16+

Илсур Метшин белән ӘҢГӘМӘ: «Мин искитәрлек сәләтләргә ия түгел, әмма миңа нәрсә барын ачарга мөмкинлек бирделәр»

Казан мэры Илсур Метшин «Эхо Москвы» радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән очрашты.

Илсур Метшин белән ӘҢГӘМӘ: «Мин искитәрлек сәләтләргә ия түгел, әмма миңа нәрсә барын ачарга мөмкинлек бирделәр»

Казан мэры Илсур Метшин «Эхо Москвы» радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән очрашты.

Ратушада узган җанлы әңгәмәдә Мәскәү кунагы Казан башлыгына аның әлеге вазифадагы иң авыр вакытларын атап китүен, башкалада булган мәшәкатьләр, туристларны нәрсә белән җәлеп итүен, 14 ел буе шәһәр башлыгы булып эшләүнең серләре турында сорашты. Кайбер кызыклы өлешләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

– Илсур Рәисович, сез 15 елга якын мэр. Шушы вакыт эчендә сезнең тарафтан кабул ителгән нинди карар иң авыры булды?
– Яшьрәк чакта, иң авыры – «ГАЗель» белән «ПАЗик»­лардан арынырга карар кылгач. Алар әле күп шәһәрләрдә хәзер дә бар. Рейска медицина тикшеренүе узмаган, наркологта исәптә торучылар чыга. Без шәһәр транспортын уңайлы автобусларга алыштырырга, совет системасына кайтырга хәл иттек. Совет системасы көйләнгән, автобуслар расписание буенча йөри иде.

Мин ул чакта, яшьлегем белән, каршылыклар булыр дип уйламаган идем. Бу турыда әйткәннән соң, иртәнге 5тә 16 юл чатында хәрәкәтне туктатырга, «ГАЗель» белән «ПАЗик»ларны бастырып, ачкычларын алып китеп барырга җыеналар дигән хәбәр килеп иреште. Миңа ул чагында: «Карарны син кабул ит, чөнки иртәнге 7дә сине аякларың белән алга таба алып чыгачаклар һәм тарих чүплегенә ташлаячаклар», – диделәр.
Нәтиҗәдә без Россиядә беренче булып 1200 уңайлы, түбән идәнле Евро-3 авто­буслары сатып алдык – аларга физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә керә ала. Ачык сату-алулар оештырылды, аларда теләге булган һәркем катнаша алды. Бер елдан соң инде транспорт министры Игорь Левитин кулыннан Россиядә иң яхшы эшләүче җәмәгать транспорты өчен алтын тәгәрмәч алдык. Әмма, уйлавымча, мин бу юлны яңадан узмас идем. Ә ул чагында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Эчке эшләр министры ярдәм итте. Ул вакытта яңа автобусларга аткан очраклар да булды. Хәзер болар куркыныч төш кебек искә төшә һәм ничек итеп тукталып калмауның яхшы үрнәге булып тора.

– Без Мәскәүнең өч округында электрон сораштыру үткәрдек. «Акчаның беренче чиратта юлларга һәм парковкаларга яки яшелләндерүгә тотылуын телисезме?» дигән сорауга шунда яшәүчеләр фикерләре якынча бертигез бүленде. Бу очракта мэрга ниш­ләргә?
– Бездә дә шул ук хәл. Хәзер ишегалларына капиталь ремонт ясау программасы тормышка ашырыла. Президент белдергәнчә, без өч елда республикадагы барлык ишегалларын төзекләндерәчәкбез. Әлеге программаны Казанда сигез ел элек башладык, яртысына якыны ремонтланды. Халыкның әлеге программага мөнәсәбәте төрле. Яртысы: «Безгә парковкаларны киңәйтергә кирәкми, яшел зона, балалар мәйданчыкларын калдырыгыз», – дисә, икенчесе: «Машиналарны куярга урын юк, барыбер газоннарга куя­чакбыз», – ди. Әмма диалог режимында һәр ишегалдында аңлашу табабыз. Барысы өчен дә бер таблетка юк: халык белән сөйләшү барышында без урталыкны табабыз.

– Транспорт мәсьәләсенә кире кайтып, эре шәһәрләр өчен актуаль булган велосипед һәм аның юллары хакында сөйләшик әле...
– Без Скандинав илләренең тәҗрибәсен өйрәндек. Казанда университеттан алып Универсиада авылына чаклы магистраль булдырырга теләгән идек. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче  федераль закончалыклар буенча без хәл итә алмаган сораулар бар. Велосипедчылар сорый, әмма канун бозуга барабыз һәм кем дә булса имгәнә икән, карар кабул итүчеләр һәм документларны имзалаучылар закон алдында җавап бирәчәк. Бу ике яклы мәшәкать, шуңа күрә әлегә аны тыю җиңелрәк.

– Ул һәрчакта да җиңел.
– Әмма безнең җитәкчелек белән алай түгел. Алар – спорт белән шөгыльләнүче кешеләр. Бу очракта велосипедчылар мәнфәгатен кайгыртучы либеральрәк кануннар кирәк.

– Транспорт проблемалар өчлегенә керми дидегез. Бүген казанлылар өчен ул өчлектә нәрсәләр бар?
– Коммуналь хезмәтләр. Икенчесе – эшкә урнашу. Урнашу мәшәкать булып тормый, бер эшсезгә биш тәкъдим бар. Әмма яшь буын башка, алар күпкә өметләнә. Мин, мәсәлән, юрфакны тәмамлагач, эчке органнарда эшләп, 10-15 елдан соң фатир алырга, аңарчы арендалап яшәргә теләгән идем. Машина турында хыялландык. Бүгенге яшьләр ниндидер квалификация яки сәләткә ия булмый торып, хәзер үк социаль лифтны  тели: машина, фатир... Ун ел элек кенә яшьләр андый түгел иде. Интернетның тәэсире күп. Ирекле аралашу, дөньяны күрү мөмкинлеге. Һәрчакта да океан артында, яки башка шәһәрдә, регионда тормыш яхшырак кебек тоела.

– Халык китәме?
– Юк, бездә уңай миграция күзәтелә. Казанның 1000 еллыгыннан соң, миңа шәһәр үсешендә пикка менеп җителгән кебек тоелган иде. Башка берни дә була алмый. Без халыкара реконструкция һәм үсеш банкын чакырдык. Шулчакта миңа безнең мәгариф үзәге булуыбызны һәм шундый булырга тиешлегебезне күрсәттеләр. Мәскәүдән кала, Казанда Император университеты бар. Шәһәрдә дистәләгән югары уку йортлары барлыкка килгән: КАИ, КХТИ, Медицина университеты...

– Туризм бюджетка нәрсә дә булса китерәме?
– Туризм ул – мәшгульлек, үзеңне таныту. Бу безнең хезмәт күрсәтү өлкәсе эше. Шәһәрдә күпләгән чаралар уздырыла. Казан – югары мәдәниятле шәһәр. Бездә искиткеч яхшы опера театры, симфоник оркестр бар.

– Кремль, театр, музей – бу бер. Икенчесе нәрсә?
– Тәмле ашарга.

– Тәмле ашар өчен Казанга килергәме?
– Бездә бәяләр белән сыйфатның оптималь бәйләнеше кызыктыра. Казан – Идел, Казансу яр буйлары, кешеләре бәрабәренә матур шәһәр.

– 14 ел эчендә сез арымадыгызмы?
– Юк, арымадым. Минем өчен һәрбер көн яңа. Без сезнең белән ике ел күрешмәдек. Бездә, татарларда, һәрбер күрешү – яңа тормыш кебек. Кызыклы, төрле кешеләр белән. Мәсәлән, бездә хәзер архитекторлар күргәзмәсе үтә. Голландлылар килде, йөри торган энциклопедия кебек. Күптән түгел WorldSkills узды. Чиратта яңа дулкын, ул Казанны яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк. Президент белән 2023 елда УЕФА супер-кубогын Казанга китерү белән шөгыльләнәбез. БМО генераль ассамблеясыннан тыш, тагын башка мондый вакыйганы уйлап табып булмый. Бу – команда эше.

Сере нәрсәдә дип сораганда, ул бик гади – уңышлы югары җитәкчеләрнең туры килүе. Бөек дәүләт ирләренең дәвамчанлыгы һәм бер көймә бар. Әлеге көймәдә барысы да эшли. Миңа шушы көймәдә булу бәхете елмайды. Мин искитәрлек сәләтләргә ия түгел, әмма миңа нәрсә барын ачарга мөмкинлек бирделәр. Без эшли дә, хезмәт тә итә беләбез. Казан да, Татарстан да һәрчак федераль Россиянең таянычы булды һәм булачак.

 

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading