Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актеры Илнар Низамиевка да 50 яшь икән.
Ә ул һаман егетләр кебек яшь әле. Илнар әфәнденең тормышка, туган авылына булган мәхәббәтенә сокланып карарлык. Ул тумышы белән Кече Мирәтәк (халык телендә Бичер) авылыннан.
– Хәзер Казанда яшисезме? Авылда йортыгыз да бар дип беләм.
– Авылдашлар: “Әйдәгез, авылны бетермик, Сабан туен үткәрик”, – дигәч, ун еллап бәйрәмнәр үткәрдек. Беләсезме, туган авылның кадеренә яшь барган саен төшенәсең икән. Кемдер сүз белән әйтә, ә мин менә эш белән күрсәтәм. Минем белән тормыш иптәшем, балаларым кайта, аппаратура да үземнеке. Соңгы елны гына үткәрмәдем, чөнки шул мәлне аякны авырттырдым. Кемдер бик яратты, ә кемдер бушка булса да, яратмады. Адәм баласына ярап бетеп булмый. Сабан туйларын чакырган җирләргә болай да барып эшлибез, шөкер. Авылдан җир алдым, аны буш тотмас өчен йорт салдым. Сарае да, мунчасы да бар, шөкер. Ул да минем иҗат җимешем. Йортның проектын үзем ясадым. Абыйларым белән киңәшләшеп җиткереп чыктык. Кайбер кешеләр, бәлки, иҗат кешеләре бары сәнгать белән генә шөгыльләнә дип уйлыйдыр. Минемчә, ир кеше ир булып калырга тиеш. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит. Әни дә: “Эшнең ояты юк”, – дип әйтә иде. Шул сүзләр сеңеп калгандыр инде. Кайвакыт иренгәнмендер дә, әмма өч баланы үстерергә кирәк булгач, эзлисең, табасың, эшлисең. Үзең эшләгәч, ул аеруча кадерле.
– Сезнең гаиләгез ишле дип беләм. Ничәнче бала сез?
– Мин гаиләдә сигезенче бала, иң төпчеге. Әмма мин дөньяга килгәндә Рабига һәм Нәзир абыйлар фаҗигале төстә вафат булганнар. 15 яшемдә абыем үлде. Бу югалту күңелемә бик нык кереп калды. Айнур абый салам түкли торган җайланмага эләккән. Дөресен әйткәндә, нәрсә булганын төгәл әйтә алмыйм. Шунда булганнар да ачыклык кертә алмады. Без дә төпченмәдек, чөнки әни түзде. Аны вертолет белән алып киткәндә исән иде әле, әмма, ни кызганыч, коткарып кала алмадылар.
– Бу гадәти генә үлем түгел бит. Мондый очракларны тикшерәләр, гаеплеләрне җаваплылыкка тарталар түгелме соң?
– Әнинең йөрәгенә шаккатам. Өч айлык сабый вакытымда әти дә вафат булды. Ул Сабан туена менгәндә мотоцикл белән юл һәлакәтенә очраган. Күз алдына китерегез әни ничә кешене соңгы юлга озаткан. Үлемнәрнең сәбәпчеләрен дә белгән бит инде, чит-ят кешеләр түгел. Әни кара эчле кеше булмады. “Киткәннәрне кире кайтарып булмый”, – дия иде. Ә үзе кайгыдан төннәрен елап чыкты. Авылда да: “Рәхимәнең күргәнен башкалар кичерсә, акылдан язар иде”, – диләр. Ул вакыттагы хатын-кызларның сабырлыгына сокланам. Барысын да түзде. Мин әнинең язмышын балаларга да үрнәк, гыйбрәт итеп сөйлим. Әнинең 50 яшендә буыннары сызлый башлады. Без үзебезчә идән, кер дә юдык. Апа кияүдә, ә калганнар малайлар, шуңа күрә өйрәнәсең инде.
– Бу балаларны кеше итәргә дә кирәк бит әле. Әниегез янәдән гаилә дә кормаган бугай?
– Ипигә сөт өсте, җиләк-җимеш кайнатмасы ягып ашый идек. Җәй буе җиләк-җимеш җыйдык. Төпчек баланы иркәлиләр диләр. Безнең яшь араларыбыз 2-3 яшь кенә, шуңа бик иркәләргә сәбәп тә булмады. Ә мин әнигә береккән бала идем. Гел аның белән эшкә бардым. Берсендә әни мине калдырып эшкә киткән, шулвакыт тәрәзәне ватып чыкканым хәтеремдә. Шуклык та булган инде. Әни колхозда эшләде. Ул вакытта нинди эш бар, шуңа тотынганнар. Эшнең җайлысын сайларга туры килмәгән. Авыруы да салкында, авыр күтәреп эшләгәнгә барлыкка килгәндер. Ул янәдән гаилә кормады, соңгы көннәренә кадәр әтигә тугры булып яшәде.
– Соңгы көннәрендә янәшәсендә була алдыгызмы?
– Әни озак авырды. Буыннары сызласа да, гел хәрәкәттә иде ул. Соңгы көннәренә кадәр авылда яшәде. Төп нигездә абый белән килен яшәде, әнине карадылар. Аларга чиксез рәхмәтлемен. Без кайтып, хәл белешеп, кулдан килгән кадәр ярдәм иттек. Соңгы вакытларда безне танымый да башлады. Әни иртәнге сәгать 4 тә өзелде дип хәбәр бирделәр. Шул көнне Алексеевскига барып спектакль уйнадым әле, беркемгә дә әйтмәдем. Шуннан туп-туры авылга кайттым. Әнидән дә кадерле кеше юктыр. Ул гомер буе безгә елмаеп, яратып кына карады. Төннәрен буыннары сызлап, елый иде, бәгърем. Хәтерлим әле: студент вакытым, авылга кайтам. Әни соңгы тиенен булса да, биреп җибәрә иде бит. Мин аңа булган хөрмәтемне сүз белән генә әйтеп бетерә алмыйм. Урыннары оҗмахта булсын.
– Укырга керү ничек булды?
– Мине кечкенәдән биетеп, шигырь сөйләтеп, җырлатып үстерделәр. Мәктәптә укыганда да иҗатка тартылдым. Уку да начар булмады, урта һава. Мәрхүм шагыйрь абыебыз Фазыл Низамиев мине Казанга, мин теләгән уку йортына җитәкләп алып килде диярлек. “Театр бүлегенә барыйммы, әллә биюче булыйм икән,”– дип аптырап йөргән вакытта, остазыбыз Шамил Бариевка мөрәҗәгать иттем. Ул театр бүлегенә тартты. Фазыл абыйның үлеме дә бик аянычлы. Бу коронавирус вакыты иде. Ашыгыч ярдәм, хастаханә белән дә шактый интектек. Инде абыйны урнаштырдык кына, реанимациягә алып кереп киттеләр дип хәбәр бирделәр. Шуннан чыкмады ул. Ул эчкерсез, чиста күңелле кеше иде. Шигырьләрен дә урлап, үз итүчеләр булды. Фазыл абый гел иҗатта яшәде, аның үз дөньясы иде. Мин төзегән йортта, бәлки, ул яшәр дип тә уйладым. Булмады шул.
– Укуны тәмамлагач, Яр Чаллыга киткәнсез. Казан белән юллар кайчан кисеште?
– Безне барыбызны да Чаллыга эшкә чакырдылар, чакырган җиргә барырга кирәк. Бер дә үкенмим, шатланам гына. Без Лилия белән шундый шәп спектакльләрдә төп рольләрне башкардык. Казанга килүнең сәбәбе балабыз туу белән бәйле дисәк була. Чөнки болай да Казан белән Чаллы арасында күп йөрдек, гастрольләргә чыгып киткәндә баланы әбидә (Лилия ханымның әнисендә) калдыра идек.
– Кариев театры үзенчәлекле урын. Сәхнәгездә экспериментлар да күп кебек...
– Безнең спектакльләргә өлкән, урта, яшь буын вәкилләре дә килә: шуның белән бәхетле дә. Без укыганда остазлар мәктәбе бар иде. Мәктәптә балалар белән шөгыльләнеп торам. Лилия дә балалар укыта, улыбыз Искәндәр дә. Яшьләр максималист инде. Яңалыкка омтылуларын хуплыйм, әмма аның чамасын белергә кирәк. Марсель абый Сәлимҗанов: “Тамашачы беркайчан да гаепле түгел. Тамашачы театрдан борылып чыгып китәргә тиеш түгел”, – дия иде. Андый кешеләр йөз елга бер туадыр. Бәлки, корырак кеше булгандыр, әмма ул беркайчан бер көнлек әсәрләр куймады. Мине дә, туры бәреп әйткәнем өчен, яратып бетермәүчеләр бардыр. Яңалыкка омтылу, экспериментлар театраль лабораторияләр өчен кулай. Ә тулаем театрның юнәлешен үзгәртү белән шаярырга ярамый. Тамашачының күңеле бик тиз кайта. Аның мәхәббәтен кире яулап алу тагын да кыенрак. Без дистәләгән еллар мәңгелек әсәрләрне уйнадык. Ул образларны хәзер дә бик яратып искә алалар.
– “Театрга үзеңне яратып түгел, театрны яратып килергә кирәк”, – дип әйткәнегез бар.
– Бүген дә шул ук сүзләрне шәкертләремә кабатлыйм. Артист үзен генә ярата икән, аны тамашачы яратмаячак. Бу режиссерларга да кагыла. Булмаган җирдән пиар ясап, күпертеп, иҗат итүчеләр дә бар. Мин үземне режиссер дип санамыйм. Шулай да балалар белән спектакльләр куябыз. Менә тиздән театр училищесында Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәрен сәхнәләштерәчәкбез. Татар классикларының әсәрләре сәхнәдә булырга тиеш. Режиссер булу өчен сәләт, белем һәм тормыш тәҗрибәсе кирәк. Мәскәү дә бер көндә төзелмәгән бит. Бер көнлек әсәрләр белән ерак китеп булмый. Кем өчен куясың? Ни өчен? Нәрсә әйтергә телисең? Шушы сорауларга җавап булмаса, спектакль сәхнәдә булырга тиеш түгел. Мин яшьләргә каршы түгел, дөрес аңлагыз. Яшьләр арасында бик сәләтлеләр бар, безнең киләчәгебез аларның кулында. Шөкер, үзебез дә уйнап торабыз. Иң мөһиме – без театрга хыянәт итмәдек.
– Лилия ханым белән беренче танышуыгыздан алып ничә ел бергә инде сез?
– Без 1992 елдан таныш, бергә укыдык. 2-3 курсларда гына очраша башладык. Яшь вакытта шаярып, уйнап сөйләшәсең бит. Менә шуннан бер-беребезгә хисләр тугандыр да инде. Безнең очрашуыбыз турында төркемдәшләр дә белмәде. Укуны тәмамлагач, гаилә кордык. Без 30 елдан артык бергә икән. Ә тормыш әйтерсең бер мизгел кебек, күз ачып йомганчы, үтте дә китте.
– Сезнең тормышта да кыен мизгелләр булгандыр?
– “Безнең арада идеаль мөнәсәбәтләр, без бөтенләй сүзгә килмибез”, – дип әйтүчеләргә ышанып бетмим. Гаилә тормышында төрле вакыт була. Икебез дә характерлы актерлар бит әле. Шундый сынауларда мәхәббәтнең ныклыгы тикшерелә инде. Безнең кебек гаиләләр аздыр ул. Өйдә дә, эштә дә театр дип янып йөрибез. Тормышны, гаиләне яратып яшим. Ир-ат буларак, мин гаиләм өчен дә җаваплы. Гаиләнең ныклыгы, төплелеге нәрсә дисәгез дә ирдән тора. Хатын-кызны кимсетеп әйтмим. Йортны җиткерү, финанс мәсьәләләр барыбер иргә барып тоташа. “Сез гел бергә бер-берегездән армыйсызмы?” – дип тә еш сорау бирәләр. Дөресен әйткәндә, мин театрда гына эшләмим. Мәҗлесләр дә алып барам, моңа өстәп мәктәп укучылары белән дә эшлим. Хезмәт хакы җитмәгәндә элек вагоннар да бушата идек. Нишләтәсең, гаиләне тотарга кирәк.
– Өч бала тәрбиялисез, бу да иҗат кешеләре өчен сирәк хәл. Шулай бит?
– Мин балаларны бик яратам. Бу яктан Лилиямә рәхмәтлемен. Аның иҗаты да бала табу сәбәпле тукталып торды. Монысы да зур адым. Хәзер балаларыбыз белән бергә иҗатта кайнашабыз менә.
– Балаларыгыз да иҗат юлында шул. Мондый гаиләдә мөнәсәбәтләрне ничек җайлыйсыз?
– Без балаларны берничек тә чикләмәдек. Теләсәк тә, теләмәсәк тә балаларыбыз театрда үсте. Улыбыз Искәндәр дә безнең белән бергә иҗат итә. Исмәгыйль фильмнарда да, спектакльләрдә дә кечкенәдән уйнады. Быел IX сыйныфны тәмамлый. Ул да безнең юлыбызны дәвам итәр дип уйлыйбыз. Кызыбыз Айсылу консерваториядә фортепиано курсында белем ала. Ул да иҗат кешесе. Бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз, чөнки без фикердәшләр.
– Нәрсәне кичерә алмыйсыз?
– Күңелемә ошамаган әйберне башкара алмыйм. Аеруча бу иҗатка кагыла. Мин икейөзлеләнә алмыйм. Кемгәдер ярарга теләп, үзем аша атлап чыга алмыйм. Бу минем зур кимчелегемдер, бәлки. Беркайчан яраклашмадым. Туры бәреп әйткәне өчен гомер буе Равил абый Шәрәфиевне хөрмәт итәм. Дөресен әйткән кешеләрне яратам. Турысын әйткән туганына ярамаган диләр. Дөрес, рольләрсез утырмадым, эшләдем һәм эшлим. Тормышны, иҗатны яратудан да зур нәрсә юк.
– Тормыш иптәшегез диндә, сез дә шулаймы?
– Мин биш вакыт намазны укымыйм әлегә. Уразаны калдырмыйм инде. Хәзрәтләрнең вәгазьләрен яратып тыңлыйм. Алар да гел күңел чисталыгы кирәк диләр. Лилия дә кызыбыз да дини. Мин дә аңа күңелем белән килеп җитәрмен дип ышанам. Беренче тапкыр 1998 елда “Йосыф” спектакле куелганда Равил Гайнетдин (хәзер Россия мөфтиләр шурасы рәисе) киңәшче иде. Аның әйткән фикерләре күңелемә кереп калды. Равил абый белән аралашуым гаиләнең ныклыгына да, һөнәремә тугры калуыма да этәргеч булды. Мин аңа бик рәхмәтле.
– 50 яшькә җиткәнсез. Үкенечләрегез бармы?
– Бер генә мизгелгә дә туктап торганым булмады, шөкер, шуңа үкенечләрем дә юк. Балаларым исән-сау, шөкер. Кеше үзен тәрбияләүдән туктарга тиеш түгел. Беркем дә идеаль түгел. Тормыш үзенекен итә ул. Кеше күңеленә кереп калган образлар иҗат итүемә шат. Димәк, мин остазларыма, әниемә, туганнарыма да рәхмәтле булырга тиеш. Мин үз-үзем булып калуым белән дә бәхетле. Хәзерге заманда бу кыйммәткә төшә.
Комментарийлар