Шәһри Казан

Хәмдүнә Тимергалиева: «Рухи яктан көчсез булсам, күптән үлә идем»

Әңгәмәгә әзерләнгәндә, интернеттан карадым: Хәмдүнә Тимергалиева – 4нче разрядлы монтер дип язылган. Моны әйткәч, халык артис­ты бик гарьләнде.

«Белмәгән нәрсәне язмагыз!»

– Мин монтер түгел, ә монтажчы! Монтер дип аны белмәгән кеше генә яза. Монтер һәм телефонистка булып теләсә кем эшли ала. Мин – автомат телефоннар станциясен монтажлаган кеше. Бу төрле әйберләр. Томас Нигъмәтҗанов дигән кеше «Татышлинский рай» дигән китап чыгарды. Шунда мине телефонистка булып эшләгән дип язган. Мин ул станцияне, аның үзәген үзем монтажлаган кеше. Аны теләсә кем эшли алмый, аңа баш кирәк! Шуңа минем күпвакыт хәтерем кала. Белмәгән нәрсәне, минем белән сөйләшмичә, китапларга, газеталарга язалар. Без династиябез белән шул өлкәдә эшләдек. Китап кадәр китап чыгаргач, үземә килеп сөйләшергә тиешләр иде. Тегеннән бер хәбәр алып, моннан бер хәбәр алып, китап язалармы инде?!

Башта Салават Фәтхетдиновта эшләгән дип язган. Аннан гына Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән дигән. Ул китапны авторы миңа китереп бүләк итте. Кайткач, битен ертып ата яздым. Салаватта мин эшләгәч, ул чагында аңа 10-12 яшьләр чамасы гына була. Китап чыгарырлык кеше ул кадәр булырга тиеш түгел инде! Салаватның бер проектында катнаштым. Гомер буе Хәмдүнә Тимергалиева коллективында Хәмдүнә Тимергалиева булып эшләдем! Болай язып чыксалар, минем урында Салават та үпкәләр иде.

Үзәккә үткән үткәннәр

Хәмдүнә апага танылган артист булганчы Тәтешледә мәктәп­тә укытыр­га да туры килә. Җыр дәресләреннән тыш, укытучылар булмаганда, башка фәннәрне дә укыта ул. Билгеле, белеме һәм сәләте булмаганнарны андый вазифага алмыйлар да, балаларны да ышанып тапшырмыйлар.
– Бер укучымны яхшы хәтерлим. Гаиләдә алар җиде бала, ферма өендә генә яшиләр. Ашау-эчүгә бүленгәннән калган акчага аңа кием­нәр ала идем. Директорның бер урынбасары, син ул калган акчаларны үзләштердең, дип, мине гаепли башлады. Аннан теге баланы алып кердем дә сорадым. Улым, бу кием­нәрне кем алып бирде, дим. Теге, куркып кына: «Хәмдүнә апа алып бирде», – дип җавап бирде. Шундый яла ягуларны да күтәрергә туры килде миңа, – ди җырчы, үткәннәрен искә төшереп.

Тәтешледә эшләгәндә, булачак халык артистына бер бүлмә бирәләр. Фатир бирдек, дип, аның белән дә үзәгенә үтәләр.
– Казанга киткәндә, ул бүлмәне тапшырып та китмәдем, бирүчеләрнең үзләренә калды. Кемгә биргәннәрдер – анысы белән кызыксынганым да юк, – ди җырчы.

«Мин халык җыя алмый торган артист түгел»

Хезмәт юлында аңа Эмиль Җә­ләлетдинов, Габдулла Рахимкулов, Илһам Шакиров төркемнәрендә эшләргә туры килә. Илһам Шакиров белән эшләгәндә, Хәмдүнә апа өстеннән шикаять язалар. Сәбәбе – сольный концертта ике антуражга катнашырга ярамау.

– Ул вакытта төркемгә Гөлзада Сафиуллина килеп керде. Шуңа да тыр­нак астыннан кер эзләп, мине ничек булса да коллективтан чыгару юлларын карадылар. Шуннан җыр һәм бию ансамбленә китәргә мәҗбүр булдым. Анда бик әйбәт җитәкчеләр иде, үз итеп кабул иттеләр. Шунда эшләгән вакытта филармониядә конкурс игълан ителеп, мин беренче урынга чыктым һәм үземә эшләргә коллектив бирделәр. Шулай үз төркемем белән эшли башладым.

Мин халык җыя алмый торган артист түгел. Бөтен Россияне «дер» селкетеп эшләгән кешемен. Архангельскидан алып, Кытай чигенә кадәр бардым. Хәзер сугыш бара торган Луганск, Донецк Республикаларында революциягә кадәр күченеп киткән татарлар, башкортлар бик күп. Анда да чыгыш ясадык. Татар-рус программасы белән Кавказны да йөреп чык­тык.

Әти кызы

Рухи көчлелеген Хәмдүнә апа әтисе Сәитгали агадан күчкән сыйфат дип саный. Тормыш сынау­ларын күп күргәнгә, әнисе дә җебегәннәрдән булмый. Әтисе ике тапкыр кулга алына. Әнисе, кечкенә баланы арбага салып, ире янына төрмәгә 12 тапкыр хәл белергә бара.

– Портретта Сталинның күзен чокыды, дип, әтине кулга алганнар. Ә ул вакытта Сталин портреты авылда түгел, районда да булмый. Бу юлы ничектер котыла.

...Сугышта яраланганнан соң, ул кире авылга кайта һәм колхозга рәис итеп билгеләнә. Күрше авылда бер хатынның балалары, ачлыктан шешенеп, үләр дәрәҗәгә җиткән булган. Әти орлыкка дигән бөртектән өлеш чыгарган. Шуны кемдер белеп алып, донос язган һәм әтине кулга алганнар. «Ату» маддәсенә кадәр җиңеп чыккан кеше ул безнең әти, – ди Хәмдүнә апа.

– Шушындый кешеләрнең баласы бит мин, дим. Беркайчан да егылып ятарга тиеш түгелмен! Гомерем буе миңа бәйләнә алмаслык итеп яшәдем, барыбер бәйләнделәр. Язмы­шым да әтинекенә охшаган. Ялган сүздән башым чыкмады. Тормышта гайбәтчеләр кирәк, аларның бөтен шатлык­лары шул, – ди җырчы.
...Хәмдүнә апа Уфада Сәнгать училищесында укыганда, әтисе вафат була. Кызганыч, кызының Советлар Союзы сәхнәләрен дер селкеткәнен күрми кала.

Реклама

Открыткадагы хыял

Абыйсы гомер буе урман хуҗалыгы өлкәсендә җитәкче булып эшли. Лубян урман хуҗалыгы техникумында белем алганда, Казан Кремле сурәтен туган ягына юллый. Бу исә булачак артистның күңелендә Казан турында хыялларны кузгатып җибәрә.

Әтисе вафатыннан соң, ул тәрбия­ләгән дистәләгән оя бал кортын карау Хәмдүнә апа җилкәсенә төшә. Шул елны Казан артистлары Башкорт­стан ягына гастрольләр белән килә һәм Хәмдүнә апалардан бал алып китә. Бал алырга килүчеләр арасында танылган биюче Ильяс Якупов та була. Җырчы кыз алар төркеме белән берничә концертта чыгыш та ясый. Шуннан аны Ильяс Якупов Казанга филармониягә чакыра.

1976 елның апрелендә Хәмдүнә апа Татарстан башкаласына юл ала һәм Ильяс Якуповларда туктала.

– Авылдан килгән, арыган, чак кына басып торам. Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов миңа өстән генә карады да, иртәгә килсен, диде. Икенче көнне исә мин Ильяс абыйның кызларының затлы костюмнарын киеп, прическалар ясап килеп бас­тым! Шуннан мине эстрада бүлегенә алып кереп тыңладылар. Ишек төбендә бәләкәй генә бер кеше утыра. Кердем дә аңа игътибарсыз гына карап куйдым. Ул вакытта эстрада бүлеген Абдулхак Шәгиев җитәкли иде. Мине тыңладылар да, Шәгиев теге кешедән сорый: «Йә, нәрсә, ничек?» – ди. «Бу кызны да алмасагыз инде! Бу бит авызын ачса, үзеннән-­үзе җыр­лап тора», – дип җавап бирде теге кеше.

Урамга чыктык та, Ильяс абый­дан кем иде ул, дип сорадым. Ильяс абый: «Илһам Шакиров ул», – ди. Танымаганмын да, – ди Хәмдүнә апа, беренче тапкыр Казанга килгән вакытларын искә алып.

Башкортстан кызын Эмиль Җә­ләлетдинов төркеменә, Рабига Сибгатуллина бала ялына киткәч алыр­га вәгъдә бирәләр. Ә көзгә кадәр ансамбльдә эшләп торырга тәкъдим итәләр. Әмма андагы хезмәт хакы ашау-эчүгә дә җитәрлек булмый. Шуңа да, көз килермен дип, Хәмдүнә апа кире кайтып китә дә көзен генә килә. Октябрь аенда кабат Казанга килгән кыз бу калада гомерлеккә кала һәм менә 50 ел инде сәхнә тота!

«Гастрольләр ачлыктан коткарды»

Казанда да барысын әзерләп, көтеп торучылар булмый, билгеле. Филармониядә эшләү, ул чорда яшәү җырчыга җиңел генә бирелми. Халык аны яратуны күпләр кабул итеп бетерә дә алмый.

– Эшләгәндә хезмәт хакымны да ала алмый, ачлы-туклы яшәгән вакытларым күп булды. Костюм тектерсәм – ашарга калмый, тулай торакка түләсәм – кие­неп булмый. Мине гастрольләрдә йөрүем коткарды. Җырлавымны яраткач, авылларда колхоз рәисләре миңа ит, бәрәңге, кишер-суганны – барысын төяп җибәрде. Шуның белән күп еллар ялганып яшәдем. Киров районында ашханәдә Сания исемле апа эшли иде. Ул миңа ашау ягыннан бик ярдәм итте.

Иптәшләр урамында Флера Сиразетдинова яшәде. Ул «Ильдан»да товар бирә торган складта эшләде. Шунда сирәк кенә материаллар да кайта. Миңа концерт күлмәкләрен тектерергә шуннан материаллар алып бирә иде.
Артистлар арасында иң беренче булып ботфорт итекләр киеп чыктым. Тамашачы «ах» итте. Аны Нурия дигән ханым табарга булышты. Аларга мең рәхмәт. Әгәр рухи яктан көчсез кеше булсам, инде күптән үлгән булыр идем.

Баш имәс җырчы

Хәмдүнә Тимергалиевага 1987 елда атказанган исеме бирелә. 11 ел эшләгәннән соң гына ул әлеге исемгә лаек була, әмма хезмәт хакы барыбер 6,5 сум гына булып кала бирә. Сәбәбе гади: җырчының ирек сөючән, башбирмәс холыклы булуында.

– Бер җитәкчегә дә башымны имәдем. Ә ул елларны кайбер җитәкчеләргә баш ияргә кирәк иде. Шулай да Минтимер Шәймиевкә барыр­га көчем җитте. Шуннан соң гына миңа башкача карый башладылар. Югыйсә, анда очраклы барган идем. Аның ярдәме белән генә фатирлы булдым. Җитәкчелек тә миңа бәйләнми башлады. Моның кешесе бар дип уйлаганнардыр инде.
Ул үзен Ханс Кристиан Андерсенның «Шыксыз үрдәк бәпкәсе»ндәге герой белән чагыштыра.

– Кая барсалар да, ул бәпкәне типкәләп чыгаралар. Мин дә шулай идем. Хәзер исә аккошка әверелдем. Мин бүген татар халкы алдында башымны иям. Мине Владимир Лапшин дигән рус кешесе популярлаштырды. Иң беренче булып җырларымны ул, аудиокассета итеп чыгарып, бөтен Россиягә таратты. 1983 елда ул аларны Кытай татарларына кадәр тараткан, – дип рәхмәт әйтә җырчы үзенә ярдәм кулы сузганнарга.

Репертуарында 30дан артык татар халык җыры булган, бүген дә сәхнәдән төшмәгән Хәмдүнә апа Тимергалиева быел 70 яшен билгеләп узды. Бар яктан да бәхетле саный ул үзен. Бигрәк тә танылган артистлар белән иңгә-иң куеп эшләгәннәре, халыкның аны кабул итүе өчен, язмышына рәхмәт укый.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: tatar-inform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: