16+

Исламия Мәхмүтова: «Яшьлеккә кайтсам, кабат шулай яшәр идем»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова – Тинчурин театрының үзе бер эпохасы. Театрны – ансыз, аны театрсыз күз алдына китереп тә булмый. 1 декабрь көнне актрисага 75 яшь тулды.

Исламия Мәхмүтова: «Яшьлеккә кайтсам, кабат шулай яшәр идем»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова – Тинчурин театрының үзе бер эпохасы. Театрны – ансыз, аны театрсыз күз алдына китереп тә булмый. 1 декабрь көнне актрисага 75 яшь тулды.

Ә ул һаман сәхнәдә. Юбилеен да Исламия апа үзе куйган «Син бит минем бергенәм» спектакле белән билгеләп үтәчәк. 

– Исламия апа, бернинди махсус белем алмыйча туп-туры театр сәхнәсенә үтеп керү 19 яшьлек кыз баладан сәләт кенә түгел, бик зур үҗәтлек тә сорагандыр әле. 

– Укып бетергәч тә, «артист буласым килә», дип, театр училищесына хат яздым. Алардан: «Без бер курс алдык инде, яңа курсны тагын өч елдан соң гына җыябыз», – дигән җавап килде. Элек студентларны дүрт елга бер генә тапкыр җыялар иде бит. Ләкин минем, аңа карап, артист буласы килү теләгем сүрелмәде. Авылыбызга Әлфия Авзалова килгән иде. Аны эзләп таптым да: «Минем артист буласым килә, ләкин шундый хәл килеп чыкты», – дип аңлатып бирдем. Ул исә: «Бер дә борчылма, әнә филармония ансамбленә артистлар җыялар, шунда барып кара», – диде. Шулай итеп мин иптәш кызым Талия белән Казан карарга киттем. Кремльдә Республика күчмә театры дип язылган бинага юлыктык. «Театрны карап чыгыйк әле», – дип, мин Талияне театрга алып кереп киттем. Ул вакытта артистлар отпускта булганнар икән. Шунда каршыбызга өч ир-ат (Равил Тумашев – режиссер, Мөхәммәт Хәмзин – директоры, Фәннур Юнысов – парторг) очрады. «Нинди матур кызлар, кая бара болар?» – дип кызыксынды алар. Мин түзмәдем: «Абый, минем актриса буласым килә», – дип шар ярып салдым. Болар туктап калдылар да: «Нәрсә эшли беләсең соң?» – диләр. Мин сәхнәгә йөгереп мендем дә: «Нәрсә кушасыз –шуны эшлим», – дим. Мин болар кушкан бөтен әйберне дә эшләп күрсәттем, хәтта «Әпипә»не көйли-көйли биедем дә. Шунда болар: «Синең кебек бер кыз кирәк иде безгә. Ләкин бу бик авыр һөнәр. Гомер буе юлда йөриячәксең, кияүгә дә чыкмыйсың, фатир да бирмиләр, акчасы да юк. Төптән уйлап, әти-әниеңнән сорап кил», – дип кайтарып җибәрделәр. Мин шунда: «Миңа фатир да, акча да, кияү дә кирәкми! Алыгыз гына», – дип җавап бирдем. Шатланып театр бинасыннан чыккан вакытта иптәш кызым: «Исламия белән Казанга килгән идем, артист белән кайтып барам!» – дип әйтеп куйды. 

Шунда ук роль бирделәрме?

– Юк. Мин театрга килүгә, гастрольгә чыгып киттек. Башта кассир булып, аннан бутафор булып эшләдем. Әкренләп башка актерларның эшен күзәттем. Беренче ролемне миңа Равил абый Тумашев «Кара күзле кызлар» (А.Гыйләҗев) спектаклендә бирде. Гөлләр образын башкардым. Аннан Кәшифә Тумашева «Дулкынлана тирән күл» спектаклендә Фәйрүзә ролен тапшырды. Өч ел эчендә авыл тамашачысы арасында шулай Исламия Мотыйгуллина исеме таралды. 

– Авылда сез егетләрне дә уздырып атта җилдерә торган булгансыз дип ишеттем әле. 

– Атка утыруымның сәбәбе болан шикелле матур сыерыбыз булды. Капка төбенә кайтып җитә дә бу, кире борылып, уҗымга чаба торган гадәте бар иде. Өйдә калган бердәнбер олы бала буларак, мин артыннан елый-елый чаба идем. Уҗымга керсә, штраф салалар бит. Шуңа күрә әти миңа ияр ясап, атка утыртты. Сыер аттан куркып тынычлап кайта башлады. Шул арада мин авыл малайлары белән ярышырга да өлгерә идем. Югары Әлки белән Түбән Әлки арасын кем беренче килеп җитә, әти шуларга зур кәбестә, кишер, кыяр әзерләп куя иде. Ни кызык, мин гел беренче килдем.

– Хәзер кызлар икешәр-өчәр ел бергә торып та сөйгәннәренә балдак кидерә алмый. Сез ике ай эчендә Хәлил абыйга кияүгә чыккансыз. Моның сере бармы?

– 1963 елны театр көллиятен тәмамлап, безнең төркемгә Хәлил абый кушылды. Озын буйлы, көр тавышлы, шулкадәр матур егет иде ул. Безне спектакльләрдә гел парлап куя башладылар. Мин аңа рольгә керергә дә ярдәм иттем. Хәлил Мәхмүтов дигән исемне ишеткәч, минем бөтен тәнем ток суккан кебек чемердәп куя иде. Безнең өйләнешергә йөргәнне ишеткәч, директорыбыз да: «Ашыкмыйсызмы соң әле?» – дип борчылып куйган иде. Әти-әнидән ризалык алгач, никахлаштык. «Туган авылым» кафесы бар бит әле, кияүгә чыкканчы, мин менә шуның урынында булган йортларда яшәдем. Хәлил мине шуннан кечкенә генә балалар чанасына утыртып үз йортына алып кайтты, имеш җәяү йөрмәсен. Икенче көнне үк ике кружка, ике кашык, ике тәлинкә, бер кастрюль сатып алдык. Менә шулай башланды безнең тормыш.

– 46 ел бергә гомер кичереп ничек шулай бер-береңә булган мәхәббәтне саф, эчкерсез килеш саклап калып була? 
– Без театрда һәрвакыт матур парларны уйнадык, бәлки шуңадыр, кая барсак та, халык безне бик яратып, хөрмәт итеп каршы алды. Елның тугыз ае гастрольләрдә узды, кешедә яшәдек, шуңа әйткәләшергә мөмкинлек тә булмады. Хәлил үзе дә бик итагатьле кеше, башкалар алдында бер тапкыр да тавыш күтәрмәде. Әнкәй белән таныштырганда да: «Минем аера торган хатыным, ташлый торган әнием юк», – дип әйткән сүзләре истә. Әнкәй үз яныбызда яшәде, балалар карарга да ул ярдәм итте. 

– Исламия апа, сез үзегез – Тинчурин театрының бер эпохасы. Театрга бинаны да сез даулап йөрдегез. Театр тирәсендә барган бүгенге вазгыятькә ничек карыйсыз?

– Без алты кеше театрның бүгенге бинасын үзебездә калдырырга дип йөрдек. Ул башта филармониягә булырга тиеш иде. Алардан әле дә, безнең борын төбеннән бина тартып алдыгыз, дигән сүзләр ишетергә була. Музыкаль театр булдыруга без каршы түгел, өйдәш булырга каршы. Бер бинада ике театр оештыру дөрес түгел. Опера театры, консерватория рус әсәрләрен куеп ята, нишләп аларга кагылмыйлар? Алар эшләп күрсәтсен. Яшьләр театрына бина таптылар бит әле, музыкаль театрга да бездән аерым бина табарлар. 85 еллык тарихы булган, шундый кыенлыклар аша узган театрны бетереп буламы инде?! Заманында аны Туфан Миңнуллиннар тамашачыга «Камалга барыйммы, Тинчурингамы?» дип сайлау мөмкинлеге булсын, дип ачтырттылар. Безнең үз тамашачыбыз бар, аларны театрдан мәхрүм итәргә ярамый. 

– Шатлыкларыгыз да, борчуларыгыз да шушы сәхнә белән бәйле сезнең. Шушы сәхнәдә Хәлил абыйга приступ булды, әниегезнең авырган хәбәрен дә сәхнәдә белгәнсез.

– Омскида гастрольләрдә булганда, «әниегезнең хәле авыр» дигән хәбәр килде. Ул вакытта мин Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» (Камал театрында ул «Әни килде» буларак барды) спектаклендә ана ролен башкардым. Шул хәбәрне ишеткәч тә, сәхнәгә чыктым. Спектакльдә улым биргән чәчәкләрне иснәп, «Әрем исе килә, авылны сагындым», – диюем булды, еларга тотындым. Үз-үземне тыя алмыйм гына бит. Хәтта пәрдәне ябарга туры килде. Нәкъ шул вакытта әнием үлгән булган икән. Икенче көнне үк авылга кайтып киттем. Әле әнинең үлгән хәбәрен белмим, ашыгам. Омскидан Чаллыдагы Бегишев аэропортына төштем. Бер таныш булмаган абый, Чаллыдан Әлкигә кадәр алып кайтып куям, диде. Бер тиен акча да алмады ул миннән, шундый изге җанлы кешеләр дә бар бит инде. Авылга җитәрәк «Белорусь» белән күрше малае очрады, авылга кадәр ул алып кайтты. Шунда әни исәнме-юкмы дип сорарга куркам. «Ничек соң әни?» – дип куйдым кыяр-кыймас. «Исламия апа, әниегезне кичә күмеп кайттык бит инде», – диде ул. Шуннан кадәр кайтып, әнине күрә алмыйча калу бик авыр булды миңа. 

– Ул вакытта ни өчен читкә киттем икән, ни өчен авылда калмадым икән дип үкенмәдегезме соң?

– Юк, беркайчан да үкенмәдем. Яңадан яшьлеккә кайтсам, кабат шулай яшәр идем. Әни соңгы очрашу вакытында сизенде бугай. Мине озатканда еларга тотынды. «Әни, ник елыйсың?» – дим. «И җыламыйча инде...» дип әллә исән булам, әллә юк дигән шикелле әйтеп куйды. Хәлилне дә кисәк кенә югалттым бит мин. 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Шул көнне, телефон кенәгәсен алып, бөтен таныш-белешне котлап шалтыратып чыккан. Саубуллашуы булгандыр инде. Мин әле аңа: «Мине котламадың», – дип үпкәләп тә йөрдем. Бик яхшы кәеф белән, көр елмаеп йөрде ул көнне. Спектакльдә пәрдә ябылырга аз гына вакыт калган иде, кинәт исерек кебек чайкалып китте. Мин шунда пәрдәне ябарга куштым. Халык аны белми дә калды. Безне алкышлар белән озатып калды. Сәхнә артына кергәч, көчсез тавыш белән: «Миңа әллә нәрсә булды әле», – дип куйды. Шуннан соң теле бетте аның. Андый вакытта югалып калып, нишләргә дә белмисең икән. Хастаханәдә операция ясатырга куштылар. «Йә операция вакытында үлә, йә исән кала. Ясатмасагыз, өч көндә үлә», – диделәр. Ясатмасак, үкенечкә калыр дип тәвәккәлләдек. Операциядән соң коляскага калды. Өйгә кайткач, үзен көзгедән күрде дә баш кагып куйды. Менә шуннан соң яшисе дә килмәде, ахрысы, аның. Җиде айдан соң минем куенымда үлде ул. Хәзер ансыз алты ел яшим. Ләкин ул миңа әле дә кунакка гына киткән кебек. Тора-бара кешеләр онытыла, диләр, юк, онытылмый икән. Аны искә алмаган бер генә дә көнем юк. Ел саен 28 сентябрь көнне ашын уздырабыз. Киләсе елның мартында театрда зурлап юбилеен уздырырга исәп. 

Әңгәмәдәш – Алисә ШӘРӘФИЕВА.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X