Шәһри Казан

Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес»

Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.

– Ләйсән, актерлар үзләре эшләгән театрны икенче йортлары дип йөртә. Һәр кешенең үз йортында яраткан урыны, «кәнәфие» була. Ә синең театрдагы иң яраткан урының нинди?
– Театрның бөтен җире дә якын. Ләкин бөтен кеше театрдан киткәч, сәхнәдә берүзем утырырга ярата торган гадәтем бар. Анда хәтта ут та булмый, дежур утлар гына кала. Шомлы, үзгә атмосфера. Тагын бер яраткан урыным – үземнең 217нче номерлы гримеркам.


– Әниең Раушания Фәйзуллина Әлмәт драма театрында эшләгәч, син дә кечкенәдән актер булырга хыяллангансыңдыр инде?
– Беренче ролемне өч яшемдә, аннан 12 яшемдә уйнадым. Шулай да ул вакытта театрга аның кадәр гашыйк түгел идем әле. Театрга мәхәббәтемне Камал театры кабызды. Алар безгә гастрольләргә килеп, «Кара чикмән» спектаклен күрсәткәннәр иде. Шул вакыттан тормышымны театр белән бәйләргә уйладым.
– Камал театрында Ләйсән Фәйзуллина, Эмиль Талипов, Илгиз Зәйниев өчлеге формалашкан кебек. Сезнең бер үк спектакльләрдә уйнавыгыз курсташлар булу белән генә бәйлеме?
– Эмиль диплом спектаклендә «Зөбәйдә – адәм баласы»н куйган иде. Анда мин – Илгиз белән, ә ун елдан соң Илгиз «Миркәй белән Айсылу»ны куйды, анда Эмиль белән уйнадым. Курсташларын Илгиз беркайчан да ташламый, безнең өчен һәрвакыт борчылып тора, рольләр бирергә тырыша. Эмильгә килгәндә, ул гел кәефне күтәрә. Мин исә балачактан бирле гел егетләр белән дус. Алар белән уртак темаларны тизрәк табам. Менә шуңа да, укыганда ук, энеле-сеңелле кебек бергә булганбыздыр да инде.


– «Миркәй белән Айсылу» спектаклендәге Айсылу, татар кызлары арасында беренчеләрдән булып, яулыгын салган, йөзен ачкан кыз дигән идең. Ә үзең холкың буенча бунтарьмы? Җәмгыятькә каршы бара алыр идеңме?
– Бәлки элек, 17-18 яшьләрдә булдыра алыр идем. Без бит ул вакытта барыбыз да максималистлар, үзебезгә дөрес тоелган әйберләрне әйтәсе, революция ясыйсы, кемгәдер нәрсәдер дәлиллисе килә. Ә хәзер аңлыйсың, сиңа дөрес булып тоелган әйберләр башка кеше өчен дөрес булмаска мөмкин. Һәрбер кешенең дөньяга үз карашы. Мин инде хәзер бунтарь була алмыйм. Ләкин үземнең шәхси үсешем, киләчәк тормышым, белемем өчен нинди дә булса кыю адымнар ясар идем. Әйтик, берәр кая күченеп китү, эшләгән шөгылемне үзгәртү...


– Эшләгән шөгылемне үзгәртү дигәннән, моны актерлык һөнәреннән китү дип аңларгамы?
– Юк, китү түгел. Бәлки, актерлыкны ташламыйча гына яңа шөгыль, мәсәлән, укыту, психология белән шөгыльләнү.

– Кемнеңдер рухи халәте ниндидер үзгәрешләргә сусый, кемгәдер иҗат тормышының финанс ягы ошамый, һәм ул башка якка, әйтик, бизнеска омтыла. Ә син?
– Миңа рухи азык, мәгълүмат җитми. Бер урында таптанган шикелле. Мин театрны, татар мәдәниятен яратам. Татар телен саклап калуда театрның бик мөһим нәрсә икәнен аңлыйм. Тормышымның күп процентын театр алып тора. Ләкин буш «урыннар» бик күп әле. Минем аларны тутырасым килә. Кемдер бар энергиясен баласына бирергә омтыла. Мин әлегә гаиләле түгел, шуңа күрә үсәсем, алга барасым килә. Хәтта психологлар да: «Комфорт зонасыннан чыгарга, ниндидер яңа эш белән шөгыльләнеп карарга кирәк», – дип әйтәләр бит.


– Актерлар еш катнашкан иҗат лабораторияләре менә шул иҗади дефицитны туплауның бер төре буламы инде?
– Лабораториядән соң чыннан да икенче төрле эшли башлыйсың. Аның асылы – актерлар, режиссерлар бергә җыелып, тиз арада гына, әйтик, бер атна эчендә, берәр пьесаның эскизын кую. Максат – тамашачыга пьесадагы төп фикерне җиткерү. Мин соңгы тапкыр Денис Хөснияров, Джунтини дигән режиссерлар белән эшләдем. Читтән килгән режиссер белән син башка җирдә эшләп караган кебек буласың. Денис Хөснияров белән бер атна эчендә куйган спектакль безгә ярты еллык энергия бирде, илһамландырды.


– Югыйсә, киресенчә, арырга тиеш идегез.
– Артист кеше, эшләмәсә, сүнә. Эше бераз азая башласа, ул башка җирдән эш эзли башлый. Иҗади лабораториядән тыш, безнең белем бирүче лабораторияләр дә бар. Мәсәлән Юрий Альшиц тренингларында өч-дүрт көн эшләдек. Италия режиссеры Клаудио де Мальо белән «Комедия дель арте» алымнарын үзебездә сынап карадык. Битлекләр белән төрле хәрәкәтләр ясарга өйрәндек. Болар барысы да «Нәүрүз» фестивале кысаларында барды.


– Бер әңгәмәңдә: «Мин драматик рольләрне комедиягә караганда күбрәк яратам», – дигән идең.
– Минемчә, спектакльдә тормыштагы кебек күңелле, җиңел вакыйгалар күңелсезлекләр белән чиратлашырга тиеш. Менә шундыйрак рольләрне уйнавы кызыграк булыр иде. Андый спектакльне үзем дә карарга яратам. Баштан ахырга кадәр бары тик комедия яки драма гына булса, мин аны кабул итә алмыйм. Спектакльләрдә мин интеллектуаль кара юмор яратам. Катлаулы әсәрләр, катлаулы рольләр яратам. Аларны мәсьәлә чишкән кебек чишә башлыйсың.
– Катлаулы рольләр дигәннән, менә синең «Мәхәббәт FM»дагы Рәзилә һәм «Җәйнең бер көнендә»ге хатын – икесе ике төрле образ...
– Бу ике рольне чагыштырып та булмый. Рәзиләне уйнавы авыр, минемчә. Бәлки ул минем табигатемә туры килмидер. Мин Рәзиләне уйнаганда күбрәк арыйм. Рәзиләне кайчак үзем дә аңлап бетермим. Ник ул шулай эшли? Нәрсәгә кирәк ул аңа? Мин бәлки артык күп мәгънә эзлимдер. Ә «Җәйнең бер көнендә» логик яктан күбрәк эшләнгән, анализланган, ул миңа чишелә башлаган мәсьәлә кебек. Пьеса көчле. Ул, өермә кебек, үзенә тартып ала.


– Кеше гел бертөрле эштән туя. Ә актерлар ничә еллар буе гел бер роль уйный. Ничек итеп янәдән-янә сәхнәгә чыгарга, туйган вакытларда шул ук сүзләрне әйтергә көч табасың?
– Беләсеңме, кайвакыт башта ролең шулкадәр кызыксыз, гади булып тоелырга мөмкин. Вакыт узганнан соң, һәр сүзнең яңа мәгънәсен таба башлыйсың. Бу бит монда шулай дип әйткән, ник мин моны элек белмәгәнмен, премьера вакытында башкачарак уйнаган булыр идем дип уйлана башлыйсың. Һәр спектакльдә төрле тамашачы утыра. Сәхнәгә чыккач, үз-үзең белән дә, тамашачы белән дә, текст, автор белән дә «элемтә»гә керәсең. Шуңа күрә рольдән туймыйсың, уйнаган саен, аның яңа мәгънәсен табасың.
– Алайса, спектакльне премьера вакытында түгел, ә бераз соңрак карарга кирәк, дип дөрес әйтәләр икән?
– Кайбер спектакль шулай, ә кайберсе киресенчә. Спектакль – кеше кебек ул. Кайбер кеше дә бит, кабынып яна да, 20-27 яшьләрдә сүрелә. Ә кайберәүләр, әкренләп-әкренләп яна да, 60-70ләрдә дөрләп ала. Спектакль дә шулай.


– Фәрит Бикчәнтәев тә: «Театр ул – тере организм, аны берничек тә экраннан карарга ярамый», – дип әйткән иде.
– Һәрнәрсәнең үз урыны. Киноны бит ничек төшерелә, шулай карап булмый. Анда бер сүзне 20 тапкыр әйтәләр, аны тере килеш карау тамашачыга кызык булмас иде. Шулай ук спектакльләрне дә экраннан карау кызык түгел. Алар, онытылмас өчен, архивта сакланырга тиеш. Ә спектакльне театрда карарга кирәк. Ул – аралашу кебек. Менә кеше белән телефоннан сөйләшү һәм якыннан күрешеп аралашу – икесе ике нәрсә.
– Һәр кеше спектакльгә үзен борчыган сорауларга җавап табар өчен килә, ә синең өчен спектакльдә иң мөһиме нәрсә?
– Спектакль, пьеса син белмәгән, уйламаган яңа мәгънәләр ачса, режиссер, артистларның уйнавына карамыйча, спектакльне генә рәхәтләнеп карап утырсаң, вакытны тоймасаң, менә инде ул шәп спектакль. Минем өчен спектакль сорауларыма җавап табарга түгел, ә ниндидер яңа сораулар тудырса мөһимрәк.


– Син сәяхәтләр, эзләнүләр яратасың. Бүген, рюкзагыңны күтәреп, кайсы илгә чыгып китәр идең?
– Белмим, мода белән бәйлеме ул, соңгы вакытта Корея белән бик нык кызыксына башладым. Киноларын карыйм, музыкасын тыңлыйм. Ул мине кызыклы мәдәнияте белән җәлеп итә. Матур табигатьле Исландия дә ошый. Шулай ук соңгы вакытта серфинг белән кызыксынам.

– «Зәңгәр шәл» спектакле өчен кечкенә кулъяулыклардан алып сигез метрлы сөлгеләргә кадәр үз кулларың белән чиккәнсең. Бүген дә чигәсеңме?
– Үз вакытында бик күп чиккәнгә, әлегә бу эшне киметеп тордым. Берәр кызыклы рәсем тапсам, үзем өчен генә чигәм. Әлегә бәйлим. Шапкалар, свитерлар сорыйлар. Ләкин миңа «менә шундый әйбер бәйләп бир әле» дип килсәләр, бәйли алмыйм. Иң яратмаган әйберем – схемалар, ниндидер кагыйдәләр. Шундый ирекле кеше мин, күрәмсең. Гадәттә, ничек күз алдыма китерәм, шулай бәйлим, алай матуррак та килеп чыга әле.


– Синең өчен тамашачы биргән иң кадерле бүләк?
– Мәскәүдән Илмира исемле бер тамашачыбыз бар. Ул әле минем ерак туганым да булып чыкты. Безгә һәрвакыт кызыклы чәчәк бәйләмнәре бүләк итә. «Миркәй белән Айсылу» премьерасы вакытында миңа чиләккә салынган чәчәкләр бүләк итте, нәкъ спектакльдәге кебек. Синең турында уйлап, махсус эшләгән бүләк иң кадерлесе. Чәчәкләре инде кибеп бетсә дә, ул букет әле хәзер дә минем тәрәзә төбендә тора.

 

 

Реклама

Фото, видео авторы - Илдар Мөхәмәтҗанов

фолар шулай ук kamalteatr.ru сайтыннан алынды

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: