16+

Марат Җәббәров: «Тавык ите белән йомырка да читтә калмады...»

2023 ел Татарстан авыл хуҗалыгы өчен сынау елы булды.

Марат Җәббәров: «Тавык ите белән йомырка да читтә калмады...»

2023 ел Татарстан авыл хуҗалыгы өчен сынау елы булды.

Кышын ач калмабызмы, йомырка һәм тавык итенә бәя ни сәбәпле арта, ни өчен республика шуның кадәр сөт җитештерә – бу һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров белән аралаштык. 

- Марат Азатович, кышка ничек әзерләндек без? Ач калмабызмы?
- Авыл халкының тырыш хезмәте һәм күп кенә дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә терлекләр азык белән тулысынча тәэмин ителде, шул исәптән шәхси хуҗалыклар да. Бу исә 255 мең баш мөгезле эре терлек дигән сүз. Моңа 100 мең баш сыер, 247 мең баш сарык һәм кәҗә, 2 миллион баш төрле кош-корт керә. Бүген республикабызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 326 мең тонна печән, 2 млн. 207 мең тонна сенаж, 2 млн. 428 мең тонна силос, 500 мең тонна салам бар. Бер баш малга 29 центнер туры килә, димәк, азык яңа уңышка кадәр җитәргә тиеш, әмма киләсе елга запаслар калмаска мөмкин. Иминиятләштерү фондын да исәпкә алып, 2024 елда безгә һәр малга 40 центнерлап азык әзерлисе булачак.

- Узган елның ахырында тавык итенә һәм йомыркага бәяләр нык артты. Ни сәбәпле дип саныйсыз?
- Тавык йомыркасына бәяләр сезонга карап үзгәрә: Пасхадан соң язын ул төшә башласа, җәй ахыры һәм көз башына янә арта. 1 кг бройлер үрчетү өчен аңа 1,8 кг комбикорм ашатырга кирәк. Үзләренең басулары булган хуҗалыклар да аны сатып алырга мәҗбүр. Кибеттәге йомыркага бәяләр ихтыяҗдан гына түгел, ә транспорт чыгымнары, азык катнашмаларының бәясе, электр энергиясе һәм башка факторларга бәйле. Соңгы арада валюталар курсының тотрыксыз булуы һәм ягулыкка бәяләрнең артуы да күп кенә товарларның бәяләре өскә үрмәләвенә этәрде, тавык ите белән йомырка да читтә калмады.

- Соңгы арада Татарстан районнарында зур терлекчелек комплекслары төзелүен күрәбез...
- Бик дөрес, республикада актив рәвештә терлекчелек фермалары һәм комлекслар төзелә. Соңгы өч елда гына 44,3 мең баш малга исәпләнгән шундый 76 объект сафка бастырылды. 11 700 баш терлеккә исәпләгән тагын 32 комплекс төзелә. Шушы өч ел эчендә 53, 6 мең токымлы бозаулар сатып алынды, узган елның 10 аенда гына аларның саны 14,4 меңне тәшкил итте. Заманча сөт комплексларын төзү безгә ел саен җитештерүне 2-3 процентка үстерү өчен база бирә. 2022 елда республика тарихында беренче мәртәбә без 2 миллион тоннадан артык сөт җитештерә башладык. Моңа без, нигездә, терлекчелек комплексларын яңарту һәм аларны югары технологияле җиһазларга күчерү, яңа фермалар һәм азык үзәкләре төзү, сөт җитештерүдә яңа технологияләр куллану сәбәпле ирештек. Минемчә, инвестиция оешмалары да, эшмәкәрләр дә, зур суммалар сарыф итеп, акчаларны җилгә очырырга уйламый, киресенчә, җитештреүне арттырырга гына тели.

- Татарстанда шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм күрсәтелә?
- Бүген бездә 417 мең шәхси хуҗалык исәпләнә, аларда республиканың тулаем продукциясенең өчтән бере җитештерелә. 2016 елдан бирле андыйларга ярдәм итү максатыннан дәүләт программасы эшләп килә. Әйтик, узган ел бюджеттан 536 млн. сум акча бүленеп бирелде, бу 2022 елдагысына караганда 110 млн. сумга күбрәк. Әлеге ярдәм савым сыерларын һәм 3 яшьтән өлкәнрәк булган атларны тоту, мини-фермалар төзү, бозаулар һәм чебешләр алу өчен каралган.

- Колхоз системасын яңартылган вариантында кайтару күздә тотылмыймы соң? Алар хәзер дә берничә районда матур гына эшләп килә бит.
- Россия Гражданлык кодексында “колхоз” системасы каралмаган. Хуҗалыклар белән идарә итү һәм эшләү системасына шәхси нигездә көйләнелгән. Берүк шартларда дәүләт ярдәмен инвесторлар да, фермерлар да, гади авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә алырга хокуклы.

- Тагын бер зур проблема — ул сөтнең халыктан сатып алу бәясе. Сатучылар арзан, ди, продукция җыючылар кеше аны су белән куша, ди. Ә бит кибеттә сөт кыйммәтләнә генә. Акча кая китә соң?
- Август башыннан бирле уңай динамика күрәбез. Халыктан сатып алынучы сөтнең бәясе бер килосы өчен 24 сум 30 тиен тәшкил итә, ә хуҗалыклардан – 31 сум 30 тиен. Узган елның февраленнән сөткә бәя төшүнең берничә сәбәбе бар: сөт җитештерү күләме арту, эшкәртүчеләрнең складында былтыргыдан калган калдыклар булуы, халык тарафыннан сөт продукциясен куллану кимүе, биржа товарларына индикатив бәяләрнең кимүе... Җитештерү күләмен һәм көндәшлекне саклап калу максатыннан, эшмәкәрләр халыктан җыелучы сөтнең бәясен киметергә мәҗбүр. Базар икътисады шартларында авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя, ихтыяҗ һәм тәкъдимне исәпкә алып, базар конъюнктурасыннан чыгып исәпләнә. Россия законнары нигезендә, сөтнең халыктан сатып алу бәясен көйләү каралмаган, аны хуҗалыклар һәм кеше арасындагы килешүләр белән җайлаштыралар. Министрлык республикадагы сөт базарындагы вазгыятьне контрольдә тота һәм бәяләрне тотрыклы итү өчен бөтен чараларны да күрә.

- Сөт буенча тагын бер сорау бар. Безнең республика аны бик күп җитештерә, кайбер районнарда әлеге күрсәткеч тәүлегенә 500 тоннага кадәр җитә. Безгә шулкадәр сөт кирәкме ул?
- Бүген Татарстанда тәүлегенә 4500 тонна сөт җитештерелә, шуның 4250 тоннасы шунда ук сатыла. Зур предприятиеләрдә уртача сөт эшкәртү 4,2 тоннаны тәшкил итә. Предприятиеләребезне яңарту сәбәпле, соңгы биш елда гына сөт эшкәртү күләмен 890 мең тоннадан 1 млн 400 мең тоннага җиткердек. Шуның белән Татарстандагы эшкәртелә торган сөтнең күләме 90%ка менде. Шәхси хуҗалыклар тарафыннан тәүлегенә 600 тонна сөт сатыла. Шунысын да әйтергә кирәк, савым күләме аз булганга, халык аны тулаем сөт җыючыларга артык арадашчыларсыз гына тапшыра.

- Узган ел авыл хуҗалыгы тармагындагы нинди вакыйга сезнең исегездә калды һәм яңа елда ниләр көтәсез?
- 2023 ел республикадагы авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр өчен корылык, ягулыкка бәя арту һәм сөткә бәяләрнең төшүе белән зур сынау булды. Шуңа да карамастан, без элекеге сөт җитештерү күләмен саклап кына калмадык, ә 7%ка арттыруга да ирештек. Быел исә сөт җитештерү күләмен 2 млн 135 мең тоннага, терлек һәм тавык итен – 530 мең тоннага, ә йомырка җитештерүне 1 млрд 555 млн данәгә җиткерүне үзебезгә бурыч итеп куябыз.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading