16+

Гамил Әсхәдулла: «Балаларым яше белән яшим»

«Мунча ташы» юмор театрының тамашасын карамаган татар бар микән?! Милли юморыбыз­ның йөзек кашы булган театр алдагы елда 40 еллык эшчәнлеген билгеләп үтәчәк. Бер минут көлү гомерне биш минутка озынайта дип алсак та, үзләренең юморы белән безнең гомерне алар күпмегә озынайттылар икән?!

Гамил Әсхәдулла: «Балаларым яше белән яшим»

«Мунча ташы» юмор театрының тамашасын карамаган татар бар микән?! Милли юморыбыз­ның йөзек кашы булган театр алдагы елда 40 еллык эшчәнлеген билгеләп үтәчәк. Бер минут көлү гомерне биш минутка озынайта дип алсак та, үзләренең юморы белән безнең гомерне алар күпмегә озынайттылар икән?!

Бүгенге көндә театрның уңышы, һичшиксез, аның җитәкчесендә. Гамил әфәнде кичә 60 яшьлек юбилеен каршы алды. Туган көн алдыннан билгеле артист белән очрашып, әңгәмә кордык.

– Милли эстрадабыз соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде дип әйтергә яраталар. Ә менә юморга килгәндә... Үзгәрешләр бармы?
– Шәхсән безнең театрны – «Мунча ташы»н алсаң – юк. Стиле­без дә үзгәрмәде, максатыбыз да шул ук – килгән халыкны ял иттерү. Көн кадагында торган, кешене борчыган проблемаларны юмор аша күрсәтеп, аларны тормыш мәшәкатьләреннән арындыру. Сатира белән юморны кушуның җиңел вариантын уйлап чыгардык. Хәзер халыкка «барып җитү» җайлырак. Мәсәлән, быелгы концерт программасындагы «Пенсия реформасы» номеры моңа мисал булып тора. Ул бит интегеп карап утыра торган әйбер түгел, ә үтә дә җиңел, аңлаешлы.
Театрыбыз техник яктан зур үсеш кичерде. Микрофон түгел, ә петличка белән сөйләшүне татар эстрадасына безнең театр кертте. Уникешәр петличка алып, бөтен коллективны тәэмин иткән төркем – бер без генә. Бу безгә генә түгел, ә тамашачыларга да безне карарга уңайлырак булсын өчен эшләнде. Ә аларга безнең хөрмәтебез артты, чөнки безне ташламадылар. Тамашачыбыз артканнан-артып кына бара.
Без әле халыкны көлдерү генә түгел, ә дәвалау белән дә шөгыльләнәбез. Әйе, чын мәгънәсендә. Кайсыдыр елны Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылына бардык. Халык бик күп җыелган иде. Бер әбине дә алып килделәр: үзе йөри алмый, уфалла арбасына утыртканнар моны. Беренче рәткә алып кертеп утырттылар. Тамаша башланды, әбиең кети-кети, бертуктамый көлә. Рәхәтләнеп, кул чаба-чаба карады. Аннары, шул авылда яшәүче кодагый сөйли: әби концерттан чыккан да, уфалласын үзе тартып, үз аягында өенә кайтып киткән.

– Сезнең тамашачының яше үзгәрәме?
– Төгәл статистика алып барган юк, әмма яшьләр күп йөри безгә. Алар башка буын, «Камеди клаб» форматындагы программалар карагач, бездән дә шуны көтәләр. Сатира ошамый аларга, чөнки алар юклыкта яшәми, бөтен кирәк әйберләре дә бар. Программа төзегәндә, әлбәттә, шуларны да күз алдында тотарга тырышабыз. Төркемебездә талантлы яшьләр дә бар. Алардан яңача, яшьләрчә номерлар таләп итәм.

– Театрыгыздагы проблемалар турында да сорыйсы килә. «Мунча ташы»ның менә тарала инде дигән чаклары булдымы?
– Булды андый вакытлар. «Үзебезчә, яшьләрчә программа төзик»,  – дигәч, яшьләргә рөхсәт биргән идем. Төзеделәр. «Чаршау» дигән үз программаларын булдырып, буш вакытларында гастрольләргә чыгып, концерт куеп йөрделәр. Тамашачының безне аерым күрәсе килмәде. Алар ике-өч тапкыр тамаша куйдылар да, аннары моның кирәк түгел икәнен үзләре дә аңладылар.
Коллективтагы дуслыкны саклап калу өчен, җитәкче буларак, мин җавап бирәм. Шаяртып әйтсәң, атаманнары – мин. Ул үзешчән сәнгать коллективы буларак әллә кайчан таралып бетә иде инде. Кайчандыр, 90нчы елларда ук ИП ачып, шул көннән театрның финанс-хуҗалык эшчәнлеген күтәреп алып киттем.
Аллага шөкер, коллективтагы яшьләр белән уртак тел табу авыр түгел. Яшьләрнең безгә карата хөрмәте зур: алар безне карап үскән егетләр бит. Үзара да бер-берсе белән дус. Һәрвакыт яңалыкка омтылалар. Эстраданың да пульсын тикшереп торалар. Соңгы вакытта программа төзегәндә, күп идеяләрне дә яшьләр алып килә башлады. Эш бар чагында, вакытында эш хакы бирелгәндә, коллектив таралмый ул.

– Улыгыз да сезнең белән эшли. Аңарда дәвамчыгызны, театр белән идарә итүчене күрәсезме?
– Коллективта бервакыт музыкантыбыз югалып торды. Шул чакта Рамил килеп, безне коткарды. Ул вакытта консерваториядә укый иде әле, 17 яшь кенә иде. Килеп, ике көн эчендә бар әйберне дә җайга салды. Аннары музыкантыбыз әйләнеп кайтты да, Рамил укуын дәвам итте. Диплом алгач, безгә җырчы буларак эшкә килде. Музыкаль номерларда да, миниатюраларда да катнаша башлады. Аның сольный концертларын да куеп карадык, тулы заллар белән үтте. Әмма параллель рәвештә ике юнәлеш белән шөгыльләнеп булмый. Музыкантыбызны да җибәрәсе килми. Җырлары матур аның. Халык Рамилне бик ярата.
Улымда дәвамчыны күрмим, чөнки ул администратор була алмый, андый сәләт юк анда. Ул – 100 процент иҗат кешесе.

– Улыгыз турында сөйләүне дәвам итеп, шәхси тормышыгызга күчик...
– Тамашачыларга мәгълүм, мин икенче тапкыр гаилә кордым. Рамил белән Ирек улларым инде зурлар, үзләре тормыш корды, балалар үстерәләр: өч оныгым бар. Рамил иҗат кешесе булса, Ирек башка өлкәдә эшли, ул – менеджер. Ирек диндә, көненә биш вакыт намазын укый.
Гаиләм белән Түбән Камада үз йортыбызда яшибез. Әти-әни безне эш яратырга өйрәтеп үстерде, без җиргә якын, җиргә тартылабыз. Шуңа күрә мин фатирда яши алмыйм. Ялларда һәрвакыт йорт алдында, бакчада нәрсә дә булса эшлим. Әмма эш графигы тыгыз булуына карамастан, мин беркайчан да гаилә турында онытмадым. Хатынга, балаларга тиешенчә игътибар бүлергә тырышам. Алсу белән кинога, концертларга йөрибез. Балалар белән батутта сикереп кайтабыз. Алар белән өй эше дә әзерлим, ничек укыганнарын тикшереп торам. Айзилә кызым бик матур итеп җырлый. Улым тарих белән кызыксына. Болгарга баргач, музейга кергән идек, аны экспонатлар яныннан алып китеп булмый. Әле аларның тарихын да яхшы белә. Алсуга бик рәхмәтле, балаларны әйбәт тәрбияли. Ә бүгенге көндә балаларны тәрбияләү җиңелләрдән түгел.

– Оныкларыгыз белән балаларыгыз бер яшьтә. Мөнәсәбәтләре ничек?
– Без бик дус яшибез. Икенче тапкыр гаилә коргач та, Ирек белән Рамил безгә килеп йөрде. Аларның туйларына да Алсу белән бергәләп бардык. Икенче хатыным Алсу белән дип әйтәм, чөнки беренчесе дә Алсу исемле иде.
Алсу белән 16 ел бер-беребезне аңлап, дус-тату яшибез. 15 ел яшь аермасы бөтенләй дә сизелми. Аннары, балаларым әле кечкенә булгач, үземне 60 яшьлек итеп күз алдына китерү дә бик авыр. Балаларым – минем өчен зур стимул. Алар яше белән яшим мин. Мин бит аларга үрнәк күрсәтергә тиеш. Чаңгы тагып, бергәләп чыгып китәбез. Катокка барып, тимераякта шуабыз. Балалар үстерүдә зур тәҗрибә тупладым һәм олы балаларны үстергәндәге булган хаталарымны хәзер кабатламаска тырышам. Укуга зур игътибар бүләм. Кешелекле булырга өйрәтәм. Өлкәннәрне игътибар итәргә өйрәтәм. Кызыма: «Кыз бала бу дөньяга гаилә корыр, пөхтәлек тудырыр өчен яралган. Әниең эш кушканын көтеп торма, эшне үзең табып эшлә», – дип әйтәм. 11 яшь булуына карамастан, ул ашарга да пешерә, идәннәрне дә юа. Айтуган хуҗалык өчен җавап бирә. Ишек бикләнгәнме, бар җирдә дә лампочкалар янамы һ.б. Хуҗалык буенча сорауларны гастрольдә булганда да, телефон аша шалтыратышып, сөйләшеп торабыз. Бакчада бергәләп эшлибез. Аларга кызык булсын өчен, «Беренче кыяр, «Беренче помидор» бәйрәмнәрен дә уздырабыз. Яшелчә өлгерү белән, аны өзеп алып кереп, бергәләп утырып ашыйбыз. Моның максаты – тырышып хезмәт итсәң генә ниндидер нәтиҗәгә ирешәсең дигән нәрсәне балаларга яшьтән сеңдерү. Алар моны аңлап үсә.

– Төрле дәверләрдә балалар тәрбияләгәнсез. Бу 90нчы еллардамы, әллә хәзер җиңелрәк биреләме?
– Ул вакытта уку күпкә җиңелрәк булды. Балаларга кызыгу өчен әллә нинди байлыклар да юк иде. Бөтен куаныч, бөтен юаныч – туңдырма иде. Ул елларда начальник йөртүчесе булып эшли идем, балаларга тәм-томны җае чыккан саен алып кайтып тордым.
Хәзер балаларны тәрбияләү авыр­рак. Уку системасы катлаулы. Укыйлар да укыйлар... Балаларга шәхси тормышларына вакыт та калмый. Саф һава сулап, урамда уйнар өчен бер якшәмбе генә кала.

– Сезнең өчен иң яхшы ял – ул...
– Өйдә, бакчада. Гастрольләр тәмамлангач, ел да ураза тотам. Шуннан соң бик җиңеләеп китәм. Концертлар булмаганда, мин – тракторчы. Ике тракторым бар, рәхәтләнеп эшлим. Ел да шифаханәгә барырга тырышабыз. Балалар диңгездә ял итсен дип, Төркиягә дә йөрибез.

– 60 яшь димәссең дә сезгә: телефон белән яхшы кулланасыз, социаль челтәрләрдә утырасыз...
– Әлбәттә, заманадан артта калырга ярамый. Кәрәзле телефонны да мин беренче булып сатып алдым, әкренләп аның белән кулланырга өйрәндем. Ике ел элек инстаграмда теркәлдем. Хәзер барлык мәгълүмат интернетта бит. Анда рекламаны бирү дә күпкә файдалы, чөнки телевизор караучылар көннән-көн кими. Тырышабыз, конкуренция заманында башкача мөмкин түгел.

– Юбилеегызны ничек бәйрәм итәргә җыенасыз?
– Иҗатташ дусларым, театрыбыз белән сәхнәдә билгеләячәкбез. Ә якыннарым белән – гадәттәгечә, өйдә. Әбиләр җыеп, Коръән ашы да укытып алырбыз дип торабыз.

– Гамил абый, сезне ихластан юбилеегыз бе­лән тәбрик ­итәбез. Сез җитәкләгән театр тагы да зур­дан-зур уңыш­ларга ирешсен. Сәламәтлек сезгә, юлларда исән-сау йөрер­гә язсын.
– Үзегезгә зур рәхмәт! «Шәһри Казан»га да үсеш, тиражы артуын теләп калам. Газета укучыларга да күп сәламнәремне юллыйм!

Язмага реакция белдерегез

47

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшьрэкне табып булмады мени сон...

    • аватар Без имени

      1

      0

      Кунел генэ яшь картайган инде кырыйдан караган кешегэ куренэ.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Картайган инде

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мунча ташына бердэ барганым юк хэттэ телевизордан да карамыйм

          • аватар Без имени

            0

            0

            Хэзеркуп итеп акча эшлэгэндэ яшь аермасы куренми, 5 елдан яшь хатын яшь аермасын курсэтэ башлый озак калмый

            Мөһим

            loading
            2
            X