16+

Мәдинә Гайнуллина: «Гаиләнең таркалуы да, бөтен булуы да хатын-кыздан тора»

Казан театрлары актерлары һәркемгә таныш. Ә менә башкаладан читтә урнашкан, ләкин сәләтләре ягыннан бер дә калышмаган кече театр «йолдызлары» игътибар үзәгендә түгел. Ләкин Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина бу стереотипны тамырдан үзгәртте. Аның исемен хәзер Казанда гына түгел, Россиянең эре шәһәрләрендә, Венгрия, Төркиядә яңгыраталар. Аның катнашындагы спектакльләр театр белгечләренең теленнән төшми. Кем соң ул Мәдинә Гайнуллина?

Мәдинә Гайнуллина: «Гаиләнең таркалуы да, бөтен булуы да хатын-кыздан тора»

Казан театрлары актерлары һәркемгә таныш. Ә менә башкаладан читтә урнашкан, ләкин сәләтләре ягыннан бер дә калышмаган кече театр «йолдызлары» игътибар үзәгендә түгел. Ләкин Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина бу стереотипны тамырдан үзгәртте. Аның исемен хәзер Казанда гына түгел, Россиянең эре шәһәрләрендә, Венгрия, Төркиядә яңгыраталар. Аның катнашындагы спектакльләр театр белгечләренең теленнән төшми. Кем соң ул Мәдинә Гайнуллина?

– «Алтын битлек» премиясендә дүрт номинациягә дәгъва кылып, берсендә дә җиңә алмавыгыз күңелегезне кырмадымы?
– Дүрт номинациядә «Алтын битлек»кә дәгъва кылу безнең 75 еллык театр тарихында беренче зур вакыйга. Мин моны җиңелү түгел, җиңү дияр идем. Безнең өчен генә түгел, Татарстан өчен җиңү ул. Сәхнәгә күтәрелмәсәк тә, әле менә шундый тантананы карап кайту, шул казанда кайнау – үзе зур бәхет. Андый вакыйга актерның үз гомерендә бер дә булмаска мөмкин. Номинант кына булсак та, барыбер җиңү инде бу.

– Сезнең сөйләшүегез, киенү үзенчәлегегезгә карагач, сорамый кала алмыйм, шәһәрдә туып-үскән кыз ничек шулай татар теленә, милли киемнәргә, театр сәнгатенә мәхәббәт саклап кала алган? Гадәттә, хәзер татар театр труппасы авыл балаларыннан туплана бит.
– Мин шәһәрдә тусам да, авылда үстем. Әнием Кама Тамагы районы, Олы Кариле авылыннан. Милли киемнәргә кечкенәдән битараф булмаганмын. Дәү әтинең әнисенең сандыгында шундый матур итеп чигелгән читекләре бар иде. Әле дә хәтерлим, бала вакытымда, үземә зур булган шул читекләрне киеп, урамга чыгып йөрдем. Әле колагым да тишелмәгән көе, әбинең сандык төбендә яшереп куйган алкаларын колак тишегенә эләктереп, чулпыларын чәчләремә кыстырып йөри идем. Ул әйберләр хәзер туганнарда саклана. Мөмкин булса, мин читекләрне, калфакларны урамда да киеп йөрер идем. Киемнәремнең эскизларын үзем сызам, аннары минем фантазиямне тегүчеләр тормышка ашыра.

– Дөресен генә әйтегез әле, студент вакытта Равил Шәрәфиевләр, Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәевалар белән бер сәхнәдә уйнаганнан соң, Казаннан 300 чакрым ераклыкта урнашкан Әлмәт шәһәренә эшкә юллама алу күңелегезне төшермәдеме?
– II курсны тәмамлаганнан соң, җәйге ялларга дип, әбием янына кайтып киттем. Шунда Фәрит абый (Камал театрының төп режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. – авт.): «сиңа роль бирелде, августта ук Казанга кил», – дип шалтыратты. Камал театрына килгәч, миңа Марсель Хәкимович (Сәлимҗанов) бүлмәсенә керергә куштылар. Анда мин әле яннарында йөрергә генә хыялланган Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Рамил Төхфәтуллиннар утыра. Мин шуларны күрдем дә, оялып, кабинетка керә алмый ишек төбендә торам. Шунда Равил Шәрәфиев күреп: «кер әле, кер, сиңа бит роль бирделәр», – дип, мине алып керде. Менә шулай театр дөньясындагы беренче адымнарым Камалда башланды. Укып бетергәннән соң Марсель Хәкимович: «Әлмәттә бер ел эшләп кайт, аннан мин сине үземә алам», – дигән иде. Без бит Әлмәт театры өчен әзерләнгән курс идек. Мин инде киткән җирдән кире әйләнеп кайтмадым. Әлмәттә бик җылы кабул иттеләр. Яшьләрдән берүзем идем. Бәлки мин Камал театрында биш ел массада йөргән булыр идем, ә Әлмәттә миңа беренче елны ук төп рольләрне ышанып тапшырдылар. Мин шул ышанычны акларга тырыштым. Андагы беренче ролем «Ак калфак» спектакленең Хәмдиясе иде. Бу бит инде яшь артистларга төшкә керерлек роль. Монда гаилә дә кордым. Минем тамырларым хәзер Әлмәткә ныклап береккән инде.

– Гаиләгез белән дә таныштырып китсәгез иде. Белүебезчә, сез ирегез белән өч ул тәрбияләп үстерәсез.
– Ирем – театрдан ерак кеше, «Татнефть» өлкәсендә эшли. Шулай да ул иҗатны, театрны бик ярата, минем эшемә хөрмәт белән карый. Алай булмаса, үзегез аңлыйсыз, без һәрвакыт гастрольләрдә, ирем белән бәлки тора да алмаган булыр идем. Ышанычсыз кеше булса, мин аңа өч бала тапмаган да булыр идем. Беренче улым – Илдан, аңа – 15 яшь. Вилдан белән Ризван кадетлар мәктәбендә белем ала. Бик теләп укыйлар, чөнки үзләре бу мәктәпкә барырга теләде.
Вилдан хәрби эшкә тартым, Санкт-Петербург, Волгоградка казылмалар эзләргә барырга хыяллана.

– Хәзер бер еллык хәрби хезмәтне дә күпсенәләр. Әгәр дә улларыгыз киләчәк тормышларын Россия армиясенә багышлыйсы килсә, сез моңа ничек караячаксыз, хезмәт итәргә җибәрәсезме?
– Ә нишлисең, мин дә гастрольләргә йөрим бит. Әтием дә хәрби кеше. Капитан иде.

– Сез тынгысыз хатын-кыз. Актриса булудан тыш, радиода да эшләп алырга, җырларга, клиплар төшерергә, музыка иҗат итәргә, төрле бәйгеләрдә катнашырга, биергә дә вакыт табасыз. Моңа ирегез ничек карый? Вакытыңны күбрәк гаиләгә багышла димиме? Гомумән, гаилә белән иҗат арасында алтын урталыкны ничек табасыз?
– Хатын-кыз хәйләкәр булырга тиеш. Гаиләдә балансны тотучы – мин. Кешегә яраклаша беләм. Ирем кызып китсә, дәшми калам. 16 ел бергә торгач, хәзер иремнең холкын аңлап бетердем инде. Шуларны белеп, акылымны эшкә җигеп, яраклашам. Гаиләнең таркалуы да, аның бөтен булуы да хатын-кыздан тора.

– Әлмәт театры үзен, горурланып, «провинция театры» дип атаса да, сез театр сәнгате ягыннан нәзберек булган Мәскәү, Санкт-Петербург тамашачысын да шаккатырып кайтасыз. Димәк, хәзер театрның кайда урнашуы, нинди телдә сөйләшүе мөһим түгел?
– Академия театрымы ул, провинция театрымы – мөһим түгел. Театрның исеменнән берни тормый. Авыл кешеләре арасыннан да академиклар чыга бит! Әгәр дә кешенең сәләте бар икән, ул «провинциядә» дә калкып чыгачак. Театрлар белән дә шулай. «Алтын битлек»кә бардык бит әле. Безне хәзер зур фестивальләрдә йөзгә таныйлар.

 

– Элек халык Мәскәү, Санкт-Петербург театрларына йөри иде, димәк, тиздән ул агым Әлмәткә күчәргә мөмкин?
– Чыннан да, безнең спектакльләрне танылган театр тәнкыйтьчеләре көтеп ала башлады инде. Директорыбыз Фәридә Бәгыйсовна, бүген безгә бу тәнкыйтьче, иртәгә тегесе килә, дип кенә тора. Безнең премьераларга Санкт-Петербургтан махсус киләләр. Минемчә, бу – яхшы күрсәткеч. Директорыбыз Әлмәт театрына Европага юл ачты. Ул килгәч, бездә формат алышынды. Фестивальләрдә катнаша башладык. Ул безнең театрның терәге. Минем белән барлык хезмәттәшләрем дә килешәчәк.

– Әлмәт театры чыннан да «Медея», «Кибет» кебек «авыр» спектакльләр белән зур тамаша залы җыя аламы? Әллә бу бары тик фестивальләргә генә әзерләнгән әсәрләрме?
– Ишелеп киләләр димим, ләкин бу спектакльләрнең үз тамашачысы бар. Бездә менталитет башка. Әлмәттән әле дә авыллык чыгып бетмәгән. Гомумән, «авыллык» дигән әйбер бөтен татарда бар. Тамашачыларга көнкүреш спектакльләре кирәк. Мин үзем исә «чәйнәп» бирелгән спектакльләрне карый алмыйм. Кешенең мие спектакль караганда ял итәргә тиеш түгел. Ә фестиваль спектакльләре нәкъ менә уйландыра торган.

– Танылган рус актрисасы Фаина Раневская, сәләтле актриса ролен уйнамый, ул аны яши, дип әйткән иде. Шул ук вакытта психологлар кешеләргә хәтта начар уйлар уйламаска куша. Сез ничек уйлыйсыз, бу очракта актрисага нишләргә: рольне «яшәргәме», «яшәмәскәме»?
– Бу шулкадәр четерекле сорау. Без Тобольск шәһәрендә узган Кече шәһәрләр фестиваленә «Кибет» спектаклен алып бардык. Шунда тәнкыйтьчеләр: «гадәттә, актерлар бетеренмичә, нервыларын бик какшатмыйча гына уйный, ә сез үзегезне бер тамчы кызганмыйча, актык нервыларыгызны бетереп уйныйсыз», – дип әйткән иде. Халыкны ышандырыр өчен алай уйнамасаң булмый бит. Әгәр дә син артист һөнәрен сайлагансың икән, эшлә инде син халык алдында үзеңне «жәлләмичә». Алдама инде син аны. Ул рольгә алындым икән, мин аны 200 процентка башкарып чыгарга тиеш. Мин бит халык алдында сынау тотам.

– Ролегездән чыга алмый интеккән булмадымы?
– Алай булганы юк. Чыгуы җиңел, рольгә керүе авыррак. Соңгы уйнаган «Медея» иң авыр ролем иде. Мин элек «Кибет»не авыр дип уйлый идем, ләкин Медеягә киткән хәтле нервым беркая да китмәде. Мин анда утырып кына торам, ләкин өч бала анасы буларак, ире хыянәте өчен үз балаларын асып куйган Медеяны уйнау психологик яктан авыр бирелде.

– «Медея»дә сезне күбрәк трагик, мифологик образ тудырган актриса дип түгел, ә Нәфисә Хәйруллинадан соң татар театрында икенче тапкыр чишенгән актриса буларак истә калдырдылар. Бу чишенү шулай кирәк идеме?
– Аның өчен миңа күпме пычрак сүзләр атып бетерделәр инде. Скриншот ясап, син моңа ничек түзәсең дип, хатлар җибәрделәр. Тәнкыйтьчеләр, театр әһелләре берәр сүз әйтсә, мин уйланыр идем. Ә болай миңа шундый зур пиар ясаган өчен бик зур рәхмәт кешеләргә!

– «Медея»дән замана тамашачысы үзенә нәрсә алачак? «Спектакль заман белән аваздаш, бүген дә хатын-кызлар шундый язмышта!» дигән сүзләр белән килешәсезме?
– Мәхәббәт, ир белән хатын арасындагы проблемалар, аталар һәм балалар бәрелеше мәңгелек темалар бит. Хәзер дә иренә үч итеп баласын балконнан тотып атучылар, үтерүчеләр бар. Йөклелек чорында эчен кысып йөреп, өендә бала табып, аны тере килеш алмагач төбенә күмеп куйган очракларны мин үзем шәхсән беләм. Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым анысы. Ләкин мәхәббәтме инде бу?! Менә шундыйларга гыйбрәт итеп куелган спектакль бу.

– Күптән түгел Әлмәт театры Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» спектаклен тәкъдим итте. Ни өчен сез бу әсәрдәге Алсу ролен: «зарыгып көтеп алдым!» – дидегез.
– Соңгы вакытта мин гел фестиваль спектакльләрен генә уйнадым. халыкка якын булган көнкүреш әсәрләрдә дә уйныйсы килә башлады. Ул бик уңышлы әсәр булып чыкты. Спектакльгә бер атна вакыт кала, бер урын да калмый. Бу яхшы күрсәткеч, мин аны уңышлы спектакль дип саныйм. Алсу образы миңа шулкадәр якын. Миңа ул роль күптәннән кирәк иде. Бу спектакль Казанга да киләчәк. Ә май аенда Буа театры оештырачак «Буа: диалог киңлегендә» халыкара фестивалендә без «Медея»не куячакбыз.

Язмага реакция белдерегез

26

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Очень хорошее интервью. Понравилось. Желаю Мадине новых творческих успехов и счастью в личной и семейной жизни..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мне очень нравится, как выступает Мадина Гайнуллина, я с удовольствием всегда голосую за нее.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин сезгэ зур унышлар телим.Безнен татар кызлврынын Алтын битлектэ катнашуы бик эйбэт бит.Мин бик шат сезнен эчен.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әлмәт театры Дамирәсез калгач, бик озак еллар буе театр йолдызсыз калды. Мәдинәбез килгәч кинәт сәхнәләрдә без көтеп алган ул якты ЙОЛДЫЗ балкып китте. Чыннан да Мәдинәбезне хәзер барлык театр сөючеләр дә белә. Тиздән бик тиздән без Буа тамашачылары да яраткан актрисабызны сагынып көтеп алабыз. Буада 2нче халыкара театр фестивале башланып китте. МӘДИНӘ Гайнуллинага исәнлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхетләре һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ин изге телэклэр Сезгэ,Мадина ханым!!!Сэламэт булыгыз,унышлар юлдаш булсын Сезгэ!!!Хэрвакыт шулай шат,колэч йозле,матур булыгыз!!!

            Мөһим

            loading
            2
            X