16+

«Хатын-кызның сәламәтлеген йөзенә карап белеп була»

«Әлеге орган турында кычкырып сөйләргә ярамый. Ләкин хатын-кызның сәламәтлеге, ана булу сәләте, хәтта бәхете дә нәкъ менә шуннан тора», – ди җенси гимнастика буенча тренер, инструктор Екатерина Воронцова. Аның белән җенси органнарны, таз асты мускулларын ныгыту, алар белән бәйле төрле авыруларны булдырмый калу турында сөйләштек.

«Хатын-кызның сәламәтлеген йөзенә карап белеп була»

«Әлеге орган турында кычкырып сөйләргә ярамый. Ләкин хатын-кызның сәламәтлеге, ана булу сәләте, хәтта бәхете дә нәкъ менә шуннан тора», – ди җенси гимнастика буенча тренер, инструктор Екатерина Воронцова. Аның белән җенси органнарны, таз асты мускулларын ныгыту, алар белән бәйле төрле авыруларны булдырмый калу турында сөйләштек.

– Катя, мондый үзен­чәлек­ле гимнастика белән кайчаннан шөгыльләнә башладың?
– 18-19 яшьләремдә курс­ларга йөри идем инде. Үзем йөри торгач, бу күнекмәләр белән хатын-кыз сәламәтлеген яхшыртып була икән дигән фикергә килдем. Элек табиблар миңа поликистоз диагнозы куя иде. Күремем дә бер вакытта килмәде. Табиблар, сиңа балага узарга авыр булачак, дип тә еш әйтте. Тора-бара миңа алда әйтелгән бер генә диагнозны да куймый башладылар, алар үзеннән-үзе юкка чыкты. Балага да бик тиз уздым. Йөклелек чорымда артык авырлык җыймадым, бик җиңел кичердем. Күнегүләрнең файдасын үземдә сынап карагач, тренер-инструкторлык­ка укыдым. Хәзер без Казанда гына эшләмибез. Онлайн рәвештә Россиянең барлык шәһәрләрендәге хатын-кызларга дәресләр бирәбез. Яман шеш белән авырган кешеләр өчен курсларыбыз бушлай.

– Онкология дигән куркыныч диагноз куелган хатын-кызга гимнастика ничек ярдәм итә?
– Алар өчен махсус цигун, йога, бию, җыр курслары оештырдык. Бу аларга, вакытлыча гына булса да, проблемаларын оныттырып тора. Яман шешне җиңгән хатын-кызлар да реа­б­и­литацияне бездә уза. Химия алган хатын-кызның җенси әгъзаларында корылык була. Стресс кичерү аркасында, ­сидек тотмау авыруы барлык­ка килә. Без аларга бу проблемалардан операция­сез генә котылырга ярдәм итәбез. Яман шеш белән авыр­ган хатын-кыз­ның да тулы канлы тормыш белән яшисе килә бит. Әлбәттә, бөтен күнегүләр бары тик табиб рөхсәте белән башкарыла.

– Җенси әгъзалар өчен гимнастиканы сугышка кадәр уйлап тапсалар да, биш-ун ел элек аның турында кычкырып сөйләшү юк иде әле.
– Әйе, әлеге күнегүләргә 1940 елларда Арнольд Кегель нигез салган, диләр. Кегель, чыннан да, бик яхшы табиб, ­акушер-гинеколог. Ул таз асты мускулларын ныгыту өчен кегель тренажеры уйлап тапкан. Ләкин безнең әбиләр дә, үз белдеге белән, таз асты мускулларын ныгыткан. Арт җиреңә биш тәңкә кыстырган кебек йөр дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Безнең әбиләр кызларны шулай таз мус­кулларын җыеп, тонуста тотып йөрергә кушкан. Үзегездә сынап карагыз, бу бик җиңел әйбер түгел. Ә хәзер хатын-кызлар ябык күреним дип эчен генә кысып йөри. Бу җенси әгъзаларга зыян сала. Таз астында мус­куллар сөякләргә гамак кебек берегеп тора. Сулаганда, диафрагмабыз өскә-аска хәрәкәт итә. Сулыш алганда, диафрагма аска төшә, аның басымы астында, җирнең тарту көче аркасында, башка органнар да аска тартыла башлый. Эчен кысып торган хатын-кызның органнары кая барсын? Әлбәттә, таз асты мускулларына терәлә. Ә инде алар да нык булмаса, органнар аска төшә, «опущение» барлык­ка килә.


Әлеге күнегү өй шартларында таз асты мускулларын ныгытырга ярдәм итәчәк

  • Аркага ятарга, аякларны бөкләргә, сидекне тыйган кебек, җенси әгъзаны кысарга кирәк. Бу вакытта борын белән тыныч итеп сулагыз, йөзегезне сытмагыз.
  • Тазны күтәреп башкара торган күнегүләр дә кан әйләнешен яхшырта, ләкин ул мускулларны ныгытмый.

– Мускулларыңның көч­сезләнүен ничек белергә була?
– Йөткергән, төчкергән вакытта аз гына сиеп җибәрсәгез, бу ­сидек тота алмау була. Мус­кулларны тикшереп карау өчен батутта да сикерсәң була. Гадәттә, мускуллары нык булмаган хатын-кыз­ның, сикергәндә, бер-ике тамчы булса да сидек чыга. Җенси мөнәсәбәт вакытында, идән юганда, төрле күнегүләр ясаганда җенес органыгыз­дан чыкса да, мускулларны ныгытырга кирәк дигән сүз. Бәдрәфтә кече хаҗәтегезне үтәгән вакытта сидекне туктатып карагыз. Туктата алмасагыз, гимнастика белән шөгыльләнә башларга кирәк. Ләкин мускулларның көчсез булуына бу гына күрсәткеч түгел. Кайвакыт хатын-кыз мускулларын ныгытырга кирәк дип килә, ә аның, киресенчә, органнары артык тонуста була. Ул да яхшы әйбер түгел. Бу очракта ­җенси мөнәсәбәтләр вакытында, овуляция, күремнәр килгәндә, каты авыртулар булырга мөмкин. Барысы да яхшымы икәнен хатын-кызның йөзенә карап та белеп була. Гүзәл затларның җенси органнары турыдан-туры йөзендәге мус­куллар белән бәйле. Бите артык бөрешеп, катып, киеренке (напряженный) тора икән, димәк, тәртиптә түгел. Хатын-кызның эчке халәте дә җенси органнарга тәэсир итә. Стресс кичерсәң, ачулансаң, мускуллар ката башлый. Безнең җенси органнар бик сизгер.

– Бу авыруларның барлык­ка килү сәбәбе нидә соң?
– Безнең әниләр, әбиләр дөрес тәрбия алмаган. Заманасы шундый булгандыр инде. Булдырам, тырышам дип, өзлегә-өзлегә, авыр әйберләр күтәргән алар. Хәзер хатын-кызга физик яктан авыр эшләр башкарырга кирәкми, ләкин алар саулыкларын тренажер залларында бетерә башлады. Кызлар белә торып бу адымга бара: авыр әйберләр күтәрә, талчыктыра торган диеталар тота, «сушка»лар ясый. Гадәттә, спортка бирелгән кызларда геморрой, запор була, күремнәре килми башлый. Менә шуннан соң безгә киләләр инде. Ләкин ул авырулар бала чактан ук барлыкка килергә мөмкин. Әйтик, яшь кенә кызлар сидекләрен тыя алмый. Бу авыруларның сәбәп­ләре төрле.

– Сезгә күбесенчә ничә яшьлекләр килә?
– Җенси гимнастика белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел. Безнең иң олы яшьтәге укучыбызга – 72 яшь. Рәхәтләнеп, һәр дәрес­кә йөри. Әле бала тапмаган, җенси тормыш белән яшәмәгән яшь кенә кызлар да бар. Алар өчен кайбер күнегүләр аерыла.

– Хатын-кызлар климакс чорын аеруча да авыр кичерә. Аны да күнегүләр белән кичектереп булмыймы?
– Була. Гадәттә күрем бер ел килми торса, климакс җитте, диләр. Климакс башланырга торган хатын-кызлар, күнегүләр ясап, күремнәрен янәдән кайтара ала. Әлбәттә, моны климакс җиткәнче эшләргә кирәк. Ә инде күремнәре килүдән туктаган ханымнар климакс билгеләрен күнегүләр белән җиңеләйтә ала. Бу чорда хатын-кызда ­җенси теләк көчле була, шул ук вакытта якынлык кылу авырлык китерә башлый, чөнки җенси әгъзаларда корылык барлыкка килә. Моны инде күнегүләр белән генә «төзәтеп» булмый. Шуңа күрә без хатын-кызларга су нигезендә ясалган интим гельләр кулланырга киңәш итәбез. Алар гадәттә аллергия бирми. Гомумән, хатын-кыз бу чорны психологик яктан авыр кичерә. Элек Көнчыгышта күремнәре килми башлаган хатын-кызлар өчен күрем чорын яба торган махсус ритуал үткәрә торган булганнар. Аннан соң хатын-кыз иреннән аерылып үзе генә яши башларга, башкаларга тормыш дәресләре бирергә хокуклы булган. Хәзерге тормышта мондый нәрсә юк, әлбәттә. Ләкин үзегезне картайдым дип түгел, акыллыландым дип санарга сәбәп бу.

– Күп хатын-кызлар үзләрен фригид, ягъни ­җенси тормыштан ләззәт алырга сәләтсез дип саный. Бу очракта нишләргә?
– Ул, гадәттә, үзеңнең ­җенси энергияңне «блокировать» итүдән килеп чыга. Шул ук әти-әни тәрбиясе яки көнчел ир нәтиҗәсе булырга мөмкин. Аннан соң хатын-кыз җаен белми торган ирләр дә еш очрый. Күп очракта хатыны бу проблемаларны иренә сөйләми. Эчтән генә үпкәләп, ачуланып йөрергә, носкиларыңны болгап аткансың дип, тавыш та чыгарырга мөмкин. Ләкин, җенси яктан син мине канәгатьләндермисең дип, беркайчан да әйтмәячәк – ирен үпкәләтәсе килми. Бу очракта ирең белән барысын да уртага салып сөйләшмичә булмый.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X