16+

Гештальт-терапевт Елена ПАРШИНА: «Балаларның еш авыруы – әти-әни мәхәббәте җитмәүдән»

Әле авырулар чоры башланырга өлгермәде, инде балалар берничә тапкыр авырырга өлгерде, дип зарланган әниләрне еш ишетергә туры килә. Әлбәттә, моны без кайчак һава торышы, даруларның сыйфатсыз, экологик шартларның начар булуыннан күрәбез.

Гештальт-терапевт Елена ПАРШИНА: «Балаларның еш авыруы – әти-әни мәхәббәте җитмәүдән»

Әле авырулар чоры башланырга өлгермәде, инде балалар берничә тапкыр авырырга өлгерде, дип зарланган әниләрне еш ишетергә туры килә. Әлбәттә, моны без кайчак һава торышы, даруларның сыйфатсыз, экологик шартларның начар булуыннан күрәбез.

Ә менә психолог, гештальт-терапевт Елена ПАРШИНА, моның сәбәбе гаиләдәге мөнәсәбәтләргә бәйле, ди. Күпчелек әниләрне борчыган сораулар белән без аңа мөрәҗәгать итәргә булдык.

– Балаларның еш авыруының төп сәбәпләренең берсе – ата-ана тарафыннан игътибар җитмәү. Галимнәр һәм психологлар күпчелек авыруларның психосоматик тарихка ия булуын исбатлады, хәтта яман шешкә кадәр! Авыруларның нигезендә басылырга мәҗбүр булган хисләр, эмоцияләр ята. Без бу дөньяны тою, сиземләү ярдәмендә яшибез. Бу дөньяның матурлыгын, канәгатьлек һәм бәхетне бары тик хисләр ярдәмендә генә кабул итәбез. Ихтыяҗлары канәгатьләндерелгәндә генә кешедә шатлык хисе туа. Кемнең ничә яшьтә булуына карамастан, һәркем өчен төп ихтыяҗ, бөтен нәрсәнең нигезе – мәхәббәт. «Мин үземне яратуларын телим», «Минем мөһим буласым килә», «Минем кирәкле буласым килә», «Мине күрүләрен телим» – менә болар бала өчен мөһим булган фундамент ихтыяҗлар. Фундамент ихтыяҗларга кытлык булганда, бала үзен кирәксез итеп тоя башлый. Галимнәр шуны раслаган: яратылмаган, иркәләнмәгән, әти-әнисе тарафыннан назны аз алган балалар физик яктан да, интеллектуаль яктан да начаррак үсеш кичерә. Ә мәхәббәтне, кирәклеген тоеп җылы мөнәсәбәтләр белән тәрбияләнгән балалар тизрәк һәм сәламәтрәк үсә. Аллергия, үпкә, бронх авыруларын карасак, алар психосоматик авырулар җиделегенә керә. Бронх, үпкәләр сулыш өчен җавап бирә. Сулыш ул – тормыш, җиңел, рәхәт итеп сулаганда, кислород бөтен кан тамырлары, органнар буйлап йөгерә. Ә суламаганда яки сулыш кысылганда, бугаздан кысылып торганда, тиешле дәрәҗәдә туклыклы матдәләрне алмый. Ни өчен бала йөткерә? Моның җавабы бик гади: ул шул рәвешле үзенә игътибарны җәлеп итә. Кечкенә бала әни назына туймаса, шартсыз мәхәббәтне – мин сине нәрсә өчен дә булса түгел, ә бары булганың өчен яратам дигәнне сизеп үсмәсә, баланың еш авыруына гаҗәпләнәсе түгел.

Әниләр еш кына, куркытып, балаларын «культура»га өйрәтәләр. «Үзеңне начар тотсаң, мин сине яратмаячакмын!» – дигәнне еш ишетергә туры килә. Әти-әни өчен уңайлы һәм файдалы булсам гына алар мине яратачак, дип уйлый башлый бала. «Карале нинди тәрбияле бала, әнисен тыңлый – бер генә карады, ул шундук урынына барып утырды, өлкәннәрне дә хөрмәт итә!» – дип шакката тирә-юньдәгеләр, кечкенә булса да олыларча акыллы булган баланы күргәч. Әлбәттә, мондый коплиментны ишеткән ананың башы күккә тия. Ә бу – чынбарлыкта коточкыч хәл! Тыңлаучан бала – үзенең импульсларын һәм теләкләрен сүндергән бала ул. Андый бала әнисе мәхәббәтен югалтудан шулкадәр курка, чөнки аның өчен әлеге үзен җиңү – яшәү өчен көрәш ысулы. Ул әнисез үзе генә берничек тә яши алмавын аңлый, чөнки бала эшкә йөрми, ашарга әзерли белми, үзенә кием сатып ала алмый, ул тулысынча бәйле кеше. Шунлыктан бала, үзе дә сизмәстән, шартсыз рәвештә, әни мәхәббәтен казану өчен тырыша башлаячак. Чөнки мәхәббәт – тормышка бәрабәр. Әнисенең йөзендә канәгатьсезлек күрсә, бала үзенчә нәтиҗә чыгара: мин начар, мин әнинең кәефен кырдым... Тере һәм сәламәт бала ул тиктормас була – аңа бар нәрсә кызык, сорый, тикшерә, комачаулый. Ә әнигә бит алай җайлы түгел!

– Димәк, балачакта еш әйтелгән «Ярамый!» дигән сүз дә бала үсешенә һәм сәламәтлегенә тәэсир итә?
– «Ярамый!» дигән сүз үзеңчә булма,үзеңне күрсәтмә, үз теләгеңне өстен куйма дигәнне аңлата. Бала шулай итеп, үз ихтыяҗын канәгатләндерми, хисләрен чыгара калмый кала. Аннары, «салкын» ирләр, «салкын» кызлар каян килә соң, дип шаккаталар. Гел тыюдан гына торган тәрбия алганнар бөтен эмоцияләрен җыялар да, йә бер шартлыйлар, яки аутагрессиягә китәләр, авырый башлыйлар. «35 яшьтә генә, шундый яхшы кеше, ә анда яман шеш!» – дип шаккаталар. «40 кына яшьлек ир, шундый уңган-булган, инде инсульт кичергән!» – дип гаҗәпләнәләр. Моңа шаккатасы юк, чөнки алар балачактан үз хисләрен, теләкләрен, ихтыяҗларын күрсәтмәскә өйрәтелгән булган. Әнине борчымыйм, кеше ни әйтер, дип яши-яши, бала, үскәч, үз ихтыяҗлары импульсларын тоймый башлый, ул үзе ни теләгәнен аңламый. Андый кеше яшәми, ә тереклек итә. Ул ачу, үпкә, гаеп, курку кебек хисләр «капчыгы» эчендә яшәвен дәвам итә. Тагын бер мөһим нәрсәләрнең берсе – оят. Ул якын, җылы мөнәсәбәтләр төзүгә комачаулык итә. Тәртипсез, кирәксез, тыңлаусыз һәм еш авырый торган балалар – ана белән бала арасындагы дөрес һәм җылы булмаган мөнәсәбәтләр нәтиҗәсе.

– Психологларны тыңласаң, барысына да хатын-кыз, әни кеше генә гаепле төсле тоела...
– Бала белән ана бер-берсенә ныграк якын, тугач та сабый күбесенчә ана карамагында, шунлыктан бу гаепләү төсле тоелырга мөмкин. Әмма гаилә әгъзалары, ир белән хатын арасындагы дөрес булмаган, салкын мөнәсәбәтләр дә балаларның еш авыруына китерә. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр көйләнеп киткәндә, «тылсымлы таяк» белән кизәнгәндәй гаҗәеп хәлләр башлана, мәсәлән, бала бронхиаль астма белән авырмый башлый, экзема яки аллергия бетә, йөткерми, еш салкын тиеп авыртулар кими... Ни өчен шулай? Чөнки моның сәбәбе юкка чыга. Мәхәббәт, наз һәм игътибарга булган ихтыяҗ канәгатьләндерелгәч, бала авырмый башлый. Җылы, якын мөнәсәбәтләр барысын да көйли.

– Начар билге алу да кайчак авыруга сәбәпче булырга мөмкин бит.
– Әлбәттә. Әлеге начар билгегә нинди күзлектән карыйсың бит, анысы шулай ук бик мөһим. Мәсәлән, «ике»ле алгач, әнисе: «Әйдә, карыйк әле, синең нәрсәң барып чыкмады соң?» – дип сорап, җылы сүз ишеткәч, бала җиңел сулап куя һәм курыкмыйча, кайда нинди хата җибәргәнен аңлатып бирә. Ә бөтен әни дә, начар билге алган очракта, шулай җайлап җибәрә аламы соң? Юк, әлбәттә. Куркыту, янау, башка балалар белән чагыштырып кимсетүгә кадәр барып җиткән ананың кәефен кырган бала башында: «Әни мине башка яратмаячак!» – дигән бер генә уй кайный. Бала куркудан куырылып килә, канатын җәеп оча алмаган кош сыман бәргәләнә. Мондый очракта баланы түгел, ә әниләрне тәрбияләргә кирәк. Чөнки балалар – әни кешенең көзгесе.

– Ә шулай да бер әни дә үз баласын начар булсын дип тәрбияләми бит, киресенчә, үзендә булган уңай сыйфатларны баласында күрергә тели.
– Шулай бер тренингка яшүсмерләрнең әниләре җыелды. Барысының да зары бер төслерәк: балалар йоклаган урыннарын да җыймыйлар, телефонда гына утырырга телиләр, гомумән, булышмыйлар... Менә шундый балалар белән кичекмәстән ни дә булса эшләргә кирәк, дип чаң сугалар. «Эшне балалардан түгел, ә сездән башларга кирәк», – дигәч, бик гаҗәпләнделәр. Әниләр белән эшләдек, ә балалардагы үзгәреш үзеннән-үзе бирелде. Балалар кинәт кенә яхшырак укый, өйдә булыша башладылар, никтер кинәт барысы да үзгәрде, дип шаккатты әниләр. Әниләр белән хәлләрнең ничек булганлыгын гына тикшереп караган идек бит! Чынлыкта, әниләр үз җаваплылыгы белән баланыкын аера алмый. Өлкәннәрнең җаваплылыгы күбрәк, ә балаларның азрак. Тәрбия – балага әкренләп аның тормышы өчен кирәк булган җаваплылыкны үз кулына тапшыру ул. Ә моңа күпчелек әти-әни әзер түгел.

Гадәттә, гаиләләрдә шундый күренешкә тап буласың: әни кеше эшенә дә бара, балаларны да карый, өйдәге бөтен эш тә аның җилкәсендә, ә әти кеше тәүлегенә 24 сәгатькә якын эшли. Мондый гаиләдә бала ни әнисен, ни әтисен күрми үсә. Шуның өстенә ул, гаиләсе булганнан соң да, шул үрнәктә яшәячәк. Бала берничек тә күршегә түгел, ә әти белән әнисенә, гаиләдәгеләргә охшый.

– Яшүсмерләр арасында, еш кына, сәбәпсез дәресләр калдырулар булгалый, әмма бу хакта әти-әнисе белмәскә дә мөмкин. Мондый очракларда нишләргә?
– Ә сез ялганны сизмәскә мөмкин дип уйлыйсызмы? Юк. Ялганны сизмәү мөмкин түгел. Баланың тормышы белән чынлыкта кызыксынсаң, әлбәттә. Күзәтүчән ана бу вакытта ни өчен баланың мәктәпкә йөрмәү сәбәпләрен эзли. Бәлки берәр конфликт килеп чыккандыр? Бәлки аны рәнҗеткәннәрдер. Ул юкка гына алай эшләми.

Мин еш кына бер бирем тәкъдим итәм. Ул бик гади, әмма шулкадәр авыр. Кимендә өч минут тын гына бер-береңнең күзенә карап торырга кирәк. Ун минут карап торырга кушсаң, кайчак гаҗәеп хәлләр башлана, чөнки бирем үтәүчеләр каршында утыручыны күрә һәм тоя башлыйлар. Бу кеше турындагы формалашкан уйдагы кешене түгел, ә башка кешене күрәләр. Күзгә-күз карашканда бер-берсенең кулларын да тотарга кушсаң, бөтенләй яңа яклар ачыла. Әлеге кешеләр бер-берсен тоя башлыйлар, нидер әйтәсе килә башлый, мөнәсәбәтләр дә башкачага әйләнә. Берничә минут вакытыгызны кызганмый, балагыз белән дә шулай эшләп карагыз әле, нәтиҗәсен күрми калмассыз. Шулай ук көн саен, мәктәптән кайткач, балагызның хәлен сорарга онытмагыз. Аңа биргән игътибар һәм мәхәббәтегез үз җимешен бирми калмас. Ә авырулар турында бөтенләй онытырсыз.

Язмага реакция белдерегез

10

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading