Шәһри Казан

Геморройны дәваламасаң, ракка әйләнә

Сәламәтлеккә кагылышлы кайбер темалар хакында аз сөйләнә. Кеше үзе дә үзәгенә үтмичә кайбер борчыган проблемаларын сиздерми, уңайсыз, оялам дип табибка баруны кичектерә.

Шуларның берсе – геморрой. Күпчелекне борчыса да, бик азы гына табибка мөрәҗәгать итә. Тик вакытында дәваланмаган геморрой яман шешкә әйләнергә дә мөмкин икән.
Авыруны кисәтү, дәвалау хакында 40 елга якын тәҗрибәсе булган проктолог-табиб Айрат Әминев белән сөйләштек.

– Айрат Әхнәфович, геморройга китергән сәбәпләр нинди?
– Геморрой нәселдән күчәргә мөмкин. Хатын-кызларда, гадәттә, бала тапканнан соң барлыкка килә. Тромблар белән бәйле кимчелекләр, өзлегүләр дә бу авыруга сәбәпче булуы бар. Авыр физик эш белән шөгыльләнүче ир-атларда еш күзәтелә. Утырып эшләүчеләр дә геморройдан интегә. Шуңа 10-15 минут утырганнан соң йөреп алырга киңәш итәләр. Стресс, борчылулар да гемморойны көчәйтергә мөмкин.

– Кеше үзендә геморрой икәнен ничек белә ала, авыруның билгеләре нинди?
Геморрой сүзе кан агу дигәнне аңлата. Авыруның беренче билгесе дә кан белән бәйле. Ул башта берничә тамчы булып, буяп тора. Шунысын да истә тотарга кирәк, геммориаль үзәк төеннәрдә нерв күзәнәкләре юк, шуңа да кеше анда авыртуны башта тоймый. Арт якта төрле төеннәр барлыкка килү – шулай ук гемморой билгесе. Көчәнгәндә аларны абайлап та була. Кайбер кеше олы йомышын авырлык белән үти башлый. Тизәкнең вак-вак булуы, эч кату – болар барысы да табибка барырга сәбәп.

– Авыруны ничек дәваларга? Күпләр табибка барырга ояла.
– Хәзер заманча медицина геморройны дәвалауның төрле алымнарын тәкъдим итә. Оялырга кирәкми. Пациентлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәваласаң, нәтиҗәлерәк.
Ул дүрт стадиядә бара. Башта төеннәр эчтә урнаша, аннары тышка чыга башлый. Эчке төеннәрне операция кулланмыйча да латекс боҗрасы, проксон алымы, ультратавышлы юл белән дәвалыйлар. Монда пациент авыртуны тоймый диярлек. Төеннәр тышкы якта булганда операция ясарга кирәк булачак. Геморройны дәваламасаң, ул ракка китерергә мөмкин. Туры эчәклек белән бәйле яман шешенең 90 проценты нәкъ менә геммориаль төеннәрнең җәрәхәтләнүе сәбәпле килеп чыга.

Реклама

– Ә даруханәләрдә тәкъдим ителә торган төрле шәмчекләрнең файдасы бармы?
– Кызганыч, юк. Шәмчекләр дә, халык медицинасында кулланылган бәрәңге, үләннәр дә булышмый. Алар төеннәрне юкка чыгара алмый. Операциядән соң дәвалану ысулы баларак кына тәкъдим ителә ала. Шуңа да геморройның беренче билгеләрен сизәсез икән, кичектермәстән проктологка барырга киңәш итәм.

– Авыруны ничек кисәтергә?
– Гел утырып торырга ярамый, хәрәкәттә бәрәкәт дип белми әйтмәгәннәр. Мәктәпләрдә дә тәнәфесләр каралган бит. Совет заманында тәнәфесләрдә гимнастика ясау белән шөгыльләнгәннәр. Эш урынында да ял итеп алу мөһим. Дөрес туклану да зур роль уйный. Клетчаткага бай ризыклар ашарга кирәк. Эчәклек яхшы эшләргә тиеш. Олы йомышны көн саен билгеле бер вакытта үтәргә тырышыгыз. Махсус гимнастикалар, физик күнегүләр ясау да булыша. Әгәр нәселдә бу авырудан интегүчеләр бар икән 25-30 яшьтән соң проктологка күренергә киңәш ителә.

Геморройны кисәтү өчен 10 киңәш:
1. Күбрәк су эчегез.
2. Эссе урыннарда сак булыгыз.
3. Авыр әйберләр күтәрмәгез.
4. Ешрак җәяү йөрегез, йөзү, спорт белән шөгыльләнегез.
5. Шәхси гигиена кагыйдәләрен саклагыз.
6. Олы йомышны билгеле бер вакытта көн саен үтәргә тырышыгыз.
7. Алкоголь, куе чәй, борычлы, ягъни авыруны көчәйтә торган ризыклардан тыелыгыз.
8. Кысып торган кием кимәгез.
9. Дөрес тукланыгыз.
10. Авырту, уңайсызлык тойсагыз табибка мөрәҗәгать итегез.

Ничек тукланырга?
Көн саен 0,5-1 килограмм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә. Эчәк эшчәнлегенә кишер, алма, салат, кәбестә, борчак, банан, бәрәңге уңай тәэсир итә.
Көненә 1,5-2 литр су эчегез. Бигрәк тә иртә белән ач карынга җылы су эчү файдалы. Минераль сулар да яхшы.
Кыздырылган, борычлы, ысланган ризыкларның чамасын белегез. Алкоголь дә файдага түгел.
Олы йомышны үтисегез килә икән, бәдрәфкә баруны кичектермәгез.


Эч катканда кара җимештән файдалы рецепт:
Кичтән 4-10 кара җимешне кайнаган суга салып куегыз. Иртә белән җебегән җимешләрне һәм караҗимеш суын эчегез.

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: