16+

“Ир кеше бәйсез булырга тиеш”

Инде берничә ел сәхнәдә күренмәгән, Камал театрыннан да кинәт юкка чыгып, үзен гаиләсенә багышлаган актриса Нәфисә Хәйруллинаны иҗат барыбер “җибәрми”, үзенә тарта.

“Ир кеше бәйсез булырга тиеш”

Инде берничә ел сәхнәдә күренмәгән, Камал театрыннан да кинәт юкка чыгып, үзен гаиләсенә багышлаган актриса Нәфисә Хәйруллинаны иҗат барыбер “җибәрми”, үзенә тарта.

Исеме җисеменә туры килгән әлеге яшь ханым соңгы арада  кинода төшү белән мәшгуль икән. Фильм Татарстанда төшерелә. 

-    Нәфисә, сез Казаннан бик тиз генә, җиңел генә киттегез кебек... Казан сагындырамы? Еш кайтасызмы?
-    Тамашачы өчен генә җиңел кебек тоеладыр. Мин булачак ирем белән бер ел очрашканнан соң, мораль яктан яраткан эшемне калдырырга риза булуымны аңладым. Гаилә беренче планга чыкты. Яшь вакытымда мин эшемне беренче урынга куя идем һәм үземне карьерага багышларга әзер дип саный идем. Алай булып чыкмады.
Хәзер исә мин эшләргә кирәклеген аңладым. Улым үсте. Күңелем иҗат итүне сорый. Инде миңа ике проект тәкъдим иттеләр. 
Казанны сагынам. Елга бер-ике булса да кайтырга тырышам. Үз шәһәремне һәм биредә эшләргә бик яратам. Монда мине беләләр, яраталар, хөрмәт итәләр. Үзеңә шундый мөнәсәбәтне тойганда, эшләве дә рәхәт, җиңел. 

-  Башкалада яшәргә өйрәнү авыр булдымы? Ташлап, кире кайтырга теләгән чаклар да булгандыр?
-    Юк, авыр булды димәс идем. Минем анда беренче генә булуым түгел иде. Иремнең ярдәмчеллеге, кайгыртуы да булышкандыр. Мәскәүне ташлап, Казанга кайтып китү теләге миндә беркайчан да булмады. 

-    Соңгы елларда иҗаттан читләшеп, вакытыгызны гаиләгә багышладыгыз шикелле?
-    Мин үземне иҗаттан читләштем дип әйтә алмыйм. Ни дисәң дә, минем ирем иҗат кешесе һәм мин бик сәләтле кешеләр даирәсендә яшим. Иҗат өлкәсендә минем белән бик еш киңәшләшәләр. Минем фикеремә колак салалар. 
Хәзер мин “Авантюрист” дигән фильмда төшәм. Аның сценариен ике ел язганнар. Бик яхшы, кара юморлы сценарий. Авторы - “Каникулы строгого режима” фильмына сценарий язган Андрей Румянцев. Режиссеры - Әлмәт егете Ренат Сайга. 
Ул үзе миңа: “Минем фильмда төшәргә теләмисезме? Әлбәттә ул “кара” юморлы, шулай да сценарийны укып карагыз әле”, дип язды. Мин үземне характерлы актриса дип саныйм һәм киресенчә, миңа мондый рольне башкару кызык тоелды. 
Фильмны тулысынча Мәскәү командасы төшерә. Бик яхшы оператор, актерлар составы. Бик җиңел эшлибез. Төшерү мәйданчыгында бик яхшы, уңай мөхит.  
Мин бу фильмда үземә бөтенләй дә капма-каршы кешене - гаилә “башлыгы” булган ханымны уйныйм.
Фильмда яшь актерлар белән бергә, танылган актерлар да һәм хәтта хайваннар да төшә. 

-    Кинодан соң театрга да кире кайту теләге тумадымы? Бәлки кайчанда булса сезне Камал сәхнәсендә кабат күреп булыр?
-    Театрда айга бер булса да уйнап, иҗат “аппаратын” тәртиптә тотып булыр иде, әлбәттә. Кинода эшләү җиңелрәк, билгеле. Гаиләле кешегә бигрәк тә. Эшеңне эшлисең дә, син ирекле. Театрда спектакльләр 10 га кадәр бара. Аннан репетицияләргә йөрергә кирәк. Иң авыры, әлбәттә, гастрольләр. 
Бер режиссер белән спектакль чыгару турында уйлый башлаган идек. Әмма әлегә бу уйлар гына. Камал театрына кайтмыйсызмы дип, миннән еш сорыйлар. Тамашачылар да сезне сәхнәдә күрәсебез килә, диләр...

-    Улыгыз иҗатка тартыламы? Аны нинди һөнәр иясе буларак күрәсез?
-    Улым театрга бик тартыла. Кинога түгел, ә нәкъ менә театрга. Көн саен ул бакчадан кайтканнан соң без спектакль уйныйбыз. Пәрдәләр белән. Ул утлар куя, сәхнәгә чыккан кебек уйный. Күрәсең, бу геннардыр. Без ирем белән икебез дә иҗади кешеләр, әбисе дә актриса иде.
Иҗат юлыннан китүен теләмәс идем, әлбәттә. Үскәч, улым кем буласың соң, дип сорагач, продюсер, дип җавап бирә. 

-    Күпләр артист һөнәрен җитди түгел, дип саный. Андыйларга ничек җавап бирер идегез?
-    Минем өчен актер һөнәре - иң кызык һөнәр, әлбәттә. Мин үземнең тормышымны бу һөнәрдән башка күз алдына да китерә алмыйм. Бер гомер эчендә мин миллионлаган кызыклы тормыш белән “яшәп” алам. 
Шунысы да бар, ирләр өчен мин артист булуны бик җитди эш дип санамыйм. Бигрәк тә гаиләсе булган ирләр өчен. Чөнки, минемчә, ир кеше бәйсез булырга тиеш. Ә актерлык ул бик бәйле һөнәр. Ди Каприо кебек актер булсаң бер хәл. Мин иремнең беркайчан да актер булуын теләмәс идем.    

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading