рәвештә, спектакльләр тәрҗемә иткәндә, сценарийлар төзегәндә укырга туры килә. Менә Равил абый Шәрәфиевның юбилеена сценарий язарга тәкъдим иттеләр. Дүртенче юбилеен үткәрәм инде. Аны гел укырга, гел ачарга, нәрсәдер әйтергә тиешмен.
Театрга 1989 елда килдем. Оператор булып килгән идем, артист буларак та 30 елга якын эшлим. Килүгә үк күреп алдылармы – кичәләргә сценарий язучы буларак катнаштыра башладылар. Бик күп артистларның, олпат язучыларның кичәләрен, театр юбилейларын минем сценарийлар буенча үткәрдек. Теләсәм дә, теләмәсәм дә күп әйбер язарга, тарихта эзләнергә туры килде. Шуңа күрә күп очракта үзем кызыккан китапларны укырга вакытым да калмый. Артист эшенә генә түгел, төрле шәхесләрнең иҗатларын барлауга да бихисап көчем китте. Арыганлык сизелә, яшь вакытка караганда хәзер иренебрәк тотынам. Кеше үпкәләмәсен дип, җаваплылык, хөрмәт белән алынам. Ярый язучыларның әсәрләре басылып, китап-журналларда саклана. Кичәләр исә гөрләп уза, алкышлыйлар, ябыла һәм онытыла. Ә аңа бик күп хезмәт керә.
Аннан минем иң көчле вакытым телевидениедә узды.
– Телевидениедан ни сәбәпле киттегез?
– Анда контракт белән эшләдем. Һәр ел саен чакыралар, контрактны озайталар иде. Чакырсалар эшлим. Чакырмаган килеш, мин эшлим әле, дип барган урыным юк.
– Сагындырамы соң?
– Редакциядә гаҗәеп кешеләр бар. Бергә эшләгән кызларны сагынам, алар белән аралашам. Тапшыру үзе бер рәхәт, бер юлы миллионлаган тамашачы белән аралашасың.
Һәр нәрсәнең үз вакыты була. Ул чорда яшем “Манзара”га туры килә иде. Хәзер мин башка тапшыру өчен. Ул нинди тапшыру? Минем башымда бар. Беркайчан да багажсыз яшәмим. Кеше яратып карый торган тапшыруны бүген дә эшли алам. Әгәр чакыру була икән, бер кешегә дә “юк” дип әйтмим.
– Илтөзәр Мөхәммәтгалиев исемен телгә алгач, “Хөршидә белән Мөршидә” проекты да искә төшә...
– Кайбер кешеләр: “Ул акча эшләү өчен булдымы?” – дип сорый. Акча эшләү булды, әлбәттә. Әмма яратмасам, аны эшләмәгән булыр идем. Хәзер дә ара-тирә тәкъдимнәр була, гастрольләргә барып кайткалыйбыз. Ләкин пардашым Радик соңгы арада бик мәшгуль, элеккеге вакытта кебек “чакырдылар – чыктың-киттең” түгел. Бик күп зур рольләр уйнады. Режиссер буларак, мин язган иҗат кичәләрен барысын да диярлек ул куя. Әмма чакырган җиргә, чыгыш ясамыйбыз дип, кырт кискәнебез юк. Әгәр “Хөршидә-Мөршидә чыгыш ясый” дип, язып эләләр икән, тамашачы әле дә залны тутырып килә.
– Гаиләгез турында да бераз сөйләшеп алыйк әле. Кызларыгыз турында беләсе килә.
– Ләйлә Мәскәүдә ут кую һәм сценография буенча соңгы елын укый. Эшләре шактый инде. Тиздән атаклы “Большой Театр”да практика узачак. Зилә 8нче сыйныфта укый. Кичен креатив индустрияләр мәктәбендә белем ала.
– Ләйсән апа белән арагызда эш мәсьәләсендә көндәшлек юкмы?
– Минем бу хакта уйлап та караганым юк. Син әйткәч кенә игътибар иттем.
– Тормышка ашарга өлгермәгән хыялларыгыз бармы?
– Бар. Яшь вакытта миннән интервью алганда, еш кына: “Нинди роль уйныйсыгыз килә?” – дип сорыйлар иде. “Үзем теләгән рольне уйнау кызык түгел, режиссер үзе күреп, шул образны сюрприз буларак ачуым кызык”, – дип җавап кайтара идем. Мин шулай дип көтеп яшәдем, ә көтеп яшәүнең мәгънәсе юк. Яшьләргә киңәшем: “Шуны уйныйсым килә!” – дип, артист чатырдап торырга тиеш. Алай эшләмәвем – минем хатам, дип уйлыйм. Теләгән рольләремне кычкырып әйтмәдем, алар омтылыш булып кына калды. Уйный алмаган рольләрем күп, хәзер инде яшем узды. “Шулар, шулар иде” дип санап торудан мәгънә юк. Кешенең эшли алмаган эшләре булырга тиештер. Әгәр хыялларың күп булып, шуның биш процентын гына тормышка ашырсаң да, син күп эш башкаргансың, дигән сүз.
Комментарийлар