16+

Гипнотерапевт Алмаз Зарипов: «Гипноздан куркырга, аны мистикалаштырырга кирәкми, ул – кеше өчен табигый халәт»

Кемдер аңа ышанмый, кемдер аннан курка... Гипнозга төрле кеше төрлечә карый. Чынлыкта нәрсә соң ул гипноз? Авыруларны аның белән дәвалап буламы? Бу хакта без психолог, гипнотерапевт, психосоматик терапевт, Россия психотерапевтлар берләшмәсе әгъзасы Алмаз Зарипов белән сөйләштек.

Гипнотерапевт Алмаз Зарипов: «Гипноздан куркырга, аны мистикалаштырырга кирәкми,  ул – кеше өчен табигый халәт»

Кемдер аңа ышанмый, кемдер аннан курка... Гипнозга төрле кеше төрлечә карый. Чынлыкта нәрсә соң ул гипноз? Авыруларны аның белән дәвалап буламы? Бу хакта без психолог, гипнотерапевт, психосоматик терапевт, Россия психотерапевтлар берләшмәсе әгъзасы Алмаз Зарипов белән сөйләштек.

– Иң беренче шуңа ачыклык кертик әле – нәрсә соң ул гипноз?
– Аны халык телендә генә гипноз дип йөртәләр. Фәндә ул – сугистология – эмоциональ-образлы терапия дип йөртелә. Мин гипнозны иң борынгы һөнәр дип әйтер идем. Аны кешеләр якынча III гасырда ук куллана башлаган инде. Әйтик, ана кеше баласын бишек җыры көйли-көйли тирбәтеп йоклата яки иңбашыннан сөеп әкият сөйли. Китап укыганда да кеше гипнозга керә. Сез китап эченә шулкадәр тирән «чумасыз», хәтта әйләнә-тирәдәгеләрне ишетми башлыйсыз. Трасса буйлап озын-озак юл узганда да кешенең баш мие кинәт «сүнеп» ала. Йокыга китте, диләр, ләкин ул без күнеккән йокы түгел бит – гипноз. 400-500 чакрым ара узган кешедән син бу юлны ничек уздың дип сорап кара, ул җавап бирә алмаячак, чөнки ул вакытта аның үзаңы үзгәргән халәттә була. Университетта да кайвакыт лекция тыңлаганда йокыга китә башлыйсың. Болар барысы да баш миенең артык арып, «перезагрузка» ясаган мәле. Медитацияне дә үз-үзеңне гипнозга кертү, диләр бит. Менә гипноз да нәкъ шулай башкарыла инде. Гипноздан куркырга, аны мистикалаштырырга кирәкми. Ул – кеше өчен табигый халәт.

– Бөтен кеше дә гипнозлый аламы?
– Мин гипнозлый ала дип уйлыйм. Шулай да бәхәсләшер өчен җирлек бар монда. «Мине дә өйрәт әле» дип еш мөрәҗәгать итәләр миңа. Ләкин барысын да өйрәтмим. Кеше игътибарлы булырга, гипнозга җитди карарга тиеш. 90 кешенең нибары берсе генә гипноз белән җитди рәвештә шөгыльләнә ала. Һәрхәлдә, үз күзәтүләрем буенча шулай килеп чыга.

– Ә сез ничек гипноз белән шөгыльләнеп киттегез?
– Кашпировскийлар (Антон Кашпировский, совет психотерапевты) бик популяр булган вакытта мин дә гипноз – үзаңның үзгәргән халәте белән кызыксына башладым. Клубларга да гипноз ясаучылар күпләп килә башлады, эстрада гипнозы популярлашты. Туганнарым: «Син инде биш-алты яшеңдә үк кешенең авырткан берәр җиренә кулларыңны куеп дәваламакчы булып йөри идең», – дип сөйли. Бәлки моңа әбиемнең халык медицинасы белән шөгыльләнүе дә тәэсир иткәндер. Мин бит һәрвакыт психолог булмадым. 2001 елда тормышымда кара полоса башланды. Башта – әбием, аның кырыгына – әтием, аннан 21 яшьлек бертуган энем үлде. Бер-бер артлы сигез якын кешемне җирләдем, йортсыз калдым. Бәлки үземнең шушындый авыр сынауларны узуым аркасында, кешеләр белән эшләве дә җиңел биреләдер, мин аларны аңлыйм. Гипноз белән җитди рәвештә 16-17 яшемдә шөгыльләнә башладым. Мәскәүдә психотерапия һәм клиник психология институтында белем алдым. Шуны әйтәсем килә, гипноз ул тылсым да, мистика да түгел. Гипноз ул – фән. Аны институтларда өйрәнәләр.

– Кашпировский радио-телевидение аша гипнозлаган, имеш. Сез моңа ышанасызмы?
– Әйе. Аудитория зуррак булган саен, кеше гипнозга тизрәк бирелә. Челтәрле реакция дип атала ул. Ә телевизорны ул заманда кеше гаиләсе, дуслары, туганнары белән бергә җыелып караган.

– Гипнозга кертеп, кешегә операцияләр дә ясыйлар дип ишеттем. Янәсе, бу вакытта наркоз да кирәкми...
– Хастаханәләрдә инде гипнороды яисә гипноз ярдәмендә бала табуны куллана башладылар. Гипнозга кертеп, операцияләр дә ясыйлар. Әйтик, кемгәдер наркоз ярамый. Андый вакытта тирән гипнозга кертәләр. Америкада 60-70 ел өйрәнәләр инде бу өлкәне. Онкологик авыруларны дәвалаган вакытта да гипноз кулланалар. Ләкин аның өчен махсус белем алган белгечләр белән эшләргә кирәк. Гипноз белән генә ракны җиңеп булмый. Ул табиблар, психологлар, гипнотерапевтлар белән башкарыла торган комплекслы эш булырга тиеш. Әлбәттә, яман шешне дүртенче стадиядә бетерәбез дигән кешеләргә ышанырга ярамый, алары инде шарлатаннар. Берәр кеше җәрәхәт алган вакытта аның игътибарын читкә җәлеп итү өчен, табиблар да гипнозга охшаган төрле психологик алым куллана. Андый вакытта «берни дә булмас, түз, хәзер табиблар килеп җитә» дип әйтү бер файда да китерми. Ә менә йөзенә кулыңны сузып: «Ничә бармак күрәсең?» – дип сорарга, җавап бирдертергә кирәк. Шулай ук «Син өйләнгәнме? Ничә балаң бар?» дигән сораулар бирсәң дә була. Бу кешенең игътибарын авыртудан башка нәрсәгә юнәлтә, хәлен җиңеләйтә.

– Ә сез гипноз белән ничек дәвалыйсыз?
– Гипнозланган кеше төрле халәт кичерә: кемдер елый, кемдер ыңгыраша, мышный, очкан кыяфәт чыгара, хәтта гырлаучылар да бар. Ни кызык, гипноздагы кешенең башын – бер урындыкка, аягын икенчесенә куйсаң да, ул – егылмый, туп-туры ятып торырга мөмкин. Гипноз вакытында, аларны борчыган авырлыклары, хис-кичерешләре тышка чыга башлый. Мин, «син шундый булырга тиеш, болай эшләргә кирәк» дип, «установкалар» бирмим. Без авыру белән башта аның яшеренгән хис-кичерешләрен янәдән кичерәбез. Сеанс вакытында кемнедер укшыта, эчен бора башлый. Кеше гомер буе нәрсәдән дә булса куркып яшәсә, иртәме-соңмы, аның бөерләре авырта башлый. Явыз кешенең бавырына бәрә. Кешенең эчке халәте белән тышкы халәте бәйләнгән. Безнең бөтен эмоция тән аша чыга. Шуңа күрә авырган вакытта иң беренче булып үзегезнең хис-кичерешләрегезгә игътибар итегез. Һәр хис билгеле бер гормон бүлеп чыгара. Әйтик, стресс – кортизол гормонын чыгара. Ул – мускулларны юкка чыгара, кан әйләнешен боза. Хәзер табиблар күп кешегә «вегето-сосудистая дистания» дигән диагноз куя, авыруның тик торганнан тыны кысыла, буыла башлый. Чынлыкта исә андый диагноз юк. Бу – чыгарылмаган хис-кичерешләр генә.

– Гипнозга керткәндә, кемдер куллар, күз, асылмалы чылбыр куллана. Сез ничек кертәсез?
– Минем янга килгән бер кыз: «Ник сез минем баш очымда чылбыр селкемисез?» – дип сорады. Чынлыкта исә сез санап киткән предметлар белән гипнозламыйлар. Болар барысы да кешенең игътибарын читкә юнәлтү генә. Мин гадәттә уч төбемдә бер нокта табарга кушам, күзеңне алмыйча шунда карап тор дим. Гел бер ноктага төбәлеп торган кешенең күзләре арый башлый, күз кабаклары әкренләп йомыла, шуннан кеше гипнозга керә, ләкин аларны эшләмичә дә кешене гипнозлап була. Башта мин үзем транс халәтенә күчәм, аннан бу тәэсир кешегә йога һәм ул гипнозга китә. Шунысы мөһим, гипнозга керткәнче, мин кеше белән аралашам, аңа башта гипнозның нәрсә икәнен аңлатам.

Анна АРАХАМИЯ фотосы

– Күп очракта сезгә кемнәр мөрәҗәгать итә?
– Тәмәке, алкоголь бәйлелекләре булганнар, онкологик, психологик, психосоматик авырулары булган кешеләр килә. Яман шеш дигән диагноз куйганнарга психолог буларак ярдәм итәм. Миңа күп кешеләрнең якыннары мөрәҗәгать итә, аеруча әниләре. «Улымны эчкечелектән биздерегез әле», – ди бер апа. Мин аннан: «Ә үзе телиме соң?» – дип сорыйм. «Үзе теләсә, гипнозсыз да ташлый инде ул», – дип, трубканы куючылар бар. Шунысын истә тотарга кирәк – мин беркайчан да беркемне дә үз теләгеннән башка дәваламыйм. Кеше минем янга үзе белеп, үзе аңлап килергә тиеш. Мондый очракта эчкечеләр белән эшләве авыр, аеруча хатын-кызлар белән. Эчкече иргә бер сеанс та җитә, ә эчкече хатын-кызга биш сеанс та аз булырга мөмкин. Әлбәттә, төрле очраклар бар. Күп психолог, гипнотерапевтлар хатын-кызларны дәвалауга гомумән алынмый. Алкоголизм ябык боҗра кебек, биредә барысы да бер-берсенә бәйләнгән. Кеше үз хисләрен кая куярга белмичә эчә, тарта, наркотик куллана башлый. Ашау серотонин – ләззәт бирүче гормон бүлеп чыгарса, алкоголь, киресенчә – кешегә бәхет хисе бирә торган дофамин гормонын «яндыра». Нәтиҗәдә, махмырдан соң кеше депрессиягә бирелә, кабат эчә башлый. Шуңа да эчкечелектән котылу җиңел эш түгел.

– Гипнотерапевт минем башыма начар мәгълүмат тыгар, дип куркучылар бар. Шулай да була аламы?
– Гипнотерапевт кешенең башында булмаган уйларны берничек тә «тыга» алмый. Гипноз ярдәмендә генә кешене үтерергә яки үлемгә үгетләргә мөмкин түгел. Бу фикер гипнозга кадәр дә аның башында булырга тиеш.

– Чегәннәр чыннан да гипноз осталарымы?
– Чегәннәр шаблоннарны җимерә белә, кешене көтелмәгән халәттә калдыра. Аннан соң чегәннәр турында кеше әллә нинди мифлар сөйли, алардан курку, гипнозга сәләтле булуына ышану бар бездә. Чегәннәр дә моны бик дөрес файдалана. Мин аларны гипноз осталары түгел, ә тәҗрибәле психологлар дияр идем. Алар бит теләсә кемгә барып ябышмый, халык арасыннан аны җентекләп сайлап ала. Шуннан кисәк каушатырлык ниндидер бер сүз әйтә. 5-10 секундка кешенең психикасы тотрыксыз була. Менә шул вакытта алар сиңа чүп сүзләр әйтә башлый. Янәсе, синдә бозык, сихер һәм тагын әллә нәрсәләр бар... Шул ук вакытта куллары, күзләре белән синең игътибарны үзләренә җәлеп итәләр. Шунда берәрсе талап китәргә дә мөмкин. Менә бу – чегән «гипнозы» инде. Гомумән, гипноз ясыйм дип алдалаучылар күп.

 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X