16+

Наркология диспансерының баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов: «Наркоман хатын-кызны дәвалау күпкә авыррак»

«Авыруны наркотик бәйлелектән азат иткәндә, дәвалау (ягъни дарулар бирү, система кую) 5-10 процентны гына алып тора, аның калганы (психотерапия, шәхес белән эшләү) – тернәкләндерү», – дип саный республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Илдар Таҗетдинов. Аның белән сөйләшүебез дә тернәкләнү турында булды.

Наркология диспансерының баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов: «Наркоман хатын-кызны дәвалау күпкә авыррак»

«Авыруны наркотик бәйлелектән азат иткәндә, дәвалау (ягъни дарулар бирү, система кую) 5-10 процентны гына алып тора, аның калганы (психотерапия, шәхес белән эшләү) – тернәкләндерү», – дип саный республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Илдар Таҗетдинов. Аның белән сөйләшүебез дә тернәкләнү турында булды.

– 20 ел эшләү дәверендә республикада тернәкләндерүнең тулы бер системасы барлыкка килде, – ди табиб. – Ул берничә этаптан тора. Аның беренчесе – дәвалануга кадәрге этап. Монда иҗтимагый оешмаларның эше бик зур. Үзләре дә кайчандыр наркомания һәм эчкечелектән дәваланган кешеләр (консультантлар) урамнарга чыгып, наркоманнар һәм эчкечеләр, яшәр җирләре булмаган кешеләр җыела торган урыннарга барып, алар белән сөйләшүләр алып бара. Кайберләрен үзәккә алып килеп, сөйләшеп, дәваланырга тәкъдим итә. Икенче этап исә наркология диспансерында уза. Иң элек наркотик кулланган кешеләргә дарулар ярдәмендә детоксикация курсын уздырабыз. Аларны физик бәйлелектән дәвалыйбыз. Безнең дәвалауның үзенчәлеге шунда: детоксикация узган вакытта психологларны да җәлеп итәбез. Тернәкләндерү үзәгенең консультантлары да эшкә алына. Алар үз мисалларында дәваланырга кирәклеген аңлата, мотивация булдырырга ярдәм итә. Бу ике атна дәвам итә. Әлеге этаптан соң сайлап алып, тернәкләндерү үзәгенә китерәбез. Дөрес, алга таба дәвалануны кирәк тапмаган, бәйлелектән азат булыр өчен ихтыяр көче җитеп бетмәүчеләр дә бар, ләкин якынча 85 проценты дәвалануны дәвам итә. Алар белән инде тернәкләндерүнең төп программасы башлана. Бу эш иртәнге сигездән төнге 11гә кадәр алып барыла. Авырулар белән психологлар, консультантлар эшли, лекциялар укыйлар, медитация белән шөгыльләнәләр. Наркомания һәм эчкечелектән интеккән кешеләргә төрле биремнәр бирелә. Аларга бармак аша гына караган кешеләрне без чыгарып та җибәрергә мөмкинбез, чөнки бик җитди эш алып барабыз. Бу – бик авыр һәм индивидуаль эш. Кайберәүләр безгә киләләр дә: «Иремне (баламны, туганымны) ничек дәваланырга алып килергә күндерергә соң?» – дип сорыйлар. Ә безгә монда берьюлы 20-30 кешене дөрес юлга бастырырга туры килә. Безнең тернәкләндерүнең мөһим үзенчәлеге – авыруга шәхес итеп карау.

– Тернәкләнү узганнан соң, эшкә урнашу да зур проблема бит. Торырга – урыны, кулына тотып эшләр өчен эше булмаганнар кабаттан шушы юлга басарга мәҗбүр булырга мөмкин бит?
– Дөрес, аларны эшкә алмыйлар, чөнки учетта торган кешеләр эш бирүчедә һәрвакыт шик уята. Моңа кадәр тернәкләндерүдә менә шушы соңгы звено «аксый» иде. Соңгы елларда бу мәсьәләдә дә алга китеш күзәтелә. Без, «Ресоциализация» республика фонды белән берлектә, эшкә урнашырга теләге булганнарга ярдәм итәбез. Аларны тегү предприятиеләренә, төзелеш өчен чимал әзерли торган оешмаларга эшкә урнашырга булышабыз. Киләчәктә бу юнәлеш буенча эшне тагын да җәелдерергә дип уйлыйбыз, алар өчен тулай торак төзү теләге дә бар. Моннан тыш, тернәкләндерүнең төп программасыннан соң теләге булганнарга тагын бер этап узарга тәкъдим итәбез әле без. Дәваланган авырулар, үзәктән китеп өйләрендә яшәсәләр дә, өч ай дәвамында дәваланудан соңгы махсус программа узалар.

– Республика тернәкләндерү үзәкләрендә ел саен ничә кеше дәвалана?
– Республика тернәкләндерү үзәкләрендә эчкечелектән һәм наркоманиядән ел саен 2 меңнән артык кеше тернәкләнү уза. Спартак урамындагы тернәкләндерү үзәге 20 бюджет урынына исәпләнгән. 1 августка булган мәгълүматлар буенча, республикада наркомания һәм эчкечелектән дәваланучыларның саны 9 мең 304 кешене тәшкил итә. Монда, әлбәттә, дәүләти булмаган оешмаларда дәваланучылар исәпкә алынмаган. Бездән аермалы буларак, анда күпчелек очракта мәҗбүриләп дәвалау тора.

– Соңгы елларда наркотиклар кулланган кешеләр саны кимүгә табамы, әллә киресенчәме?
– Республикада барлыгы 330 ятак бар дип исәпләсәк, шуларның 16-17 проценты – наркоманиядән дәваланучылар. 90нчы елларда бу саннар күбрәк иде, әлбәттә. Хәзер азрак. Дөрес, монда шәхси клиникаларның күп булуы да роль уйный. Наркотик кулланучыларның яшьләре дә чагыштырмача олыгая. Уртача алганда, 22 яшьлекләр мөрәҗәгать итә. Хәзер яшьләр синтетик наркотиклар кулланалар. Алар тагын да куркынычрак. Синтетик наркотиклар – спайслар – кешенең психикасына бик нык тәэсир итә, нерв системасын какшата, организмны параличлый. Кеше аңын югалтып егыла, күрүе начарлана, бавыр, ашказанына зыян килә. Шулай да профилактика эшләре республика буенча бик яхшы алып барыла. Тест уздырган вакытта наркотик матдәләр кулланучылар бик аз санда гына ачыклана. Хәтта 1 процентка да тулмый. Бу бик яхшы күрсәткечләр.

– Элеккеге наркоманнар булмый, дигән сүз белән килешәсезме?
– Бер-ике ел кулланмаганнан соң наркотикларны кире куллана башлаган кешеләр дә бар. Ни өчен кире кайта алар? Чөнки наркотиклар куллану баш миендә «җөй» калдыра. Кеше шактый еллар «чиста» йөри дә, тормышында ниндидер авыр вакыт булса, «сына», авырлыкларга бирешә. Һәм яңадан элеккеге юлга баса. Дәваланучылар арасында хатын-кызлар азрак, тик аларны дәвалау күпкә авыррак. Бәхеткә, алар арасында да төзәлеп, матур тормыш башлаучылар бар. Беренче елларда 10 – 15 процент авыруга гына тернәкләндерүнең файдасы тисә, хәзер 50-65 процент кеше бәйлелектән котыла.

– Авыруларны дәвалаганда аларның туганнары белән дә эш алып барасызмы?
– Әлбәттә. Моңа зур игътибар бирергә кирәк, чөнки авыруны дәвалаганда, ул – төп ресурс. Алар өчен безнең аерым программа бар. Гадәттә, безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 50-60 проценты үзләре теләп дәваланырга килә. Ә калганнарын гаиләләре, дуслары яки хезмәттәшләре мәҗбүри рәвештә алып килә. Сораулары булган кешеләр исә 272-33-13 телефонына шалтыратып та мәгълүмат ала ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading