Гөлсинә Галимуллина әдәбият дөньясына журналистикадан килеп керде. Ун ел эчендә 14 китап чыгарырга өлгерде. Китаплары иң күп укыла торган әсәрләр исемлегендә. Аның белән күрешеп, бүгенге әдәбият, китап чыгару серләре хакында сөйләштек.
– Гөлсинә апа, сез журналист та, язучы да. Шуларның кайсысы сезгә якынрак?
– Мин язучы түгел, ә әдәби әсәрләр белән танылган журналист. “Язучы” дигән статуска лаек булыр өчен, Гомәр Бәшировның “Намус” романындагы Нәфисә, Мирсәй Әмирнең Сания кебек образлар тудырырга кирәк. Габдрахман Әпсәләмовның кайсы гына әсәрен алсаң да, анда безнең милли җанлы татар хатын-кызлары, татар ир-егетләре. Алар чын милли патриотлар. Мин милли патриотларны дөрес итеп чагылдырган авторларны гына язучы дип саныйм.
– Сез яңарак кына әсәр язарга алынган, китап чыгарырга ниятләгән кешегә нинди киңәш бирер идегез?
– Болай әйтер идем: “Кулыңа каләм алыр алдыннан, иң беренче патриотик образлар тудырган китапларны укы. Әсәреңдәге герой аша син милләткә, XXI гасыр баласына нәрсә бирәсең? Укучылар моннан нинди үрнәк ала? Әле бу кеше әдәбият мәйданына чыгарырлык нәрсә эшләгән? Иң элек шушы сорауларга җавап бирергә кирәк”.
– Бервакыт, бүтән китап чыгармыйм, дип әйткән идегез. Хәзерге вакытта әсәр язу эшенә алынмадыгызмы?
– Юк. Китап язарга җыенмыйм әле, әмма журналистиканы ташламыйм. Аллаһы Тәгалә миңа күпме гомер биргән, шул вакыт аралыгында журналистикага хезмәт итәргә тиешмен.
– Әсәр язарлык сюжет туса?..
– Язам. Әгәр Аллаһы Тәгалә юлыма милли патриотны чыгара икән, язудан тыелып кала алмаячакмын.
– Гөлсинә апа, “журналистикага хезмәт итү” дигәндә нәрсәне күз алдында тотасыз?
– Журналистика факультетында укучы сәләтле, өметле студентларга премия булдырдым. Ел саен аны өч студентка тапшырам. Өйгә биш төрле газета-журнал алдырам. Һәр язманы укып барам. Иң объектив мәкалә язган журналистларга махсус калфаклар тектерәм. Журналистикага хезмәт итүем шулардан гыйбарәт.
– Китап чыгару бик чыгымлы эш. Иганәчеләр табасызмы, үз хисабыгызга бастырасызмы?
– Синең соравыңнан соң бер мәзәк искә төште. Ир белән хатын 20 ел бергә гомер иткән. Хатын эшкә җыенучы иренә: “Кара әле, безнең бүген гаилә коруыбызга 20 ел. Әйдә шул хөрмәткә бер тавык суйыйк”, – ди икән. Ир хатынына карап-карап торган да: “Безнең синең белән 20 ел яшәгәнгә тавыкның ни гаебе бар?” – дигән. Шуның кебек, китап чыгарасы килүемдә иганәчеләрнең ни гаебе бар? Әгәр акчаң юк икән, чыгарма.
“Мәхәббәт аланы” исемле беренче китабымны 2 мең данә тираж белән 100 битлек кенә итеп чыгардым. Ул миңа 100 мең сум тирәсенә төште. Аның күбрәк өлешен бүләк иттем, берникадәрен саттым. Шуннан 150 мең сум акчам җыелды. Аны конвертка салып куйдым. Нәкъ шул вакытта Аллаһы Тәгалә миңа икенче образ китереп чыгарды. Шул рәвешле “Ак бураннар аша” китабы туды. Бу китап 150 мең сумга төште. Менә шулай китаптан кергән акчага киләсе китапны чыгара килдем.
Сорау куркыныч әйбер. Ул минем акча түгел бит – кешенеке. Ничек инде кешенең акчасына китап чыгарыйм? Бу хәл башыма сыймый.
Киресенчә, кешеләрне сөендерергә яратам. Аллаһы Тәгалә шуңа күрә аудиториямне киңәйткәндер дип уйлыйм. Бүген җиде төрле проектым бар. Алар аша кешеләргә шатлык өләшәм.
– Акча түләп китап чыгарган кешеләргә күпчелек язучыларның кырын карый торган гадәте бар. Үзегезгә карата андый мөнәсәбәтне тойганыгыз юкмы?
– Юк, тоймыйм, чөнки алар да нәкъ мин укыган уку йортында укыган, кулларында – минеке кебек диплом. Гомерем буе журналистикада эшләдем. Бүтән һөнәрем юк. Яза гына беләм. Тамагымны каләм туйдырды.
Мин журналист кеше, үз фикерем бар. Минем белән беркем дә тотнаксыз сөйләшә алмый. Журналистлар юаш халык түгел. Үз аягыбызда нык басып торабыз.
– Күбрәк көчле хатын-кызлар турында язасыз. Ни өчен ир-атларга өстенлек бирмисез?
– Бу бик актуаль сорау, чөнки, китап чыгара башлагач, иң беренче очрашуымда бер укучым: “Көчле ирләр юкмыни?” – дип сорады. Хәзер кая барсам да, шундый ирләр эзли башладым. Юк бит! Һич туры китереп булмый. Җәбе килсә, сабы килми, сабы килсә, җәбе килми, диләр бит. Нәкъ шуның кебек.
– Минем турыда да языгыз әле, дип кешеләрнең сезгә мөрәҗәгать итәме?
– Итә. Мин алардан: “Нинди образ тудыруымны телисез?” – дип сорыйм. Сөйләгәннәрен тыныч кына тыңлап торам. Гадәттә, башкалардан әллә ни аерылмый торган гаилә тарихы була. Китап язу өчен стандарт булмаган тормыш кирәк. Стандарт булмаган кыенлыкны җиңеп чыккан кешеләр турында гына язам. Минем тормыш турында да китап язып булмый.
– Белүемчә, китапларны лаеклы ялда гына яза башлагансыз. Ни өчен аңа кадәр үк бу эшкә тотынмадыгыз? Журналистика үзенә йотып бардымы?
– Әйе, журналистика йотты. Гомумән, журналистикада эшләгәндә китап язу уем юк иде. Дөрес, җиденче сыйныфта укыганда, “Үскәч кем буласың килә?” дигән темага сочинение яздык. “Габдрахман Әпсәләмов кебек яхшы язучы булам”, – дигән идем. Уйлар материальләшә бит. Үткәннәргә борылып кара – тормыш кайтаваз кебек. Авызыңнан нәрсә чыккан, һавага нәрсә киткән – шулар сиңа кире төшә. Минем язганым да үземә әйләнеп кайткандыр. Әмма китап яза башлавымның төп сәбәбе – әдәби китаплар күп укуым һәм хәзерге әсәрләрдә мине канәгатьләндерерлек образлар таба алмавым. Һаман бәхетсез кешеләр. Бозык, әхлаксыз, бомж, баласын кеше ишек төбендә калдырып киткән хатыннар...
Акыллы гаиләдән сүз чыкмый. Безнең милләттән дә начар күренешләр чыгарга тиеш түгел. Акыллы милләт ул үз гөнаһларын эчкә яшерә. Ә безнең язучылар тотындылар бөтен нәрсәне күрсәтергә! Шуннан соң “Тукта әле, болай булмый” дип, көчле кешеләр турында китаплар язарга алындым.
– Сатудан кергән акчаларга башка китаплар бастырам, дип әйттегез. Үзегезгә файдасы каламы соң?
– Кала! Нинди калмасын ди?! Дөрестән дә, китап чыгарган кеше байый. Әгәр китабың тиз арада сатыла икән, син иркен акчага яшисең. 60 яшемдә китап саткан акчадан зур хаҗ кылдым. Зур хаҗ кыйммәт. Әле яңа гына кече хаҗдан кайттым. Күпме премияләр булдырдым! Бөтенесе китап саткан акчага бит, пенсия акчасына түгел.
– Үзегезгә кайсы китабыгыз кадерлерәк?
– Барысы да! Һәр образ үземә караганда көчлерәк. Алар мин булдыра алмаган эшләрне башкарган тәвәккәл хатын-кызлар.
– Үзегезнең китапларны яңадан укыйсызмы?
– Әйе, укыйм. Укыйм да: “Мин моны ничек яздым икән?” – дип шаккатам.
– Гөлсинә апа, тату гаилә сере, сезнеңчә, нәрсәдә?
– Бер-беребезнең сүзенә акцент ясамыйбыз, чөнки бер көн икенче көнгә охшамый. Телдән чыккан, автомат рәвештә әйтелгән сүзгә артык әһәмият бирергә кирәкми. Ул бит бары тик сүз! Ирем нәрсәдер әйтте, киленем болай диде, дигән әйберләр бездә гомумән юк. Гаиләдә бер-береңә таләпчән булырга ярамый.
Комментарийлар