16+

Юморист Фәрит Галиев: “Кызымның үскәнен күрмәдем диярлек”

09 апреля 2025, 13:39
4545
1
14
Уку өчен 7 минут

Алып баручы, юморист, баянчы Фәрит Галиевны күпләр “Рәвешләр” юмор театры аша белә.

Юморист Фәрит Галиев: “Кызымның үскәнен күрмәдем диярлек”

Алып баручы, юморист, баянчы Фәрит Галиевны күпләр “Рәвешләр” юмор театры аша белә.

Хәзер дә Фәрит иҗатны ташламый, мәҗлесләр алып барып, социаль челтәрләргә шаян видеолар урнаштырып тора. Башкаларга елмаю бүләк итсә дә, Фәрит Галиевның язмышы җиңелләрдән түгел. 

– “Рәвешләр” юмор театрының чыгышларын бик яратып күзәтеп бара идек. Ни сәбәпле таралыштыгыз? Хәзер бер-берегез белән аралашасызмы?
– Безнең яшь, дәртле чагыбыз, “Рәвешләр” оешканда гаиләләребез дә юк иде. Яшьләр гел хәрәкәттә булырга ярата, шуңа гастрольләргә чыктык. Өч тиен эшләсәк тә, барысы да җитә иде. Иң мөһиме – үзебезгә дә кызык булды. Сәхнәгә чыгып кеше көлдерүдән тәм таптык, ләззәт алдык.  “Чыгышларыгыз шундый шәп”, – дигән кайтавазлар килеп торды. Ләкин ни өчендер бервакыт аудиториябез кимеде. Сәбәбен үзебез дә аңлап бетермәдек. Менә шулай “Рәвешләр” үзеннән-үзе таралды. Хәзер һәрберебез аерым эшли. Күрешкәндә, әлбәттә, исәнләшәбез, аралашабыз.

– Безнең халык юмор ярата. Тик шулай да күпертеп сөйләргә ярамый торган темалар да бар...
– Куркып торсаң эшләп булмый инде. Әлбәттә, тамашачылар сүгенгәнне хупламый. Ә хәзер социаль челтәрдә нинди генә видеоны ачып карама, әгәр анда сүгенәләр икән, ул популяр булып китә. Сәхнәдән сөйләргә оят булганны әйткән кешеләрнең видеолары да бик тиз тарала. Мин социаль челтәргә шаян видеолар яздырсам да, артист буларак алай эшли алмыйм, чөнки дәрәҗәм төшәчәк. Артист һөнәри этиканы саклап калырга тырышырга тиеш. Тамашачылар билдән түбән юморны ярата. Шаркылдап көләләр, кул чабалар, тик артыңнан сөйлиләр. Дөресен әйткәндә, көләрлек әйбер дә юк, чөнки нәрсәгә алынсаң да сәясәткә кереп китәсең. Юмор – электән көнкүрешнең көзгесе булган. Хәзер кыска вакытлы, бер көнлек юмор өстен чыга. 

– Балачагыгыз нәрсә белән истә калды?
– Күпләр: “Син шундый ябык”, – ди. Аның сәбәбе балачакта ук яшеренә. Мин бик көр, таза сабый булып туганмын. Сөйләшә башлаганчы ук җырлаганмын. “Эх, сез матур кызлар”ны җырлый идең”, – дип искә ала әни. Сүзләренең рәте булмаган инде, тик көе яхшы чыккан. Менә шул вакытта бик каты күз тигән. Бик каты авырганмын, муен артына зур чуан чыккан. Әни: “Бу бала исән калырмы инде?” – дип борчылган. Кат-кат өшкереп, көч-хәл белән исән калганмын. Шул хәлдән соң ябыкканмын да инде. Бүген дә күз тиюдән интегәм. Берәр мәҗлескә чыгып керсәм, йокым кача. Артистлар өчен күз тию гадәти хәл. Кеше сокланып карап та күз тигезә ала бит. Минем үз күзем дә үземә тия. Ремонт ясаганда берәр эшем үтә яхшы килеп чыкса, “әйбәт булды бу”, – дип уйлавым гына җитә, шунда ук йә бармагыма китереп сугам, йә имгәнәм. Күз тиюгә бик ышанам. Берсендә әни белән әбине шашлык пешереп, сыйларга булдым. Бәрәңге бакчасына чыгып, карны чистартып, учак ягарга урын әзерләдем. Учак дөрләп янып китте. Бабай: “Абау, улым, бигрәк яхшы яна”, – дип әйтеп кенә бетерде, шул мизгелдә учак сүнде. Мондый хәлләрдән соң ышанмас җиреңнән ышанырсың. Балаларыма да сокланып карамыйм, гел “сөбханалла”, “күз тимәсен” дип әйтеп торам. Мине мактасалар: “Күз тимәсен дип әйтегез”, – дим. 

– Сез әтисез үскәнсез. Аның үлеме дә бик аянычлы дип беләм...
– Иҗатка тартылуым әти ягыннан килә. Әти гитарада уйнап үскән, бабай да бик оста баянчы булган. Аны, кызганыч, күреп кала алмадым. Мәктәптә укыганда теләкләре булган балаларны музыка мәктәбенә сайлап алуга алып бардылар. Мине музыка мәктәбенә алгач, әти бик шатланган иде. Шул ук көнне яшел төстә баян алып бирде. Озак та үтмәде, әти бакыйлыкка күчте... Әти йөк машинасы белән ерак юлларга чыга иде. Шундый сәфәрләрнең берсенә чыккач, юл һәлакәтенә очрап, вафат булган. Ул вакытта мин 4 нче сыйныфта укый идем. Бөтенесе елый: “Әтиең юк бит”, – дип килеп әйтә. Ә мин нәрсә булганын аңлый алмыйча утырдым. Ә әтинең юклыгы үсеп җиткәч бик нык сизелде. Гаилә коргач, Арчада йорт салырга уйладым. Менә шул вакытта әтинең киңәшләре кирәк иде. Бик сорыйсы килде, әмма ул юк... Яшь чакта әти-әнинең кадере турында ныклап уйланмыйсың бит. Арча педагогия көллиятенә укырга кергәч тә, Арча белән Балтач арасы 40 километр гына булса да, бер ай буе өйгә кайтмадым. Әнигә искә төшкәндә генә хәбәр сала идем. Ахыр чиктә әни үзе: “Син бездән туйдыңмы әллә?” – дип килеп алды. Бик нык үпкәләде ул.

– Әтиегезне кайда вафат булган? 
– Балтач районы Бөрбаш авылы кырыенда борылыш бар. Әти машинасы белән әйләнеп, кысылып калган. Ул борылыш турында зәхмәтле урын дип әйтәләр иде. Төнлә кайтканда юл аркылы кирпичләр оча диләр. Шул борылышта бик күп машиналар юл һәлакәтенә эләкте. Андый урыннарга чардуганнар да куялар. Әти вафат булгач, без чардуганын күтәртебрәк куйдык. Ышанасызмы, шул чардуганга да ничә кеше килеп бәрелде әле. Әмма чардуган күпме кешенең гомерен саклап калды. 

– Әтиләре булганнарга кызыгып карамадыгызмы? 
– Безгә әби-бабайлар бик ярдәм иттеләр. Мин бернәрсәгә дә кытлык сизмәдем. Әби кечкенә вакыттан ук эш рәтен белергә өйрәтте. “Улым, син булдырасың. Эшләп кара әле”, – дип юмалап җибәрә иде. Кечкенә вакытта чеби оясы ясаттылар, кадаклар турайтырга куштылар. Бераз үскәч, әби-бабай йортын иптәш егет белән икәү тышлап куйдык. Шунысы кызык: әби беркайчан да безне бушка эшләтмәде. Сорамасаң да, акча бирде: “Хезмәт бәяләнергә тиеш”, – дип әйтә иде. Эшләп алган акчама үзем теләгән әйберне сатып алдым. 

– Әтиегез, бигрәк яшьли китеп барган шул...
– Бабай (әтисе ягыннан), әтинең абыйсы да иртә китеп бардылар. Әти, Гайсә пәйгамбәр яшендә, 33 яшьтә вафат булды. Минем дә 33 яшем шундый тынгысыз узды. Бабай ягыннан ирләр иртә киткәч, башка төрле уйлар килде. “Балаларым кечкенә, аларны кем карар?” – дип борчылдым. Алар өчен нәрсә булса да, булдырып калырга тырыштым, тынычлана алмадым. Татар юрап китерә диләр. Әни дә, тормыш иптәшем дә: “Теләсә нәрсә уйлама”, – дип сүкте инде. 34 яшем тулгач кына җиңел сулап куйдым. Аллаһка шөкер, әкрен генә яшәп ятабыз.

 – Әниегез янәдән кияүгә чыкмадымы?
– Мин көллияткә укырга керер алдыннан әни бер абый белән таныштырды. Башта моңа игътибар бирмәдем. Әни: “Без бергә яши башлыйбыз”, – дигәч, аңладым инде. Яшүсмер чак – кызу чак. Абый белән уртак тел табу өчен ике ел кирәк булды. Башта бәхәсләштек, килешә алмадык. Ә хәзер ансыз гаиләбезне күз алдына да китерә алмыйм. Аны бик хөрмәт итәм. 

– Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
– Безне көллият кавыштырды. Мин кичләрен гел баянда уйный идем. Бервакыт мине ошатып йөргән кыз иптәшкә дус кызын да ияртеп килде. Бу дус кыз – тормыш иптәшем Альбина иде. 8 ел очрашканнан соң, гаилә кордык. 

– Гаилә коруны озак сузгансыз икән.  Ни өчен?
– Без танышканда 15-16 яшьлек яшүсмерләр идек. Икебезгә дә укырга кирәк булды. Мөнәсәбәтләребезнең 8 елы да гел “кәнфит” булмады. Сүзгә дә килеп алдык, кире дуслаштык та. Бәйрәмнәргә нинди генә бүләкләр бирешмәдек инде. Тәкъдим ясаганчы соңгы елларны бәйрәмнәргә таба, тузан суырткыч, үтүк бирә башладык. Аларны йорт салгач, рәхәтләнеп кулландык.

– Ни өчен нәкъ Альбинаны сайладыгыз?
– Миңа гел “миниатюр” кызлар ошады. Аны кочаклап алып, үз куеныңа сыендырасы килә. Икенчедән, Альбинаның гаиләсен бик ошаттым. Аның әтисе миннән дә остарак гармунда уйный. Мәҗлес булса да, гап-гади бәрәңге утыртсалар да җырлап яшиләр. Өченчедән, Альбина нинди генә хәл булса да  гел канатландырып, көч биреп тора. “Син булдырасың”, – дип әйтә. Ялгышканда: “Бу сиңа кирәк түгел”, – дип тә әйтеп куя. 

– Тормыш иптәшегез көнләшмиме?
– Альбина кемгә кияүгә чыкканын белде (көлә). Көнләшә инде. Көнләшмәсә сәер булыр иде. Мин үзем дә көнләшәм. Кайчак бер-беребезгә шаяртып, төрттереп әйтеп куябыз. Бөтенләй көнләшмәү – битараф булуга тиң. Тик артыгын кыланырга да ярамый. 

– Артистларның хатыннарына аеруча кыендыр.
–  Кыендыр. Фотога төшәргә теләүчеләр була, анда бераз рәвешен китерергә кирәк. Фотога төшәргә каршы булган артистларны бик аңлап бетермим. Әйе, кеше дә күп, әмма тамашачы белән матур итеп сөйләшергә кирәк. Тамашачы бик төрле. Кемдер “гафу итегез, фотога төшәргә мөмкинме?” –  дип сорый. Ә кемдер күптәнге танышы кебек аралаша. Бу кешенең тәрбиясенә бәйле. Ничек булса да, сүз әйтмичә, елмаерга тырышам. Йомшак холыклы кеше инде мин. Артист та гап-гади кеше, аны әүлиягә тиңләргә кирәкми.  

– “Кызымның үскәнен күрмәдем диярлек”, – дип әйттегез. Гастрольләр комачауладымы?
–  Гаилә коргач, дүрт еллап тирәсе балабыз булмады. Кайвакыт “бәби ашы”на чакырганда күңелем тулып күзләр яшьләнгән чаклар булды. Кайда гына мөрәҗәгать итмәдек. “Аллаһы Тәгалә кайчан насыйп итә, шул була”, – дип кул селтәгәч, Альбинаның йөкле булуын белдек. Бик көтеп алынган сабыебыз ул. Дөрес, ул вакытта гастрольләргә чыгып китә идек. Иртәнге 5тә кайтып кереп, кызымның уянганын көтеп торганым истә. Бала белән уйнаган килеш йокыга китә идем. Ә улымның сабый чагын күреп калдым.

– Үзегезне яратасызмы?
– Күбрәк яратмыймдыр. Яздырган җырларны кире тыңлыйм, тавышымнан канәгать калмыйм. Баянда уйнап, башкаларның миңа кушылып җырлап утыруларын күзәтү ныграк рәхәтлек бирә. Кеше күңелен күрергә яратам. Тормыш иптәшем дә: “Ыштансыз инде син”, –  ди. Хәзер күпләр юрганны үз ягына тарта: ялганлыйлар, алдашалар. Барыбер бу кире әйләнеп кайта торган әйберләр. Ярдәмләшеп, дус-тату яшәү хәерле. Бер үзеңә генә тормышны алып бару кыен. Иң мөһиме – бер-береңнән көнләшмәскә. 

– Сез бәхетлеме?
– Булганына шөкер итеп, буласына өмет итеп яшибез. Өстебез бөтен, табыныбыз мул, гаиләм сау-сәламәт – зарланырга сәбәп юк. Үземне бәхетсез дип әйтергә хакым юк. Язмышы бик начар булган кеше генә бәхетсездер. Вак-төяккә игътибар итеп, “мин бәхетсез” , – дип әйтүчеләргә шаккатам. Тормышым белән канәгать, күз тимәсен. Балаларны үстереп, оныкларны сөяргә насыйп булсын иде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    1

    0

    Миндэ сезоне БИК хормэт итэм, ижади унышлар,

    Мөһим

    loading