16+

Гөлия Вәлиәхмәтова: «Диләне кайдадыр очратсам, әлбәттә, аның белән исәнләшәчәкмен»

Композитор Марат Мухинның тормыш иптәше, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Гөлия Вәлиәхмәтова: «Диләне кайдадыр очратсам, әлбәттә, аның белән исәнләшәчәкмен»

Композитор Марат Мухинның тормыш иптәше, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Башы: Гөлия Вәлиәхмәтова: “Марат сүзләремә колак салды, ул мине ишетте”

– Гөлия, сез эшмәкәр дә бит әле. Хәзерге вакытта сез нәрсә белән шөгыльләнәсез? 
– Даруханәм, маркетплейста кибет бар. Ул 2016 елдан бирле эшли. Хатын-кызлар киемнәре кибете дә бар иде, аны пандемия вакытында ябарга туры килде. 

– Марат белән кавышканчы да тәкъдим ясаучылар булгандыр. Әллә Марат беренче идеме? 
– Марат белән танышканчы ук тәкъдим ясаганнар иде. Әле бер генә тапкыр да түгел. Шундый ук бик яхшы, лаеклы егетләр бар иде. Әмма бергә гомер итү – урам аша чыгу түгел. Гаилә кору мәсьәләсенә җитди карадым. Бәлки, насыйбымны да көткәнмендер.

– “Ир-атлар көчле хатын-кызлардан курка”, – дип фикерләүчеләргә нәрсә әйтер идегез? 
– Бәлки, бу сүзләрдә хаклык та бардыр. Әмма көчле хатын-кыздан көчсез ирләр генә куркадыр. Янәшәңдә акыллы, уңышлы һәм көчле хатын-кыз булуның бер кимчелеген дә, начар ягын да күрмим. Шәп бит?

– Интервьюларның берсендә Марат: “Без бөтенләй төрле кешеләр”, – дигән иде. Холкыгыз нык аерала, димәк?
– Бу сүзләрне Марат кына  түгел, мин дә һәрвакыт әйтәм. Без һәрнәрсәдә төрле. Мин туры сүзле, ул киресенчә. Мин барысын да тиз-тиз эшләргә яратам, ә Марат барысын да үз көенә, әкрен генә эшли. Хәер, гаилә коргач, ул да үзгәрде, бераз тизлеген арттырды (көлә). Марат якты, җылы бүлмәдә йокларга ярата, ә мин бер тамчы ут та булмасын өчен, бөтен тәрәзә пәрдәләрен ябып куям. Соңга калырга да яратмыйм, ә Марат өчен бу гадәти күренеш. Аллаһка шөкер, хәзер билгеләнгән вакыттан соңга калмаска тырыша. Төрле кешеләр булсак та, без бергә бәхетле. Кайбер кимчелекләргә күз дә йомасың, үзең өстендә дә эшлисең, барысын уртага салып хәл дә итәсең. 

– Марат барлык эстрада йолдызларына диярлек аранжировкалар эшли. Гаиләгә вакыты каламы соң?
– Бергә тормыш итә башлаганда Марат тәүлекләр буе эштә югала иде. Миңа аның эш графигы гомумән ошамады. Ул төшкә кадәр йоклый һәм төнлә яки таңга таба гына өйгә кайта иде. Бала тугач, бу мәсьәләне җайладык. Бу хакта бик җитди сөйләшү булды. Балага ике әти-әнинең дә игътибары кирәк. Марат сүзләремә колак салды, ул мине ишетте. Хәзер ул иртән торып эшкә бара һәм кичке сәгать 8ләр тирәсендә өйгә кайта.

– Сезнең мәхәббәт тарихыгызда да җыр аерым урын алып тора. Маратта җыр яздыру, беренче очрашулардан хәзерге мөнәсәбәтләрегез нык аерыламы?
– Ир-атлар очрашып йөргән вакытта бер төрле, ә гаилә тормышында башка булулары сер түгел. Очрашып йөргән кыз рәсми рәвештә хатын булгач, күрәсең, аларның анда кайдадыр “булды бу, ул хәзер минеке, беркая да китмәячәк” дигән галочка куела. Әмма Маратның бик яхшы сыйфаты бар. Ул гел яхшы якка үзгәрә, минем өчен бу бик кадерле. Ул тырыша. Мөнәсәбәтләребез елдан-ел ныгып, яхшы якка үзгәрә. Дөрес, хәзер мин дә бүтән.

– Бер интервьюда Маратның элеккеге тормыш иптәше Дилә Нигъмәтуллина белән аралашмавыгызны әйткән идегез. Ни өчен?
– Без, гомумән, бер тапкыр да аралашмадык. Тик бу мин аның белән аралашуга каршы дигәнне аңлатмый. Әлегә кадәр сөйләшү мөмкинлеге дә, кирәге дә булмады. Болай гына кызык өчен телефоннан шалтыратып сөйләшү дә сәер булыр иде, нәрсәгә соң ул? Әмма Дилә белән Марат элемтәдә. Әгәр мин Диләне кайдадыр очратсам, әлбәттә, аның белән исәнләшәчәкмен.

– Сез еш елыйсызмы? 
– Бик сирәк. Кыш көне мин бик нык егылып тезем кара янып чыккан иде. Шул чакта да күз яшьләре урынына көлеп җибәрдем. Шулай “матур” итеп егыла белергә дә кирәк бит! Балалар һәм өлкәннәр темасы, ниндидер күңел түренә үтеп кергән вакыйгаларга битараф кала алмыйм, әлбәттә. Елап җибәрә алам. 

– Пластик операцияләр турында нәрсә уйлыйсыз? Үзегездә нәрсә үзгәртергә теләр идегез?
– Операцияләргә уңай карыйм. Әгәр сиңа ошамаган нәрсәне төзәтергә мөмкинлек бар икән, нигә моннан файдаланмаска? Бу кешене бәхетлерәк итсә, эшләргә була. Үзем дә имплантларсыз гына күкрәкне тарттыру процедурасына язылдым. Аллаһ бирса сентябрь ахырында операция булырга тиеш. 

– Сез таләпчән әниме?
– Артык таләпчән, кырыс булырга тырышмыйм. Ул әле кечкенә. Аңа дөрес тәрбия бирү, иркәләү һәм ярату – төп бурычым. Тормыш болай да җиңел түгел, кайвакыт явыз кешеләр дә очрый. Әлбәттә, мин аңа тормышында бары тик яхшы кешеләр генә очравын телим. Ләкин без нәрсә һәм ничек буласын алдан белмибез, шуңа мөмкинлек булганда, аны иркәләп каласым килә. 
 

Язмага реакция белдерегез

11

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading